
Замана табибы: «өйгә кайткач та, эшең сине җибәрми...»
Редакциябезгә кояш булып балкып килеп керде ул. Ниндидер җылы бер нур бөркелде. Югыйсә ак ха- латтан да түгел, әмма шушы гүзәл туташның нәкъ менә табиб икәнлеге йөзенә язылган кебек иде. – Алинә Хәсәншина мин булам, – дип елмайды.
29 января 2025
Алинә Хәсәншина – гастроэнтеролог. Республика клиник хаста-ханәсендә дәваланучы авыруларга дәва белән бергә йөрәк җылысын да бирә ул.
Яшь табиблар беренче тәҗрибәне ничек ала? Гастроэнтерологиягә кайсы авырулар карый? Аларны ачыклау, дәвалау юллары нинди? Унбиш еллык тәҗрибәсе булган табиб белән әнә шулар турында сөйләштек.
– Алинә Йосыфовна, гастроэнтерологка күбрәк нинди проблема белән мөрәҗәгать итәләр?
– Гастроэнтерологка кеше күбрәк эче авыртып килә. Әгәр кеше эч кибү, эч күбү, эче китү белән интегә икән, ул һичшиксез табибка күренергә тиеш. Сәбәпсез ябыгу яки симерү дә, сару кайнау да гастроэнтерологка мөрәҗәгать итү өчен этәргеч булырга тиеш. Гомумән, организмдагы һәр үзгәреш кешене сагайтырга тиеш.
– Ләкин күпләр, эч авыртса, башта хирургка бара...
– Һәм дөрес эшли. Иң беренче чиратта, хирургия патологиясе булмавына инанырга кирәк. Үт куыгында таш, сукыр эчәге – болар иң еш очрый торган авырулар. Аларны хирург карап ачыклый ала. Нигездә, гастроэнтерологка хроник авырулар белән баралар.
– Бүген кешеләр, бигрәк тә яшьләр, туклануга зур игътибар бирә. Шуңа күрә нутрициологлар да гөмбәләр кебек үрчеп тора. Арада медицинага бер катнашы булмаган кешеләр дә очрый. Аларга мөнәсәбәтегез? Онлайн курслар тәмамлаган бу «табиблар» киресенчә сәламәтлегебезгә зыян салмыймы?
– Безнең заман шулкадәр тиз үзгәрә: тормышыбызга яңалыклар бер‑бер артлы кереп кенә тора. Бу медицинага гына кагылмый, мәдәният, сәнәгать өлкәсе дә бик зур тизлек белән алга бара. Кешенең яшәү рәвеше, мохите, акылы да үзгә бүген. Безнең хәзер матур һәм яшь булып каласыбыз килә. Тик шунысы кызык: күпләр ниндидер могҗиза көтә. Бер генә капсула кабып, яшәреп китәселәре килә. Нутрициологлар бу әйберне шәйләп алды, медицина белеме булмаган кешеләр, өч айлык курслар узып, безне дөрес ашау юлына бастыру белән шөгыльләнә башлады. Тик шуны аңларга кирәк: нутрициологлар дәваламый, алар белгеч түгел. Бу төр белгечләрдә табиб сертификаты булу да мәҗбүри түгел, закон моны рөхсәт итә.
Дөресен генә әйткәндә, мин мондый белгечләргә каршы. Ничек инде кичә инженер булган кеше бүген безнең сәламәтлегебезгә ниндидер төзәтмә кертә, аны җайлый ала? Ул кеше организмының төзелешен өйрәнмәгән, матдәләр алмашын белми. Ләкин алар шундый ышандырырлык итеп сөйли, өмет уята. Нутрициологлар күбрәк кеше психологиясе белән эшли. Иң кызыгы – кемгәдер бу булыша да. Һәрхәлдә, кыска вакытка гына булса да. Кешене бит өмет яшәтә. Тик гафу итсеннәр, шулай да мин үз сәламәтлегемне нутрициологларга ышанып тапшырмас идем.
– Әле бит диетологлар да бар. Аларга да сертификатсыз эшләргә мөмкинме?
– Диетологларның медицина белеме булырга тиеш, шуннан соң гына алар кешеләрне дәвалый ала.
– Тагын бер мода: «бушану» көннәре оештыру яки бөтенләй ач тору. Шул рәвешле кешеләр үзләрен сәламәтләндерәбез дип саный. «Безнең әби-бабайлар ачлык, сугыш елларында атналар буе ашамаган. Нәтиҗәдә, сәламәт булган, йөзгә кадәр яшәгән», – дип аңлаталар. Сез мондый тәҗрибәгә ничек карыйсыз?
– Монда төптән уйлап җавап бирергә кирәк. Әйе, безнең әби-бабайлар ач торган, бик күп михнәт күргән. Һәм шуңа карамастан, 80–90 яшькә кадәр яшәгән. Бу урында зур итеп «кайберләре» дияр идем. Андый кешеләр табигый сайланыштан калган: йөзнең, меңнең берсе... Иң сәламәтләре генә шундый озын гомерле булган. Ә бит без беләбез: исән калучыларга караганда, үлүчеләр берничә. тапкырга күбрәк. Халык төрле чирләрдән, ачлыктан кырылган. Шуңа күрә ач торып сәламәтлек яхшыра, дигән фикер белән һич килешмим.
Әйе, интервал ач торулар бүгенге көндә популяр. Интернетны ачсаң, нинди генә ысулларына юлыкмыйсың. Сигез сәгать, унике сәгать ач торырга да киңәш итәләр. Әлбәттә, ул кемгәдер ярдәм дә итәргә мөмкин. Әмма мондый ач торулар туклану законнарына туры килми. Бу барыбер организмны ниндидер стресска кертү була. Шуның өчен медицина фәне мондый алымнарны киңәш итми.
Сәламәт туклану нигезләре бар: ягъни ул көнгә 4–5 тапкыр аз‑азлап ашау. Һәм эчүгә игътибарлы булырга кирәк: кеше үз авырлыгын 30 миллилитрга тапкырлап, шул күләмдә су эчәргә тиеш. Бу аның нормасы була. Монда фәкать чиста су турында сүз бара, чәй, кофелар керми.
Гаилә бергә җыелганда.
– Рәсми мәгълүматларга караганда, 1991 елдан 2021 елга кадәр ашказаны-эчәк авырулары өч тапкырга арткан. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Сәбәбе бик гади – тормышыбыз яхшырды, нәтиҗәдә, ашау дөрес түгел. Кибет киштәләренә карасак, анда нинди генә ризык юк. Артык күп яки файдасыз ризык ашап, ашказанына зыян салабыз. Икенче сәбәп – физик активлык кимеде. Безнең хәзер барысы да автоматлашкан: кер юганда да, идән юганда да төймәгә генә басабыз. Эшкә машинада барабыз, кайтабыз... Болар барысы да сәламәтлекнең какшавына китерә.
– 50–60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә бер тапкыр булса да колоноскопия ясатырга кирәк, диләр. Күпләрне куркыта торган процедура. Чыннан да, моны бөтен кешегә дә эшләргә кирәкме? Әллә инде эчәклекләр белән проблема булмаса, ясамасаң да ярыймы?
– Колоноскопия ул эчәклектә булган начар чирләрне иртә стадиядә ачыклый. Сүз күбрәк онкология авырулары турында бара. Колоноскопия вакытында табиб, туры эчәклектән кереп, юан эчәктән нечкә эчәккә кадәр егерме сантиметр җирне күрә. Экранда полиплар яисә яңа барлыкка килгән ниндидер башка үзгәрешләр – барысы да ачык итеп күрсәтелә.
Мондый тикшеренүне илле яшьтән узган кешеләргә ел саен ясатырга киңәш итәбез. Әлбәттә, бу җиңел процедура түгел. Ләкин аны хәзер җиңелчә наркоз белән дә ясатырга мөмкин. Бу вакытта кеше йоклый һәм бер авыртуны да тоймый. Чынлап та, авыртуга бик сизгер кешеләр була. Бу организмга бәйле.
Колоноскопия буенча яшь чикләве юк, 90 яшьлекләр дә узарга мөмкин. Кайбер вакытта шушы ысулны кулланып, елына өчәр тапкыр да тикшеренү узучылар да бар. Барысы да авыруның хәленә карый, дәвалау ысулларыннан тора.
– Эчәклектәге ниндидер проблеманы вакытында күреп алу өчен, нинди анализлар тапшырырга кирәк, әйтик, сәламәт кешеләргә?
– Әгәр кешенең эче авыртса, иң беренче чиратта, гомуми кан анализы бирергә кирәк. Гастроэнтерологлар башта гемоглобин, лейкоцит, тромбоцитларга игътибар итә. Шуннан инде табиб ялкынсынуның бармы‑юкмы икәнлеген ачыклый.
Эчәклекне тикшерү өчен иң мөһиме – тизәк анализын тапшыру. Бу эчәклектәге кан эзен ачыклар өчен кирәк. Икенче төрле ул скрининг-метод дип атала. Тизәктә кан эзләре табылган очракта табиб авыруны колоноскопиягә җибәрә. Бу төр тикшерү диспансеризация программасына да кергән. Унсигез яшьтән утыз тугыз яшькә кадәргеләр – өч елга бер, кырыктан кырык тугыз яшькә кадәргеләр – ел саен, кырык тугыз яшьтән соң ике елга бер мәртәбә тизәк ана- лизы тапшырырга тиеш. Нәкъ менә кырык яшьтән соң мондый авыруларның килеп чыгу проценты үскәнгә, ел саен тапшырып торырга кирәк.
– Алинә Йосыфовна, тагын бер тема турында сөйләшәсе килә... Бүген яшь табиблар зарлана. Чынлап та, вазыйфалары җаваплы, кәгазь эше күп, хезмәт хакы да әллә ни зур түгел. Сезнең дә андый чаклар буламы?
– Ни өчен яшь табиблар зарлана соң? Кичәге мәктәп укучысы медицина университетына ниндидер бер иллюзия белән килә. Кинолардагыча ак халат кына киеп йөри, барысы да сине хөрмәт итә... Инде укырга кереп, беренче тапкыр хастаханәгә баргач, чын тормыш белән очрашасың. Аннан соң, медицина университетында укырга да бик авыр. Яхшы, сигез ел баш күтәрми белем алдың. Ниһаять, кулда диплом! Шуннан эшкә урнаштың һәм... башлана. Көнгә ничә авыруны карарга, диагноз куярга, шуның өстенә – кәгазь боткасы. Өйгә кайткач та эшең сине җибәрми, уйлар гел шул тирәдә бөтерелә. Менә шулчак яшь табибның хыял-максатлары чәлпәрәмә килергә мөмкин. Һәм ул башка өлкәгә китәргә карар кыла. Мисал өчен, группадашларым арасында да күбесе медицина юлыннан китмәде. Яшермим, безнең һөнәр авыр һәм җаваплы, гел психоэмоциональ киеренкелектә яшисең. Ләкин син һөнәреңне ихластан яратасың икән, авырлыкларына түзәсең. Кешедән рәхмәт ишетү сине канатландыра.
Мин – стационарда эшләүче табиб. Үземнең карамактагы авыру реанимациядә ятканда, эшкә җиденче яртыга ук барам. Көн саен кичке биштән дә иртә китү юк. Әле өйгә кайткач та эзләнәсең, теге яки бу диагноз турында күбрәк өйрәнәсең. Медицина бик тиз алга бара, кичә өйрәнгән дәвалау ысулы иртәгә искерә. Шуның өчен гел үзеңне камилләштерергә, үстерергә кирәк. Республика клиник хастаханәсендә иң авыр пациентлар ята. Аларны дәвалау өчен чынлап та белем, тәҗрибә сорала.
– Сез бит авыл хастаханәсендә эшләгән табибә дә. Авыл җирендә эшләү җиңелрәк дип буламы? Гомумән, алай чагыштырырга ярыймы?
– Университетны тәмамлагач, биш ел Саба районының Шәмәрдән бистәсендә участок терапевты булып эшләдем. «Авыл табибы» программасы кысаларында килешү төзегән идем. Анда терапевт булып эшләү миңа бик зур тәҗрибә бирде.
«Тырышлык канга сенгән», – ди Алинә Хәсәншина.
– Шулай да яңадан башкалага килгәнсез...
– Дөресен генә әйткәндә, авылга кайтканда ук, яңадан Казанга килү нияте белән яшәдем. Мин аны элек тә аңлый идем, хәзер дә: шәһәр табибына профессиональ яктан үсү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Бигрәк тә – безнең хастаханәдә. Республика клиник хастаханәсе Россиядә иң яхшылар рәтендә бит. Аннан соң, гастроэнтеорология өлкәсендә юл күрсәтүче укытучым да үзебезнең бүлек җитәкчесе Әлфия Харис кызы Одинцова булды. Ул – Россиянең, Татарстанның атказанган табибы. Олы йөрәкле, тәҗрибәле белгеч. Аның кул астында эшләү – үзе бер бәхет.
– Табиб булу балачак хыялы идеме?
– Теләче районының Урта Мишә авылыннан мин. Укытучылар гаиләсендә үстем. Әтием – мәктәп директоры, әнием рус теле укытучысы иде. Тик беркайчан да укытучы буласым килмәде, чөнки мин бу һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен күреп үстем. Урта сыйныфларда журналист һөнәрен үзләштерәсем килде, Екатерина Андреева кебек телевизордан сөйләргә хыялландым. Мәктәптә укыганда, мәкаләләр дә яздым. Тик... югары сыйныфка җиткәч, табиб һөнәре кызыграк тоела башлады. Табиб ничектер мәрхәмәтле, абруйлы һөнәр кебек тоелды. Химия, биология фәннәрен ярата идем. Унынчы һәм унберенче сыйныфларда ныклап торып шул юнәлешне өйрәндем.
Әлбәттә, медицина университетында уку җиңел булмады. Бигрәк тә беренче, икенче курсларда, без бит авылда төп фәннәрне татарча укыдык. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган бала буларак, тырышлык канга сеңгән. Шөкер, университетта сер бирмәдем.
– Гастроэнтеролог буларак киңәшләрегез? Ашказаны-эчәктә проблемалар булмасын өчен, нәрсә эшләргә, ничек тукланырга кирәк?
– Эшне диспансеризациядән башларга киңәш итәр идем. Әйе, бу хакта күп сөйлиләр. Әмма ышаныгыз, күп авырулар нәкъ шундый профилактик тикшеренүләр вакытында ачыклана.
Ашказаны-эчәк белән проблемалар булмасын өчен, беренче чиратта, дөрес туклану режимы булдырырга кирәк. Бу дөрес продуктлар белән туклану дигән сүз: аксымнар, углеводлар, майлар һәм микроэлементлар, витаминнар булган ризыкларны куллану. Кеше көн дәвамында дүрт‑биш мәртәбә ашарга тиеш.Ач тору вакыты өч сәгатьтән дә артмасын. Һәм йокларга ике сәгать кала ашамаска киңәш ителә. Икенчесе – физик күнегүләр ясау, саф һавада йөрү, физкультура белән шөгыльләнү. Өченчесе – стресска каршы торучанлыкны арттыру, ягъни үзеңнең күңел халәтеңне һәрвакыт контрольдә тоту, кәефсезләнергә юл куймау, позитив рухта яшәү.
Организмыгызда ниндидер проблема, үзгәрешләр сизәсез икән, кичекмәстән табибка барырга кирәк. Интернеттан карап, үзеңә диагноз кую, үзлектән дәвалану белән шөгыльләнергә ярамый гына түгел, куркыныч та!
Добавить комментарий