Каз өмәсе: Борынгыдан килгән гадәт
«Авылларда каз өмәсе гөрли», – дип җырлыйлар. Ата-бабалардан калган әлеге традицияне бүген театрлаштырып үткәрү бик популяр. Кайбер районнарда махсус шундый конкурслар уйлап чыгарганнар: зоналарга бүленеп, авыл мәдәният йортларында каз өмәләре уза. Авылның иң уңган хуҗабикәләре бәйрәмгә каз каклап килә, милли киемдәге егет-кызлар сәхнәдә җырлый, бии... Аннан зона буенча җиңүчеләрне ачыклап, аларны район мәдәният йортына чакыралар. Шул рәвешле төбәкнең иң уңган хуҗабикәсен, иң җор телле коллективын ачыклыйлар. Быел республика масштабында да шундый бик зур чара узды. Без исә, гадәти бер татар авылына барып, гади бер татар гаиләсендә булып, чын каз өмәсен күреп кайттык.
ҺӘР ЙОРТТА – АНА КАЗ
Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында яшәүче Кадрия апа Гарәфетдинова ел саен диярлек казлар үстерә. Быел аның унбер үрдәк, унбер казы булган. Башта үрдәкләрен йолкыган, аннан инде чират казларга җиткән. Кадрия апаның ике кызы, килене, ике сеңлесе кайткан иде – унбер казга ничә хатын-кыз!
Кадрия апа бер айлык бәбкәләрне Апастан барып алып кайткан. Ә бит утыз‑кырык ел элек кенә халык бәбкәләрне өйдә бастырып чыгара иде, мин дә хәтерлим әле. Көннәр язга таба авышып, җылыта башлауга, өйдә «хуҗа» барлыкка килә – ана каз. Әле ул бер генә дә түгел. Ана каз өйгә кергәч, балачагага йөгереп йөрмәскә кушыла: «хуҗа»ны борчымаска кирәк. Ялгыш онытылып китеп, аягыңны карават өстендә тирбәтеп утыра башласаң, «шалт» – ана каз берне эләктереп тә ала.
Кадрия апа да үзенең шундый балачагын бик сагынып искә алды:
– Каз бастыруның тәртибе болай иде: бер оя – өч ана казга бер ата каз калдыралар. Көннәр җылыта башлагач, ата казга аерым тәрбия күрсәтәләр: тәм-томнар бирәләр. Янәсе, шулай йомыркалар аталанган була. Ана каз йомырка өстенә утыргач, игътибар аңа күчә. Шулай итеп, утыз көн дәвамында хуҗабикә могҗиза, ягъни бәбкәләрнең чыкканын көтә. Кыш буе дүрт каз асрау чыгымлы булган инде ул. Шуның өчен кайбер кешеләр ана каз гына калдыралар иде. Ә аннан язга таба ана казын «кунакка» ата казлы йортка илтеп торалар. Әлбәттә инде, хуҗаларны бәхилләтәләр.
БЕРГӘ-БЕРГӘ КҮҢЕЛЛЕ!
Ике сәгать дигәндә, унбер казның эшен бетерделәр. Һәм ул шундый тиз, күңелле үтте ки, бер мизгел кебек кенә тоелды. Ә Кадрия апа чын хуҗабикәләрчә йөреп кенә торды: «Гүзәл, үтүкләп бетергәч, казның баш-аякларын чистарта тор...», «Гөлназ, кызым, мә, җайлырак итеп утыр әле...», «Эчәсегез килмиме?..»
Кызлар көлешеп, җырлашып эшләде, тик, кызганыч, гармунчылары юк иде. Алдагы елларда Кадрия апа каз өмәсенә гармунчы белән авылның «Зөбәрҗәт» ансамбле хатын-кызларын да чакырган. Быел исә, казлар күп булмагач, әнә шулай үзләре генә эшләргә ният кылганнар. Бала-чаганы, ягъни оныкларны да эшкә җиккәннәр. Әллә ни ярдәм итә алмасалар да, карап, өйрәнеп торсыннар, дигәннәрдер инде.
– Элек каз өмәсен мунчада ясый идек, хәзер менә теплица эченә керәбез, җылы, якты, – диде Кадрия апа. – Заманга яраклашып тагын бер җиңел ысул: казларны үтүклибез генә. Элек безнең әниләр казны йолкыганчы мичкә тыгып ала иде, хәзер алай эшләмибез. Үтүк белән бик җайлы.
– Каз мамыгын нишләтәсез? – дим хуҗабикәгә.
– Җыеп йөриләр, сатабыз да. Быел мендәрләр ясыйм әле. Бөтен иске мендәрне кызлар ташлап бетерде, яңалары кирәк хәзер.
ЫРЫМЫ ШУНДЫЙ...
Каз түшкәләрен көянтәгә асып, кызлар чишмәгә кузгалды. Арттан исә Кадрия апа каз каурыйларын чишмә буена чәчә барды...
– Ырымы шундый, – диде хуҗабикә. – Быел унбер бәбкә сатып алган идем, Аллага шөкер, барысы да үсте. Каурыйларның да «шифасы» тигән дип уйлыйм, су буена чәчкәч, киләсе елга да бәбкәләр була, матур гына үсеп җитәләр дигән ышану бар.
– Авылның башка гаиләләре дә түшкәләрне юарга чишмә буена төшәме? – дим.
– Әйе, без хәтта бозау суйгач та, чишмә буена төшәбез. Электән шулай килгән, эчәгеләрне юып, эшен бетереп кайтасың.
– Элек өйләргә су кермәгән иде, шуңа да бөтен кеше чишмә буена төшкән. Хәзер бит һәр йортта су бар, – дим.
– Булса да төшәбез. Өйдә пычранып ятканчы, чишмә буенда җайлырак. Бездә бит чишмәләр күп, барысын да карап, төзәтеп торалар.
Кадрия апаның Олы Ачасырга килен булып төшкәненә утыз сигез ел тулган. Төп йортта каената һәм каенана белән яшәгән. Ул белгәннән бирле бу нигездә каз асраганнар.
– Соңгы өч елда гына каз алмаган идем, быел менә түзмәдем, – дип дәвам итте хуҗабикә. – Безнең йорт янында гына күл бар, кош‑корт асрарга бик рәхәт. Аннары, менә шулай каз өмәләре үткәрү дә күңелле бит. Балалар җыелышып кайта, туган-тумачаны, күршеләрне дә чакырасың. Каз йолкучыларга дип, алдан тәм‑томын әзерлисең, бер казны пешерәсең. Гомер буе шулай итәбез. Бер бәйрәм инде, бик күңелле!
...Хатын-кызлар чишмә буеннан кайтканчы табын әзер иде. Иң төп сый – әлбәттә, яңа гына суелган, мичтән чыккан каз. Табын артында уен-көлке, рәхмәт сүзләре ишетелде. Кадрия апаның йөзеннән елмаю китми: каз түшкәләре чоланда эленеп тора (югач суы агып бетсен өчен шулай эшлиләр), балалар җыелган, өйгә тәмле ризык исе таралган. Җылы, рәхәт, авылда гына, әниләр янында гына була торган ләззәтле бер хәят...
ФӘНЗИЛӘ ҖӘҮҺӘРОВА, Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты:
– Сакланып килгән традицияләр арасында безнең өмәләр системасы бар. Шулар арасында иң популяры, мөгаен, каз өмәседер. Күпләр аны йола дип әйтә. Ләкин бу очракта әлеге сүз бик үк туры килеп бетми, гадәт дисәк, дөресрәк булыр. Исем кушу, килен төшерү – менә алары йола.
Гадәт – тотрыклы күренеш түгел. Ул ниндидер шартларга бәйле рәвештә үзгәрүчән була. Ничек кенә тырышсак та, без аны заманга бәйләп куя алмыйбыз.
Һәр заманның үз гадәтләре бар. Мисал өчен: бүген күп авылда июнь аенда уңган хуҗабикәләрнең беренче партия тавык-чебиләре өлгереп җитә. Һәм тавык йолкырга да кеше чакыралар, чөнки аның эшен бер көндә бетерсәң җайлырак. Менә бу – өмәләр традициясе.
Каз өмәләренең хәзер вакыты күчте. 60–70 нче елларда ноябрь башында инде кар ята иде. Каз өмәләре нәкъ шул вакытка туры килде. Ул чорда әйтерсең һава торышы кешеләргә илтифат күрсәткән. Көннәр бер суыткач бүгенге кебек кире җебетми иде. Хәзер климат үзгәрде. Ләкин бүген һәр йортта туңдыргычлар бар, шуңа күрә һава торышына бәйлелек бетте.
Каз татар өчен төп ризыкларның берсе: кыз бирсә дә, зурлап кунак җыйса да, хәтта печән өстенә дип тә махсус каз каклап куйган. Каз – ул кунакка карата булган кадерхөрмәт, дәрәҗә...
Мин дә яшь чакта каз өмәләрендә күп катнаштым. Без, бишалты кыз, алдан сөйләшенгән исемлек буенча өмәгә йөрдек. Әртил ел саен үзгәрә тора, өлкәнрәк кызлар кияүгә чыгып китә, яшьрәкләр кушыла. Каз йолкуның барлык нечкәлекләрен яңа килгән кызга аңлатасың. Бер казны чистартып, эчен алгач, хуҗабикә каз маенда коймак пешерә тора. Аннан кызларны чәйгә чакыра. Эш беткәч, (казны мунчада йолкыйсы), яңадан өйгә керәсең. Анда инде кайнар шулпа ашыйсың, тәм-томнар белән чәй эчәсең. Аннан түшкәләрне юарга чишмә буена төшәсең. Кичен тагын шул йортка җыеласың. Хуҗабикә каз пешергән, тәмле ризыклар әзерләгән. Уенкөлкеле (кызның йөргән егете булса, ул да килә), күңелле мәҗлес була иде. Безнең Кукмара якларында каз өмәләре хәзер дә уза. Әлбәттә, заман үзгәрү белән табынга чыгарыла торган ризыклар да төрлеләнә. Ә асылы шул – каз үскән, эше беткән, инде күңелле итеп бәйрәм итсәң дә ярый. Каз өмәләре революциягә кадәр дә булган. Аерма шул гына – халык юрганына карап аягын сузган.
Руфия Фазылова
Фотолар «Татарстан» журналы архивыннан; Лилиана Вәлитовадан
Добавить комментарий