Шорыкйол. Марича Яңа Ел
«Ызба вакытлыча – театрга, яшьләр – актерларга, барлык кунаклар тамашачыларга әверелә. Ә костюмнары! Берәү, кулларны тыгарлык итеп, ике яктан киселгән капчык кигән, башында – авыз һәм күзләр өчен тишекләр тишелгән битлек, мыек һәм сакал күмер белән ясалган. Икенчесенең аяк киеменнән башка бернинди киеме дә күренми. Ул салам белән шулкадәр оста уралган ки, өстендә күлмәге бармы‑юкмы икәнлеге бөтенләй сизелми. Башкалары тискәре ягына әйләндерелгән тун кигән, бармаклары, битләре шулкадәр буялган ки, күзләренең агы гына күренеп тора».
Казан университетын тәмамлаган танылган этнограф Степан Кузнецов Шорыкйолны шулай тасвирлый. Кичә түгел – XIX гасырда ук. Ике гасыр диярлек вакыт узган, ә бу мари бәйрәме яши, ел саен яңа төсмерләргә байый гына бара. Аның турында күбрәк белергә вакыт.
«ҮРЧЕМ БИР!»
Шорыкйол үзенең хисабын 22 декабрь – Төньяк ярымшарда иң кыска көн һәм иң озын төн булган вакыттан башлый. Бәйрәмнең исеме «сарык аягы» дип тәрҗемә ителә. Тәмләткечләр салып пешерелгән хуш исле сарык итен күз алдына китереп, авыз суларын китерергә ашыкмагыз. Монда сүз сый турында бармый: бәйрәм вакытында марилар, абзарга кереп, «Шорык йол, шочыкто!» – «Сарык аягы, үрчем бир!» дип сөйләнәсөйләнә, сарыкны аягыннан тарталар икән. Шулай итеп, яңа елда терлекләрнең зур үрчеме «программалаштырыла». Тагын бакчада, карны өемнәре ясап, җимеш агачлары һәм куакларының ботакларын һәм кәүсәләрен дә селкетергә кирәк. Барысы да яңа елда мул уңыш җыю өчен эшләнә.
Шорыкйол, үзенә күрә бер ревизия кебек – хуҗалыкта тәртип урнаштырып, аны киләчәктә иминлек һәм муллыкка әйләндерү гамәле. Ир‑атлар үзләренең сунарчылык, балыкчылык кирәк-яракларын, эш коралларын тикшерәләр, хатын-кызлар кул эшләрен урамга чыгарып эләләр, балалар да үз эшләнмәләрен күрсәтәләр. Шулай ук пешеренергә, кыскасы, тәмләп сыйлану гадәте дә бар. Бу Васли кува‑кугыз (Василий карт һәм аның карчыгы) һәм аларга ияргән киенгән-ясанган затлар белән очрашуга әзерлек тә дигән сүз. Алар алдында узган ел турында хисап тотарга туры киләчәк бит. Хәйләләмәү яхшырак, югыйсә алар сүзеңә ышанмаска, барысын да үзләре санап чыгарга да мөмкин.
ӘЙЛӘНДЕРЕП КИЕЛГӘН ТОЛЫПЛАР ҺӘМ ЯШЕРЕН УРЫНДАГЫ БҮЛӘК
Шорыкйол бәйрәмендә гадәттә авылның олысы-кечесе – барысы да катнаша.
– Балалардан башка бездә бер бәйрәм дә узмый, – ди Кукмара районының Почи‑ нок-Кучук (Мултан) авыл мәдәният йорты каршындагы «Кна вел» фольклор ансамблендә катнашучы Ирина Родыгина. – Алар үз гореф-гадәтләрен кечкенәдән сеңдереп үсәргә тиеш.
Мариларда буыннан буынга күчүчәнлек традициясе беренче урында тора. Туган тел укытучысы Ирина, мәсәлән, сәхнәгә XIX гасырга караган ике тиенлек көмеш тәңкәләр тезелгән монисто тагып, милли күлмәктән чыга. Әлеге матурлык аңа дәү әнисенең әни‑ се Ульяна Никифоровна Исаевадан калган мирас.
– Мин Шорыкйолга беренче сыйныфта ук катнаштым, дусларым белән бергә, өйдән өйгә йөри идек, – дип сүзгә кушыла «Кна вел» җитәкчесе һәм авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ангелина Ирбулдина. – Хәзерге кебек үк диярлек киенгәннәр: тискәре ягына әйләндерелгән толып, төрле җәнлек битлекләре... Ул вакытта безне беркем дә оештырмый иде, шундый традиция барлыгын белеп, үзебез йөри идек. Үзебезгә кызык һәм күңелле иде. Әлбәттә, ул чакта хәзерге кебек масштаблы тамаша түгел иде. Миңа иң ошаганы – хуҗаларның кунакны сыйлавы түгел, ә бүләкләрне яшерүе. Кайчак аларны табу шактый матавыклы булып чыга.
СӘЕР ЗАТЛАР, ДОГА ҺӘМ БАГУЛАР
Авылда Шорыкйол турында оныта башлаган вакытлар да була тарихта. Әлеге күркәм традицияне җиде ел элек яңартканнар, күпчелек «Кна вел»ның элекке җитәкчесе Леонид Искаков тырышлыгы белән. Леонид Александровичка инде 71 яшь, әмма ул эштән читләшми, коллективта әлегә кадәр гармунчы булып тора. Ул шулай ук Кукмара районы мариларының башлыгы (старейшиналары) санала.
– Үземне белгәннән бирле, Шорыкйолга һәрвакыт карачкы булып киенгән кешеләр, нигездә яшьләр һәм балалар йөрде. Ә әниемнең элеккеге заманда бөтен олы кешеләр дә шулай киенә иде дип сөйләгәне хәтердә, – дип сүзгә кушылды Леонид Искаков. – Без дә бу традицияне яңадан торгыздык. Мултана гына түгел, ә күрше Княгор, Иске Кенә һәм Чигайка авылларында да. Ә йортларны әйләнеп чыккач, барысы да клубка кич утырырга җыела, башлар алдыннан мин, мари карты буларак, дога укыйм.
Элек бәйрәмдә катнашучылар мари йорт‑ ларына гына кергәннәр, хәзер татарларга да, русларга да, украиннарга да, хәтта вьетнамнарга да керәләр. Соңгылары безгә яңа елны дүрт тапкыр билгеләп үтү бик ошый, дип шаярталар – марича, гадәти, иске һәм көнчыгыш йолдызнамәсе буенча.
Дөрес, элеккеге еллардагы кебек, һәр йортта да киенгән кешеләрне шатланып каршы алмыйлар, ди мари карты. Элек мондый хуҗаларның ишекләрен карга күмгәннәр. Бүген алай эшләп булмый. Әмма багучылык һаман да кулланыла. Мәсәлән, кияүгә чыкмаган кызлар караңгыда, көтүгә кереп, сарык тоталар. Кайсы сарыкны эләктерәсең, кияү шундый булачак: аксыл яисә кара чәчле, яшьрәк яисә олырак.
– Узган елдан алда олырак, кара сарык эләккән иде, әмма әлегә кадәр кияүдә түгел. Күрәсең, әле вакыт җитмәгән, – дип көлә Ангелина Ирбулдина.
Шорыкйол бәйрәме балалар һәм яшүсмерләр күңел ачу дөньясыннан авыл халкының көнкүрешенә әйләнеп кайта. Күркәм халык традицияләре – алар искерми.
Дмитрий Сивков
Фото автордан алынды
Добавить комментарий