Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Мәскәүдәге бер татарның да миңа русча эндәшкәне юк!»

Ул язучы. Фәлсәфәче. Сәясәтче. Оратор. Чын ир-ат. Ул... Килешерсез, мондый бәяләмәне күп кешегә биреп булмый, ә менә Ринат Мөхәммәдиевкә мөмкин. Дөньяның туксанга якын илендә булган, әсәрләре егерме биш телгә тәрҗемә ителгән язучының сөйләр сүзе, фикерләре бер әңгәмәгә генә сыеп бетмәс, әлбәттә. Шулай да, иң-иңнәрен чүпләп, укучыларыбыз игътибарына җиткерәбез.

- Ринат абый, балачакка кайтырга мөмкинлек булса, кайсы чорны сайлар идегез?

– Гаиләдә җиде бала үстек: алты малай, төпчегебез кыз. Иң беренче шуны әйтим: бүгенге көндә барыбыз да исән-сау, Аллаһка шөкер.

Сезнең сорауга килгәндә, гомеремнең бер елын да кисеп атасым килми. Һәм аерып та куясым килми. Иң бәхетле чор: апрельдән башлап сентябрь азагына кадәр яланаяк йөргән вакытлардыр. Өске якка кием дә кимичә, кап‑кара булып йөргән вакытлар. Эшләп тә туймадык, уйнап та, ашап та... Шундый бәхетле чак булган.

Әйе, тормышлар җиңел булмады. Әти җиде елга якын сугышта йөреп, яраланып кайткан башы белән рәхәт көннән шахтага эшкә чыгып китмәгәндер. Балаларны аякка бастырыйм дип тырышкан инде ул. Әти белән әни барыбызга да югары белем бирде. Әни шулай ук сугыш вакытында авылда җаваплы эштә эшләгән кеше. Барлыгы тугыз бала тапкан, ике кыз туганыбыз кечкенә чагында ук вафат булган. Мәрхүм әнкәй, җиде бала үстереп, бер көн декрет ялында булмаган.


РИНАТ МӨХӘММӘДИЕВ 

– Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Төркиянең халыкара әдәби бүләге иясе, Азия-Африка илләренең халыкара «Лотос», М.А. Шолохов исемендәге халыкара, Андрей Платонов исемендәге әдәби премияләр лауреаты. 


– Сез узган юл бер кеше гомеренә генә сыярлык түгел кебек. Шулай да сорыйм әле: гади авыл баласы Мәскәүне яуларлык дәрәҗәгә ничек иреште?

– Мәскәүне яуладым дип әйтә алмыйм. Шунысы бар: анда киткәнемә бер дә үкенмим, чөнки ирекле язучы була алдым, бик күп сәяхәт кылдым.

Мәскәү миңа зур мөмкинлекләр ачты: сәясәтчеләр, язучылар, мәдәният әһелләре булсынмы - барысы белән дә бик җиңел аралаштым. Һәм алар мине хөрмәт итте. РФ халык депутаты, комитет рәисе, Россия Югары Советы Президиумы әгъзасы булып эшләгән вакытларда бик күп тәҗрибә тупладым. Россия Язучылар берлеге рәисе Сергей Михалковның беренче урынбасары булып җиде‑сигез ел эшләдем. Шул еллар эчендә түшләренә герой билгесе таккан бик күп зур язучылар белән аралашырга туры килде. Алар кебек дуслыкны, яхшылыкны аңлаган, кадерли белгән шәхесләрне Казанда сирәк очраттым. Ул вакытларда монда астан сүз сөйләүчеләр, ыгы‑зыгы тудыручылар байтак иде... Валентин Сорокин, Андрей Вознесенский, Роберт Рождественский, Евгений Евтушенко, Борис Монжаевлар белән күп сәяхәтләрдә бергә булырга туры килде. Алар чын кешеләр буларак истә калды. Юрий Васильевич Бондарев минем ахирәт дустым булды. Чын мәгънәсендә татарларга хөрмәт белән карый иде ул, чөнки татарлар арасында үскән егет. Татарчаны да аңлый, аерым сүзләр дә белә иде. Гомумән, намус белән эшләсәң, вак‑төяк ыгы-зыгыларда катнашмасаң, Мәскәү ул сәламәт шәһәр. Интеллигенциясе сәламәт аның. Әлбәттә, аларның үз матавыклары бар, ләкин ул ваклыкларга кысылу минем эш түгел иде. Россиянең нинди ил икәнен Мәскәүгә килгәч кенә аңладым. Без Татарстанда үзебезнең хасталыкны, үз проблемаларыбызның барысын да Мәскәүгә сылтап яшәргә күнеккән. Тел бетүгә, мәгарифебез шушы хәлгә төшүгә дә алар гаепле, имеш. Ә чынлыкта барысына да үзебез гаепле. Бүген дә Россия минем җитәкчелектә әзерләнгән һәм кабул ителгән «РФ дәүләт теле турында», «РФ мәдәнияте турында» законнар буенча яши. Әлбәттә, аларга кайбер төзәтмәләр кертелде. Боларның берсендә дә милләтләрне, республикаларны кыерсыту, кимсетү турында, аларның телләрен тыю турында язылмаган. Ә инде бу тирәдә ниндидер тавыш чыга икән, мәскәүләр белән сөйләшә белергә генә кирәк...

– Бүгенге татар әдәбиятына нинди бәяләмә бирәсез: тел ярлылану проблемасын сизәсезме?

– Татар әдәбиятында тел ярлыланды дип әйтә алмыйм, күп еллар Мәскәүдә яшәгәч, үземнең дә телем ярлылана башламадымы икән, дип уйлыйм. Телдән бигрәк масштаб кечерәйде. Әдәбиятның үз дөньясы барлыкка килде кебек: аерым темаларга язу гына модага кереп китте. Халыкны әйдәп барырлык фикерләр күренми.

Бездә берәр әсәр язып чыксаң, кимчелек эзли башлыйлар. Фикер ягыннан һаман бер эздән барабыз, аннан чыгарга ярамый кебек кабул ителә.

Без күнеккән интернациональ сүзләрдән котылабыз дип, ниндидер яңа сүзләр уйлап табу да күзәтелә. Мин аны да бик аңлап бетермим.

– Авыллар бетүгә борчыласызмы?

– Бик борчылам. Ни кызганыч, без үскәндәге татар авыллары хәзер юк инде. Элек татар авылы ул бер әхлак, тел, иман университеты иде. Ул үз вакытында камил бер җәмгыять иде. Татар авылында шагыйрь булмаган, шигырь укымаган, аңламаган кеше юк иде.

– Язучының абруе турында сөйләшсәк... Бүген аңа элеккеге кебек кадер-хөрмәт бармы?

– Элек татар халкы әдәби әсәрләрне егылып укый иде. Мисал өчен, минем «Кенәри – читлек кошы» романым 50 000 тираж белән басылып чыкты һәм бер ай эчендә сатылып бетте. Аннан аны Татарстан китап нәшрияты тагын 20 000 тираж белән чыгарды. 100 000 тираж белән чыккан китаплар бар иде. Ә бүген 1000 тиражны да әйбәт дип сөйләшәбез. Элек халык тулаем татар булып яши иде. Яше‑карты бишектән китап белән тәрбияләнде. Язучыны йөзеннән таныйлар иде. ТР Язучылар берлеге җитәкчесе булганда мине танымаган татар юк иде шикелле. Хәзер һичкем белми, әдәбият белән яшәүчеләр бик аз калды.

– Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

– Халыкның гайрәтен кайтара торган әсәрләр күбәйде.

Төркиягә баргач, бервакыт миннән: «Сездә күпме язучы бар?» – дип сорадылар. Өч йөз‑өч йөз илле, дип әйттем. Алар ихластан гаҗәпләнеп: «Ул кадәр язар булырмы? Язар ике кул бармагыннан артык була алмас», – диделәр. Бүгенге көндә дә дүрт йөзгә якын язучыбыз бар дип йөрибез. Аларны бит иләктән уздырырга кирәк. Дөресен әйткәндә, таләп кимеде, ул юк. Бу язучыга гына түгел, җыр сәнгатенә, театр репертуарына да кагыла. Җәй башында бер спектакльдән кайткач, ике төн йоклый алмадым. Анда үлгән кешеләр җыелып митинг корды. «Коточкыч әйбер бит! Татар театры шушы көнгә калдымы?» – дип ихластан аптырап утырдым. Кайткач шул турыда мәкалә яза башлаган идем, бер танышым, тавыш чыгарма, тагын өстеңә ташланырлар, дип киңәш бирде. Мин генә төзәтә алмыйм моны. Ә башкалар, күрәсең, шуңа риза. Шул театрга, шул әдәбиятка хезмәт итеп, зур шәхес буласылары килә. Халык язучылары булып китәләр, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары булалар. Тукай премиясенә тугызар, унар мәртәбә дәгъва кылалар. Элек андый хәл юк иде. Әйткәнемчә, элек әдәбиятка, сәнгатькә таләп зур иде.

Язучылар йорты бакчасында. Сулдан уңга: Илдар Юзеев, Аяз Гыйлаҗев, Ринат Мөхәммәдиев, Гариф Ахунов, Шәүкәт Галиев. 1997 ел.

– Сез рус язучылары белән нык аралашкан кеше. Алар татар язучыларыннан аерыламы? Кайсы ягы белән?

– Әле дә аралашып яшибез. Ваклану дигән әйбер рус әдәбиятында да күзәтелә. Ләкин без, Мәскәүдән читтәрәк торган укучылар, рус әдәбиятының чын асыл затларын гына күрәбез. Һәрхәлдә, алар дәүләтле халык, шуның өчен алар үзләрен башкача хис итә, башкача фикер йөртә.

– Сез туксанга якын илдә булган кеше. Иң истә калган сәяхәтегез кайсы булды дип әйтә аласыз? Бәлки, «Кыргый утрауга сәяхәт» повестенда бәян ителгән Яңа Зеландиягә сәяхәттер?

– Әйе, бик күп дөнья гиздем. Шуңа сөенәм: кая барсам да хөрмәт белән каршы алдылар. Шул ук вакытта татар язучысы икәнемне беләләр иде. Мин алар белән һәрвакыт Татарстан вәкиле кебек сөйләштем. Мактану булмасын, минем кебек дөнья гизгән татар язучысы әлегә юк. Моны башкаларны кимсетер өчен әйтмим, бу бәхет тә, җаваплылык та.



Төркиянең Измир шәһәрендә. 2018 елның декабре.

Сәяхәтләрне аерып кына әйтә алмыйм, барысы да кызыклы. Беренче тапкыр барганда миңа АКШ та ошады, беренче тапкыр барганда Төркиягә дә гашыйк булдым, Австралия, Сингапур, Голландия дә нык тәэсирләндерде. Алар барысы да яңа дөнья...

Шулай да күңелдә бер истәлек яши: әле «Казан утлары» редакциясендә эшләгәндә мине Кубага баручы сәүдә хезмәткәрләре төркеменә җитәкче итеп билгеләделәр. Ул вакытта гади совет гражданнарына унике доллар, җитәкчегә унҗиде доллар алыштырып бирделәр. Заманына күрә бу бик зур акча. Эрнест Хемингуэйны бик ярата идем. Кубада әдәбият буенча Нобель премиясе алган бөек язучының эзләре буенча йөреп, зур тәэсирләр алып кайттым.

– Рабит абый Батулла, татар теленең гомере бик кыска, ди. Ә сез ничек уйлыйсыз? Балалар бакчаларында ана телендә сөйләшүче сабыйлар бик аз бит... Оныкларыгыз татарча беләме?

– Өч кызым белән дә татарча гына сөйләшәм, алты оныгым да татарча яхшы белә. Туксанынчы еллар башында милли проблемалар турында Югары Советта, Мәскәү трибунасында ул вакытта ике республика депутатлары гына чәчрәп чыгып сүз әйтә ала иде – татарлар һәм чеченнар. Башка милләтләр яклап сүз әйтергә атлыгып тормады. Татар ул барыбер Россиядәге гади унҗиде-унсигез милләтнең берсе генә түгел. Башка милләтләр дигәндә, Россиядә рус бар, татар бар. Һәм соңгы бер утыз елда яһүдләр барлыкка килде. Шушы өч милләт барысын да хәл итә.

Шундый олы милләт ни өчен югалырга тиеш әле? Мәскәүдә җиденче, сигезенче буын яшәгән татар гаиләләре белән аралашырга туры килде. Оныклары белән рәхәтләнеп туган телләрендә сөйләшәләр. Мисал өчен, Россиянең атказанган артисты Наилә Фатыйхова бар, бабалары кайчандыр Түбән Новгородтан күченеп килгән. Оныгы тугызынчы буын була. Һәм алар үзара саф татарча сөйләшә. Мәскәүдәге бер татарның миңа русча эндәшкәне юк, бары Казаннан килгән татарлар гына эндәшә. Без еш кына: мишәр, себер татары дип бүләргә яратабыз. Казанда яшәгәндә үзем дә нәкъ шулай бүлә идем. Элегрәк читтән килгән бер татарны да Казан үз итмәде. Имеш, без генә чын татар. Ә хәзер менә шул читтәгеләр татарлыкны ныграк саклый.



Язучылар йорты бакчасына аксакалларыбыз Әмирхан Еники һәм Гомәр Бәширов әле генә имәннәр утырткан көн истәлеге. 1994 ел, сентябрь ае.

АКШта җиде‑сигез тапкыр булдым. Анда татарлар җәмгыятенә баргач исем китте: рәхәтлә‑ неп ана телләрендә сөйләшәләр. Балалары да татарча яхшы белә. Ә ни өчен Татарстанда тел проблемасы барлыкка килде соң? Гаеп үзебездә! Без шулкадәр руслашырга яратабыз. Безнең хәзер илле процент кызларыбыз башка милләткә чыга. Һәм ул балаларның барысы да шул милләтләрнең телен өйрәнә. Исемнәре дә татарча булмый. Егетләребез рус кызына өйләнсә нәрсә эшли? Йөз процент руслаша! Ә менә казах, төрек, үзбәк егет-кызлары гаилә корса, туган телләренә хыянәт итми! Югыйсә, без бер генә дә алардан ким‑хур халык түгел.

– Туган ягыгыз – Мамадыш районы Кече Кирмәнгә еш кайтасызмы? Анда туган нигезегездә кеше бармы?

– Бу минем өчен авыр сорау. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Мамадыш районының Кама урман хуҗалыгына күченеп киттек. Әти шулай теләде, чөнки печән, утын әзерләү проблемасы бик зур иде. Авылдагы хәерчелеккә түзә алмыйча эшләде ул аны. Һәм бүген безнең төп нигез Кече Кирмәндә түгел, ә Кама урман хуҗалыгында. Әти‑әнине шунда җирләдек. Ә әби-бабайларның каберләре барысы да Кече Кирмәндә. Һәм йөрәгем дә шунда: туган авыл бер генә була. Аны бүгенгәчә сагынып яшим. Ел саен кайтырга тырышам. Кече Кирмәндә әби-бабайларның каберлекләрен төзекләндердем.

– Ринат абый, гаиләгез турында да сөйләшсәк иде: ике тапкыр өйләнгәнсез. Өч кызыгыз белән дә мөнәсәбәтләрегез әйбәт дип беләм. Узган гомергә күз салып, барысын да дөрес эшләдемме икән, дип уйлаган чаклар булмыймы?

– Кеше аерылам дип өйләнми бит, ләкин тормышта аерылышу дигән әйбер бар. Кызганыч, ул еш очрый. Чынлап та, илле яшемә җиткәндә икенче хатыным белән яңа тормыш башларга туры килде. Беренче никахтан – ике кызым, икенчесеннән бер кызым туды. Бу хәлләрдә иң сөендергәне – кызларым белән бик яхшы мөнәсәбәтне саклый алдым. Бүген олы кызым белән күршедә генә яшибез дияргә мөмкин. Гел күрешәбез. Төпчек кызым егерме алты яшендә, Мәскәүдә яши. Кызларымның барысы да бик яхшы укыды, бер дигән һөнәрләр үзләштерделәр. Бу яктан күңелем тыныч.

– Сезнең өчен мәхәббәт нәрсә ул?

– Кешене кеше итеп яшәтә торган, дөньяны алга таба әйдәп бара торган изге, игелекле, серле бер илаһи көч. Әйе, бүген мәхәббәт дигән сүзнең бәясе кимеп бара, ләкин шуны әйтәм – мәхәббәт ул иминлеккә илтә.

Булган мәхәббәт югалырга тиеш түгел дип саныйм. Ләкин кайвакыт кеше: «Бу мәхәббәт», – дип алданырга мөмкин. Менә аны саклап булмый.

– Сәламәтлегегезне кайгыртасызмы, Ринат абый? Тиздән сезгә җитмеш биш тула дип түгел, сезгә алтмыш яшьне дә биреп булмый...

– Гомеремдә сырхауханәләргә йөрергә яратмадым. Һәм дару‑фәлән дә кулланмаска тыры‑ шам. Мәскәүдә, Кремль хастаханәсендә егерме биш ел дәвамында бер тапкыр да күренмәгәч, мине исемлектән сызып ташлаганнар. Белмим, дөрес фикерме икән инде: медицина кулына кеше бер барып эләксә, аннан котылу юк дип саныйм. Бер дару артыннан икенчесе, өченчесе китә... Әти‑әнигә рәхмәт, нык нәсел булган. Икенчедән, Аллаһы Тәгаләмә мең рәхмәт.

Әле дә оныкларым белән футбол уйныйм. Махсус гимнастикалар ясаганым юк, әмма гомерем буе спорт белән шөгыльләндем. Казан дәүләт университетында укыганда йөгерү, волейбол, баскетбол буенча да җыелма командада идем. Бокс та уйнадым. Яшьрәк чакта Сабан туйларында көрәштә баш батыр булып калдым. Аннары, кечкенәдән эш белән ныгып үскән балалар да бит без.

– Бүген ниләр белән шөгыльләнәсез, нинди максатлар белән яшисез, Ринат абый?

– Бүген мин Мәскәү белән Казан арасында яшим. Монда зур йортым бар, шунда кайтып иҗат белән шөгыльләнәм. Мәскәүдә исә «Татар дөньясы» газетасын чыгарам. Тиражы ун‑ биш мең. Россиянең бөтен төбәкләренә тарала. Газета сыйфатлы кәгазьдә бастырыла. Рус телендә чыга. Тик исеменнән үк күренгәнчә, ул татар дөньясына багышлана. Газетаның интернет вариантын Америка, Австралия, Япониядә яшәүче милләттәшләребез дә укый.

Шулай ук Россия Язучылар берлекләре белән дә актив элемтәдә торам. Төркиядә дә эшем бар: елга бер‑ике тапкыр барып студентларга лекция укыйм. Төрекчәне үзлегемнән өйрәндем. Төрек телендә егермеләп китабым дөнья күрде.

Кеше хыял, максатлар белән яшәргә тиеш, шунсыз мөмкин түгел. Яңа роман язам. Һәм тизрәк дөньяда барган афәтнең төгәллә‑ нүен көтәм. Бик зур фаҗига бу, йөрәк кан-яшь белән елый... 



Мәскәүдә Г. Тукай һәйкәле ачылган көн. Сулдан уңга: рәссам Ильяс Айдаров, язучы Рауль Мирхәйдәров, академик, кардиохирург Ренат Акчурин, Ринат Мөхәммәдиев. Арткы планда - академик Роберт Нигъмәтуллин. 

Руфия Фазылова

Фото: Лилиана Вәлитова 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: