Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Хуш, Зиннәтулла бабай!

Хуш, Зиннәтулла бабай!

Кайбычтан кайгылы хәбәр килеп иреште - районның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Әүхәт улы Заһидуллин бакыйлыкка күчкән. Аңа 103 яшь иде.

26 марта 2024

Нәкъ бер ел элек Иске Чәчкабта булып, Зиннәтулла бабай белән әңгәмә корган идек. 102 яшендә булса да, ялгызы яши, хәтере бер дигән, үзен үзе йөртә иде.
Зиннәтулла бабай 1944 елда сугышта каты яраланып кайта. Дөресрәге аны вакытлыча хәрби хезмәттән азат итәләр һәм алты айга туган ягына кайтаралар. Һәм могҗиза белән башка сугышка китми.


-Өйдә алты ай эчендә, йөгереп булмаса да, нык итеп аягымда йөри башладым,- дип сөйләгән иде Зиннәтулла бабай. – Бер айдан, ике айдан да сугышка чакыру килмәде. Мин инде моның өчен борчылып та йөрдем, ләкин үзем хәрби комиссариатка барырга җөрьәт итмәдем. Сугышның ни икәнен беләм бит... Аллаһы Тәгалә кушып, сугыш бетте дигән хәбәр килде. Документларны тәртипкә китерергә дип район комиссары янына киттем. Башта мине сүгә башлады бу, янәсе, качып йөргәнмен. “Азагын уйладыңмы?” - ди. Документларымны эзлиләр, юк. Бөтен хәрби комиссариатны аякка бастыргач кына табылды – мине караган хирург Усановның эш шкафында яткан икән алар!

Зиннәтулла бабаебызның урыны Оҗмахта, рухы шат булсын. Якты Кеше иде...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: