Ләис Зөлкарнәй: “Идегәй” дастаны – өстәл китабым...”
Гел күз уңында булган шәхесләр бар. Аларны һәркем таный, иҗатлары, тормышларыннан хәбәрдар. Ә бар ерак йолдыз кебек серлеләре. Ләис Зөлкарнәй, мөгаен, соңгысына керәдер. Фикер сөреше, иҗаты, яшәү рәвеше – ул бөтенләй үзгә, кабатланмас... Зыялы шагыйрь, талантлы каләм иясе - бүген редакциябез кунагы.
16 мая 2024
- Ләис абый, исемегез матур, кем кушкан, тарихы, мәгънәсе ниндирәк?
- 1962 дә, Барс елында туган егет мин. Шуңа күрәдер инде, батыр булса да, йомшак күңелле бала булсын дип, инәй татарның арыслан сүзенә фарсычадан Ләис исемен сайлап алган. Өстәвенә, абыйның исеменә дә килешеп тора: Фәез – Ләис.
Безгә исем кушылган елларда мәдрәсәдә белем алып гарәп-фарсыны су кебек эчкән мулла-абыстайлар исән булган әле. Алар дәрәҗә ягыннан Иж-Бубыйдан бер дә калышмаган атаклы Тымытык мәдрәсәсендә укыган. Әлеге уку йортының абруен чамалау өчен бер генә вакыйганы искә төшерү дә җитә. Җәдитчелеккә һөҗүм башланып, мөгаллимнәрне төрмәләргә япкан елларда, Тымытыкта белем биргән Куштирәк имамының хәлен белешергә Риза казый Фәхретдин үзе Чистай төрмәсенә килә...
Ерак бабалары дөнья көткән басу-болыннар чит җөмһүрият биләмәсендә – Башкортстан ягында калгач, безнең авыл кешеләре 1919 елда Ык елгасының уң ярына күченә. Аңлашыла, совет хөкүмәте заманында салынган авылыбыз Яңа Саскүлдә мәчет төзергә рөхсәт ителми. Шулай да авыл мулла-абыстайсыз тормады. Абыем юл фаҗигасендә һәлак булган 1997 елның җәендә авылга яңа туган кызыбызны да алып кайткан идек. Миңа, абый-апаларыма исем кушкан абыстай Коръән ашына авылның аргы очыннан җәяүләп килеп җиткән иде.
- Шигырь иҗатчының эчке дөньясын чагылдыра, диләр. Сез тормышта да шигырьләрегез кебек тирән кеше – фәлсәфәчеме?
- Эчке дөнья – күңелдәге хисләр белән кайнашу - кызлар бәхете...
Мин үземне тормышта күзгә күренмәс вакыт агышына җәтмә салган, шигырь аулаган мөрит дияр идем.
...Күлтәгин ташъязмасында балык сурәтле тамга бар...
Ул балык-тамга инде ике мең елдан артык йөзә...
- 1980 нче елларда әдәбиятка көчле бер дулкын булып килеп кергәнсез. Аннан соң ничектер югалдыгыз кебек. Әллә инде ялгышаммы?
- Тәүге хикәяләрем 1977 елда “Идел” альманахында дөнья күрде. Ә беренче китабыма кергән күп шигырем исә мәктәп елларында ук язылды. Иҗатымны хикәяләр белән башласам да, Язучылар берлеге каршындагы аксакаллар шурасы киңәше белән нәшриятка шигырь китабымны тапшырдым. Шул китап белән 1984 елның 11 нче июнендә СССР Язучылар берлегенә кабул иттеләр.
Мин югалмадым. Күләмле шигъри әсәрләр иҗат итәргә ниятем бар иде. Әмма күнегелгән өслүбләрдә покосны киң алдырып булмый, сулыш тиз кысыла, калыпны, ритмны үзгәртми генә һич үзгәрми... Ә миңа шигырьдә симфония иҗат итәргә кирәк иде! Дала буйлап атта җилгән, әле кушаяклап чапкан, әле сак кына атлаган Өслүб кирәк иде миңа.
Эзләнә торгач, мин аны шәрык шигъриятендә таптым: егерме дүрт иҗекле гарузны өч сигезлегә сындырып, дүрт иҗекле юллардан унике иҗеклегә кадәр ритмны бозмый гына үзгәрә алучы, дастан кадәрле дастаннар иҗат итәрлек үтә сыгылмалы, музыка сыман агылган өслүбем белән күләме “Идегәй” дастаныннан калышмаган эпик әсәрләр иҗат иттем. “Нугай йорты,” “Идегәй итеге,” “Татар җөе” белән бик теләсәң дә югалып булмас, дип уйлыйм.
- Бүгенге татар әдәбиятына карашыгыз? Аңа нәрсә җитми? “Тукай тукталышы” исемле шигырегездә “Тукайдан соң монда язлар сирәк, Тукайдан соң монда кыш та кыш”, – дип язгансыз. Бу фикерегезне аңлатып китегезче. Өметле татар язучыларын, шагыйрьләрен күрәсезме?
- Соравыгызның беренче өлешенә ярым-йорты җавап биргәнче, “Тукай тукталышы”на тукталыйк. Шигырь белән язганны корама сүзләр белән аңлатырга тырышудан да ахмаграк нәрсә юк анысы. Тукай яшен узып киткәч кенә, бөек шагыйрьне аңлый башладым кебек. Ә алтмышым җитәрәк “Алтын Урда” дастанын язганда, бәй, моны Тукай әйткән ләбаса дип гаҗәпләнгәнем дә булды:
Ничек инде
Иле-көне калмасын, ди?!
Тугыз империя
Корган гаярь токымның!..
Әй Рәсәй!
Син ул Алтын Урда станында
Кырыс татар
Ырысы булып
Тукылдың!
Тукай заманында татарның чын тарихын авыл мәдрәсәләрендә дә өйрәткәннәр... Романовларга багышланган шигырендә “Ошбу илдә азмы хакыбыз?!” дип, күкрәк суга шагыйрь. Университетта профессор Миркасыйм Госмановның Җүчи Олысы хакындагы лекцияләрен тыңламаган булса да, Рәсәйнең Алтын Урда варисы икәнлеген бик яхшы белгән Тукай! Менә шул инде ул – “Тукай тукталышы”...
- Ләис абый, ТР Язучылар берлеге сезне 2024 елга Тукай премиясенә кандидатлар исемлегенә кертте. Белүемчә, әлеге зур исемгә беренче тапкыр тәкъдим ителәсез. Бу сезнең өчен көтелмәгән хәл булдымы? Тукай премиясен алу максаты, хыялы бармы?
- Соңгы айларда баштанаяк яңа китабымны язып төгәлләү һәм аны нәшрияткә әзерләү мәшәкатьләренә чумган идем. Шулай булгач, ул турыда уйланып йөрергә вакыт булмады. Әйе, быел Тукай премиясенә кандидатлар исемлегендә мин дә бар. Тик дөресен генә әйткәндә, бу зур исемне миңа бирерләр дип өметләнмим.
- Татар телен һәм Татарстан халыкларының туган телләрен үстерү комиссиясе белән берлектә ТР Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелгән соңгы конкурста сезнең “Татар җөе” дип исемләнгән дастаныгыз “Поэма яки шигырьләр шәлкеме” номинациясендә 1 нче урынга лаек дип табылган. Бу уңайдан нәрсәләр әйтә аласыз укучыларыбызга? Дастан кайчан язылды? Аны язарга нинди уйлар этәрде? Гомумән, әдәби конкурс-бәйгеләргә карашыгызны да әйтеп китсәгез иде.
- Моны зур җиңүем дип саныйм. Бу ырудашым һәм якташым Зәки Вәлиди Туганның да Казанны кабат яулап алуы!
Дастан Зәки Вәлидинең “Хатирәләр”е белән үрелеп бара. Башкортстан җөмһүриятен төзүче сәясәтче Зәки Вәлиди Туган Ишембайдагы Көзәннән, мин Бакалы районындагы Яңа Саскүл авылыннан. Арада йөзәр чакрымнар ятса да, ыруыбыз уртак. Катай кабиләсе нигездә чыңгызлы Шибан угыллары булганга күрә, аларны Катай ханнары дип йөрткәннәр. Минем дүртенче буын бабам подпоручик Гомәров, 12 нче кантон оештырылгач, Бакалы районындагы Катай авылыннан Саскүлгә йөзбашы итеп җибәрелә һәм авылдашларым белән бергә 1812 елдагы сугышта французларга каршы көрәшә. 1919 елда Башкортстан хәрби идарә министры Зәки Вәлиди дә, атлы гаскәре белән Харьков фронтында җиңү яулашып, Антантадан ярдәм көткән генерал Деникинны Кара диңгезгә себереп түгешә!
Дастан 2022 елның апрелендә башланып, 2023 нең августында тәмамланырга мәҗбүр булды – бәйге шарты буенча 1 сентябрьгә почта белән редакциягә барып җитәргә тиеш иде...
Зәки Вәлиди хакында күптән инде зур әсәр язарга теләк бар иде. Аның рухы миңа университетка керергә ярдәм итте. Тарихтан керү имтиханында Идел-Урал штаты хакында мәктәп программасында булмаганнарны да сөйләгәч, бишле куйдылар.
Дастанны язарга икенче зур этәргеч – Зәки Вәлиди Туганның “Хатирәләр”е булды. Аны Рабит Батулла тәрҗемә итеп, ике томлы китап итеп бастырып чыгарды.
Әдәби бәйгеләр кирәк дип саныйм. Мин җиңеп чыккан әлеге конкурс ябык иде. Бәйгедә кемнәр катнашканын да белмәгәч, җиңүнең тәме кими икән. Әле менә искә төште: 1994 елда “Идел” журналы оештырган тарихи хикәяләр бәйгесендә, проза мастерлары Ркаил Зәйдулла, Туфан Миңнуллин, Вахит Имамовларны артта калдырып, ”Кыргын” исемле хикәям җиңеп чыкты. Соңрак әлеге хикәягә таянып Рәдиф Сәгъди пьеса язды. Тинчурин театрында узган гомер бәйрәмемдә “Кыргын”ның өч күренешен Зөфәр Харисов тырышлыгы белән сәхнәдә куйдылар. Тамашачыларга бик ошады – басып кул чаптылар.
- Ләис абый, сезнең шигърият чагыштыруларга бай һәм анда кулланылыштан төшеп калган, искитмәле матур сүзләр күп. Мондый тел байлыгы каян килә? Сез аларны балачактан беләсезме? Ул сүзләрне көндәлек тормышта да кулланасызмы?
- Мәшһүр шагыйрь Нәкый Исәнбәт туплап, чәчмә урыннарын зәркәннәрчә тезмәгә салган “Идегәй” дастаны – минем өстәл китабым. Анда сез атаган җәүһәрләрнең барысын да табып була.
Дала исе исәнгерәткән иң хуш исле сүзләр - “Идегәй” дастанында.
Дала җиледәй кискен, кылганнар шавыдай үткен сүзләр - “Идегәй” дастанында...
- Тормышта үкенечләр булдымы? Булса нинди?
- Иҗатым белән аз гына да таныш укучыларым минем хакта далада туып- үскәндер, язгы кар сулары белән чайкап юган тула паласларын далага җәеп, сары-кызыл лалә чәчәкләре серкәсенә кытыкланып төчкерә-төчкерә мәтәлчек аткандыр, дип уйлыйлардыр...
Ә минем исә даланы күргәнем дә юк...
Әти-әниләр исән вакытта кадерләрен белергә кирәк икән. Яши-яши шуны аңлыйсың. Мин кадерли алмадым кебек. Бик үкенәм хәзер...
- Туган ягыгыз Башкортстан белән элемтә бармы?
- Һәр җәй саен Яңа Саскүлгә кайтып килергә тырышам. Ни кызганыч, анда әти-әни көтеп тормый хәзер.
Туган якка кайту үзе бер тарих. З50 чакрым ара узгач, оеган аякларны язарга дип, Сарлы авылы белән ике арадагы Салкын чишмәгә туктыйбыз. Анда яшьтәш имәнем үсә. Ул мине көтү көткән малай чагымнан ук белә. Кочаклашып күрешү белән чатыр да корып тормыйча күләгәнең куе яшел паласына чалкан ятам. Нугай тауның борынгы кодрәте аркама сырпалана. Сөләйман улым учак ягып җибәрә. Сихәтләнеп уянуыма Мәрйәм кызым чәй өлгертә. Әниләренә ияреп, мәтрүшкә, чабыр үләннәре җыеп килергә өлгергән Йосыф белән Дауыд улларым мине чәй табынына кыстый башлый. Чәйләп алгач, Нугай тау кашындагы артышларга хәтле күтәреләбез. Югары менгән саен дөньялар киңәя:
Әй Нугай Иле!
Әй Шигърият Иле!
Офыклар синдә кузгала, чигенгәләп...
- Иң зур теләк, максатыгыз?
- Менә шулай туган якка кайткан шикелле Орхон буйларын да күреп, имән кочкандай Күлтәгин ташын да кочып, ерак бабалар рухына шигъри дога ирештерәсем килә.
Соңгы яуга китә каһан:
Айдалада –
Кам дөңгере...
Сөтен дөрселдәве... –
Им учагы артышыннан...
– Кем дәүләте өчен1
Хәзер тырышам?! – дип,
Күлтәгиннән2 бирле
Татар
Тар-ты-шы-на...
Добавить комментарий