Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Атларны куалап...

…Кыңгыраулар таккан ат чанасына төялеп, «Татарстан» журналы хәбәрчеләре һәм бу күңелле тамашада катнашучылар урам әйләнде.

Бу хәл узган иске Яңа елда булды. Быел да шулай булыр, чөнки Түбән Кама районының Каенлы авылында шундый традиция яши. Күңелле тамаша урамга гына сыешып бетми: тиздән атлар поселок читенә килеп җиттеләр һәм, кар көртләрен ерып, кырга ук килеп чыктылар. Кайберәүләр (бармак белән төртеп күрсәтмибез) мондый күңел ачуларга бигүк гадәтләнмәгәннәр, шуңа күрә алар ат чанасыннан егылып төшеп тә калдылар...

– Куып тотыгыз! – дип кычкыра дилбегәсен тоткан абзый.

Ат тояклары астыннан очып чыккан вак кар бөртекләре авызга тула, күзне ачарга ирек бирми. Ләкин бу күңелле манзараны көчәйтә генә: чәчәкле-чуклы шәлләрен бөркәнгән ханымнар, йөзләре шатлыктан янып торган балаларның хис-кичерешләрен аңлатып бетереп булмый. Хәзерге технологик заманга ерак үткәннәрдән күчкән үзенчәлекле маҗара – суперкүңел ачу булды бу! 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: