Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Ничек итеп күпер салуга миллион сум табарга

КДАТУ аспиранты Дмитрий Ерохин безнең күперләрне ныграк һәм чыдамрак итү ысулын тапкан. Әмма ул шуны белә: дәүләт ярдәменнән башка аның ачышы һаман киштәдә ятар иде әле.

Дмитрий Ерохинның гадәти булмаган мавыгуы бар. Укудан һәм бизнестан буш вакытында ул экспертлар оешмасы белән күпер корылмаларын тикшереп йөри. Татарстандагы 300 гә якын һәм Россиядәге йөзләп күперне шулай әйләнеп чыккан инде. Ул моны күперләрдән файдалану процессында нинди проблемалар килеп чыгуын аңлар һәм әлеге белемне үзенең эшләнмәләрендә кулланыр өчен эшли.

БЕРЕНЧЕ КАРАШКА ГЫНА КАТЛАУЛЫ ҺӘМ АҢЛАЕШСЫЗ

Дмитрий Ерохин – КДАТУ аспиранты. Беренче миллионын ул «Студентлар стартабы» конкурсында катнашып алган. Егет күпернең тимер‑бетон терәкләрендәге полимер-бетон кысалар әзерләүдә кулланыла торган сүс арматуралы полимер-бетон составын уйлап таба. Бу беренче карашка гына катлаулы һәм аңлаешсыз булып тоела. Әмма Дмитрий Ерохин ачышы төзелеш тармагы өчен чыннан да бик файдалы булырга мөмкин. Әлегә аның ачышы сынала гына.

ЧЫДАМРАК ҺӘМ НЫГРАК ИТҮ ЫСУЛЛАРЫ

– Төзүчеләр корыч, тимер-бетон, агачтан файдаланырга күнеккән. Әмма бу материалларның кимчелекләре бар. Билгеле ки, аларның химик һәм биологик ныклыгы төрле, әмма алар барысы да күгәрә һәм чери. Моңа бәйле рәвештә, полимер чималдан ясалган төзелеш материалларын куллануны арттыру максатка ярашлы булып тора. Бу төзелеш конструкцияләренең чыдамлыгын, химик һәм биологик ныклыгын арттыру мөмкинлеген бирә. Мин нәкъ менә шуларны күпер төзелешендә файдалану юлларын эзлим. Конструкцияләрдәге тимер‑бетон һәм корыч әйләнә-тирә мохитнең көчле тәэсиренә бирешә, һәм терәкләрнең, башка элементларның хезмәт итү вакыты уртача 60 ел тәшкил итә. Ә полимер-композит материаллардан ясалган конструкцияләр кулланып салынган күперләр уртача 80‑100 елга чыдар иде. Бу очракта ремонт эшләре интервалы да арта. 20 елга бер тапкыр гына тикшерергә һәм кимчелекләрне ачыкларга, алар табылса, төзәтергә мөмкин. Мондый төзелеш материалларын кулланудан файда корылманың 50 ел эшләү дәверендә бик зур булачак.

«УМНИК» БӘЙГЕСЕННӘН БЕРЕНЧЕ СТАРТАПКА КАДӘР

Үзенең тәүге «Умник» конкурсында ул магистратураның беренче курсында укыганда ук җиңгән. Бу студентка күперләрнең тимер‑бетон терәкләрен көчәйтү эшләнмәләренә башыннан чуму мөмкинлеген биргән. Нәкъ менә шул вакытта аның башына күпер корылмаларының өрлекләрен әзерләү өчен бик чыдам полимер-композит материаллардан файдалану идеясе килгән.

– «Студентлар стартабы» миңа шундый төзелеш материалларын әзерләүгә керешү мөмкинлеген бирде дә инде, – ди Дмитрий Ерохин. – Мин габарит үлчәмнәре һәм чыдамлыгы буенча корыч конструкцияләргә тәңгәл, әмма шул ук вакытта үзләрен буяуга яки цинк белән каплауга мохтаҗ булмаган полимер-композит конструкцияләр уйлап табарга тырышам. Менә хәзер профильле эшләнмәләр кою өчен кирәкле җиһазларга заказ бирдем әле.

Яңа төзелеш материалларын ныклыкка сынауда һәм башка үзлекләрен билгеләүдә миңа КДАТУ лабораториясендә булышалар.

Быел Дмитрий полимер-бетон катнашма составына да, профильле эшләнмәләрне ясау технологиясенә дә патент алырга гариза бирергә җыена.

ИҢ МӨҺИМЕ – БЕРНӘРСӘДӘН ДӘ КУРЫКМАУ

– «Студентлар стартабы» ярдәменнән башка бөтен нәрсә күпкә катлаулырак булыр һәм мин, ихтимал, үз җитештерүемне башларга җөрьәт итмәс идем, – ди аспирант. – Үзең эшләп тапкан акча белән мондый эшкә тәвәккәлләү куркыта, бигрәк тә уңай нәтиҗә гарантияләнмәгән очракта. Ә инде синең идеяңне тәҗрибәле белгечләр хуплый һәм дәүләт, синең эшеңә инвестиция кертеп, сынауларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирә икән, үзеңнең фәнни проектларыңны үзеңә тормышка ашыру, технологик эшкуарлык тармагында уңышларга ирешү теләге туа.

МИЛЛИОНЕР ДМИТРИЙ ЕРОХИН ТЕЛӘГЕ:

– СИНЕҢ ИДЕЯҢНЕ ТӘҖРИБӘЛЕ БЕЛГЕЧЛӘР ХУПЛЫЙ ҺӘМ ДӘҮЛӘТ, СИНЕҢ ЭШЕҢӘ ИНВЕСТИЦИЯ КЕРТЕП, СЫНАУЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУ МӨМКИНЛЕГЕН БИРӘ ИКӘН, ҮЗЕҢНЕҢ ФӘННИ ПРОЕКТЛАРЫҢНЫ ҮЗЕҢӘ ТОРМЫШКА АШЫРУ, ТЕХНОЛОГИК ЭШКУАРЛЫК ТАРМАГЫНДА УҢЫШЛАРГА ИРЕШҮ ТЕЛӘГЕ ТУА.

Дмитрий әйтүенчә, фәнни һәм эшкуарлык эшчәнлеген яраштыру җиңелләрдән түгел. Әмма бу кирәк.

– Фәнни проектка грант бирергәме-юкмы икәнен хәл итүче экспертлар һәрвакыт шуны әйтә: барыннан да элек үз эшләнмәңә ничек тә тизрәк патент алырга кирәк. Һәм шундук ахыр кулланучыга тәгаенләп эшли башлау зарур. Иң мөһиме – бернәрсәдән дә курыкмау. Мин бер үк вакытта аспирантурада да укыйм һәм, үз эшләнмәләремне әзерлек стадиясенә китереп җиткерү өчен, фәнни тикшеренүләр алып барам, чөнки грант алу шартларыннан берсе – эшкә сәләтле продукт булдыру.

Ерохинга үзе шөгыльләнгән тармак бик ошый.

– Күпер – тере организм кебек ул, – ди аспирант. – Хәтта бер үк типтагы проектныкы булып, ике күпер янәшә торса да, алар икесе ике төрле: һәркайсына үзенең агрессив мохите, үз йөкләнешләре тәэсир иткәнгә, алар бөтенләй икесе ике төрле халәттә була ала. 

Ульяна Макарчикова

Фото Дмитрий Ерохинның шәхси архивыннан 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: