Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Без оныткан һәм онытмаска тиеш хәтер

Без оныткан һәм онытмаска тиеш хәтер

Яңа заманда без инде «хәтер», «вакыт» һәм «чынбарлык» төшенчәләренең шактый иллюзор, шартлы булуына инандык. Әмма шулай да безне хәтер саклап тора бугай.

01 июня 2017

Танылган фантаст Орсон Скотт Кардның «Игра Эндера» дигән фәнни-фантастик әсәрендә шундый гыйбарә бар: «Я есть то, что я помню». Кайчандыр Рене Декарт игълан иткән «Я мыслю, следовательно существую» дигән атаклы фәлсәфи тәгълиматның дәвамы буларак та кабул итәргә мөмкин моны. Яңа заманда без инде «хәтер», «вакыт» һәм «чынбарлык» төшенчәләренең шактый иллюзор, шартлы булуына инандык. Әмма шулай да безне хәтер саклап тора бугай.

«УЛ МИНЕ ТӨШЕНДӘ КҮРГӘН ИКӘН...»


СЭМ ТЭЙЛОР. АМНЕЗИЯ.


1-6


Туу-Үлем кисемтәсенә нигезләнгән дөнья картинасы яңа заманда актуаль булудан туктады. Һәм, аңлашыла ки, ХХ–XXI гасырдагы язучыларның әсәр фактурасын да сизелерлек үзгәртте. Кафка, Майринк, Борхеслардан килгән традицияләрдән, Роб-Грийе белән Натали Саррот тәгаенләгән «яңа проза» шаукымыннан соң да дистә еллар узды. Безне хәзер медиакиңлектә гаять популяр булган Милорад Павич белән Харуки Муракаминың «линияле булмаган» прозасы да гаҗәпләндерми. «Контркультура» сериясендә китаплары басылган күпчелек авторларның сюрреализм белән абсурдны укмаштырып, аңа тагын әллә никадәр ингредиентлар өстәгән трэш, китчы да сискәндерми. Шунысы анык: бүгенге үзаңыбыз тәкъдим ителгән дөнья картинасының барлык төрләренә дә әзер.


Кайчандыр Аргентина язучысы Хорхе Луис Борхес: «Человеческая память – не итог, а лишь хаос верятностей», – дип язган иде. Британиянең бүгенге өметле прозаикларының берсе Сэм Тэйлор да – нәкъ шушы теориянең тарафдары. Юкка гына аның каһарманы әсәрнең буеннан-буена үзе белән Борхесның «Лабиринты» китабын йөртми. Һәм, аннан да бигрәк, әсәрнең буеннан-буена башваткычлар яратучы Аргентина авторының «Фунес, Помнящий» хикәясен укып бетерә алмыйча җәфаланмый. Ә аңа кадәр шул ук Борхесның «Другой» хикәясендәге очрашуны үз язмышына үлчәп карый каһарманыбыз Джеймс Пэдью. Әйтерсең, бу юллар нәкъ менә аның хакында язылган:


Он почти не слушал меня. Вдруг сказал:


– Если вы были мною, как объяснить ваше забвение встречи с одним пожилым сеньором, который в 1918-м сказал вам, что он тоже Борхес?


Я не подумал об этой опасности. И отвечал не очень уверенно:


– Видимо, этот случай показался мне столь удивительным, что я постарался его забыть.


Һәм менә шулай бер әсәрдән икенчесенә күчеп, лабиринтның бер борылышыннын башкасына алып чыгып, Сэм Тэйлор безне постмодернистик пространстволарның чиксез булуына, һәм яшәеш модельләренең дә башы-азагы юклыгына төшендерергә омтыла бугай, дип уйлап куясың. Нигездә, шулай булып чыга да.


Хәтер лабиринтының башлангыч ноктасы – Амстердам шәһәрендәге мәһабәт каналга карый торган гадәти бер йорттагы кечкенә генә фатир. Каһарманыбыз Джеймс Пэдьюга 30 яшь. Нәрсә бу – урта яшьләр кризисына ишарә түгелме? Ул бу фатирда сөйгәне Ингрид белән инде биш ел яши. Көннәрдән бер көнне, телефон шалтырагач, трубканы алырга йөгергәндә, егылып, аягын сындыра да гипста утырырга мәҗбүр була Джеймс. Һәм, аңлашыла инде, чарасызлыктан, эше юклыктан, үткәненә кайтып, тормышына анализ ясый башлый. Карават астыннан махсус тартмага тутырып яшереп куелган көндәлекләрен табып ала. Шуларны актарып утырганда, кинәт кенә бикләп куелган, ачкычы яшерелгән кара металл тартмачыкка – сейфка тап була. Ачкычның кая булуын исенә төшерергә тырыша. Төшерә алмый. Әмма бу сейфта 1991–1994 елларга караган көндәлекләре бикләп куелган икәнлеген төгәл хәтерли ул. Анысын хәтерли, тик менә шул өч ел гомерен – бөтенләй хәтерләми. Алай гына да түгел, шул өч ел эчендә ниндидер төзәтеп булмастай вакыйга булып, тормышының котылгысыз борылыш алуын да тонык кына төсмерләгәндәй була. Тик нәрсә булган да, нәрсәне оныткан соң?!


Шушы мизгелдән Джеймсның тормышы тоташ җәза булып әверелә. Аның миен бары бер сорау гына бораулый: ачкычны ничек эзләп табарга? Акрынлап бу сорауга калганнары да килеп кушыла: әгәр мин бу көндәлекләрне шулай ныгытып яшереп куйганмын икән, берәр җинаять эшләмәдемме икән? Мине кем дә булса эзәрлекләмиме? Һәм гомумән Джеймс Пэдьюмы мин?


Акрынлап аның гасаби сорауларына җаваплар да табыла башлый.
Әйтик, пабта утырганда, берәүкилеп аныңбелән нәкъ менәхәтер темасына сөйләшәбашлый. Төшләрендәул ниндидер параллель тормышларда адашып йөри. Ахыр чиктә Джеймс үзенеңчынбарлыктагы тормышын, Ингрид белән араларын өзәдә баштанаяк хәтер лабиринтларына кереп бикләнә Яшьлеге узган Британиягәюл тота. Шундагы бер шәһәрчеккәкилеп, аныңурамнары, тыкрыклары, парклары буйлап йөри башлый. Һәр йорт, һәр урам, һәр чаттан аңа яшьлеге бага сыман тоела. Кафелардан яңгыраган музыка, подъездларныңтөс-кыяфәте, ачык тәрәзләрдән аңкыган исләр ・ барысы да үтәтаныш тоела аңа. Һәм менә«Белый медведь» исемле пабта утырганда кинәт ул газетадагы гороскопка юлыга ・ әйтерсең гороскопта нәкъ аныңтурында язылган. Аннары янәшәсенәкилеп утырган бер әфәнде Джеймска бөтенләй башка кешегә мөрәҗәгать иткәндәй... танып эндәшә.

Впервые в жизни Джеймс Пэдью видел юного Джеймса Пэдью не как несовершенную версию себя самого, а как другое существо. Бедный ты мой, подумал Джеймс. Если бы я мог вернуться назад и утешить тебя! Взять за руку и вывести из лабиринта! Но путешествия во времени придуманы писателями. В жизни человеку суждено в одиночку блуждать в потемках настоящего. И тут он повернулся, взглянул мне в глаза, недоверчиво усмехнулся. И захохотал.


В это мгновение я перестал существовать. Я привык считать, что это он мне снится, но, когда он рассмеялся мне в лицо, я понял, что на самом деле это я ему снюсь.


Каһарманыбызны бу катлаулы йомгак шулай акрынлап-акрынлап Лаф-стрит, 21 нче йортка китереп чыгара. Аны бу йортныңхуҗасы ・ Малкольм Трюви көтәбулып чыга. Йортларны арендага бирүче контора клерклары гаҗәпкәкала: күпме еллар дәвамында кешесез каңгыраеп торган йортка берәүне дәякын китермәгән Трюви кинәт кенә Джеймсныңисемен әйтүгә аны кичекмәстән бирегәурнаштыруларын таләп итә Урнашкач та, Джеймс бу йортта кайчандыр җинаять булуы хакында белеп ала... Йорттагы һәр бүлмә һәр җиһаз аңа нәрсәнедер хәтерләтә..


Кара металлдан эшләнгән сейфтагы көндәлекләр кебек үк, йортта да аныңаналогы табыла ・ көн аралаш телефон шалтырый, әмма ул агач тартма эченәяшереп куелган. Һәм, йортны арендалау инструкциясе буенча, Джеймска аңа кагылу катгый тыелган. Килгән хатлар «Малкольм Трювига» дип тамгаланган. Һәм тора-бара Джеймс бу зат мин үзем түгелме икән, дигән шиккәүк төшә..


Психологик башваткычны хәтерләтүче бу әсәр безне үз хәтеребез лабиринтлары буйлап сәяхәткәчакыра. Куркытырга теләми автор, әкисәтә «На восемь десятых память ・ это то, что мы забыли, и на две десятые ・ то, что придумали».


Роман буйлап Лондонныңкуе томанын ерып баргандай барасыңбарасыңда... ахыр чиктәҗиңел сулыйсың Чөнки аңлыйсың Сэм Тэйлор барлык мистификацияләр томаны аша үз кризисларыбызны, үзебез үк уйлап чыгарган ялган «мин»нәрне җиңәргәһәм, җаваплылыкны үз өстеңәалып, бала-чага булудан туктавыңны танып, тормышка йөз белән борылырга чакыра. Сүз оныту турында түгел, әискәтөшерүтурында бара. Үзеңне.

«БАР ДА КӨНЧЫГЫШТАН БАШЛАНА...»


ЭМИТАН КЛУБРАДОСТИИУДАЧИ


1-5


«Все начинается на востоке, – сказала мне мама однажды, – с восточной стороны встает солнце и приходит ветер»...


Шулай дип кабатларга ярата әнисе кызына... «Клуб радости и удачи» романы төп героиняның әнисе үлеменнән һәм аңарга васыять булып әнисенең маджонг уйный торган клубы калудан башланып китә. Юк, бу рәсми исемнәре, статуслары булган оешма түгел, ә әнисенең Америкадагы дуслары җыелып, кытай милли ризыклары әзерләп, чәйләп, гәп корып утыру урыны. Ягъни үзенә күрә глобальләшкән Көнбатыш дөньясы эчендәге милли оазис.

Сан-францисский вариант Клуба радости и удачи мама организовала в тысяча девятьсот сорок девятом, за два года до моего рождения. В тот год мои родители уехали из Китая с одним только жестким кожаным чемоданом, набитым дорогими шелковыми платьями. Захватить с собой что-либо еще не хватило времени, объяснила мама папе уже на корабле. Но его руки все еще продолжали лихорадочно перерывать скользкие шелка в поисках полотняных рубашек и шерстяных брюк.


Әсәр җиңелчә генә нотадан башланып китә дә, көтмәгәндә-уйламаганда, әнә шундый чынбарлыкны күз алдына китереп бастыра. Һәм аңлыйсың: юк, сүз маджонг уены, аталар белән аналар проблемасы хакында гына түгел, ә тамырлары белән кубарылып, иммиграциягә китеп, бөтенләй башка туфракта тамыр җәеп тә, үзләрен саклап калырга тырышучы халык һәм аның аяныч язмышы турында барачак.


Эми Тан – Америкада яшәп иҗат итүче, нәселе белән Кытайга барып тоташучы язучы. Кытайларның Америкада үзләрен ничек тоемлавы, милли идентификация мәсьәләсе – аның төп темалары. Әсәрләренең автобиографик башлангычын үзе үк таный Эми Тан. Әмма ул моны турыдан-туры кабул итмәскә өнди: кеше иленнән, ватаныннан никадәр ераклашса, милләтенә караган бөтен тарихлар да аңа үз гаиләсенең тарихы кебек булып тоела башлый, шулай итеп, ул үз тамырларын саклый, хәтерен югалтмаска омтыла, дигән карашта тора язучы.


«Клуб радости и удачи» дүрт хатын-кыз авызыннан сөйләнә торган новеллаларны хәтерләтә. Бу китапта – хатын-кызлар галәме. Монда алар хөкем сөрә. Ир-егетләрнең роле – икенчел. Аларга кадер-хөрмәт булмаганга түгел, киресенчә, кытай гаиләсендә ир затына нинди олылау белән карауны һәр дүрт героиня һәм сүзе, һәм гамәле белән даими ассызыклый. Эш – башкада. Нәселне гореф-гадәтләр, традицияләр Аша – гап-гади чәй пешерү рецептыннан башлап, Ай бәйрәменә киелә торган махсус ефәк күлмәккә чигелгән нечкә бизәккә кадәр – нәкъ менә хатын-кызлар үз кулында тотып тора.


Әниләр белән кызлар арасындагы катлаулы, четерекле мөнәсәбәтләрне җентекләп, детальләп сурәтли Эми Тан. Шуларның берсе ире Харольд белән гаиләсен Көнбатыш рухында корып, үзен күңеленнән генә барыбер дәризасыз тоеп яшәүче Лена Сэнт-Клэр. Икенчесе әнисе яраткан кешесен кабул итмәс, аңа кияүгәчыгарга мөмкинлек бирмәс дип шикләнгән Уэверли Чжун. Өченчесе ・ Кытайда язмышыныңбер төенен калдырып, тормышын өр-яңадан ・ чиста биттән башларга мәҗбүр булган Линдо Чжун. Дүртенчесе ・ кызының ялган иллюзияләр, ялган тормыш белән яшәвен тоеп, аны шул баткаклыктан коткарырга теләүче Иннин Сент-Клэр. Һәм аларның барысын да берләштереп торучы ・ безнең героиня. Цзиньмэй У. Нәкъ менәаңа, моңарчы әнисе төйнәп торган кебек, барлык героиняларның язмышларын бер төенгә төйнәү вазыйфасы йөкләнә:

И тут до меня доходит. Они испуганы. Они видят во мне своих собственных дочерей, не очень-то интересующихся их прошлым и ничего не знающих о надеждах, с которыми их матери ехали в Америку. Дочерей, которым не хватает терпения выслушивать их, когда они говорят по-китайски. Дочерей, считающих своих матерей недалекими, оттого что те изъясняются на ломаном английском. Дочерей, чьи куцые американские мозги не способны понять, что слова «радость» и «удача», даже поставленные рядом, не передают известного каждому китайцу простого иероглифа «фу». Дочерей, вынашивающих детей, понятия не имея о переходящей из поколения в поколение надежде.


Һәр ике буынның・ үз хакыйкате. Язмыш бирегәкитереп ташлагач, балаларын монда табып, монда үстергән өлкән буынга караган ханымнар теше-тырнагы белән милли генофондны сакларга омтыла, кызларына үз тарихын сөйләргәмөмкинлек таба алмаганга пошына. ӘАмерика хыялын балачактан социумда сеңдереп үскән яңа буын вәкилләре ・ инде үзләре дәурта яшькәҗитеп килгән ханымнар исә киресенчә яхшы җирдән качып килмәсләр иде, дип исәплиләр. Артка борылып карарга теләмиләр. Әниләренеңаларны үстергәндәКытай турында сүз чыкса йөзләренәбәреп чыккан әрнүе дәмоңа сәбәпчедер, бәлки. Үз ватаннарында барысын да югалтып, Америкада барысын да яңадан башлый алганнар икән, бу илгәрәхмәтле булырга тиешле әти-әниләр, дигән инану яши яңа буынныңкүңелендә


Әмма... маджонг ・ уен гына түгел икән. Бу уенда башкаларныңһәр адымын барлап тору зарур. Алай гына да түгел, янәшәдәге уенчыларның алдагы адымнарын юрап кую, анализлау да кирәк. «Синең әниең менә дигән уенчы иде», ・ диләр ханымнар Цзиньмэй Уга. Һәм уен саен аңа әнисенең язмышын, үз ватаннарыныңгади булмаган тарихын да сөйлиләр. Шулай итеп Цзиньмэй У әнисенең әлеге Клубны Куэйлиньда ире・ кытай офицеры японлылар белән сугышка чыгып киткәч оештыруы хакында белә Озын-озак шомлы кичләрне шулай уздыра торган була офицер хатыннары. Япон гаскәренеңшәһәргәякынлашуы турында хәбәр алгач, ул ике кызын җитәкләп, өйдәбулган малны чемоданнарга төяп, качып чыгып китә Офицер хатыннарын һәм гаиләләрен японлылар мәсхәрәләп, газаплап үтерә дигән хәбәр ил буйлап йөри, чөнки.


Әмма юлда каты авыруга сабышып, барлык малын, йөрәгеннән өзәөзә юлда сибеп калдырып, ярымүле хәлгәҗиткән бу ханым, ахыр чиктә кызларын юлдагы кешеләргәсаба ・ минем белән ни булса-булыр, балаларым исән калсыннар, ди. Аныңгәүдәсен табып алганда, ике кызын инде үзләре белән бер крестьян гаиләсе алып киткән була.


Озак эзли ул кызларын җимерелгән, пыран-заран китерелгән шәһәр буйлап. Йортларының эзе калмаса да, таныш-белешләре нәселләп-нәселләп кырылып бетсәдә кемгә барып бәрелергә ярдәм сорарга белмәсәдә Эзли. Үзе аңын җуйганда кызларының исемнәрен кәгазьгә язып калдырган була: Чан Ю һәм Чан Ва, ягъни Язгы Яңгыр белән Язгы Чәчәк.


・ Димәк, әнием беренче иреннән булган ул кызларын гомере буе сагынып яшәгән. Минем янәшәмдәбулганда да... гел аларны уйлаган, ・ дип, ачыргаланып, әтисеннән сорый Цзиньмэй, бу тарихны тыңлап бетергәннән соң・ Әминем исемем нәрсәне аңлата, әти?


Һәм әнисен Америкага алып килеп, яңадан тормышка ышанырга өйрәткән, гомере буе аны саклап, хөрмәтләп яшәгән әтисе, елмаеп, җавап кайтара:


・ «Кечкенә сеңел» дигәнне...


И снова я вижу ее, одну в двух лицах, она машет мне зажатой в руке поляроидной фотографией, которую я им отправила. И, как только я выхожу за ворота, мы бежим друг к другу и обнимаемся, все трое, забыв про все опасения и страхи. И теперь я наконец понимаю, какая часть во мне китайская. Это совершенно очевидно. Это моя семья. Это наша кровь. Сколько лет должно было пройти, чтобы я сама это почувствовала.


Психологлар тарафыннан күптән расланган факт: без гадәттә иң авырттыра торган хатирәләрне аңыбыздан кысрыклап чыгарырга тырышабыз. Чөнки алар һәрдаим яралап тора. Чөнки адәм баласы туктаусыз сыкранып-сызланып яши алмый. Әмма бу әсәрләр онытырга бик теләсәк тә онытылмаска тиешле хәтер барлыгын искә төшерәләр.
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: