Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кешеләр һәм аюлар

Кешеләр һәм аюлар

Сентябрь көннәренең берсендә Кукмара районы Оштырма Юмья авылы янында аю катнашында юл һәлакәте була. «Кинәт каршыга кап‑кара бер нәрсә килеп чыкты да машинага килеп бәрелде – мин тормозга бастым, – дип сөйли зыян күрүче шофер. – Машинам юлга аркылы борылды. Үзем дә, машинам да шок хәлендә...» Соңгы вакытта Татарстанда кешеләр һәм аюларның юллары еш кисешә башлады.

20 ноября 2023

«Лада Калина»ны йөртүче авариядә зыян күрмәгән, машинасы исә шактый җимерелгән. Аюның язмышы исә аянычрак булып чыккан: ул машинага бәрелүдән җан тәслим кылган. Татарстанда көрән аюлар Кызыл китапка кертелгән, һәм аны үтергән өчен (хәтта ихтыярсыздан булса да) штраф каралган...

БЕЗ СӘЕР ОЧРАШТЫК…

Аю булса инде…

Ни дисәң дә, сасы көзән түгел…

«Обыкновенное чудо», Е.Шварц

«Ашыгыч хәбәр! Мишә елгасы буенда, Зимняя Горка, Бима авыллары тирәсендә, бүген бик зур аю күргәннәр. Уяу булыгыз!» Күптән түгел Лаеш районы коттедж бистәләренең берсендә мессенджерларда әнә шундый игълан пәйда була.

«Кама елгасында балык тотканда аю күрдек. Балык Бистәсе районы, Николаевка авылы янында. Машина кычкыртканга игътибар бирмәде». Бу игъланны исә җәй азагында социаль челтәрләрдә еш күрергә мөмкин иде.

«Республикабызда язгы кыр эшләренең торышын карарга дип очтым – юлда аю очраттым!» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов апрельдә үзенең телеграм-каналында әнә шундый пост һәм сүзләренә дәлил буларак видео урнаштырган иде.

– Аю белән очрашу – хәзер безнең өчен гадәти хәл инде, – дип сөйләде Биоресурслар буенча республика дәүләт комитетының Балык Бистәсе буенча районара бүлеге башлыгы Айнур Хәбибуллин. – Без даими рәвештә урманнарга чыгабыз һәм соңгы елларда аюларны яки аларның эзләрен еш күрә башладык. Төнлә тепловизор белән барганда аюларны очратырга мөмкин, чөнки төнлә алар кукуруз, солы чәчелгән кырларга азык эзләргә чыга... Карау-тикшерү рейдларына корал белән барабыз, әлбәттә. Гадәттә, үзем белән этне тә ияртәм. Аюлар оста яшеренә белә, һич көтмәгәндә-уйламаганда, аның белән күзгә‑күз очрашасы килми. Эт исә хайванны сизеп ала да, өрә башлый, шул вакытта аю, гадәттә, читкә китә. Гомумән алганда, аюлар кешеләр белән очрашмаска тырыша, контактка бармый.

…СӘЕР АЕРЫЛЫШЫРБЫЗ ДА

Аю... Әйтүе генә кызык.

Минем исә бер яклаучым да юк.

«Обыкновенное чудо», Е.Шварц

Билгеле, төрле очраклар була. Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков әйтүенчә, беренче чиратта балалары белән бергә очраган ана аю куркыныч тудырырга мөмкин.

– Бервакыт дача күршеләрем Биектау районы Гәр авылы янындагы урманга йөрергә чыга, – дип күптән түгел булган бер вакыйга турында сөйләде журналист Александр Латышев. – Сукмакта ике аю баласын күрәләр. Озак та үтми, агачлар арасыннан ана аю килеп чыга. Һәм, балаларына ул‑бу булмагае дип, кешеләргә ташлана. Бәхетләренә, үзләре белән спаниель була. Эт өрә‑өрә аюга ташлана, тәпиләренә ябышырга тырыша. Ә кешеләр шул арада качып өлгерә. Спаниель үзе дә елгыр булып чыга – аю тырнакларыннан оста котыла.

Латышев үзе дә, гөмбә җыярга урманга баргач, аю очрата (сүз уңаеннан, бу юлы да җанвар урман юлында очрый, Александр машина белән чыккан була, бәхеткә, исәнимин котыла). Әлеге хәл шулай ук дачасы урнашкан авыл янында була.

Боларны ничек аңлатырга? Татарстанда Кызыл китапка кертелгән җанвар безгә ник көннән-көн ешрак очрый һәм ни өчен ул, уяулыгын югалтып, авыллар, кешеләр тирәсендә чуала?

– Аю кеше янына килми, бәлки, кеше үзе аю янына барадыр? – ди Ринат Чиспияков. – Без яшәү даирәсен һаман киңәйтәбез, элек кыргый җәнлек-җанвар гына яшәгән җирләрдә йортлар төзибез.

Юлда булган хәлне генә искә төшерик. Бүген асфальт җәелгән трасса урынында элек җәнлекләрнең юллары узган булуы ихтимал. Алар бу сукмаклардан әллә ничә гасырлар йөргәндер, бәлки. Инстинкт аларны кабат шушы юлга чыгара, зур тизлек белән өсләренә ыжгырып килгән куркыныч «тимер җанварны» күреп, алар куркып, югалып кала. Ешайган сәер очрашуларны шулай аңлатыргадыр, бәлки…

НИ САКЛАСАК, ШУҢА ИЯБЕЗ

Ә аюның көче? –

– Хайванны котыртмыйлар аны.

«Обыкновенное чудо», Е.Шварц

– 1995 елда Татарстанда көрән аю Кызыл китапка теркәлгән вакытта бөтен республикада нибары алты‑сигез аю бар иде, – дип искә ала Ринат Чиспияков. – Бездә урманнар чагыштырмача күп түгел, аю исә урманда яши... Ләкин Россиянең башка төбәкләрендә, мәсәлән, аюлар шактый күп иде, аларны саклау чаралары да күрелмәде, ягъни аларны аулау да тыелмаган иде.

– Шул ук вакытта, – дип сүзен дәвам итә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре, – аю – хәйләкәр һәм сак хайван. Шуңа күрә ауларга рөхсәт ителгән лимиттан нибары өчтән бер өлешен генә атып үтерү мөмкин. Нәтиҗә буларак, соңгы ун елда илдә аюлар саны бер ярым тапкырга артты. Илдә арткан икән, бездә дә үрчегән дигән сүз. Татарстан урманнарга бай Киров өлкәсе, Мари Эл, Удмуртия белән чиктәш... Кукмарада булган хәлне генә искә төшерсәк, анда Киров өлкәсе урманнары якын.

– Аю – бик акыллы хайван, – ди Казан зоопаркының зооветеринария буенча директор урынбасары, биология фәннәре кандидаты Александр Малёв. – Кызыл китап турында белмәсә дә, кайда аучы мылтыгыннан җан тәслим кылу ихтималы булуын, кайда исә бернидән курыкмыйча яшәү мөмкинлеге барлыгын бик әйбәт чамалый. Куркынычсызрак урыннарга юл тотулары табигый.

Әлегә Кызыл китапка кертелгән җанвар (дөресрәге, аның карачкысы) ТР Биоресурслар буенча республика дәүләт комитетының холлында тора.

Өстәвенә, олы яшьтәге аюга яшәү өчен шактый зур мәйдан кирәк, икенче бер олы аюны ул бу җиргә кертмәячәк. Нәтиҗәдә, аулаучы юк, популяция үсә  (тыныч шартларда ана аю ике‑өч ел саен ике‑өч бала тудыра ала), һәм яшьрәк аюлар яңа урманнар эзләп китә. Өстәвенә, Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагы алга киткән. Димәк, талымсыз аю халкына ризык һәрвакыт бар (югарыда билгеләп үткәнчә, аю кукуруз, солы белән сыйланырга ярата). Кешегә якынаю димәктән исә...

– Яңа йортлар төзү генә җитмәгән, кешеләр еш кына әле генә пәйда булган бистәләр янында рөхсәтсез чүп өемнәре калдыра, – ди Ринат Чиспияков. – Аюларга чүплектә сыйланып алу түләүсез ашханәгә кереп чыгу кебек җайлы һәм кулай.

Биоресурслар буенча комитет белгечләренең исәпләвенә караганда, хәзер республикабызда 70 кә якын аю бар. Аларның бер өлеше бездә даими яши, калганнары күрше төбәкләрдән килгән. Әмма исәпләү методикасы камил түгел, ди Чиспияков. Хайваннар санын кыш көнне тәпи эзләре карда ап‑ачык күренгән чакта исәпкә алу хәерле. Ләкин кыш көне аю халкы ояларында тәмләп йоклый, шуңа күрә сан алганда башка күрсәткечләргә: яңгыр явып үткәч, юлда – тәпи, агач кайрыларында тырнак эзләренә, җимерелгән умарталыкларга, кырмыска ояларына, кырларда тапталган уңышка игътибар итәргә туры килә...

Ничек кенә булмасын, Кызыл китапка кертелгән аюларның хәзер Татарстанда шактый артуы күзәтелә. Комитетта көрән аюны республикабызда аеруча сакланырга тиешле хайваннар исемлегеннән төшереп калдыру турында дәлилләп язылган таныклык әзерләгәннәр. Ринат Чиспияков әйтүенә караганда, карар ярты ел дәвамында кабул ителергә тиеш.

БӨТЕНЛӘЙ КУРКУ ХИСЕН ЮГАЛТКАНЧЫ…

Йөзенче аюны үтерергә телисезме? –

– Кызыктырырлык бу…

«Обыкновенное чудо», Е.Шварц

Аюны Кызыл китаптан төшереп калдыралар икән, аны аулау рөхсәт ителәчәк. Хайваннарны яклаучылар ничек кенә каршы чыкса да, белгечләр фикеренчә, аюлар популяциясен тәртипкә китерүнең бүтән чарасы юк.

– Аюлар санын тикшереп, тәртипкә китереп тормасак, алар бервакыт авыллар буенча йөри башлаячак, сан арта, мәйдан кысыла, бүтән барыр урыннары юк, – дип аңлата Александр Малёв. – Аулау рөхсәт ителгәч тә, кулыңа мылтык алып урманга чыгасың да, бөтен аюларны кырып бетерәсең, дигән сүз түгел бит әле. Лицензияләр билгеле бер күләмдә генә бирелә, егерьләр кагыйдәләр сагында тора. Әмма урман хуҗасы булса да, аю кешедән куркырга тиеш. Курку хисен югалта икән, аю кешене корбан, азык дип белә башлаячак.

Малёв үзе дә кайчандыр аю белән чак кына күзгә‑күз очрашмый калган. 1979 елда ветеринария институтын тәмамлагач, Башкортостанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгәндә була бу хәл. Бер көнне урман сукмагы буйлап бер авылдан биш километр чамасы ераклыктагы икенчесенә барганда, Александр яңгырдан соң йомшарган туфракта фуражкасы зурлыгындагы аю эзен күрә. Тайгада кычкыру, ярдәмгә чакыру файдасыз, аюдан качу да мәгънәсез (ул – бик җитез хайван).

– Үзем белән пәке бар иде. Аны ачтым да юлымны дәвам иттем. Ипләп кенә барам, ашыкмыйм, – дип искә төшереп сөйли Малёв. – Күпмедер вакыттан соң тагын бер эз күренде... Минем белән бер тирәдә бара, махсус эзләр калдыра, димәк... Шул ук вакытта үзе күренми, зур булса да, аю, тавыш‑тын чыгармыйча, шыпырт кына йөри – агачлар артыннан янәшәдә генә үтеп китсә, күрми дә калачаксыз. Шулай итеп атлый-атлый кирәкле җиргә барып җиттем. Куркуга бирелеп йөгерсәм, ул мине, куып тотып, ботарлап аткан булыр иде, дип уйлыйм. Шуннан соң аю халкына хөрмәтем артты, бу урман хуҗасының ике аяклы затлар белән күрше булып яшәүгә каршы түгеллеген, бер кирәксезгә кешегә ташланмаячагын аңладым.

– Гомумән алганда, аю йөри икән, урман сәламәт дигән сүз, – дип, сөйләгәннәренә нәтиҗә ясый Александр Малёв. – Бу хайван кая туры килсә шунда яшәми. Республикабызда экология әйбәт, димәк!

Казан зоопаркында Малёв нәкъ менә аюлар белән эшли. Һәм үз вакытында алар көрән аюлар буенча Россиядә зур белгеч Валентин Пажетнов белән зоопаркларда дөньяга килгән аю балаларын табигый шартларга күчерү методикасын эшлиләр. Аулау рөхсәт ителгән төбәкләрдә бу популяцияне тиешле тәртиптә тоту өчен шәп тәҗрибә булып чыга ул.

ҖЫР КАЙДА ДА ЯРДӘМГӘ КИЛӘ

Урманнан барам, карасам: аю.

Маңгае зур, күзләре акыллы.

Ошады күңелемә…

«Обыкновенное чудо», Е.Шварц

– Безнең урманнарда көрән аюның Европа төре яши, – дип сөйли Александр Малёв. – Гадәттә, алар агрессив түгел. Урал артыннан Себер төренә караган берәр аю кунакка килсә исә, эшләр яман, куак артыннан карап кына калмас, өстеңә ташланып, ботарлап атуы да бар. Һәр очракта да, урманга барырга җыенганда, аның хуҗасы белән очрашу ихтималын онытырга ярамый, һәм бик уяу булу сорала.

Гөмбә җыючыларга белгечләр куе чытырманлыкларга керергә киңәш итми. Әмма аюны кеше аягы басмаган урман эчләрендә генә түгел, авыллар янында да очратырга мөмкин, шуңа күрә урманда, гомумән, ялгыз йөрүдән тыелырга кирәк.

– Урманга җиләк, гөмбә, чикләвек җыярга җыйнаулашып барганда исә мөмкин кадәр ешрак һәм кычкырыбрак сөйләшергә кирәк, – дип киңәш итә Ринат Чиспияков.

– Кешедән курку аюның канына сеңгән, – ди Александр Малёв. – Бервакыт Хабаровск краенда шундый бер хәл була. Пенсиядәге әби, урманга мүк җиләге җыярга баргач, аю белән очраша һәм берничә сәгать туктамыйча «улый». Аю улаучы билгесез зат янына якын килергә кыймый, әбинең тавышын ишетеп исә, тирәк‑як авыллардан кешеләр аны коткарырга килә. Шуңа күрә, ул‑бу була калса, кычкырып-кычкырып җырлап карагыз, зыяны булмас...

Алда әйткәнебезчә, аю күргәндә йөгерү яисә качу файдасыз. Җырлый-җырлый кулларны өскә күтәрергә була, шулай итеп аю күзенә кеше зуррак күренергә мөмкин, ул исә үзеннән зурлар белән булышмаска тырыша. Тулаем алганда, аюлар үзләре дә кешеләр белән мөгамәләгә керергә атлыгып тормый, табигатькә чыкканда сезне шул коткарса гына. Тагын бер мәртәбә искәртеп узабыз: аю баласы күрсәгез, сыйпый, ярата күрмәгез, бу сезгә кинодагы Паддингтон яки мультфильмдагы Винни Пух түгел, тизрәк бу урыннан табан ялтыратыгыз!

– Гомумән алганда, аю йөри икән, урман сәламәт дигән сүз, – дип, сөйләгәннәренә шатланып нәтиҗә ясый Александр Малёв. – Бу хайван кая туры килсә шунда яшәми. Республикабызда экология әйбәт, димәк! 

Евгения Чеснокова

Фото: tatar-inform.ru, Виталий Николаенко, Евгения Чеснокова, Александр Малёв архивыннан, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсеннән алынды.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: