Бер елга һәм гомерлеккә багулар
Кызлар су салынган чан тирәли басалар да, уңайсызланудан кеткелди-кеткелди көлеп, йөзекләрен суга салалар. Аларның берсе чан эчендәге суны кулы белән бөтерчек хасил булырлык итеп болгата, ул арада кызлар туган телләре – чуваш телендә нәрсәдер җырлый.
Һәр җыр дүртьюллыктан гыйбарәт, аның соңгы ике юлы – ниндидер юрау булып тора. Әлеге сүзләр әйтелгәндә, суны бөтерүче кемнең йөзеген тартып чыгара, сүз шуңа аталган дип санала.
«СУ ӨСТЕНДӘ МАТУР ЧӘЧӘК БАЛКЫДЫ»
Мәсәлән, бер җыр менә мондыйрак:
Ишек ачылды – киң ачылды.
Су өстендә матур чәчәк балкыды.
Суда матур чәчәк – су яктысы.
Без – ата‑ана йорты балкышы.
– Яктылык турында сүз бара икән, бу – багу сораучы өчен бик яхшы билге. Ата-аналар искә алына икән, димәк, гаиләдә яхшы хәбәр булачак, – дип аңлата Аксубай районы Кече Сөнчәле авылының клуб мөдире Вера Уканеева. – Гадәттә, мондый борынгы җырларның беренче ике юлы табигать дөньясына карый, ә калган икесе кеше язмышын юрау буларак карала. Кеше һәм табигать арасында гармония булырга тиеш.
Вера безгә тагын бер җырны тәрҗемә итә, анысы шушы җирлеккә бәйле:
Чуар киез итекләр.
«Ак йоннанмы?» – дип сорыйлар.
Кая гына барсаң да таныйлар:
«Сөнчәленекеләр?!»
Клуб мөдире әйтүенчә, монда багу сораучы оста булачак дигән мәгънә салынган, ул осталыгы белән туган ягыннан читтә дә танылачак. Күргәнебезчә, дүрт юлдан торган торган чуваш җырларын аңлату да – үзенә күрә сәнгать, һәм аңа, бик борынгы заманнардан ук безнең көннәргә килеп җиткән халык бәйрәмнәрендә катнашып, кечкенәдән өйрәнәләр.
Багу – чувашларда кышкы йола-гадәтләрнең мөһим өлеше, Кече Сөнчәледә Кив Сене сул (кайсыдыр башка җирлекләрдә ул чувашларның Сурхури бәйрәме белән кушылып китә) дип аталган бәйрәмнең бер үзенчәлеге. Крестьяннарның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек булганга, «өйләнәмме-юкмы / кияүгә чыгаммы-юкмы» кебек тапталган темага гына түгел, ә уңыш мул көтеләме, киләсе игенчелек сезонында һава торышы уңай киләчәкме, терлекләрдән яхшы үрчем көтәргәме-юкмы икәнен дә багалар.
ЯХШЫ ТОРМЫШКА ӨМЕТЛӘНЕП
Сурхури элек кышкы кояш торгынлыгы көннәрендә бәйрәм ителгән һәм караңгылыкның җиңелүен символлаштырган. Чувашлар христиан динен кабул иткәннән соң, еллык календарь циклындагы тәүге йолалары Раштуа һәм Качману арасындагы изге көннәр дип йөртелгән вакытка күчә. Мәсәлән, Кив Сене сул – Иске яңа ел ул. Совет чорында борынгы бәйрәм йолалары, әлбәттә, хупланмый, әмма авылларда халык барыбер гореф-гадәтләрне сакларга тырыша.
– Әнинең Иске яңа елда чуваш кабартмасы – йавалар пешергәнен, борчак кыздырганын балачактан хәтерлим, – дип искә ала Вера Уканеева. – Балалар шул борчакны кесәгә тутыра да, җырлый-җырлый, такмаклар әйтеп, авыл буйлап өйдән өйгә йөри иде. Авылдашларны куркытыр өчен, малайларның иске туннарны тискәре ягы белән киеп йөргәне дә хәтердә.
Чувашларның мондый коляда җырларын көйләгән балаларны, әлбәттә, бәлешләр һәм конфетлар белән сыйлау гадәткә кергән. Ә кыздырган борчакны чувашлар, бәйрәм белән котлап, бер-берсенең өстенә сибәләр. Йортларга муллык иңсен, уңыш әйбәт булсын өчен анысы.
Яшьләр гадәттә кичләрен берәр өйдә җыела торган булган. Егетләр сыра кайната, кызлар пироглар пешерә, ә аннары югарыда искә алынганча багалар, рәхәтләнеп бииләр, җыр сузалар.
Яңа буыннарга тапшыру өчен, борынгы гадәтләрне актив рәвештә яңадан торгызган хәзерге заманда яшьләрне бәйрәмгә клубларда җыялар. Җырлы йолаларны да бераз үзгәртәләр.
– Борынгы җырларда, – дип аңлата Вера Уканеева, – төрледән-төрле юраулар ишетергә мөмкин. Бервакыт, күптән инде, безнең бәйрәмдә бер әбигә теге дөнья турында сүзләр эләкте. Һәм ул шул елны үлде. Шуннан бирле без андый нәрсә турында җырламыйбыз. Яхшыны гына телисе килә...
ТАВЫКЛАР АШЛЫК ТАШЫГАНМЫ? АКЧАГА!
«Сурхури» сүзе «сарык аягы» дип тәрҗемә ителә. Һәм бу тикмәгә генә түгел.
– Хәтерлим әле, без, кызлар, бәйрәм кичендә караңгы абзарга кереп, сарыклар тота идек, – дип искә ала Буа районының Таковар авылыннан Анна Никанорова, – Карасы эләксә, ирең кара чәчле, агы туры килсә, ирең блондин булачак. Сарык соры йонлы булса, чал кергән, карт иргә чыгачаксың.
Шунысы кызык: иреңнең нинди булачагына багуның бу ысулы турында кайбер чувашлар интернетта болай дип яза: кайчак багучы кыз сарык түгел, кәҗә тота. Нишлисең инде, димәк, ирең дә...
– Сурхури – бик күңелле бәйрәм, – дип дәвам итә Анна Степановна. – Без Яңа елга караганда Сурхурины ныграк көтеп ала идек. Бу көннәрдә бераз тәртипсезләнеп алырга да мөмкин, беркем дә ачуланмый иде.
Тәртипсезлек дигәне, аның әйтүенчә, берәр кешенең капкасына ачылмаслык итеп кар өю яки кемнеңдер чанасын авыл читенә кадәр илтеп кую булган. Тик моны ни өчен эшләгәнлекләрен Анна Никанорова белми. Йоласы шундый!
Әле тагын ишегалдында карга сузылып ятканнарын да искә төшерә ул, иртән исә гәүдә калдырган эзгә карыйсың. Җил салам алып килеп салса, быел мул тормыш көтмә. Тавыкның ашлык ташып куюы, акча белән барысы да җайланыр, дигәнне аңлата. Ә менә күмер эләксә, анысы бер дә яхшыга түгел – янгын чыгасын көт тә тор...
Яки өйдә тәңкәләр, ашлык, су салынган табакларны идәнгә тезеп куйганнар да бер тавыкны керткәннәр. Әгәр ул акча яки ашлык салынган табак янына килсә, мул тормышка юрала, сулы савытны сайласа, багучыга эчкечелек яный (әгәр кыз кеше бакса, ире исерек була) дигәнне белдерә.
Бу багулар, әлбәттә, еш кына чынга да ашмый, дип көлә Анна Степановна. Хәтта, мөгаен, күп очракта чынга ашмыйдыр. Ул, мәсәлән, кайчандыр киез итеген басу капкасы аркылы ыргыткан (булачак кияүнең кайда яшәгәнен шул рәвешле багу йоласы күп халыкларга, шул исәптән чувашларга да хас), ләкин кияүгә чыгу юнәлеше киез итекнеке белән бер дә туры килмәгән.
Аның каравы мондый йолалар – борынгы гореф-гадәтләрне, халык җыр-биюләрен тагын бер кат искә төшерү, балаларда һәм оныкларда үз милләтеңә, ыруыңа, тарихыңа тартылу хисен саклау өчен, гореф-гадәтләрне өйрәтүнең яхшы ысулы ул.
Евгения Чеснокова
ото Вера Уканееваның шәхси архивыннан
Добавить комментарий