Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Хобби өчен ничек миллион отарга

Наилә Әхмәдуллина – 2022 елгы «Студентлар стартабы» Бөтенроссия конкурсында җиңүче. Ул үзенең төркемдәше Зәйнәп Хәертдинова белән бергә «Җамалт – татар шамаиле сәнгате» бизнес-проектын үстерүгә миллион сум акча ота.

Шамаил – изге урыннар сурәтләнгән, шулай ук Коръәннән афоризмнар һәм гыйбарәләр язылган стена панносы. Традиция буенча текстны пыялага трафарет яки калька ярдәмендә буяу белән язганнар. Аның астына бөгәрләнгән нәзек фольга салалар, бу исә ялтырау эффекты тудыра. Әзер әйберне кысага урнаштыралар.

Проект авторлары бизәк ясау процессын гадиләштерергә тәкъдим итә. Шулай итеп, алар пыяланы үтә күренмәле пластик белән алыштыралар. Ә рәсем урынына CorelDRAW график редакторында сурәт ясыйлар. Мондый технология арзанрак һәм вакытны янга калдыра.

– Без күптән түгел генә эшли башладык, – ди Наилә. – Әлегә җиһазлар юк, эскизлар гына әзер. Әмма безнең продукция белән кызыксынучы кешеләр пәйда булды инде. Кайберәүләр панноны бүләк буларак сатып алырга, икенчеләре интерьерларын бизәргә тели. Вак заказлардан башлыйбыз. Ләкин без зур масштабларга ирешергә омтылабыз.

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ЭЗЛӘҮ

– Әнием сөйләве буенча, өч яшемдә үк кайчыларны дөрес тотарга өйрәнгәнмен, төрле фигуралар кисеп уйнарга яратканмын, – дип искә ала Наилә. – Ул кәгазьдән уен комплектларын сатып ала иде, мин алардан сәгатьләр буе аерыла алмадым…

Бишенче сыйныфта әти‑әнисе кызын балалар сәнгать мәктәбенә укырга кертергә тели. Ләкин ул вакытта гаилә Отар бистәсендә яши, һәм сәнгать мәктәбенең иң якын дигәне дә шактый ерак урнашкан була. Шуңа күрә җиденче сыйныфта – кыз үсеп җиткәч һәм үзе генә йөри ала башлагач кына, сәнгать мәктәбенә керергә туры килә.

– Дәресләр бик ошый иде. Яратып укыгач, уку да авыр бирелмәде. Нәкъ менә сәнгать мәктәбендә мин үз тормышымны бары тик иҗат белән генә бәйләячәгемне аңладым. Наилә мәктәптән соң Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керергә тели. Әмма баллары җитми, һәм Наилә халык сәнгать кәсепләре техникумы студенты була.

– Андагы атмосфера кабатланмас, – дип искә ала ул үзенең тормышының иң матур елларын. – Иҗат илһамы хөкем сөргән зур остаханә. Бездә парлар, лекцияләр, коллоквиумнар юк иде. Көн саен без яраткан эшебез белән шөгыльләнергә йөрдек. Кулдан тукымага рәсем ясый, челтәр үрә, картина ясый идек. Монда укырга кергәнемә бер дә үкенмәдем. Биредә минем үз‑үземә карата ышанычым артты һәм, әлбәттә, профессионал буларак үстем.

Бер елдан соң Наилә теләгән югары уку йортына халык сәнгать мәдәнияте инновацияләре һәм традицияләре факультетына укырга керә ала. Монда кыз чигәргә, тукырга, савыт‑саба ясарга өйрәнә. Шул ук вакытта эшләргә дә өлгерә – Наилә деканатка лаборант булып урнаша.

– Дизайнер һөнәрен үзләштерү арзан түгел. Һәр дисциплина өчен үз эш кораллары һәм материаллары кирәк. Барысы да бик кыйммәт. Җитмәсә әни дә декрет ялына чыкты. Мөстәкыйль булырга – үз-үземне тәэмин итәргә өйрәнергә туры килде.

Кыз һөнәрен дөрес сайлауны раслый – вузны кызыл дипломга тәмамлый, үз эшең тормышка ашыру өчен грант ота.

ХЫЯЛ ҺӘМ ПЛАННАР

Наилә дипломын узган җәйдә алган. Хәзер 112 нче мәктәптә укытучы булып эшли, технология укыта. Аның кабинетында буяу һәм җилем катыш агач исе килеп тора.

– Мин укытучыга караганда күбрәк рәссамдыр. Балалар белән яхшы аралашабыз, үзем белгәннәрне аларга өйрәтергә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.

Наилә сүзләренчә, аны Казан мәдәният институты укытучысы Расыйх Фарук улы Сәлахов үз эшен ачарга рухландырган. Нәкъ менә ул кайчандыр бишенче курс студентларына «Шамаил» декоратив панносын ясарга кушкан була. Эш яхшы килеп чыга. Беренче паннодан соң – икенчесе, ә аннан соң өченчесе эшләнә. Һәм хоббины керем чыганагына әйләндерү яхшы булыр иде, дигән фикер үзеннән-үзе пәйда була.

– Бүген кешеләргә гади, уникаль һәм шул ук вакытта арзан нәрсә кирәк. Минемчә, без теләсә нинди, иң таләпчән зәвыкны да канәгатьләндерәчәкбез. Иң мөһиме – шәһәр һәм республикага безнең барлыгыбызны белдерү, без хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә актив теркәләбез, эшләребезне күрсәтерлек төркемнәр оештырабыз. Киләчәктә без картиналар гына түгел, ә җамалт техникасында җиһаз һәм бизәнү әйберләре дә ясаячакбыз, – ди Наилә.

Якын киләчәктә кыз үз сайтын булдырырга һәм юридик мәсьәләләрне хәл итәргә планлаштыра: компанияне теркәргә, бина табарга һәм арендага алырга, чыгым материаллары белән тәэмин итүче белән килешү төзергә.

Әлегә Наилә өендә эшли. Ул туй чакырулары, киемгә рәсем ясый, картиналар иҗат итә. Кыз үз хезмәтләрен арзанга тәкъдим итә. Мәсәлән, әйбергә рәсемгә төшерү, чакыру кәгазе дизайны кебек үк, 1‑2 мең сум тора, ә 50*70 картинасы сатып алучыга биш мең сумга төшәчәк.

– Мин оялчанрак кеше, – ди кыз. – Клиентларымны югалтырга теләмим һәм үземне җитәрлек дәрәҗәдәге профессионал дип санамыйм. Башта исем өчен эшләргә кирәк, аннары ул сезнең өчен эшләячәк, дип уйлыйм.

Наиләгә илһам уңышларга ирешергә ярдәм итә. Ул аны бөтен җирдә – табигатьтә, китапларда, якын кешеләрендә таба. Аның уңышка ирешү өчен бөтен нәрсәсе дә бар, ләкин ул читеге булмаган читекчегә охшаган.

– Мин гади генә фатирда яшим – стандарт җиһазлар, минималь бизәкләр. Өемдә үзем ясаган бер генә картина эленеп тора. Киндергә майлы буяу белән ясалды. Әле ул пейзаж да обойдагы тишекләр аркасында гына пәйда булды. Табигатькә чыгып, урманны, зәңгәр күкне фотога төшердем. Аннан инде рәсем барлыкка килде. Ләкин җитдирәк итеп әйткәндә, үзем өчен вакыт бөтенләй калмый. Эшләремнең барысы да диярлек сатуга яки туганнарга бүләккә китә.

МИЛЛИОНЕР НАИЛӘ ӘХМӘДУЛЛИНА ХЫЯЛЛАРЫ:

– БҮГЕН КЕШЕЛӘРГӘ ГАДИ, УНИКАЛЬ ҺӘМ ШУЛ УК ВАКЫТТА АРЗАН НӘРСӘ КИРӘК. МИНЕМЧӘ, БЕЗ ТЕЛӘСӘ НИНДИ, ИҢ ТАЛӘПЧӘН ЗӘВЫКНЫ ДА КАНӘГАТЬЛӘНДЕРӘЧӘКБЕЗ. ШУҢА КҮРӘ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ АКТИВ ТЕРКӘЛӘБЕЗ, ЭШЛӘРЕБЕЗНЕ КҮРСӘТЕРЛЕК ТӨРКЕМНӘР ОЕШТЫРАБЫЗ. КИЛӘЧӘКТӘ БЕЗ КАРТИНАЛАР ГЫНА ТҮГЕЛ, Ә ҖАМАЛТ ТЕХНИКАСЫНДА ҖИҺАЗ ҺӘМ БИЗӘНҮ ӘЙБЕРЛӘРЕ ДӘ ЯСАЯЧАКБЫЗ.

ГАИЛӘМ

Наилә ишле гаиләдә туып үсә, аның биш бертуганы бар. Ул – иң өлкәне.

– Элегрәк ялгыз үскәннәргә бераз көнләшеп карый идем. Тып-тыныч, сине беркем борчымый, комачауламый. Ә хәзер мин ялгыз тормышны күз алдына да китерә алмыйм. Үзеңне яратканнарын тою, кирәкле булу – бик рәхәт. Бер генә яшькә кечерәк энем белән фатир арендалыйбыз. Ләкин әти-әниемнән һәм бәләкәчләрдән башка бер атна да түзә алмыйм.

Наиләнең яраткан егете бар. Киләчәктә ныклы гаилә корырга, ким дигәндә, ике бала алып кайтырга уйлыйлар – кәләш гаиләсендәге кебек күңелле һәм дус яшәр өчен. 

Елена Симакова

Фотолар Наилә Әхмәдуллинаның шәхси архивыннан.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: