
Зарарлы гадәтләребез аркылы безгә авыру килә!
Хәерле көн, дуслар. Җомга көн мөбарәк булсын! Һәр җомга саен Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка бер сорау бирергә булдык.
09 августа 2024
-Җәлил хәзрәт, сез табигатьне яратасыз, бакчачы да. Дөрес туклануны алга сөрәсез. Моңа яши-яши килдегезме, әллә инде кечкенәдән шулаймы?
-Әлһәмдүлилләһ, кечкенәдән хәләл ризык ашадык. Әйткәнем бар инде, әбием бик динле карчык иде. Аның тәрбиясендә үстек. Табигатьне ярату да шуннан киләдер.
Бер мисал: Адәмгә җан иңгәч, уң ягына караган һәм бик гүзәл зат күргән.
-Син кем?- дип сораган ул.
-Мин – сәламәтлек,- дигән әлеге зат. -Мин синең тәнеңә керермен.
-Кер,- дигән Адәм.
Сул ягына караса, бик ямьсез бер зат күргән.
-Ә син кем?- дигән.
-Мин – авыру. Мин синең тәнеңә керермен,- дигән.
-Анда бит сәламәтлек бар,- дигән Адәм.
-Мин керсәм, ул чыгып торыр,- дигән авыру.
-Юк!- дигән Адәм.
-Ә мин синең яраткан әйберләрең аркылы барыбер керермен...
Беребез тозлы ярата, беребез – баллы. Беребез – күп ашарга, беребез күп йокларга ярата. Берәү тәмәке тарта, аракы эчә, берәү көн-төн телевизор, компьютер каршында утыра. Һәркайсыбызның үзенә генә хас начар гадәтләре бар. Шул гадәтләрдән арынуы бик авыр. Хакыйкатьтә, әнә шул зарарлы гадәтләребез аркылы безгә авыру килә. Аннан соң без табибка барабыз. Безгә яхшы табиб, яхшы дару, укол яки система кирәк. Ә бит яшәү рәвешебезне генә үзгәртү дә җитә...
Добавить комментарий