Апас якташлык җәмгыяте: 30 еллык тарих
Татарстанда якташлык җәмгыятьләре шактый. Казанда гына да алар – 38. Шулар арасында аеруча актив эшләүчеләре бар. Апас якташлык җәмгыяте әнә шундыйларның берсе. Күптән түгел ул үзенең 30 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте. Казанның Ленин исемендәге мәдәният сарае шыгрым тулы иде.
АЛДЫНГЫЛАР
Апас якташлык җәмгыятен оештыру идеясен үз чорының атаклы журналисты Хәлим Гайнуллин күтәреп чыга. Туган җире өчен җан атучы берничә ир‑егет бу ниятне хуплый. Тормышта үз урыннарын тапкан Апас егет-кызлары әнә шул рәвешле Казанда бер оешмага берләшә. Утыз ел эчендә җәмгыять алты тапкыр җитәкчесен алмаштыра. Бүген аны РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Габделхәй улы Нуриев җитәкли.
Апас якташлык җәмгыяте актив эшли. Чарага кунак итеп чакырылган «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин да шуны билгеләп үтте:
– Соңгы елларда якташлык җәмгыятьләре арасында республикакүләм бәйге уза. Һәм апаслылар анда гел 3 нче яки 2 нче урыннарны алып килә. Миңа калса, беренче урынны алырлыклары да бар. Чынлап та алар бик тырышып эшли. Алга таба да зур уңышлар телим, – диде ул.
Фойеда ярминкә гөрләде: Апаста үстерелгән, апасларча пешерелгән тәм-томнарны халык яратып алды. Якташлар җырлап-биеп, рәхәтләнеп күңел ачты. Мондый очрашулар янә булсын дип, якташлар күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
ҖЫЕЛЫР УРЫН БАР...
Шунысын әйтергә кирәктер: якташлык җәмгыятьләре арасында бары тик апаслыларның гына үз офислары бар. Анда ай саен кабул итү көннәре оештырыла. Төрле һөнәр ияләре – юрист, табиб, журналист һәм башкалар якташларының теге яки бу сорауларына җавап бирәләр.
ШӘХЕСЛӘР ҮСТЕРГӘН РАЙОН
Апас татар дөньясына зур шәхесләр биргән район. Композитор Сара Садыйкова, опера җырчылары Фәхри Насретдинов, Бану Вәлиева, актриса Асия Хәйруллина, Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев, бертуган рәссамнар Фәһим һәм Фариз Фәсхетдиновлар, хәйрияче Әсгать Галимҗанов – бу атаклы якташларыбызның берничәсе генә әле. Якташлык җәмгыяте аларның каберләрен барлап, карап торуда үз өлешен кертә.
ХӨРМӘТ КҮРСӘТҮ
Инде Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда узган чарага әйләнеп кайтыйк. Әлеге күркәм чарада иң актив якташларны бүләкләделәр. Апас якташлык җәмгыятенең өч хөрмәтле ветераны ТР Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хатына ия булды. Шулай ук якташлык эшенә иң күп көч кертүчеләр дә искә алынды. Берәүләр РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриевтан, икенчеләр «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллиннан Рәхмәт хатлары алды. Шулай ук Апас муниципаль район башлыгы Айрат Җиһаншин да, хөрмәтләп, Рәхмәт хатлары тапшырды.
– Соңгы елларда якташлык җәмгыятьләре арасында республикакүләм бәйге уза, – дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин. – Һәм апаслылар анда гел 3 нче яки 2 нче урыннарны алып килә. Миңа калса, беренче урынны алырлыклары да бар. Чынлап та алар бик тырышып эшли. Алга таба да зур уңышлар телим.
ЯШЛӘР БЕЛӘН БЕРГӘ БУЛУ
Кичәдә якташлык җәмгыяте эшендә актив катнашкан кешеләр белән беррәттән, яшьләр дә зурланды. Эш шунда ки, якташлык җәмгыяте Апас үсмерләре, яшьләре өчен ике конкурс оештырды. Аның берсе туган якка багышлап язылган шигырь һәм хикәяләр, икенчесе шәҗәрәләр бәйгесе иде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. ТРнда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иҗат бәйгесенең гомуми приз фонды – 78 мең сум, ә шәҗәрәләр конкурсыныкы 54 мең сум иде. Әнисе ягыннан егерме ике буынны барлаган Фәнзия Хәлиуллина шәҗәрәләр конкурсында беренче урынга лаек булды.
– Яшьләр арасында мондый бәйгеләр оештыру күркәм традициягә әйләнде, – диде Марат Нуриев. – Гомумән, якташлык җәмгыяте әдәбият, сәнгатькә зур игътибар бирә. 2019 елда «Гасырлар сагындагы манаралар. Апас районы мәчетләре» китабын эшләдек. Анда бөтен район мәчетләренең тарихы теркәлде. Ул китаплар Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Хабаровск шәһәрләренә, АКШ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә кадәр барып җитте. Шулай ук без районда узган бер генә чарадан да читтә калмыйбыз: Сабан туе, Уңыш бәйрәме, Җиңү көне, 1 сентябрь, 8 март, Яңа ел бәйрәмнәре... Кыр батырларын, алдынгы терлекчеләрне тәбрикләү, өлкәннәр, сугыш һәм тыл ветераннарының хәлен белү, балаларны беренче сыйныфка озату һ.б. Кайчандыр үзе эз ярып башлаган оешмага хәзер, тәҗрибә уртаклашырга дип, башка районнардан да киләләр...
Казанның Ленин исемендәге мәдәният сарае ул көнне гөрләп торды. Мондый очрашулар янә булсын дип, якташлар күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
Апас якташлык җәмгыятенең иң актив вәкилләренә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, шулай ук Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншиннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Руфия Фазылова
Фотолар Нурислам Исмәгыйлевтән алынды
Добавить комментарий