Зур кунаклар китә!
Бүген БРИКС саммитының соңгы көне иде. Соңгы өч көндә бөтен дөнья яңалыкларында шушы зур вакыйга торды.
24 октября 2024
Саммитта кабул ителгән карарлар, төп тезизларны соңрак бирербез. Бүген кунакларны озата торган көн. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инде Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны озатты. Си Цзиньпин саммитның уңышлы узуын ассызыклады. Моннан тыш, Татарстанны искиткеч урын дип атады. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганныда озатты. Кунакларның һәркайсы Казаннан, самиттан канәгать калуын белдерә.
Фотолар Татарстан Рәисе матбугат хезмәтеннән алынды
Добавить комментарий