
Алтын туйга илткән юл
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Ел тәмам. Аңа карап лаеклы, матур гаиләләр турында язуны туктатмыйбыз. Гаилә ул – мәңгелек тема. Бүгенге гаиләбез үзенчәлекле: тормыш аларга бәхетен дә, сынавын да өеп биргән...
04 февраля 2025
Гаиләдә хатын‑кыз роле – ул нинди? Иң авыр вакытларда да ничек үзеңдә көч табарга? Казанда яшәүче Фәнисә Гайнуллина бу сорауларга җавапны тәгаен белә. Яңа елның беренче эш көнендә очрашып, Фәнисә ханым белән озаклап сөйләштек.
Башта ачыклык кертергә кирәктер: Фәнисә ханым – танылган журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Хәлим Гайнуллинның җәмәгате. Хәлим абыйны күпләр «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, аннан соң «Шәһри Казан» газетасын оештырган тынгысыз кеше буларак хәтерлидер. Шулай ук ул Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры урынбасары булып та хезмәт куйган шәхес. 2002 елдан – Татарстан Юстиция министрлыгының «Хокук һәм хәят» журналы мөхәррире дә. Ни аяныч, шулай матур гына эшләп йөргәндә, Хәлим Гайнуллинга инсульт булды. Әнә шул көннән бирле ул – җәмәгате Фәнисә ханым кулында…
УРАЛ КЫЗЫ МИН…
Фәнисә ханым хәзерге Пермь краеның Барда районында туып үсә. Әтисе Фәсах Бөек Ватан сугышында Кёнигсбергка кадәр җитә, яраланып, күп кенә орден-медальләр белән кайта. Шуннан соң авылда авыл советы рәисе булып эшли, әнисе исә укытучы була. Фәнисә ханым нәселе, әби-бабалары белән бик горурлана:
– Картәнием (бездә дәү әнине шулай атыйлар) – абыстай, картәтием авыл мулласы иде. Без әнием ягыннан – Мурадимовлар, картәтинең әтисе Мирхәйдәр хәзрәт белән бик горурланабыз. 1916 елда үзенең хаҗга барырга дип җыйган акчасына авылда мәчет салдырган. Революциядән соң мәчетнең манарасын кискәннәр һәм аны мәктәп иткәннәр. Әнием әлеге мәктәптә укыткан да әле. Бүген бу ике катлы агач йортта яңадан мәчет эшли. Ул Пермь краенда революциягә кадәр салынган һәм бүген дә эшләп торган өч мәчетнең берсе. Рәхмәт авыл кешеләренә, мәчетне карап торалар. Аллаһ йортына икетуганым Рафикъ та һәрдаим ярдәм итеп тора.
МӘКТӘПЛЕ ГОМЕР
Фәнисә ханым башта – Оса педагогика училищесын, аннан соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мирза Мәхмүтов җитәкләгән фәнни-тикшеренү институтында эшләп алганнан соң, мәктәпкә тарих, татар теле, әдәбияты укытырга күчә. Шулай итеп 30 елга якын гомере балалар арасында уза...
– 1989 елда без, берничә укытучы, Казан мәктәпләренең кайберләрендә, эксперимент буларак, беренче сыйныфларда укучы рус балаларына татар теле укыта башладык. Аңа кадәр рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле йә дәресләргә кадәр, йә дәресләрдән соң калдырып укытыла иде. Рус балалары өчен бернинди дәреслекләр дә, методик кулланмалар да юк заман. Татар бала- ларына рус теле укыту методикасын кулланып эшли башладым. 1993 елда гимназияләрдә милли мәгариф буенча директор урынбасары вазифасы штатка керде. Һәм мине атаклы 102 нче гимназиягә Мария Устинова урынбасары итеп билгеләделәр. Документлар өйрәнеп, шулар нигезендә программа, укыту һәм тәрбия эшләре планнары төзедем. Бик яратып эшләдем. 2008 елда, Казанда 20 нче мәктәптә эшләү чорында, өстенлекле «Мәгариф» милли проектында җиңеп чыгып, Путин грантына ия булдым. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләндем. Югары категорияле укы- тучымын.
Хәзер дә милли мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән кызыксынып барам. Бүген татар теленең аяныч хәлен күреп бик сыкранам. Безнең мәктәпнең рус балалары район, шәһәр олимпиадаларында призлы урыннар алалар, хәтта мәктәпнең татар театрында да катнашалар иде. Ә хәзер рус мәктәбендә укучы татар баласы да үз ана телен әти‑әнисе гаризасы булса гына өйрәнә ала. Кем уйлаган шундый көннәр килер дип…
ИР – ХАТЫНЫНЫҢ, ХАТЫН ИРЕНЕҢ КОЛЫ БУЛЫРГА ДА ТИЕШ ТҮГЕЛ
Гайнуллиннарның узган ел алтын туйлары булган. Илле ел гомер узган... Танышулары кызык кына: егет тә, кыз да Казан дәүләт университеты студентлары. Хәлим – өченче курста, Фәнисә исә беренче курста укый. Күрше бүлмәдә генә яшиләр. Егет беренче булып кызга сүз ката. Әле укырга кереп, Казанга яңа гына ияләнә башлаган Фәнисә исә бик игътибар итми. Егетләр белән аралашырга түгел, укырга кирәк дип уйлый. Әмма бик тиздән Хәлимнең нияте изге, максатлары җитди икәнлеген аңлап ала.
– Университетны тәмамлагач, Хәлимне армиягә җибәрделәр. Ул Ерак Көнчыгышта өлкән лейтенант булып хезмәт итте. Мин аны армиядән көтеп алдым. 1974 елның 17 августында өйләнештек.
«Ир – баш, хатын – муен» дигән гыйбарә безгә туры килми. Боргалап кара син аны! Миңа да мөстәкыйльлек, алга куелган максатларыңа ирешергә тырышу хас. Без Хәлим белән беркайчан да бер-беребезнең иреген кысмадык. Минем тарафтан ул кайда булдың, ник соң кайттың дигән сорауларны ишетмәде диярлек. Аның хәтта күпме хезмәт хакы алганын да белмәдем. Театрга, концертларга, туганнарга-дусларга кунакка йөрергә, үзебез дә кунак чакырырга яраттык. Тик аның да, минем дә вакыт җитмәү сәбәпле, андый бәхет күп булды, дия алмыйм. Хәлим Бардага кайтырга да бик ярата иде.
2006 елда Италиягә икәү бергә бардык. Иң истә калган сәяхәт шул булды. Ләкин дөресен әйтим, Хәлим авырып киткәнче, санаторийга бергә без бары тик бер мәртәбә бардык.
Балалар, йорт, бакчадагы эшләр күбесе миндә иде. Хәзер уйлап куям: гаиләдә җаваплылык күбрәк минем җилкәгә төшкән икән бит. Хәер, бу зарлану түгел, димәк, башкача булдыра алмаганмын. Ир канаты астында, беркайда эшләмичә яшәүче хатыннарны аңламыйм. Тормышта төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Киләчәгеңне, картлыгыңны уйламыйча яшәргә ярамыйдыр ул.
Гаиләнең ныклыгы ул бер-береңне аңлауда, тормыш иптәшеңне шәхес буларак ихтирам итүдә, дип саныйм. Гадел булырга, алдашмаска кирәк. Алдашкан кешеләрне җенем сөйми. Ир – хатынының, хатын иренең колы булырга да тиеш түгел.
– Университетны тәмамлагач, Хәлимне армиягә җибәрделәр. Ул Ерак Көнчыгышта хезмәт итте. Мин аны армиядән көтеп алдым.
СЫНАУ…
Аллаһы Тәгалә һәр гаиләгә сынау бирә. Кемгәдер ул – яшьлектә, кемгәдер олыгайган көндә килә. Һәм ул сынауны барлык парлар да уза алмый. Менә шунда инде ир белән хатынның бер-берсенә булган мәхәббәте, ихтирамы күренә дә.
Гайнуллиннар гаиләсен дә язмыш икегә бүлә. Тау кадәр планнар белән йөргәндә, гаилә башлыгы урынга егыла...
– 2010 елның 10 гыйнвары безнең гаилә тормышын бөтенләйгә үзгәртте. Хәлимнең күпме планнары, эшләнәсе эшләре чәлпәрәмә килде. Автобиографик жанрдагы китап язарга җыенып йөри иде ул. Аның инде материаллары, фотолары да җыелып беткән. Диссертация буенча эшләү сәбәпле, китап язуны кичектереп торды. Диссертацияне уңышлы яклады, тарих фәннәре кандидаты исемен алды, ләкин... Хәзер уйлыйм, киресенчә, диссертацияне кичектереп торып, китабын бастырып чыгарырга кирәк булган икән.
Хәлим реанимациядә, комада ятканда, аннан соң да өй телефоны бертуктамый шалтырады. Шунда мин аның дуслары никадәр күп булуын аңладым, туганнарның, гаилә дусларыбызның ярдәмен тойдым. Хәлимгә операция ясату өчен нейрохирурглар белән элемтәгә кереп, аны үлем тырнагыннан коткару өчен тырышлык куйган «Апас» якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Габделхәй улы Нуриевка бик рәхмәтлемен. Ул хәзер дә аның хәлен белешеп тора, ярдәменнән ташламый. Якташлык җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Наил Галиуллин, Фә- рит Мифтахов, Габделбәр Ризванов, Ислам Әхмәтҗанов һәм башка бик күпләр, һәр- даим Хәлимнең хәлен сорашып, өйгә килеп, аңа ярдәм итеп тора. Аларның барысына да бик зур рәхмәт.
САБЫРЛЫК СЕРЕ
Халим абыйга егерме дүрт сәгать дәвамында игътибар кирәк. Тик Фәнисә ханым зарланмый. Хәер, аның моңа вакыты да юк. Сабыр ханым бу теманы артык куертырга да яратмый.
– Үземне сабыр кеше димәс идем. Тормыш өйрәтә икән ул сабыр булырга да, еламаска да. Авырлыкларны җиңеп чыгу өчен, кеше иң беренче үз‑үзенә таянырга тиеш, дип уйлыйм. Тора‑бара авырлыкларга да яраклаша икән ул адәм баласы. Әйткәнемчә, туганнар, дуслар бар. Хәлимнең Апаста яшәүче абыйсы белән энесе, күчтәнәчләрен төяп, бик еш киләләр. Берничә җәй аны үзләренә алып та карадылар. Казанда яшәүче апасы белән сеңлесе, минем ике сеңлем хәлне белеп торалар. Без, берничә гаилә, Казанда яшәүче бардалылар, инде күп еллар бергә аралашып, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшибез.
Мин бит әле һаман эшлим дә. Хәлимнең «Хокук һәм хәят» журналы әле дә кварталга бер тапкыр чыга. Хәзерге мөхәррире Айгөл Җиһаншина белән бергәләп эшлибез. Кыскасы, депрессиягә бирелергә вакытым юк. Иң мөһиме – исәнлек булсын.
УЛЛЫ, КЫЗЛЫ ГАИЛӘ
Хәлим абый белән Фәнисә апа бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергән. Ата белән ананың юанычы, олы шатлыгы алар.
– Олы кызыбыз Ләйсән педагогика институтының чит телләр факультетын тәмамлады. Инглиз теле укытучысы булып та, ТР Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә дә эшләде. Хәзер гаиләсе белән Америкада яши. Оныгыбыз Элинага 15 яшь. Бик актив кыз, үзләренең штатлары хорына да йөри, флейтада, саксофонда уйный. Курайда матур гына татарча көйләрне уйнарга өйрәнеп килә. Һәр җәйне Ләйсән белән Элина ике айга Казанга кайта. Мине кая да булса ялга җибәрергә тырышалар.
Улыбыз Илнар исә финанс-экономика институтын тәмамлады. Хәзер Татарстан Милли китапханәсендә маркетинг бүлеге җитәкчесе булып эшли. Әле алар бар дип сөенәм. Нинди генә авырлык килсә дә, төшенкелеккә бирелергә ярамый, минемчә. Киләчәккә өмет белән яшәргә кирәк. Кешене шул яшәтә.
Добавить комментарий