Ничек миллион сумны өлкәннәр өчен «пионер лагере» төзүгә тотарга
Ничек итеп учак янындагы «пионер» очрашулары, ял итү һәм туйлар үткәрү өчен иң яраткан урынга әйләнгән глэмпинг төзергә? Казандагы бер гаилә, үзенең беренче миллион сумын бик уңышлы файдаланып, әлеге сорауга җавап тапкан һәм миллионнарны чыгымнардан рәхәтлек алырлык итеп туздыру буенча киңәшләре белән уртаклашырга әзер
Глеб Кузнецов белән Дарья Измайлова – ир белән хатын. Бераз вакыт кына элегрәк гаилә башы зур нефть эшкәртү компаниясендә юрист булып эшләгән, хәләленең исә матурлык салоны булган. Әмма менә ел ярым инде алар бергә эшли – Яшел Үзән районында төрле чаралар үткәрүгә тәгаенләнгән глэмпинг төзү һәм эшләтеп җибәрү белән мәшгульләр. Аларның локациясе бигрәк тә яңа өйләнешүчеләр күңеленә хуш килгән. Барлык җомга һәм шимбәләргә инде өч ай алдан заказ биреп куелган. Үз миллионнарын гына куркыныч астына куеп калмыйча, инвесторлар да җәлеп итәргә туры килгән. Проектның бәясе башта планлаштырылган 12 миллионнан 40 миллион сумга кадәр арткан. Дөрес, яшь эшкуарлар әйтүенчә, алар әлеге сумманы дөрес сайланган концепция нәтиҗәсендә тиз арада кире кайтара алган.
– Әти-әниләребез дә, дусларыбызның күпчелеге дә безнең ниятнең барып чыгасына ышанмады, – ди гаилә башлыгы. – Мине исә бу хәл җилкендерде генә. Мин «Сибур»да, башка урыннарда эшләдем. Бу – күңелсез. Кемгәдер эшләп туйдым. Нәрсә ниятлисең, шуны эшлә, барып чыгамыюкмы – күренер аннары. Мин әлеге проектка, нәтиҗәсе нинди булуга карамастан, барыбер алыныр идем. Чөнки мине нәкъ менә шул рухландыра. Әгәр эш синең мавыгуыңа әйләнә икән, димәк, гомерең буена эшләмәячәксең – ул синең өчен хобби гына булачак.
УЧАК ЯНЫНДА ГИТАРА БЕЛӘН
– Чыннан да, төрле форматтагы чаралар үткәрү мәйданчыклары булган шәһәрдән читтәге объектларга базарда ихтыяҗ зур, – дип сөйли Дарья Измайлова. – Ә Казан янында алар юк диярлек. Шунлыктан без өлкәннәр өчен лагерь ясарга булдык. Кеше табигатькә хозурланып уңайлы йортта ял гына итеп калмый, бәлки аны балачактагы кебек сәгатьләп бүленгән программа көтә. Иртәнге 8 дә – физкультура, аннары иртәнге аш һ.б.
Глеб Кузнецов әйтүенчә, халык матур итеп кич утыруларны сагына, шунлыктан учак янында зона пәйда булган, анда гитара яратучылар җыела. Һәркемнең дә сыйфатлы ял итәсе килә. Мәсәлән, глэмпингта күптән түгел әниләр көне үткәрелгән. Махсус бала караучылар ялланган, әниләр исә кайнар чанда коена, рәхәтләнеп ял итә алган, ашарга пешерү турында да кайгыртасы булмаган...
УҢЫШЛЫ КЕРТЕМ
Глэмпинг урыны очраклы гына табылган. Бер туганнарының ниндидер хуҗалык корылмасы гына төзеп куелган ике кишәрлеге булган. Әгәр ул тиз арада капиталь бина төземәсә, утарларыннан колак кагу куркынычы янаган. Глеб һәм Дарья янәшәдәге кишәрлекләрне дә сатып алган, аларның бер өлешен күчемсез мөлкәткә әйләндергән һәм шул рәвешле туганнарын да коткарган.
– Без моның ял итү өчен бик шәп урын булуын аңладык, – ди Дарья Измайлова. – Безне калкулыклар әйләндереп алган, янәшәдәге инеш исә Зөягә коя – бик матур. Модульле йортларны исә алар инде әзер хәлдә килгән өчен куярга булдык, төрле подрядчыларга түләп азапланасы юк. Аларны тулысынча әзер килеш китерәләр, коммуникацияләрне генә тоташтырасы кала. Бәяләре дә кызыктыргыч, йортның тибына карап – 2–2,4 миллион сум.
ҖИҢГӘННӘР ҺӘМ ӨСТӘГӘННӘР
Эшкуарлар корылмаларның бер өлешен дәүләт акчасына да төзегән. Алар «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларындагы субсидияләр бирелү конкурсында 18 җиңүченең берсе булган. Әмма үзләренең дә күп акчасы кергән. Шунлыктан, шәхси миллионнары да өстәләсе булгач, төзелешкә бик җентекләп керешкәннәр.
– Төзелеш материаллары, җиһазлар сатучыларда бәя 10 тапкырга кадәр аерылырга мөмкин, – дип аңлата Глеб. – Күп эшкуар үзләренең глэмпинглары өчен сатып алынган нәрсәләрнең чын бәясен белми дә, төзүче һәм подрядчылар исә моннан файдаланып калырга ашыга.
Әгәр инде кирәкле агачны үзең табып, үзең буйыйсың, каркасын үзең торгызасың икән, әлбәттә, күпкә арзанрак килеп чыга. Мин бер‑ике елда боларны мөстәкыйль эшләүдә бик остардым. Скважинаның эчке төзелешен дә, кая нинди розетка куясын да хәзер бик яхшы беләм.
Әгәр мин кайдадыр тагын шундый ук объект төзесәм, нәрсә кирәген хәзер бик яхшы белер идем. Безгә еш кына белгечләр ялларга киңәш бирделәр. Тик без, барысын да тикшереп, көн саен үзебез шунда кайнап, укып-өйрәнеп, белгечләр белән киңәшеп, күпкә арзанрак итеп төзеп чыктык. Бу проектыбызга подрядчылар яллаган булсак, ул һичшиксез йөз миллион сумга төшәр иде.
МИЛЛИОНЕР ГЛЕБ КУЗНЕЦОВ КИҢӘШЕ:
НӘРСӘ НИЯТЛИСЕҢ, ШУНЫ ЭШЛӘ, БАРЫП ЧЫГАМЫ-ЮКМЫ – КҮРЕНЕР АННАРЫ. МИН ӘЛЕГЕ ПРОЕКТКА, НӘТИҖӘСЕ НИНДИ БУЛУГА КАРАМАСТАН, БАРЫБЕР АЛЫНЫР ИДЕМ. ЧӨНКИ МИНЕ НӘКЪ МЕНӘ ШУЛ РУХЛАНДЫРА. ӘГӘР ЭШ СИНЕҢ МАВЫГУЫҢА ӘЙЛӘНӘ ИКӘН, ДИМӘК, ГОМЕРЕҢ БУЕНА ЭШЛӘМӘЯЧӘКСЕҢ – УЛ СИНЕҢ ӨЧЕН ХОББИ ГЫНА БУЛАЧАК.
ЧИТ КЕШЕГӘ КАРАГАНДА, ГАИЛӘ БЕЛӘН ЯХШЫРАК
Мондый катлаулы бизнес белән шөгыльләнә башлавына гаилә әлегә бер дә үкенми. Клиентлар базасы киңәя, инвесторлар канәгать, глэмпинг белән идарә итү – мавыктыргыч процесс. Глеб еш кына яңа кертемнәр таләп иткән яңа идеяләр белән яна башлый, ә Дарья исә аны күктән җиргә төшерә – башта чыгымнарны капларга кирәк бит әле. Һәм мондый тартышлар даими күзәтелә. Мондый бизнес гаилә мөнәсәбәтләренә комачауламыймы соң, дигән соравыбызга Глеб Кузнецов:
– Киресенчә, катлаулы бурычлар берләштерә бит. Глэмпинг төзегән арада безнең сабыебыз туды – һәм бу безне чын-чынлап бик якынайтты. Сүз дә юк, бизнесны чит кешегә караганда җәмәгатең белән алып бару күпкә отышлырак... Әйләнә-тирәгә күз салыгыз әле. Кешеләр иҗат белән аз шөгыльләнә. Мин радио һәм телевидение мәктәбен тәмамладым. Яшь чагымда «Миллениум» радиосында эшләдем. Һәм минем эчемдә һәрвакыт ниндидер бер чикерткә утыра, ул һаман яңа эшләргә рухландыра. Бернәрсә эшләмәгәндә генә яшәве күңелсез ул, – дип җавап бирде.
Богдан Ткаченко
Фотолар Глеб Кузнецов һәм Дарья Измайлованың шәхси архивыннан
Добавить комментарий