Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Миллионга балаларны бөер авыруларыннан ничек коткарырга

Лилия Дәүлиева Казан дәүләт медицина университетында аспирантураны тәмамлаган диярлек. Уку вакытында ук ул гемолитик-уремик синдром белән авырып алган балаларда хроник бөер авыруы (ХБП) үсеше мөмкинлеген диагностикалау ысулын уйлап таба. Әгәр дә мондый авыруның барлыкка килү мөмкинлеген танысак, дәвалауны да алдан башларга мөмкин.

- Балаларда эчәк эшчәнлеге бозылу һәрвакытта да эзсез үтми, – ди Лилия. – Кайбер штаммнар бөерләргә кискен зыян китерә. Мондый авырулар озак вакыт реанимация бүлегендә ята ала, ә аннары даими рәвештә диспансерда исәптә тора. 5‑6 ел дәвамында аларда хроник бөер авыруы барлыкка килә. Шуның аркасында алар диализга утырырга мөмкин.

Дәвалану бик кыйммәт, моның өчен елына якынча бер миллион ярым сум акча китә. Гадәттә мондый авыру белән 3‑5 яшьлек балалар авырый, һәм бала үскәнче, аны дәвалау өчен шактый зур сумма акча түләргә туры киләчәк.

«СТУДЕНТЛАР СТАРТАБЫ» НА ГАРИЗА

Барлык кирәкле тикшеренүләр үткәрү, канда серотонин дәрәҗәсен фаразлый торган сервис булдыру өчен, Лилиягә акча кирәк була. Ул «Студентлар стартабы» конкурсына гариза бирә һәм уйлап тапкан ачышы өчен миллион сум акча ала. Хәзер ул хроник бөер авыруы мөмкинлеген исәпләп чыгару формуласын һәм исәпләүләр алып барылачак ЭВМ өчен программаны патентлый.

ОЧРАКЛЫЛЫК ҖИМЕШЕ

– Чынлыкта, әлеге темага алынуым очраклы рәвештә килеп чыкты, – дип искә төшерә Лилия Дәүлиева. – Мин фән белән шөгыльләнергә, аспирантурага керергә теләдем. Шул вакытта фәнни җитәкчем Тамара Макарова миңа әлеге теманы тикшерү белән шөгыльләнергә тәкъдим итте, гәрчә Россиядә мондый фәнни тәҗрибәләр үткәрелмәсә дә.

Һәм өч ел дәвамында «каз бәбкәләре белән» (ул үзенең кечкенә пациентларын яратып шулай дип атый - авт.) тырышып эшли торгач, хезмәтнең җимешләре дә күренә.

УЙЛАП ТАБУНЫ НИЧЕК КОММЕРЦИЯЛӘШТЕРЕРГӘ

– Грант булмаса, мин үз темамны яклап, патент алсам да, барысы да шуның белән тәмамланыр иде. Ләкин «Студентлар стартабы» шартлары буенча үз уйлап табуыңны коммерцияләштерергә кирәк. Моны ничек эшләргә кирәклеге турында да уйларга туры килде.

БУ ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ КЕБЕК

Үз эшеңне ачаргамы? Ләкин бухгалтерлык эшен кыз бөтенләй белми. ХБП авыруы мөмкинлеген исәпләү өчен телефон кушымтасы ясарга? Ләкин бу бик кыйммәт булып чыга. Шуңа күрә программистлар белән бергә әлеге сервисны һәм сайтны эшлиләр.

– Бу ясалма интеллект кебек, – ди Лилия Дәүлиева. – Баланың серотонин дәрәҗәсе буенча мәгълүматны программага кертәсең, һәм ул минем формула буенча барлык мөмкин булган куркынычларны исәпләп чыгара. Әгәр авыру ихтималы зур булса, баланың сәламәтлеген контрольдә тоту көчәйтелә, алдан ук нефропротектив терапия үткәрергә дә мөмкин.

МИЛЛИОНЕР ЛИЛИЯ ДӘҮЛИЕВА ЮЛЫНДАГЫ ОЧРАКЛЫЛЫК:

– ӘЛЕГЕ ТЕМАГА АЛЫНУЫМ ОЧРАКЛЫ РӘВЕШТӘ КИЛЕП ЧЫКТЫ. МИН ФӘН БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНЕРГӘ, АСПИРАНТУРАГА КЕРЕРГӘ ТЕЛӘДЕМ. ШУЛ ВАКЫТТА ФӘННИ ҖИТӘКЧЕМ ТАМАРА МАКАРОВА МИҢА ӘЛЕГЕ ТЕМАНЫ ТИКШЕРҮ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ, ГӘРЧӘ РОССИЯДӘ МОНДЫЙ ФӘННИ ТӘҖРИБӘЛӘР ҮТКӘРЕЛМӘСӘ ДӘ.

САЙТ БУШЛАЙ, ДӘВАЛАУ ТҮЛӘҮЛЕ

Гемолитик-уремик синдром белән нигездә яз һәм җәй көннәрендә күп авырыйлар. Татарстан әлеге йогышлы авыру тарала торган төбәк саналмый. Әмма соңгы вакытта Чаллы һәм Түбән Камадан күп балалар килә. Шуңа күрә сайт алар өчен бик файдалы булырга мөмкин.

– Сайтта авыру ихтималын исәпләү үзе бушлай булачак, – ди Лилия Дәүлиева. – Ләкин доктор консультациясе, онлайн күзәтү – барысы да, әлбәттә, түләүле. Бер яктан, Казаннан булмаган балаларның ата-аналарына бу вакытны янга калдырырга булыша, шул ук Чаллыдан табибка дип, чит шәһәргә барырга кирәк булмаячак. Икенче яктан, әгәр дә миңа акча бирелмәгән, грант шартларында үзем уйлап тапкан ачыш белән акча эшләргә тиеш дип язылмаган булса, бу сервис булмас иде.

МЕДИЦИНА ЛИЦЕНЗИЯСЕН КӨТЕП

Әмма әлегә аның фирмасы халыкка хезмәт күрсәтә алмый. Лилия яшь белгечләргә ярдәм итүнең башка программаларына да мөрәҗәгать итәргә планлаштыра, чөнки ул медицина лицензиясен алырга тели. Һәм шул вакытта аның проекты тулы куәтенә эшли башлаячак.

Ульяна Макарчикова

Фото Лилия Дәүлиеваның шәхси архивыннан 

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: