Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Удмуртларның портмаськон йоласы

Караңгы авыл урамнары буйлап бер өйдән икенчесенә сәер затлар йөри – әллә кешеләр, әллә убырлар шунда: эчен тышка әйләндереп толып кигәннәр, башларында – битлек. Таяк белән капка шакыйлар да өйгә керәләр. Кайвакыт бөтенләй дәшмиләр, кайчагында исә сәер тавыш белән җырлыйлар... Өйдә периметр буйлап йөриләр, таяклары белән идәнгә кагып, атлауларын дәвам итәләр. Хуҗабикә, подноска куеп, конфетлар, коймак, тутырма, үзе куган көмешкә чыгара. – Сыйланыгыз-сыйланыгыз! – дип ярарга тырыша ул куркыныч кунакларына. – Менә коймак: ничек тиеш, шулай – ботка белән... Менә эчемлектән дә авыз итегез: барыбыз да сәламәт, шат, бәхетле булсын! Маскарад киеме кигән кунаклар сыйлана. Битлек астыннан йөзләре күренмәгәч, канәгатьме-юкмы икәнлекләрен һич аңлап булмый. Әмма хуҗалар: «Бөтен почмакка да басып шакыдылар, димәк, ошады бездә», – дип уйлый. Димәк, кунаклар өйдәге бөтен явыз рухны да куып чыгарды, дип сөенергә була...

Күп кенә удмурт авылларында ел саен шулай Портмаськон йоласы үтә. Портмаськон – тагын бер борынгы удмурт йоласы Вожодырның (вожо вакыты, дип тәрҗемә ителә) бер өлеше. Кайчандыр Вожодыр кышкы кояш торгынлыгы көне белән бәйле булган, вожо дигән явыз рухлар, җирдә кешеләрне куркытып, төрле зыян салып йөри, дип саналган. Һәм алар, нәкъ менә көн белән төн тигезләшеп, үзара көрәшә башлаган чакта пәйда булган.

Соңрак исә вожо ел фасыллары алышынган чакта килә торган элгәрләр рухы белән тәңгәлләштерелә башлаган. Киенепясанып куркытып йөрүчеләр нәкъ менә шул башка дөньядан килүчеләрне сурәтли. Яши торган йортны бөтен явызлыктан арындырып, анда сәламәтлек, шатлык һәм бәхет кенә калсын өчен, бу куркыныч кунакларның күңелен күрергә кирәк тә инде.

«КУРКЫНЫЧ» КУНАКЛАР

Караңгы кышкы кичтә Мәскәү янындагы Воскресенскида яшәүче Ольга Кожемякина белән ире утырган машина Татарстанның Әгерҗе районы Варклед-Бодья авылына килеп җитә. Телефоннары тотмый – бернинди элемтә дә юк монда. Карлы урамнарда йортларның кара шәүләләре шәйләнә. Нибары бер тәрәзәдә ут яна, шунда юнәләләр дә...

Ун минуттан соң инде алар мул табын түрендә утыра. Күңелле кунаклар арасында авыл клубы мөдире Наталья Матвеева да бар – Кожемякиннар Татарстандагы ерак удмурт авылына нәкъ менә аны эзләп килгән дә инде.

– Бу авыл һәм Наталья турында мин социаль челтәрләрдән белеп алдым, – дип сөйли Ольга. – Мин үзем Удмуртиядә туып-үстем, удмурт кызы һәм халык гореф-гадәтләре белән гел бик кызыксына идем. Шул исәптән Портмаськон йоласы турында да күп ишеттем. ВаркледБодья авылында әлеге йоланың ел саен үткәрелүен кайдадыр укыгач, клуб мөдиренә яздым, алар исә безне кунакка чакырды. Дөрес, мин карарга һәм фотога төшерергә генә җыенган идем. Таныш түгел кешеләр белән бер табында сыйлануны башыма да китермәдем. Шыпырт кына машинабызда утырып торып, өйдә җыелган кунакларның Портмаськон йоласына керешүен көтмәкче идек. Тик безгә авыз ачарга да ирек бирмәделәр – табынга утыртып, ботка, итле кайнар шулпа белән сыйладылар. Бигрәк тә беренче тапкыр авыз итеп караган канлы иттән тутырма ошады, бик тәмле иде ул!

Ольгага фотограф кына булып калырга язмый – Наталья Матвеева белән йоладашлары аның үзен дә бик сәер һәм ямьсез итеп киендереп тә куя. Никадәр ямьcезрәк һәм куркынычрак булса, шулкадәр яхшырак икән – хуҗалар аларны танымаска тиеш. Киенеп-ясанып беткәч, күрше йортларның ишеген шакыйлар.

Кайберләренә кертәләр, кайсыберләре ишеген ачмый. Керткәннәрендә исә «куркыныч» кунакларны рәхәтләнеп сыйлыйлар. Алар исә бөтен почмакка таяк белән шакып чыгарга тырыша. Ольга Кожемякина шуңа гына хафалана: салкын урамнан җылы өйгә кергәч, камера тирли һәм кадрлар бик үк ачык булып чыкмый. Ә бәлки, шулай яхшырактыр да әле – бу бит сер, борынгы йола, шунлыктан сурәтләрнең бераз томанлы чыгуы гына бер дә зыянлы түгел. Варклед-Бодья авылында йоланы үтәүчеләр бер сүз дә дәшми, хуҗага тавышларыннан танытмый. Наталья Матвеева әйтүенчә, удмуртлар бик оялчан халык – алар йөзләре ачык килеш болай шукланырга җөрьәт итмәс тә иде, үзләрен танымагач исә, рәхәтләнеп кыланырга була.

БЕЗ ШУЛАЙ ЯШИБЕЗ ИНДЕ...

Наталья Матвеева аңлата: удмуртлар ышануынча, таяклар белән шакып куркытканнан соң, өйдәге бөтен җен‑пәри чыгып кача, рәхмәт йөзеннән исә хуҗалар кунакларны сыйлый. Бу нәрсәсе беләндер хеллоуинга охшаган – аны да бит америкалылар түгел, ә борынгы кельтлар уйлап тапкан. Элгәрләрдән калган Портмаськон исә Әгерҗедәге Варклед-Бодьяда гел булган, Наталья балачагында да әлеге йолада бик теләп катнашуын яхшы хәтерли. Әлбәттә инде, ул чакта кызчык барысын да уен дип кенә кабул иткән, бәйрәмнең яшерен мәгънәләрен бөтенләй белмәгән. Шулай да әлеге йола гадәтләре аның күңеленә шулкадәр сеңгән ки, ул удмурт халкын Портмаськоннан башка күз алдына да китерә алмый.

– Без шулай яшибез инде, – дип елмая ул.

– Билгеле, Наталья – клуб мөдире, һәм бәйрәм йолаларын үткәрү аның төп эшедер кебек, – дип сөйли Ольга Кожемякина. – Әмма, беләсезме, эштә янарга да, бернишләмичә генә вакыт үткәрергә дә мөмкин бит. Менә ул янып эшли. Аның өчен халык бәйрәме сакланырга тиешле нәрсә генә түгел, бәлки аның тормышының табигый бер өлеше ул. Бу шулкадәр шәп бит!

Авылны урап чыккан вакытка ишеп кар ява башлый. Һәм үзеңне ниндидер бер параллель дөньяда итеп тоясың. Һәм бу дөнья шулкадәр гүзәл һәм саф ки, чөнки анда җен-убырларга да, явыз кешеләр һәм ниятләргә дә урын юк...

ЭЛГӘРЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА

Удмуртлар тормышына христианлык үтеп кергәч, борынгы йолалар Раштуа бәйрәменең бер өлешенә әйләнә. Портмаськонлы һәм багулы Вожодыр хәзер Раштуадан Качману бәйрәменә кадәр – 7 гыйнвардан 19 ына кадәр уздырыла. Бу көннәрдә вожо рухлары кешеләр янына судан килә дип санала, шунлыктан бу атнада мунча керү, кер яки идән юу рөхсәт ителми.

Жуковскийның – Светланасын, Пушкинның Татьянасын исегезгә төшерсәгез, христиан динендә бу көннәрдә багучылык белән шөгыльләнүләрен яхшы хәтерлисездер. Татарстан удмуртлары милли-мәдәни автономиясе идарәсе рәисе ярдәмчесе Ольга Чайникова әйтүенчә, удмуртларда да бу бәйрәмдә багучылык киң таралган, һәм хәзерге яшьләрнең дә киләчәкләренә фал ачтырасы килә икән.

– Без Казандагы удмурт якшәмбе мәктәбе кызлары белән әлеге йолаларны үтәп карадык, алар бик кызык булды, – дип исенә төшерә Ольга Чайникова. – Аларга бигрәк тә шәм һәм су белән багу ошады. Ул болай эшләнә: рухларга сорау бирәсең дә янып торган шәм балавызын суга тамызасың. Шул фигура суда каткач, шуның дивардагы күләгәсеннән соравыңа җавап табасың...

Ольга әйтүенчә, тагын әле авылларда кызлар капка артына киез итек ыргыта: башы кайсы якка күрсәтә – кияү шул яктан киләчәк, имеш. Яисә зур кашыкка су салып тәрәзә төбендә төнгелеккә калдыралар. Иртәнгә кадәр су туңа, һәм ул кытыршы булып туңу никахсыз бала табу ихтималын фаразлый икән.

Соңгы багу, әлбәттә, якшәмбе мәктәбендә укучы кыз балалар өчен түгел әлегә. Әмма үз киләчәгең хакында төрле ысуллар белән хыяллану удмурт балалары өчен мавыктыргыч маҗара да, ата-бабаларының гореф-гадәтләре белән танышу өчен бер файдалы форсат та ул.

Евгения Чеснокова

Фотолар: Ольга Кожемякина, Наталья Матвееваның шәхси архивыннан, «ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» ТИҮнән 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: