«Әдәбият, театр, журналистика – халык белән эшләүдә бик көчле өч корал»
Тинчурин театры яңа биналы булып, бу матур пар артистлар «яңа йорттагы» премьераларда төп рольдә тамашачысын куандырган чорда, форсаттан файдаланып, гәпләшеп алдык. Резедә Сәлахова белән Артём Пискунов күп укый, әдәби әсәрләрне тавышландыра, татар кино сәнгатендә милли классикада экран тота.
18 гыйнвар 2026
– Балачак китапларыгыз нинди?
Резедә Сәлахова: Гаиләдә 4 яшькә олырак апам Миләүшә белән үстек. Әни күбрәк кызларга кагылышлы китаплар ала иде: «Энциклопедия для девочек», мультгеройлар төшерелгән «Энциклопедия кухни». География, биология, астрономия энциклопедияләренә нигезләнеп, рефератлар язарга ярата идем. Шулай берсендә китапханәче апа, урамга куып чыгарырга кыенсынып: «Ярар, рефератыңны язуыңны дәвам ит, бала, мин төшке ашка кайтып киләм», – дип, китапханәдә утыртып, бикләп калдырды. «Әбүгалисина мәгарәсе» кебек булды ул миңа.
Артём Пискунов: Иң исемдә калганы – «Я познаю мир» күптомлы энциклопедиясе. Анда җәнлекләр, галәм, илләр, машиналар һ.б. бик күп нәрсәләр турында иде. Бик кызыксынучан бала булсам да, баштарак матур әдәбиятны укырга яратмадым. Югыйсә укытучы баласы. Чын-чынлап матур әдәбиятны укырга рус теле, әдәбияты укытучым Надежда Михайловна Юмагулова өйрәтте. Китапка мәхәббәт тәрбияләгән икенче остазым – Рәшит Заһидуллин. «Аңгыра артистны сәхнәдә бер километрдан ук күреп аласың», – ди иде. Бик күп китаплар биреп укытты. Беренче кулга тоттырган китабы – Гарсиа Маркесның «Сто лет одиночества» әсәре.
– Иң беренче хәтерләгән китабыгыз?
Резедә Сәлахова: Укырга 6 яшемдә кердем, аңа кадәр әни: «Әйдә, кызым, «Әлифба»ны өйрәнә башлыйбыз», – дияргә кереште. Бу процесстан гел качу ягын карый идем. Юклык заманасы, бөтен акча өй төзергә кереп бара. Шунда әни сорады: «Кызым, «Әлифба»ны өйрәнер өчен, сиңа нинди стимул кирәк?» Әйтеп салганмын: «Сез миңа Барби да алып бирмәдегез әле!» Шуннан аягы-кулы бөкләнә торган Барби алып кайттылар. «Әлифба»ны һәр кичне берәр бит укый башладык. Апам белән Киров районының 4 нче татар гимназиясенә укырга бардык. 1 сыйныфка укый белеп кердем.
Артём Пискунов: «Кот в сапогах» дигән китап: аны ачып җибәрәсең... сарайлар калкып чыга, геройлар аягүрә торып баса. Театр кебек китап иде ул!

– Сезне нинди китап формалаштырды?
Резедә Сәлахова: Һәр укыган китап – ошыймы-юкмы – сине үзгәртә. Ошамаса, сайларга өйрәтә, зәвыгыңны яхшырта. Ошаса, дөньяга карашыңны формалаштыра.
Артём Пискунов: Бөтен укыган китаплар да, мөгаен. Нинди генә китапны укысам да, үзем өчен яңа мәгълүмат алып, күңелгә киртләп куям.
– Иң зур тетрәнү китергән китап?
Резедә Сәлахова: Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» повесте. 6 сыйныф баласы идем. Мин аны курка-курка, үкси-үкси укыдым.
Артём Пискунов: Ибраһим Салаховның «Колыма хикәяләре» һәм Варлам Шаламовның «Колымские рассказы». Параллель укыдым. Алар кичкән газап-михнәтләрне йөрәгем аша уздырып, бик тетрәндем. Заман язучыларыннан Халед Хоссейниның «Бегущий за ветром», «Тысяча сияющих солнц» әсәрләре.
– Китап уку өчен сезгә аерым бер халәт, көйләнеш кирәкме? Бәлки, урын?
Резедә Сәлахова: Юк, кирәкми, әмма тынычлыкта укуы рәхәтрәк инде.
Артём Пискунов: Нишләргә белмәсәм, күңелемне кая куярга урын тапмасам, берәр китап алып укыйсы килә башлый. Вакыт заяга уза кебек тоелганда да – шулай.
– Милли классика һәм заман әдәбиятыннан кемнәрне югары бәялисез?
Резедә Сәлахова: Прозаиклардан – Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев. Шагыйрьләрдән – Хәсән Туфан, Фәнис Яруллин. Бүгенге заман әдипләренә килсәк, шагыйрьләрдән – Рәдиф Гаташ, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Луиза Янсуар, Гөлүсә Батталова; прозаиклардан – Марат Әмирханов, Рөстәм Галиуллин, Ландыш Әбүдарова.
Артём Пискунов: Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах... Берсен дә төшереп калдырып, аерып куясы килми, әлбәттә. Әмма шулай да, иң яраткан язучым ул – Нурихан Фәттах, аның тарихи романнары. Хәзергеләрдән Зөлфәт Хәким, Марат Кәбиров әсәрләрен яратам.
– Дөнья әдәбиятын күзәтеп барасызмы?
Резедә Сәлахова: Заманында, театр училищесы белән КФУда укыганда, чит ил классикасы һәм рус әдәбияты шактый укылды. Шулай да күбрәк татарча әсәрләр укырга яратам. Башка телдә укыганда, китап ул кадәр бөтереп эченә алып кереп китми, үз телемдә уку – җайлырак та, ләззәтлерәк тә, тәмлерәк тә.
Артём Пискунов: Аерып кына күзәтеп бармыйм. Әгәр берәрсе, менә бу китап кызык, дип әйтә икән, табып алам, укыйм, билгеле. Кайчак үзем дә яхшы китапка юлыгам.

– Әдәбиятның милли йөзебезне, менталитетыбызны саклаучы булуы белән килешәсезме? Ул үзенә, чынлап та, мондый вазыйфаны алырга тиешме?
Резедә Сәлахова: Һичшиксез! Гомумән, әдәбият, театр, журналистика – халык белән эшләүдә бик көчле өч корал. Әдәбиятта затлылык булсын, сәхнәгә теләсә нинди әсәрләр менмәсен, телевидение, радио һәм басма матбугатны чүп‑чар басмасын өчен, даими тырышу, аларны үстерү кирәк. Камил тел һәм фикер йөртү булсын, милли үзаңыбыз алга китсен, дисәк, әлеге коралларны дөрес итеп куллана алырга тиешбез.
Артём Пискунов: Әдәбият милли йөзебезне, менталитетыбызны саклый алсын өчен, әсәрләре дә бик көчле булырга тиеш. Төрле язучылар бар бит, «сабын куыгы» тудыручылар да җитәрлек. Язучылар булган мираска гына таянырга, бездә инде шулай урнашкан, дип язарга түгел, ә каршылыкларны кичеп, яңа офыкларга алып чыгарга омтылырга тиеш, дип саныйм. Бу сәнгатьнең бөтен өлкәләрендә дә шулай. Үз сүзен әйтә алган, урнашкан вазгыятькә, шартларга каршы торырга курыкмаган авторларның әсәрләре кызыклы миңа.
– Сез бөтенләй кабул итә алмаган авторлар, китаплар бармы?
Резедә Сәлахова: «Трусик-майка» темасына язучылар кызык түгел. Аның ише прозаны бөтенләй кабул итә алмыйм. Еш кына аудиокитапларны тавышландырырга чакырыла торган диктор буларак, «билдән түбән проза» тәкъдим итмәүләрен сорыйм. Тәкъдим итсәләр, баш тартам.
Артём Пискунов: Юк, нәрсәдер ошамый икән, үземне көчләп укымыйм.
– Кәгазь китапмы, электрон форматмы?
Резедә Сәлахова: Һичшиксез, кәгазь китап. Өч сәбәбе бар: 1) кәгазь китапны алып, тотып, иснәп карап була; 2) укылган битләр артып, укыласы битләр кимеп барганда, күңелгә рәхәтлек иңә; 3) электрон вариант күзләргә зыян сала.
Артём Пискунов: Һичшиксез, кәгазь китап.

– Хәзерге вакытта (бәлки, һәрвакыт) өстәл китабыгыз?
Резедә Сәлахова: Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары». Күңелле чакта укысаң да, җанга рәхәт, бик авыр, сагышлы чакта укысаң да, юаныч. Авыр чакта укысаң, әй Аллам, мин бит әле бик бәхетле, бу проблемалар проблемамыни дип, шөкер итәсең. Юмор белән сугарылган моментлары иң төшенкелеккә бирелгән чакта да елмайтып җибәрә.
Артём Пискунов: Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы машина бардачогында ук йөри. Рәфыйк Юнысның интервьюларын укыйм хәзер, бик кызык. Аны да үзем белән йөртәм.
– «Китап ул – минем өчен...» – бу фразаны ничек тәмамлар идегез?
Резедә Сәлахова: ...белем, яңа мәгълүмат чыганагы.
Артём Пискунов: ...зур иҗат чыганагы. Идеяләр, фикерләр бирә, тормыш-яшәеш җәһәтеннән дә күп кенә сорауларга китаплардан җавап табам.
Добавить комментарий