Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Бәлки, упкын безгә күптәннән карыйдыр?

Бәлки, упкын безгә күптәннән карыйдыр?

Тиздән җәйге яллар башлана. «Татарстан» журналының бу санында 2025 елгы топ-китаплар исемлегеннән төшмәгән ике китап белән таныштырабыз. Отпускка аларны үзегез белән алсагыз, үкенмәссез.

23 июня 2025

УЛ ШУЛ СОРАУГА ҖАВАП ТАБАРГА ТЫРЫША: НИЧЕК СОҢ БЕЗ, НИЧӘМӘ-НИЧӘ ЦИВИЛИЗАЦИЯНЕ КИЧЕП, ИСКИТКЕЧ ЮГАРЫ ТЕХНИК АЛГАРЫШКА ИРЕШЕП, ЮГАРЫ МӘДӘНИ ЯШӘЕШ МОДЕЛЕ ХАСИЛ ИТЕП, ҮЗЕБЕЗ СӘЕР ҺӘМ МӨШКЕЛ, «КУРКЫНГАН ҖӘНЛЕККӘ ТИҢ» ХӘЛДӘ КАЛДЫК?

Соңгы елларда шактый популяр булып киткән, чыгышы белән чилилы (үзе Нидерландта яши) язучы, чагыштырмача яшь автор Бенхамин Лабатут иҗатын аерым бер кысаларга гына кертеп каравы авыр булыр. Аның романнары синтезны тәшкил итә – нон‑фикшн белән фәнни фантастика, философия белән биография, сәнгатилек белән журналистика, публицистика чикләрендә тора. Әсәр геройларын да үзенчәлекле сайлый ул: математик Джон фон Нейман, квант механикасына нигез салучылар Нильс Бор, Вернер Гейзенберг һәм Эрвин Шредингер.

Рус телендә беренче дөнья күргән китабы – «Когда мы перестали понимать мир» – көчле кызыксыну уятты, бестселлерлар исемлегенә керде. Икенче китабы – «MANIAC» – шулай ук яхшы сатылды, язучының Россиядә үз аудиториясе барлыгын янә бер мәртәбә исбатлады. Һәм менә 2025 елда – яңа әсәр.

«Камень безумия» китабында Лабатут беренче китабындагы темалар белән мотивларны дәвам итә. Кешелек дөньясы акыл һәм логика белән эш итүгә, рациональлеккә йөз тотса да, фән белән техника алгарышы күз алдында булса да, чынбарлык контурлары барыбер көннән-көн юыларак төшә, кешелекнең бу дөньяны аңлавы кими бара, ди безгә язучы. Бүген без, әле җир яратылган гына чордагы җан ияләредәй, хаосның өстенлек алып, бар нәрсәне дә пыран‑заран китереп ташлавыннан куркабыз. Бу – хайвани дәрәҗәдәге, хтоник курку, ди Лабатут.

Язучы соңгы еллардагы пандемия китергән шом, глобаль челтәр белән ясалма интеллектның кешелекне үз ятьмәсенә йолып алуы, дөнья күләмендә барган локаль һәм масштаблы кан коюлар җирлегендә адәм баласының ничек үзгәрүе турында фикер йөртә. Бу даими хаос эчендә, аның карашынча, бары тик даими аффект халәтендәгечә генә яшәп була. Ягъни кешеләр үзләрен «акылдан яздым» чигендә тоярга ияләшә, бу аларның баш миендәге нейрон бәйләнешләрне дә тулаем үзгәртә.

«Дөньяның нигезен тәшкил иткән нарративлар кризис кичереп кенә калмыйча, җимерелеп юкка чыккан бер дәвердә, борынгылар кебек, кабат интуициябезгә һәм сәер төшләребезгә генә ышанырга кала», – ди ул.

БЕНХАМИН ЛАБАТУТ, «КАМЕНЬ БЕЗУМИЯ» 18+

Ad Marginem нәшрияты, 2025

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера