Акыл һәм йөрәк тәҗрибәсе: Безне кайсы коткарачак?
Җәй – дачалар һәм бакча эшләре вакыты. Гадәттә безнең өч аебыз да табигать белән бик тыгыз якынлыкта уза: казыйбыз, утыртабыз, тәрбиялибез, үстерәбез, Җыябыз... Әмма Җәй әле ул – вакыт агышын гаҗәеп тизлектә һәм киң төсләр-хисләр палитрасында кичереп калу вакыты да. Туфрак аша – тамырларны һәм Җир кадерен тоеп. Шаулап торган яшеллектән алтынсу-кызыл көз симфониясенә кадәр аның һәр мизгелен хәтер түренә төреп салып...

Шуңа бу санда туфрак кадере һәм хәтер аһәңе турындагы китапларга тукталырбыз. Кендек Җебе белән бәйле Җир-су, күп гасырларга сузылган нәсел коды, милләт генотибы турында уйланырбыз. Кешедән шуларны тартып алсалар, урыннан кубарып, күчереп утыртсалар, нәрсә кала? Яңа урынның һавасы ук килешмәгән үсентедәй сула, кипшереп үләме адәм баласының рухы? Әллә канын да, генетик хәтерен дә үзгәртеп, кеше теләсә кайсы урынга ярашырга сәләтлеме?
Борынгы сакраль Җирләр – Мисыр туфрагы һәм Нил елгасының мифик образы белән бәйле тарихка безне Канада язучысы Энн Майклз чакыра. Ул бүгенге дөнья әдәбиятында «зур роман» жанрын үстерүгә, яңартуга керткән өлеше белән дә, көтелмәгән ракурстан яңа сюжетлар ачуы белән дә үзенчәлекле автор.
Шагыйрь, әдәбият белгече, язучылык осталыгы буенча курслар алып баручы буларак билгеле Майклз соңгы елларда прозасы белән тәмам мәмнүн итте. Шигърияте белән танышырга теләүчеләрне, кызганыч, куандыра алмыйбыз: рус телендә аның тупланмалары, Җыентыклары юк. Әмма инглиз телендә табып укырга мөмкин.
«Осколки» – беренче романы, рус телендә ул «Пути памяти» исеме белән дә билгеле. Әсәр 45 телгә тәрҗемә ителеп басыла, гаҗәеп популярлык казана. Аның сәхнә белән экран версияләре дә бар.
«Зимний склеп» – авторның икенче романы, Халыкара Дублин премиясе IMPAC һәм «Триллиум», Гиллер премияләре исемлегенә кергән әсәр. Өченче романы – «Когда нас держат» – 2024 елгы Букерның кыска исемлегенә керә, кайбер башка мәртәбәле премияләргә дә ия була.

ТӘҮБӘГӘ КИЛЕРГӘ ЧАКЫРУ
Энн Майклз, «Зимний склеп» 18+

«Кышкы төрбә» тәнкыйтьчеләр тарафыннан да, укучылар тарафыннан да бик Җылы, яратып кабул ителгән роман. Исеме буенча «кышкы» булса да, ул кайнар сулышлы Мисыр Җирлеге һәм мәдәнияте белән бәйле.
Тирән уйлы, фәлсәфи фикерле авторның күпкатламлы прозасы бу. Монда тарихи документалистика катламы да бар, сәнгати-мавыктыргыч катлам да, архивлар белән эш итеп, тулы бер эпоханы колачлап алып, безне Вакыт агышында анализлаган автор позициясе дә.
Сюжет 1964 елда Мисырда Нил елгасында Асуан плотинасын төзү вакыйгаларыннан башлана. Биредә тулы бер армия халыкара белгечләр (инженерлар, археологлар, төзүчеләр, шартлатучылар һ.б.) борынгы изге Җирлектәге Абу-Симбел храмын тау токымына урнашкан сакраль урыныннан миллиметрлап кисеп чыгарып, 60 чакрым тирәсе еракка күчереп урнаштыру эше белән мәшгуль. Халыкара Җыеннар, симпозиумнар уздыра-уздыра, шул карарга киләләр: әлеге борынгы мирасны плотина төзелгәч, су астында калдырырга ярамый, аны саклап, киләчәк буыннарга мирас итеп тапшыру зарур. Кайчандыр, борынгы Мисыр каһиннәре инанып, догалар укып, бу урынны сайлаган булса да, Нубия йөрәгендәге «аллалар үзләре күрсәткән изге Җирдән» кубару бәрабәренә булса да.
...Көннәрдән бер көнне чүлдә сукыр пәйда булды. Чем-кара тиресе сөякләренә ябышкан иде диярлек. Ничек кенә олы яшьтә күренмәсен, асылда, ул тагын да борынгырак иде, ахрысы. Өстендә – Европа чалбары белән күлмәге, әмма үзе Европа телләренең берсендә дә сөйләшми. Бары гарәпчә генә нәрсәдер пышылдаштыра, анда да – бик сак кына, гүяки үз тавышыннан кинәт айнып-уянып китүдән шикләнә.
Сукырның үтенече буенча, эшчеләр аны фиргавен Рамзесның куәтле, әллә ничә метрлы тезләренә кадәр озатып куйды. Карт алга таба да үзен кемдер озатып йөрүен өнәмәде, юлны ятлап калдырды. Берничә мәртәбә менгереп төшергәннән соң, ул аны тәмам үзләштерде. Шуннан ул Рамзесның тезләренә башкалар ярдәменнән башка гына менеп кунаклый ала башлады. Күзләре шулкадәр дикъкать һәм кызыксыну белән янып тора иде ки, белмәгән кеше картлач елганы күзәтә йә булмаса сакта утыра дип уйларга мөмкин. Барлык чит ил белгечләре дә сукырның шундый биеклектә утыруына хафаланып нишләргә белмәде, әмма эшчеләрнең инде моңа игътибар итеп торырга вакыты юк иде.
Сукыр таш кисүчеләрне тәмам әсәрендерде. Сукыр бер генә мәртәбә дә абынмады, егылмады, бик акрын, әмма искиткеч игътибарлы йөрде. Джин аны беренче мәртәбә күрүгә үк аһ итте: нәкъ борынгы ташка уеп ясалган аллалар белән фиргавеннәрнең үзләредәй утыра ул! Йөзендә дә – әйтеп бетергесез тынычлык. Гүяки Җан иңгән Гор алласы...
Бервакыт Джин аны төнлә күзәтеп торды: күлмәге ап-ак булып караңгыны яктырта, ә сукыр үзе... Җырлый. Техника гөрелдәп эшләгәнгә, Җырлавы ишетелми, әмма авызының ачып-йомылганы күренә. Джин аның Җырлавын бер караштан сизеп-аңлап алды: сукыр күзләрен йомган иде…
«Кышкы төрбә» вакыйгаларны тарихи Җирлектән генә сурәтләп калмый, автор безгә плотина төзелгәнче, бу Җирләрнең экосистемасы белән борынгыдан килгән социаль корылыш нинди булганын ваемларга мөмкинлек бирә. Шулар аша – яңа заман индустриаль Җәмгыяте китергән техник фаҗигане аңларга. Сакраль бер урынны боталап ташлау аша кешелек Җәмгыяте мең еллар буена саклап килгән инанулар белән тулы бер дөнья картинасын, халык менталитетын юкка чыгара. Нәрсә хакына? Сату, табыш алу, күбрәк Җирләрне үзләштерү, дөньяны кискәләп-кисәкләп бүлешү. Бары шуның өчен генә.
Елның нибары ике иң изге көнендә кояш аерым бер почмак аша төшеп, гигант коридорлар аша храмга тулсын, буе белән сузылып, каһиннәр баш очыннан узып, түрдәге аллалар белән фиргавеннәрне яктыртсын, бәрәкәт иңдерсен өчен... кешеләр шушындый грандиоз төзелешләр башкарган. Нил белән күк йөзендәге Киек Каз юлының тәңгәллеген дә, тереләр белән үлеләр дөньясының бер-берсенә керешеп торуын да, Бөек галәми циклны өзәргә ярамаганлыгын да һәр күзәнәге белән тоеп, шуның бер өлеше икәнлекләренә инанып яшәгәнгә күрә.
Бу әсәр «үткәннең бүгенге көннән Җавап көтүе, киләчәкнең озын күләгәсе бүгенге көнгә төшүе», «үкенечнең әле тарих азагы булмавы», ә «мәхәббәтнең ярату хакына барысын да ничек бар, шулай калдырып китә алу көче» турында ди нәширләр китапның аннотациясендә үк.
Мин бу китапны безнең үз мин-минлегебез хакына табигать һәм галәм алдында кылган Җинаятьләребезне ваемлау, тәүбәгә килергә чакыру дияр идем.
Язучының тәүге романы – «Поднятая земля» – 1988 елда дөнья күрә һәм аңа прозаик буларак танылу китерә. «Бабочки в ноябре» романы проза өлкәсендә абруен тәмам ныгыта, Тоумас Гюдмюндссон исемендәге әдәби премиягә ия була. «Зелёный дом» романы өчен язучыны бик нык тәнкыйтьлиләр, ә 2018 елда басылып чыккан «Стрелка» китабы Төньяк шурасының мәртәбәле әдәби бүләген ала. Prix de Page француз әдәби премиясе лауреаты.
Аудур Ава Олафсдоттир шигърияте белән кызыксынучылар инглиз теленә кайбер тәрҗемә үрнәкләрен таба ала. Рус телендә «Отель „Тишина"», «Мисс Исландия», «Человеческое животное», «Эдем» романнарын укырга мөмкин. Бик күп дөнья телләренә тәрҗемә ителгән. Исландия әдәбиятының бүгенге көндә иң мәртәбәле прозаикларыннан санала.

«МИН – МАРГИНАЛ, АСЫЛДА 360 МЕҢ КЕШЕ ӨЧЕН ЯЗАМ...»
Аудур Ава Олафсдоттир, «Эдем» 18+

Аудур Ава Олафсдоттир милли идентификация, этник үзбилгеләнеш проблемалары, глобализм чорында яшәүче кешенең асылын эзләве, акыл һәм йөрәк тәҗрибәсенең һәрчак үзара тәңгәл килмәве хакында яза. Алдыбызга уңайлы булмаган сораулар куеп, уңайсыз Җаваплар бирергә курыкмый. Исланд әдәбиятына карата да, үз милли статусы турында да шактый кискен һәм аек акыллы ул: «Мин маргинал кече халык телендә язам, ватандашларымның да кайберләре бу телне юньләп аңламый. Аңарда 360 мең кеше сөйләшә. Шулай булгач, артык шапырыныр сәбәп күрмим, ә менә бу телнең хасиятләренә ябышып торырга кирәк икәнлеген – анык беләм. Телләр белән кечкенәдән мавыгам. Тел ул – гаҗәеп көчле һәм кодрәтле корал. Аны гадәттә халыклар белән идарә итәр өчен кулланалар, ә бит тел кешеләр арасында гаҗәеп күперләр салырга сәләтле...»
Олафсдоттирны еш кына глобаль темаларга орынып та аларны кечкенә кешеләр белән вакыйгалар масштабына «бикләп» куюда гаеплиләр. Моңа каршы да Җор һәм иронияле Җавабы бар: «Минем илем масштабы сезнең өчен – ничаклы, димәк, безнең проблемалар да шулай». Дөньякүләм дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле, системалы өйрәнүне таләп иткән мәсьәләр аның гади генә каһарманнары язмышы өчен хәлиткеч факторга әверелә. Әнә шул «кечкенә кешеләр» аша без аларның тагын да кискенрәк, аянычрак булуын тетрәнеп күзәтәбез, үзебез дә нидер үзгәртергә ымсынабыз.
Әйтик, «Эдем» героинясы Альба, кинәт кенә уңайлы, Җайга салынган тормышыннан баш тартып, билгесезлеккә атлый. Университеттагы профессор статусын калдырып, шәһәр фатирын сатып, Рейкьявиктан читтә урнашкан гадәти бер фермага күчә дә мондагы таш белән боз укмашкан уңдырышсыз туфракта үз «Эдем»ын торгызырга керешә. (Ә, әйтергә кирәк, «бәләкәй генә Исландиядә кеше кешенең кайсы мизгелдә никадәр озынлыкта сулаганын да ишетеп тора»). Ни өчен? Әнә шул сорау тынгы бирми барсына да. Җавабы юк та Альбаның. Глобаль Җылыну үзгәртеп, бозларын ашап килгән туган утравының ярларын ныгытырга кирәк чөнки. Чөнки аның Җирләрендә урманнар күптәннән үсми. Чөнки аның туган телендә бу төшенчә тиздән бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Чөнки аның теле үзе дә...
Ә, шуны әйтергә онытып торабыз икән бит: Альба белгечлеге буенча лингвист, тел профессоры. Соңгы арада укып, рецензия язган китаплары арасында агачлар турында күп сүз баруын абайлап ала ул кинәт. Һавада ниндидер әйтелмәгән сүзләрнең эленеп торуын. Ул сүзләрнең, зеңгелдәп, Җан соравын.
– Солдатлар белән табиблар көн дә туып тора, ә менә шагыйрьләр белән лингвистлар – юк, – ди симпозиумны оештыручыларның берсе. Биредә һәр катнашучы докладын кайсы кече милләт вәкиле булса, шул телдә укый. Имеш, без бер-беребезне бөтенләй аңламасак та, тел яшәргә тиеш. Элегрәк докладлар, барлык башка телләрдән тәрҗемәчеләрне Җәлеп итеп эшләнә, аларга да таратыла, чыгыш барышында зур экраннарга бирелеп бара иде. Әмма бу оештыру ягыннан күп мәшәкать тудырганга, хәзер бары тик бер телгә – инглизчәгә генә тәрҗемә эшләнә. Буклет та бары ике телдә басыла. Нәкъ менә инглиз теленең кече халыклар теленә чын-чынлап янаганын белгән хәлдә, моңа бик нык ачуы килүчеләр булды, әлбәттә. Әмма... симпозиум азагында без БМОның телләр белән шөгыльләнә торган бүлегенә резолюция әзерлибез. «Һәр атна саен дөньяда бер тел үлә», – дип, ЮНЕСКОга мөрәҗәгать итәбез. Без телләр турында фикер алышкан арада аларның тагын берсе үлә…
Үлеп барган телләрне коткара алмаган, кешелеккә янаган глобаль фаҗигане туктатыр көчкә ия булмаган Альба... туган утравын коткарырга керешә. Аны беркем дә аңламаячагын, хупламаячагын белә торып. Кешеләр, чыннан да, бу «яңа Альба»ны кабул итә алмый...
Автор зур шәһәрләрдә энергия һәм ресурсларны кулланудан барлыкка килгән индустриаль коллапсны сурәтли. Адәм баласының юкка чыгу алдында торганда аяк астында әле туфрак бармы икәнлеген капшый башлавы турында бәян итә. Нәзберек-нечкә материяләр белән янәшә шактый натуралистик, дорфа көнкүрешне дә бирә.
Альба белән бергә без күрше фермадагы сарыклар көтүен дә күзәтәбез, иске ферманың идән-түшәмнәрен дә сиплибез, психолог кабинетында да утырабыз, үз иленнән качып китәргә мәҗбүр булган мигрант яшүсмерне дә сыендырабыз, кантар-кантар таш-ком кубарып, машина кузовында алып кайтып, дистәләгән, йөзләгән каен үсентесе дә утыртабыз...
Шулай итеп, үз җаныбызны сугарабыз. Үз җәннәтебез кайда икәнен капшап барлыйбыз. Без соң әле аны, тәүбәгә килеп тә, бөтенләй кайтарып алып булмастай... югалтмадыкмы?
Луиза Янсуар
Добавить комментарий