Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Хәрефләр әфсенләүче

Язучы Шәриф Камалның куен дәфтәрләрен уку бәхете тәтегән сирәк кешеләр аның мондый төр язуларда бик саран булуын, аеруча игътибарга лаеклы һәм хәтер төпкелләрендә һичшиксез уелырга тиешле вакыйгаларны гына теркәп баруын бик тиз аңлап ала. Шундый дәфтәрләрнең берсендә татар теле өчен яңа булган кириллица хәрефләре белән язылган бер юл күзгә бик тиз ташлана: «4/06. «Тукай» укылды. Корбангалиев үлде».

Профессор Мөхетдин Корбангалиев 1941 елның 3 июнендә, илне тетрәндерәчәк дәһшәтле көннәр башланырга өч атна калганда вафат була. Тарихның бу көннәрендә ул – Татарстанда иң атаклы галимнәрнең берсе, зур абруй иясе һәм үзенә күрә бер «йолдыз». Андый шәхеснең үлеме дә көндәлекләрдә теркәлерлек вакыйга.

Әйе, 1921 елдан ук Корбангалиев Хезмәт Батыры исемен йөртә, аның фәнни һәм педагогик эшчәнлеге таныла, үзе 1895 елдан бирле халык өчен хезмәт иткән галим буларак дан казана. Мөгаен, бу мәкаләне шушы урында тәмамлап та булыр иде. Чөнки бихисап казанышларга ирешкән шәхесләр турында киләсе юлларның тулаем мактау һәм хуплау сүзләреннән торачагы ачык сыман. Хәлбуки Мөхетдин Корбангалиев төче сүзләрдән өстен торган кызыклы һәм үзенә бүген дә җәлеп итәргә сәләтле шәхес шул.

Шулай итеп, сорау бирәбез: кем сез, профессор Корбангалиев?

АЛПАВЫТ АВЫЛЫННАН БЕР БАЛА

Мөхетдин туган Биектау авылы (русча Биктово) хәзер Татарстанның Әгерҗе районына карый. Александр II империядә крепостнойлыкны юкка чыгарганчы, бу авыл, җир‑суы һәм крестьяннары белән бергә, мәшһүр Тәфкилевләр милке дип саналган. Әйе, татарлар арасында крепостнойлык азрак таралса да, дәүләткә лояль алпавытлар һәм аларга буйсынган халык булмаган түгел. Биектау да шундый авылларның берсе була. Монда шактый күптәннән мәчет һәм мәктәп эшли. Ә 1885 елда рус‑татар мәктәбе ачыла.

Мөхетдин 1873 елның 26 ноябрендә туа. Крепостныйлык инде бетерелсә дә, аның әтисе белән әнисе Тәфкилевләрдән җирне йолып алыр өчен һаман эшләргә мәҗбүр әле.

Авыл мәктәбендә Галләм муллада укудан тыш, Мөхетдин, иптәшләреннән кача-кача, кичләрен учительга йөри башлый. Рус‑татар мәктәбе ачылганда, аңа әле 12 генә яшь була. Мәктәпкә «учитель» итеп яңа гына Казан укытучылар мәктәбен тәмамлаган Гайнетдин Әхмәров билгеләнә. Соңрак милли тарих фәненә нигез салучы буларак шөһрәт казаначак бу педагог Мөхетдингә бик дөрес киңәшләр бирә. Укытучы сүзенә колак салып, өметле егет Казанга, татар укытучылар мәктәбенә юнәлә.

ГАДЕЛЛЕК ЭЗЛӘҮЧЕ ЕГЕТ

Балачагында китаплардан укып белгән шәхесләр белән очрашу һәм аралашу мөмкинлеге Казанда барлыкка килә. Ул танылган тюрколог Василий Радлов белән укытучылар мәктәбендә күрешә. Каюм Насыйри белән исә мөнәсәбәтләре аеруча кызыклы була. Мөхетдин, остазы сыман, халык авыз иҗаты үрнәкләрен туплый башлый һәм җыйган кадәрен Насыйрига күрсәтә. Ул исә аңа авылдагы карт-корыларның сөйләгәннәрен турыдан-туры язып барырга, шундый аутентик үрнәкләрне җыярга куша.

Казанда уку бик җиңел бармый. 1891 ел, егеткә 22 яшь, аның дөньяга карашлары формалашып килә. Билгеле ки, дөньяны үзгәртеп корасы, төбе-тамыры белән барысын да яңартасы килә. Протестларда катнашкан өчен Мөхетдинне мәктәптән чыгаралар. Ул авылына кайтырга һәм бераз шунда яшәргә мәҗбүр була. Әмма 1893 елда ул янәдән мәктәпкә алуларын сорый һәм, инспектор Шаһбазгәрәй Әхмәров яклап чыкканга күрә, аны яңадан укырга кабул итәләр.

1895 елда Мөхетдиннең укытучылык хезмәте башлана. Аны башта Мамадыш өязенең Чәбия‑Чүрчи авылына җибәрәләр. Монда ул укыту эшендә гаять зур уңышка ирешә. Беренче эш урынында ук булачак профессор үзенең методика осталыгын күрсәтә. Балалар чыннан да уку‑язуга бик тиз өйрәнә башлыйлар. Әмма яшь һәм оста педагогларның төрле даирә вәкилләре белән конфликтлары булмый калмый. Мөхетдин дә бераздан туган авылына кайтып, шунда укыту эшен дәвам итә. Әмма тиздән аны Малмыж шәһәрендәге рус‑татар мәктәбенә чакыралар.

Шулай да егет өчен Казан һавасы бик кирәк булып чыга. Бу көннәрдә ул әле губерна мәркәзе турында уйланмыйдыр да. Ләкин Казан аны барыбер үзенә чакырып китерә. 1903 елдан ул Юнысовларның Казандагы мөселман балалар приютында укытучы һәм мөдир вазыйфасында хезмәт итә башлый.


ГАЛИ РӘХИМНЕҢ «МӨХЕТДИН КОРБАНГАЛИЕВНЕҢ БИОГРАФИЯСЕ» ОЧЕРКЫННАН (1925 ЕЛ):

«Мөхетдин абзый үзенең хатирәләрендә: «Минем әти‑әни алпавытлардан күргәнне, һичбер эт күрмәгәндер», - ди. Аның атасы Хафизетдин дә кечкенәдән укуга кабилиятле бала булган. Ул үз авылында Тәфкилевләр салдырган мәктәптә укып, 13 яшенә җиткәндә гарәпчә һәм фарсыча китаплар укый башлаган икән, ләкин көннәрдән бер көнне алпавыт, мәктәпкә кереп, Хафизетдиннең яхшы укыганлыгын күргәч, «крәстиән баласын күп укытырга ярамый, күпне белсәләр, итәгать кылмый башлыйлар» дип, мәктәптән чыгарткан да Бәләбәй өязендәге Килем авылына чыпта суктырырга җибәрткән.

Анасы Фәрхеҗиһан, өч кечкенә баласын өстерәп, унике чакрым җиргә алпавыт урагын урырга йөри икән. Мөхетдин бу Хафизетдиннең хатирәләрен шушылай яза: «…Ул бер баласын кечкенә арбаның көймәсе эченә, икенчесен тәртәсенә кадаклаган тактага утыртып, өченчесен аркасына сөлге белән асып, шул унике чакрым җиргә кояш чыкканчы барып җитә һәм, кояш баегач кына, өенә кайтырга чыга торган булган, чөнки аларга көненә 200 көлтә урырга бирелә торган булып, көлтәләрнең юанлыгы бер аршын булырга тиеш икән. Менә шул 200 көлтәне урып тутырыр өчен, әнигә башын җирдән күтәрми урырга кирәк булган. Балалары эссе кояш астында ашарга-эчәргә сорап, елап ятсалар да, ул аларны рәтләп карый алмаган. Яннарына ашыгыч кына барып, кайсының авызына чәйнәлгән икмәкне чүпрәккә салып тыга, кайсына саздагы сасып беткән суны эчерә икән. Шулай итеп ул җәй көннәрендә икешәр ай рәтләп йокларга ятарга да вакыт таба алмый торган булган».


ТЫНГЫСЫЗ ҖАН

Корбангалиев Казанда укыту белән генә шөгыльләнми. Хәзер аның һич тынгы белмәгән җанын нинди борчулар бимазалаганын күз алдына китерик. 1918 елга кадәр ул төрле вазыйфаларны били:

– приютта эшен дәвам итә;

– 1907 елдан Шәрекъ клубында идарә әгъзасы һәм старшина;

– 1911 елдан Ярлы мөселманнарга ярдәм җәмгыяте сәркатибе;

– Казан шәһәр думасында гласный;

– Казан өязенең земство управасында эшли.

Инкыйлабтан соң исә аның җәмәгать эшчәнлеге һәм дәүләт оешмаларында вазыйфалар биләп хадимлек кылуы дәвам итә. Төрле елларда ул губернаның халык мәгарифе оешмаларында эшли, ТАССР оешкач, Наркомпроста бүлек җитәкли. Көнчыгыш педагогика институтында, яңа оешкан татар педтехникумында укытучылык итә. Академик үзәктә рәис урынбасары буларак хезмәт итә. Ә 1928 елда Казан дәүләт университетының совет хокукы факультетында Мөхетдинов өчен профессорлык ставкасы булдырыла. 1930 елдан ул татар теле кафедрасы мөдире итеп билгеләнә.

ТАТАР УНИВЕРСИТЕТЫН КОРУЧЫ

Мөхетдин Корбангалиев Казан дәүләт университетында эшләгән дәвер – яшь республикада татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә ашыру барган еллар ул. Югары уку йортына карата аның таләпләре дә югары булган. Корбангалиев фикеренчә, «университетта укучы татар һәм татар булмаган студентларга татар телен өйрәтүне мәҗбүри итеп куярга; татар телен белү Татарстанда гына түгел, ә татар‑төрек халыклары булган башка республикаларда да эшләргә мөмкинлек бирәчәк». Бу принципларга таянып эшлим дисәң, кулыңда дәреслекләрең, сүзлекләрең дә, укытырлык методикаларың да булырга тиеш. Корбангалиев дәреслекләр дә язуын ташламый, 1930 нчы елларда чыккан сүзлекләрнең барысы диярлек аның кулы аша үтә, укыту методикаларын да ул төзи.


«Беренче китап». М.Корбангалиев, Г.Шакирова, Д.Сафин дәреслеге. 1935 ел.

ДӘРЕСЛЕКЛЕ ИТҮЧЕ

Корбангалиевның «Татар әлифбасы» беренче тапкыр 1912 елда басылып чыга. Һади Максуди дәреслекләре белән беррәттән, Мөхетдин Корбангалиев китаплары да татарлар арасында бик киң тарала. Инкыйлабка кадәр булган киңәшмәләрнең берсендә аның «Әлифба»сы мәктәпләрдә кулланырга тәкъдим ителгән ике китапның берсе була.

Кулымда – гарәп язулы татар алфавиты белән таныштыра торган «Татар әлифбасы» дәреслеге. 1936 елгы басма. Казанда яңалиф хакимлек итә, әмма кайдадыр кириллица турында да пышылдыйлар. Ә 1936 елгы китапка бу үзгәрешләр нәмәгълүм. Аны Кореяда яшәүче татарлар өчен бастыралар. Мөхетдин Корбангалиев дәреслегенең ерак Корея, Кытай, Япония илләренә барып җиткәнен белмәгәндер дә. Ә андагы татарлар бу әлифбаны кадерләгәннәр, кабатлап бастырганнар, таратканнар.

Татарлар өчен татар әлифбасы һәм татар теле, руслар өчен татар теле, хисап, география, математика, татарлар өчен рус теле һәм рус әдәбияты. Корбангалиев шундый киң спектрда дәреслекләр яза. 1910‑1940 нчы елларда татар мәктәпләрендә укыган балаларның барысы диярлек Мөхетдин Корбангалиевнең укучылары булып чыга.

Фикердәшләр белән бергә. М. Корбангалиев - уңнан икенче. 1930 нчы еллар. 


М. КОРБАНГАЛИЕВНЕҢ «ТАТАР ӘЛИФБАСЫ»ННАН «ЯХШЫ КИҢӘШ»

«Сөекле дустым! Хәзер син укырга һәм язарга өйрәнеп җиткәч, шуның өчен хәзергә шөкерана итеп, дога кыл һәм моннан соң зур гыйлемлекләр алырга бик тырыш. Гыйлемлек сиңа бик зур бәхет һәм күп файда китерәчәк. Укуның тамыры ачы булса да, җимеше бик тәмле була».


ХӘРЕФЛЕ ИТҮЧЕ

Кириллицага күчү проектлары 1938 елда матбугатта яктыртыла башлый. Иң әүвәл профессор Мөхәммәт Фазлуллин проекты тәкъдим ителә. Әгәр дә шул заманда аның әлифбасы рәсмиләштерелгән булса, без болай язар идек: «Аьти-аьни, ряхмят сезгя ерлы-моньлы телем оьчен» (Әти-әни, рәхмәт сезгә җырлы‑моңлы телем өчен). Бу варианттагы кириллица кайбер телләрдә хәзер дә кулланыла. Бәхеткә, татар орфографиясе, Мөхәммәт Фазлуллин карашлары аркасында шактый күпне кичерергә дучар булса да, аның әлифбасыннан котылып кала.

Фазлуллин проектына җавап буларак, Мөхетдин Корбангалиев та кириллицага күчүнең үз вариантын тәкъдим итә. Менә шушы урында без аңа рәхмәтле булырга тиештер. Ни генә дисәк тә, 1939 елдан соң мәктәптә укыган барлык буын татар балалары белгән «ә», «ң», «ү», «җ», «ө», «һ» кебек хәрефләр Корбангалиев проекты аша кабул ителә. Ул «w» авазын сүз уртасында «у» хәрефе итеп күрсәтергә чакыра: ауыл, дәүер, дауыл. Хәтта къ, гъ итеп язуны да алга сөрә: къара, къама һ.б. Әмма, ни кызганыч, бу авазлар өчен махсус хәрефләр кертүне яклап чыкмый. Шулай да, көчле методист Корбангалиев әлифбасы интуитив рәвештә дөрес язарга мөмкинлек бирә алырлык язу төре булган, дип әйтә алабыз.

Корбангалиев әлифбасы Шиһаб Рамазанов проекты белән баетыла. 80 ел дәвамында бу язу берничә тапкыр камилләштерелде. Аның камил булмавы, фундаменталь проблемаларга ия булуы һичшиксез. Әмма шушы сигез дистә ел эчендә әлеге Корбангалиев-Рамазанов хәрефләре белән күпме бала татарча укырга һәм язарга өйрәнгән, күпме басма сүз, китап нәшер ителгән!

ӘТИ

Мөхетдин Корбангалиев – 4 бала атасы. Педагог үз балаларын белемле итәр өчен күп көч түгә. Монда аның шәхси каһарманлыгы мисалын күрә алабыз. Балалары рус телен камил үзләштерсен өчен, Корбангалиев аларны башлангыч рус училищеларында укыта. Хәтта хәзер модага кергән тел даирәсенә чуму алымын да куллана: кызы Мөкәррәмә озак вакыт балалары булмаган бер рус гаиләсендә яшәп ала һәм телне шунда үзләштерә.

Балаларның иң өлкәне Салих 1901 елда Биектауда туа. Салих Казанда гимназия тәмамлый, 1918 елда Казан университетының медицина факультетына укырга керә. Алга таба аның карьерасы гаять уңышлы дәвам итәчәк: ул Сәламәтлек саклау халык комиссариатының санитарлык-профилактика бүлеген һәм Вахитов исемендәге хастаханәне җитәкли. Казан дәүләт медицина институтын оештыручыларның берсе була. Гомумән, бу институтның беренче ректоры да – Салих Корбангалиев. Бераз вакыт ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссары булып эшләгәннән соң, ул Ленинградка күчеп китә һәм тормышын шунда дәвам итә. Гомерен халыкка багышлый дисәк, һич ялгышмабыз. 2001 елда вафат була.

Кызы Хәлимә Корбангалиева университетта биология фәннәрен өйрәнә, Урта Идел буе төче сулыкларының гидробиологиясе турында фәнни хезмәтләр яза. Университетның умырткалылар зоологиясе кафедрасын җитәкли. Хәлимә Корбангалиева вузлар өчен татарча дәреслекләр һәм ярдәмлекләр дә әзерли. Аның гидробиолог булуына карата әтисенең әйткән сүзләре бик кызыклы: «Мин синең, апаң белән абыең сыман, табиб булуыңны теләгән идем – үзең теләмәдең. Син университетны тәмамлагач, мин пенсиягә чыгармын да Биектауга кайтырмын. Син дә шунда килгәләрсең. Авыл күлендә бергә балык үрчетербез».

Мөхетдин Корбангалиев гаиләсе белән. 1925 ел. 

Мөхетдин Корбангалиевнең «Букварь: учебник русского языка для татарской начальной школы» әсбабы. 1945 елгы басма.


«Каюм Насыйри белән Мөхетдин Корбангалиев икесе дә хезмәтләре ягыннан бер төрлерәк характерда, бер юлда булган кешеләр.

Каюм Насыйри бөтен гомере буенча укытучы, тәрбияче иде. М. Корбангалиев тә шул юлда картайды. Каюм Насыйри татар телен, татар әдәбиятын нәзарый яктан башлап эшләүче, татарчылык агымын күтәреп чыгучы булды. М. Корбангалиев та шул юлдан китте. Каюм Насыйри, рус-Яурупа дөньясыннан гыйлем диңгезенең тулы тармакларын ерып, шуны башлап татар дөньясына агызды: татарны Көнбатыш мәдәнияте, Көнбатыш гыйлеме белән башлап таныштыручы, якынлаштыручы булды. М.Корбангалиев та шуны өзмичә, тагын да кызуырак дәвам иттерде». 

Габдрахман Сәгъди. 1925


Мөхетдин Корбангалиевнең олы кызы Мөкәррәмәнең язмышы исә гаять аянычлы булып чыга. Ул да югары белем ала, рентгенолог буларак та, үпкә авырулары өлкәсендәге зур белгеч буларак та таныла. Ире Шиһап Сәйфи синтетик каучук заводында инженер булып эшли. Шул заводта шартлау булгач, Сәйфи 1936 елда кулга алына һәм атып үтерелә. Репрессияләрнең иң көчле вакытында Мөкәррәмә дә кулга алына. Бу 1938 елның 20 гыйнвары була. «Халык дошманнары»- ның күбесе ачыкланган. Чират Мөкәррәмә кебекләрдә. Тол калган галимәнең ике баласы – 8 яшьлек Энҗе һәм 6 яшьлек Ирек бар. Әниләре белән бергә сабыйлар да, асылда, кулга алына һәм элеккеге чиркәү бинасында урнашкан колониягә озатыла. Тикшерү эшләре озак бармый, Мөкәррәмә, 8 елга хөкем ителеп, Казахстандагы Карлагка җибәрелә. Менә шунда Мөхетдин Корбангалиевнең соңгы көрәше башлана да инде. Ул ике акттан тора.

Беренче акт – балалар. Аларны колониядән кайтарып, үз тәрбиясенә алыр өчен, Корбангалиевкә ничәмә-ничә ишек бусагасын атларга, бихисап хатлар язарга туры килә. Ә бит өендә үзенең төпчек улы Рөстәм үсеп килә, аның киләчәге дә әти кешене борчымый түгел. Ниһаять, гаепсез сабыйлар гаиләгә кайта. Киләсе акт – Мөкәррәмәне коткару. Татарстан прокуроры, НКВД җитәкчесе Берия, Сталинның үзе... Кемнәргә генә хат язылмый, кемнәр генә кул куймый. Мөхетдин Корбангалиевкә үзенең барлык дәрәҗәләрен, совет иле өчен куйган хезмәтләрен искә төшерергә һәм искә төшертергә туры килә.

Кызының исән‑имин килеш лагерьдан ярты срок алдан кайтып төшүен ул инде күрми кала. Соңгы айларында, гаиләсе өчен аяусыз көрәш белән беррәттән, рус теле һәм әдәбиятын татар балаларына укытыр өчен дәреслекләр язу эше белән мәшгуль була ул.

Корбангалиев 68 яшендә үлә. Аның 130 га якын фәнни хезмәте, дәреслекләре, меңәрләгән укучысы, фәнгә хезмәт итүче балалары һәм безгә әманәт – хәрефләре кала.

Айдар Шәйхин

Фотолар ТР Милли музее, Бөек Ватан сугышы тарихының үзәк музее фондларыннан, «Утыз еллык хезмәт» җыентыгыннан алынды

Мәкаләне әзерләүдә ярдәм күрсәткән өчен язучы Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмовага, Татар китабы йортының өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Мидхәт кызы Мифтахетдиновага рәхмәтебезне җиткерәбез.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: