Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ИЛГИЗ ЗӘЙНИЕВ: КУРЧАК – УЕНЧЫК ТҮГЕЛ, ҖИТДИ СӘНГАТЬ ЮНӘЛЕШЕ УЛ

Театрдагы тәэсирле чыгышлар тамашачының бар игътибарын җәлеп итә һәм сокландыра. Күп гасырлар элек барлыкка килгән һәм үсеш-үзгәреш аша озын юл үткән әлеге сәнгать бүгенге көнгә кадәр дөньяда иң популяр күңел ачу төрләренең берсе булып кала бирә.

Курчак театры – традицияләрне һәм инновацияләрне, тарихны һәм хәзерге заманны берләштергән искиткеч сәнгать. Үзенең киңкырлылыгы һәм танылганлыгы аркасында, ул күп кенә илләрдә иң кирәкле күңел ачу төрләре арасында тора. Шул ук вакытта һәр милләт аңа үз төсмер һәм традицияләрен кертә, тәэсирләрне онытылмаслык итә.

Тарихка күз салсак, әүвәл курчак театры легенда, миф һәм дини сюжетларны тапшыруның тагын бер ысулы буларак һәм кешеләр өчен күңел ачу формасы рәвешендә барлыкка килгән.

Россиядә курчак театры аеруча Петр I һәм Екатерина II идарә иткән заманнарда популяр булган. Нәкъ шул чорда күпсанлы театрлар оештырыла, алар курчаклар катнашында төрле музыкаль һәм театр спектакльләрен тәкъдим итә. Курчаклар җитеннән, агачтан һәм башка материаллардан ясала, ә аларның детальләре җентекләп эшләнә.

Татарстанның да үз курчак театры бар. Казанда урнашкан «Әкият» курчак театры республикабызның олпат театрларыннан берсе санала. 2024 елда театр үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп узарга әзерләнә. Әлеге уңайдан театрның сәнгать җитәкчесе, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев белән сөйләштек.

Бүгенге көндә Илгиз Зәйниев – иң популяр татар драматургларының берсе. Аның әсәрләре Татарстан театрларында гына түгел, башкорт, мари, рус, азәрбайҗан, уйгур, казах телләрендә дә сәхнәләштерелә. Илгиз Зәйниев режиссер, үзенчәлекле иҗатчы буларак та үзен күптән танытты инде.

«ДРАМАТУРГИЯНЕ САЙЛАР ИДЕМ»

– Илгиз Газинурович, бер әңгәмәдә үзегезне режиссер булып эшләүче драматург дигән идегез... Шулай да сез үзегезне күбрәк кайсысы итеп тоясыз?

– Аннан соң минем тагын бер һөнәрем өстәлде әле – театр җитәкчесе. Монысы инде тагын бер аерым дөнья. Шулай да, асылда минем үземне барыбер драматург итеп тоясым килә. Сайларга мәҗбүр булсам, һичшиксез драматургияне сайлар идем. Үз әсәреңне куюның ике ягы бар. Мин автор буларак үз әсәремнән читләшә алам. Пьесаны спектакль чыкканчы камилләштерергә мөмкин, чөнки әсәр сәхнәдә куелганчы язылып бетмәгән, дип саныйм. Репетиция вакытында да кулдан язып, артистларга таратам, ягъни соңгы көнгә кадәр мин аны үзгәртә алам. Автор буларак әсәр башта бертөрле языла, ә тере кеше белән эшли башлагач, ул бөтенләй икенче төсмер алырга мөмкин бит.

– Пьесаларыгызны сораучылар турында да еш ишетәм. Төрле театрлар сезнең әсәрләргә тукталасы итә. Аларны бергә туплап китап чыгарырга теләгегез юкмы? Гомумән, сез ничә китап авторы? Саллы хикәяләр язганыгызны да беләбез...

– Төрле җыентыклардан тыш, минем бер генә китабым бар, балалар өчен дүрт пьесаны туплаган «Бәби» китабы ул. 2018 елда Татарстан китап нәшриятында басылды. Китап чыгару шулай ук күп вакыт сорый. «Бәби»не бастырырга нәшрият үзе тәкъдим итте. Башкаларын да чыгарырга теләк белдерүчеләр булса, эшләрбез, Аллаһ теләсә. Ә нәшриятлардан тәкъдим юк икән, димәк, бу беркемгә дә кирәк түгел, дип саныйм. Анда бит үз эшләренең осталары хезмәт итә, кайсы китапка кытлык бар икәнен чамалыйлар, дип уйлыйм.

АЛТЫ АЙЛЫК БАЛАЛАР ӨЧЕН ДӘ СПЕКТАКЛЬЛӘР БАР

– Курчак театры башка драма коллективларыннан нык аерыламы? Бай тарихлы «Әкият» курчак театры ике телдә эшли, репертуар сәясәтендә каршылыкларга очрамыйсызмы?

– Курчак театры, әлбәттә, драма театрыннан аерыла, ул үзгә. Минем өчен бик кызыклы. Эшне оештыру процессы аерылып тора. Техник яктан күпкә авыррак курчак театрында. Алар белән 2016 елдан бирле хезмәттәшлек итәм. Башта Чаллы курчак театрында «Сак-Сок»ны, «Горебогатырь Косометович» (Екатерина II либреттосы буенча) трагикомедиясен куйган идек. Ә ике теллелеккә килгәндә исә, безнең, Аллаһка шөкер, бик дус коллектив, берберебезне хөрмәт итеп, ике телгә дә тигез игътибар биреп эшләргә тырышабыз.

►ТАТАР ДӘҮЛӘТ «ӘКИЯТ» КУРЧАК ТЕАТРЫНА

1934 ЕЛДА НИГЕЗ САЛЫНА. Ул вакытта Беренче дәүләт интернациональ курчак театры дип теркәлә. Театрның беренче директоры, актёры, рәссамы һәм режиссеры – Сергей Мерзляков. Ә инде 1937 елда театр артистлары Рокыя Хәбибуллина һәм Фуат Таһиров Габдулла Тукай әкияте буенча беренче милли пьеса – «Кәҗә белән Сарык»ны дөньяга чыгара. Нәкъ шул вакытта курчак театры өчен татар милли драматургиясенә нигез салына. Курчак театрында татар, рус төркемнәре эшли. Бүгенге көндә театрның рус труппасы репертуарында 44, ә татарныкында 22 спектакль күрсәтелә.  

Дәүләт тарафыннан курчак театрына менә дигән шартлар тудырылган, шуңа безнең бүлешми, тарткалашмый эшләргә мөмкинлекләребез бар. Коллектив иҗат турында гына уйлап яши.

– Илгиз Газинурович, сез курчак театрына килгәч, биредә өлкәннәр өчен дә тамашалар бермә‑бер җанланып китте. Хәтта драма театрлары алынмаган әсәрләрне сәхнәләштерә башладыгыз. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр»е... Тамашачы бик яратып йөри. Хәтта 3‑4 тапкыр барып караучылар бар. Катлаулы, куркыныч, өркетә торган әсәргә алынуыгызның сәбәпләре нидә? Татар сәхнәсендә ул тәүге мәртәбә куелды, дип беләм.

– Замана таләпләре шундый. Тәкъдим күп. Шуңа күрә театрлар, үзләренең тар кысаларыннан чыгып, төрле яңалыклар кертергә тырыша. Безнең өлкәннәр өчен куелган репертуарга, билгеле, игътибар зур, шул исәптән матбугат тарафыннан да. Әмма бер әйбер күз уңыннан читтә кала: без репертуарны өлкәннәр ягына гына түгел, бәбиләр ягына таба да киңәйттек, «бәби» спектакльләр, ягъни 6 айлык балалардан башлап карый торган тамашаларыбыз да күп хәзер. Репертуар ике якка таба киңәйде...

Авыр темаларга килгәндә, без «куркыныч» әсәрләрне махсус сайламыйбыз. Без халкыбыз, илебез өчен мөһим мәсьәләләрне күтәргән әсәрләргә алынабыз, чөнки курчак театрының мөмкинлекләре чиксез, без алардан файдаланмый кала алмыйбыз. Драма театрының мөмкинлекләре җитмәгән әсәрләрне без дә куймасак, тагын кем куяр?! Турыдан-туры драма театры репертуарын гына кабатласак, бу беркемгә кызык булмас иде. Башка җирдә карарга мөмкинлек булмаган әсәрләрне тамашачы бездә күрергә тиеш.

Яхшы әсәр өчен яңа сүз, форма яки көчле герой булуы шарт.

– Бу спектакль өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен дә көткән идек. Бирелмәсә дә, театр өчен файдасы булмый калмагандыр...

– Театрга игътибар күп булды. Моңарчы курчак театрына «керпе-куяннар йөгереп йөри торган театр» итеп кенә караган кешеләрнең фикерләрен үзгәртте, аларга яңалык ачты, минемчә. Театрга җитди карый башладылар. Тамашачыларга, җитәкчеләргә без шуны исбатларга тиеш: курчак – уенчык түгел, җитди сәнгать юнәлеше ул!

– Кызыгыз Гәүһәр, улыгыз Хәйдәр сезнең даими тамашачымы?

– Әйе, алар (әти-әниләре театрда хезмәт иткән башка балалар кебек үк) спектакльләрне репетиция вакытыннан ук карый башлыйлар, үзебез белән башка театрларга да йөриләр, Аллаһка шөкер.

– «Әкият» татар дәүләт театры 90 нчы юбилей сезонын «Камал комедияләре» белән ачты. Ни өчен нәкъ менә Галиәсгар Камалга тукталасы иттегез?

– Минем күптән үзебездә татарча комедия куясы килә иде. Театр юбилеенда театр темасына кагылышлы әсәр булса, аеруча матур булыр, дигән фикерләр белән башладык эшне. «Беренче театр» татар театры барлыкка килгәндә җәмгыятьтәге фикерләрне тасвирласа, «Банкрот» әсәрендә халкыбызның театр җанлы булуы, табигатьтән бирелгән артистлык осталыгы Сираҗетдин аша күрсәтелә, дип уйлыйбыз. Шул театр темасы бу ике пьесаны «Камал комедияләре» спектакленә берләштерде.

– Әлеге сәхнә әсәрендә журналист образын кертеп җибәрүегезнең максаты нидә? Дөресен генә әйткәндә, язучы булып киткән коллегаларыбызда да мондый күренешләрне очраткан юк бит.

– Минем уйлавымча, Г. Камал язган вакытта пьесадагы барлык исемнәр тормыштан алынган булган, халык шуны аңлап көлгән. Бүгенге көндә исә бу – буш исемнәр генә. Ә театр ул бүгенге көн белән яшәргә тиеш. Камал үз әсәрен хәзер куйса, үзе дә геройларын бүгенге шәхесләргә алмаштырыр иде. Шуңа күрә без пьесадагы геройларга, ситуациягә туры китереп, халык арасында популяр замандашларыбызның исемнәрен бирдек. Театрда хезмәт иткән яки театр турында иҗат иткән шәхесләр исемнәрен.

– Ә юбилей сезонында театрда нинди чаралар каралган? Зур гастрольләр оештырыламы? Балаларны нинди әсәрләр белән сөендерергә исәп?

– Юбилей елында безнең рус һәм татар телләрендә 6 премьера, халыкара «Шомбай-фест» курчак театрлары фестивале, «Әкият-lab» лабораториясе планлаштырылган. Шулай ук республикабыз районнарында актив чыгыш ясыйбыз. Россиянең төрле төбәкләрендә фестивальләрдә катнашабыз. Тамашачыларыбызга бүләк буларак, Мәскәүдән Образцов исемендәге курчак театры гастрольләрен үзебездә оештыру белән шөгыльләнәбез. Театр тарихын туплаган китап әзерлибез. Чаралар бик күп һәм эчтәлекле булыр, дип өметләнәбез.

– Әлеге күптән түгел генә «Татарстан Республикасының театр сәнгатенә зур өлеш керткән һәм күпкырлы иҗади эшчәнлек өчен» Марсель Сәлимҗанов исемендәге премиягә лаек булдыгыз, котлыйбыз! Мондый премияләр иҗатчыга ни дәрәҗәдә мөһим?

– Исемлектә лаеклы кешеләр байтак иде, әле чагыштырмача яңа бүләк булганга, премиягә дәгъва кылучы шәхесләр байтак иде, шуңа күрә мине сайлаганнары өчен бик зур рәхмәт. Бу минем өчен, беренче чиратта, коллегаларым тарафыннан эшемнең уңай бәяләнүе билгесе. Әлбәттә, куаныч, әмма ул зур җаваплылык та өсти. Һәркемгә үз эшенә тиешле бәяне вакытында алырга насыйп булсын.

ТАТАР КИНОСЫ – ЙӨРӘК ЯРАСЫ

– Җәмгыятьтә тотрыксызлык үзен ныграк сиздергән саен, яшь иҗатчыларның тарихтагы исемнәргә, шәхесләргә мөрәҗәгать итүе күзәтелә. («Кави-Сәрвәр», алдарак «Минем Такташ»...) Бу замана таләбеме икән?

– Сез опера жанрында чыккан әсәрләрне санадыгыз. Операга һәрвакыт зур каһарманнар, киң масштаблы вакыйгалар кирәк. Мин моны шуның белән бәйлим, замана белән генә түгел. Әлбәттә, авыр чакларда ниндидер бөек шәхесләр тәҗрибәсенә таянасы килә, аларның хаталарын кабатламас өчен, аларның ачы язмышлары мисалы безне урап узсын дип, боларны искә төшереп торырга кирәктер.

– Илгиз Газинурович, драма әсәренә алынганда, сез үз аудиториягезне күз уңында тотып эш итәсезме?

– Юк, мин аудиторияне түгел, үземне күздә тотам. Мин – биредә туып, гади гаиләдә үскән, гадәти тәрбия алган татар кешесе, башка миллионлаган тамашачыларыбыз кебек үк. Бу куелыш миңа кызык булса, аларга да кызык тоелыр, дип саныйм. Факт, вакыйгаларны тормыштан алып язганга күрә, әсәрең халык күңеленә дә тизрәк барып җитә. Уйлап чыгарып язып булмый. Кемдер, бәлки, фантазиясенә таянып, бик оста яза торгандыр... Гомумән, сәнгать җимне тормыштан чүпли. Әсәрдәге вакыйгалар яшәеш, бүгенге вазгыять белән бәйле булмаса, кызыклы, мавыктыргыч килеп чыкмый, халык күңеленә дә барып җитмәскә мөмкин.

Режиссер үзенә ошаган әсәрне сайлап ала. Фәрит Бикчәнтәев әйтмешли, әгәр дә син сәхнәгә куярга материал сайлагансың икән, димәк, ул синең өчен бүгенге көндә дөньядагы иң даһи, шаһәсәр булырга тиеш. Әсәргә карата шундый мөнәсәбәттә булмасаң, яхшы спектакль чыгарам димә!

– Тормыштан алынган геройларыгыз соңыннан килеп мөнәсәбәт ачыклаганы, дәгъва белдергәне юкмы?

– Беркайчан да тормыштан турыдан-туры алганым юк. Гел йә берничә кеше язмышын кушасың, яки кыскартасың, әдәбият, театрда вакыйгалар кайнап торырга, каһарманнар күпкырлы булырга тиеш. Үзебезне таныдык диючеләр булгалый, ләкин бу бик сирәк вакытта гына чынбарлыкка тәңгәл килә. Канәгатьсезлек белдергәннәрен хәтерләмим. Бәлки, ошатмаучылар килеп әйтми генәдер, тыныч кына рәнҗеп яталардыр. Ничек кенә булмасын, татарда гайбәт түгел, гыйбрәт булсын, дигән сүз яшәп килә, язучы беренче чиратта шуны күздә тотып эш итә.

– Татар киносы турында да фикерләрегезне беләсе килә. Һушны алырлык чын татар фильмы турында хыялланмыйсызмы? Атаклы кино режиссерлары белән элемтәләрегезне күздә тотып сорыйм...

– Татар киносы барыбызның да бер йөрәк ярасы инде ул. Минем өметем Байбулат Батулла белән Илшат Рәхимбайда. Соңгы эшләре аларның потенциалын ачык күрсәтте, минемчә. Аларның, бер яктан, җитәрлек тәҗрибә туплаган, икенче яктан, әле яшьлек дәрте белән кайнап торган чаклары. Боз кузгалыр, дип уйлыйм.

Үземә килгәндә, минем сценарист сыйфатында кинода эшләп караганым булды. Бу минем өчен кызык. Режиссер буларак та эшләргә хыяллар бар, ләкин моның өчен мин башта, дәүләт акчаларына дәгъва кылмыйча, бу өлкәгә чумып, үз көчемне сынап карар өчен, үзлектән «чирканчык алырга» тиешмен, дип саныйм. 

Мөршидә Кыямова

Фотолар И.Зәйниевнең шәхси архивыннан, Р. Нәҗмиевтән алынды

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: