Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кытай пилмәне

Кытай пилмәне

Кытайлар турында быел инде шактый күп язсак та, аларның Яңа ел бәйрәмендәге төп ризыгы хакында да сөйләми кала алмыйбыз. Хәер, ул нәкъ безнеке кебек диярлек – кытайлар да Яңа ел табынына пилмән пешерергә ярата. Тик менә аларның эчлеге генә бүтән, Яңа елны да башка көнне каршы алалар. Әмма мондый вак‑төяк кенә безгә чын кытай пилмәне белән сыйланырга һич комачауламаячак, чөнки бу ризык Кытайда кышын бик популяр. Көннәр суыткач, кытай пилмәне – цзяоцзыга ихтыяҗ күпкә арта: аны өйдә дә, ресторанда да, махсус пилмән йортларында ди гаять күп ашыйлар, чөнки бу ризык бик тиз җылыну мөмкинлеге бирә, дип саныйлар. Цзяоцзы белән җылынырга дип, без дә «Китайский дворик» ресторанына керәбез. Анда безне яшь оста Ван Хуэй каршы алды.

28 декабря 2023

ПИЛМӘН БӨГҮ ОСТАСЫ

– Ван бирегә Мәскәүдән килде, – дип таныштыра безне пилмән пешерү остасы белән «Китайский дворик» хуҗасы Аида Демьянова. – Анда ул эшләгән кытай рестораны ябылгач, без аны Казанга, үзебезнең яңа ачылган рестораныбызга чакырдык. Ван бары тик пилмән генә пешерә. Ул аны төрле төстәге камырдан, шул исәптән үтә күренмәледән дә ясый һәм, йә шулпада кайната, йә кыздыра, яисә парда пешерә... Эчлеге төрле булырга мөмкин: ит, тозлы кәбестә, кукуруз, суган, гөмбә, балык, креветка...

Ван камыр баса һәм бүген безне йомыркалы, креветкалы һәм джусай суганлы пилмәне белән сыйлаячагын әйтә.

– Бу бик тәмле! – дип өстәргә ашыга Аида, без нәрсәдер сорап өлгергәнче.

– Йомырканы башта табада болгата-болгата кыздырабыз, – дип шәрехли Ван. – Аннары башка туралган ингредиентларны һәм заказчы теләге буенча төрле‑төрле тәмләткечләр өстибез.

Без тиешле булган бөтен тәмләткечләр‑ не дә кушуларын сорадык. Һәм менә инде эчлек әзер, хәзер иң кызыгы башлана. Ван Хуэй эчлекне камыр эченә таякчыклар белән бик оста итеп сала да, әллә нинди безгә таныш булмаган ысул белән пилмән бөгә башлый – симез‑симез ярымайлар килеп чыга. Өстәлдә әлеге ярымайлар‑ ның саны геометрик прогрессиядә арткан арада без пилмән һәм Кытайдагы Яңа ел бәйрәме турында сөйләгәннәрне рәхәтлә‑ неп тыңлыйбыз.

ЯЗГЫ ЗУР КҮЧЕШ

– Кытайлар үз яңа елын Ай календаре буенча каршылый, – дип аңлата безгә Аида. – Шунлыктан әлеге дата ел саен үзгәреп тора. Быел ул 10 февральгә туры килә. Бу – бик әһәмиятле гаилә бәйрәме. Моңа ике атна кала, Кытайда бөтен бизнес диярлек туктала, бөтен транспортка билетлар сатылып беткән була. Һәркем туган йортына кайтырга тырыша. Эш шунда ки, кытайларның күпчелеге өйләреннән еракка китеп эшли. Шунлыктан Көньяк провинциядән өйләренә – Төньякка яки Көнбатышка юнәләләр. Һәм киресенчә. Яңа елны һәркем өендә, якыннары белән каршыларга тиеш. Шунлыктан бу вакыт Чу нюнь – язгы күчеш дип атала.

МИН ДИНАСТИЯСЕНЕҢ ЯҢА ЕЛ МЕНЮСЫ

Яңа елга әзерлек эшләре 15 көн бара һәм фонарьлар бәйрәме белән тәмамлана. Иске елның соңгы көнендә исә бөтен гаилә белән пилмән бөгәләр – мондый күмәк эш гаиләне берләштерә, дип санала. Пилмәннең исеме – цзяоцзы – иске белән яңаның алмашынуын аңлата. Ярымай рәвешендә бөгелгән пилмән исә муллык һәм уңыш символы санала.

Легенда буенча, кытай пилмәнен Көнчыгыш Хань династиясе табибы Чжан Чжунцзин (150–219 еллар) уйлап тапкан – ул сарык ите, борыч һәм салкын тиюдән дәвалый торган кайбер үләннәрне камырга төреп пешергән. Әлеге конвертлар бик тәмле һәм хуш исле булып чыккан, һәм шундый аппетитлы «дару» халык арасында тиз арада популярлашкан. Әмма цзяоцзы менюга традицион Яңа ел ризыгы сыйфатында 1368–1644 елларда хакимлек иткән Мин династиясе чорында гына теркәлгән.

КҮРӘЗӘЛЕ ЭЧЛЕК

Кытай пилмәнендәге эчлекләрнең төрле булуы да тиккә түгел. Аларның һәркайсына билгеле бер мәгънә салынган. Джусай суганлы пилмәне сезгә озын гомер; шиитаке гөмбәсе салынганы – илһам; рапслысы – теләгәнегезгә ирешү; балыклысы – муллык; баллылары (андыйлары да була) гаиләдә бәби тууны юрый.

КЫТАЙЛАР ДА БЕЗГӘ ОХШАГАН

Бүген кытайлар, нәкъ безнең кебек үк, пилмәнгә берәр сюрприз – тимер тәңкә яки йөзек яшерергә мөмкин. Бу да традициягә әйләнгән. Аннары алар да, безнең төсле үк, үзләренең «беренче каналын» карый – анда Яңа ел концертында илнең иң яхшы артистлары һәм, шул исәптән, кытайларның яраткан җырчысы Витас җырлый. Аннан соң күрше һәм туганнарын котларга баралар... Әмма кытайлар өчен Яңа елны бәйрәм итү безнең белән чагыштырганда әһәмиятлерәк. Без аны дуслар белән каршыларга яки кая да булса сәяхәткә чыгып китәргә мөмкин. Кытайда болай була алмый. Алар бары тик гаилә белән генә каршылый. Ел буена күрешмәгәннәр өчен бу – очрашуга менә дигән сәбәп.

МАЙМЫЛЛАР ПАТШАСЫ

– Кытай балаларына безнең Кыш бабай яки Дед Мороз кебек персонаж бүләк китерәме соң?

– Аларның Суню Укун дигән маймыллар патшасы бар. Әлеге алдакчы, хулиган, шук‑шаян әдәби персонаж – атаклы «Көнбатышка сәяхәт» романы герое. Тылсымлы таштан туса да, ул акыл иясе дә, бөек сәяхәтче дә. 500 ел яшәү дәверендә 72 тапкыр үзгәреш кичергән һәм үзен даими камилләштерүче бу герой бик популяр – ул мультфильмнарда да, Яңа елга да килә... Тагын ике классик әсәр – «Кызыл тирмәдә күргән төш» һәм «Өч патшалык» геройлары да аңардан калышмый.

ТЫНЫЧЛЫК-САЛМАКЛЫКУҢАЙЛЫК

Кытайда 31 декабрьдә безнең Яңа елны да билгеләп үтәләр, тик нибары өч көн генә. Бу алар өчен күбрәк яшьләр бәйрәме, шунлыктан һәркемнең дә гаиләдә каршылавы мөһим түгел. Ә менә үзләренең, чын Яңа елын бергәләп бәйрәм итүгә алар ныклап әзерләнә.

Казанда яшәүче кытайлар, әлбәттә, Россиядәге Яңа елны игътибарсыз калдырмый. Безнең белән бергә пилмән дә бөгәләр, тик бездән тизрәк, күп төрлерәк итеп...


АШЧЫ ВАН ХУЭЙДАН КИҢӘШ:

– Кислота-селте балансын саклау өчен, пилмәнгә итне – азрак, яшелчәләрне күбрәк салырга кирәк. Итле эчлекне гөмбә, суүсемнәр, бамбук сабаклары белән тагын да туклыклырак итәргә була. 


Гомумән, аларга Казан бик ошый. Алар әйтүенчә, башка шәһәрләр белән чагыштырганда, республикабыз башкаласында тормыш тынычрак, салмаграк, уңайлырак. Шуңа рәхмәт йөзеннән һәм якынлашып килгән Яңа ел хөрмәтенә кытай ашчылары «Татарстан» журналын муллык вә озын гомер юраган пилмән генә түгел, тагын берничә Яңа ел ризыгы – кыздырылган бытбылдык йомыркасы белән пешерелгән сыер ите һәм баллы топинамбур да әзерләп сыйлады.

Барысы да бәйрәмчә һәм бик тәмле булды!
 


БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:

Камыр өчен:

• Он – 250 г,

• Су – 150 мл,

• Тоз – тәменчә.

Эчлек өчен:

• Йомырка – 3 данә

• Джусай суганы – 100 г,

• Креветка – 200 г

Татьяна Вафина

Фото: Ната Смирнова 

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: