Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Безне китап кеше итте...»

«Безне китап кеше итте...»

Тукай премиясенә номинантлар «Татарстан» журналы укучылары белән нинди китапларга һәм язучыларга өстенлек бирүе белән уртаклаша.

26 апреля 2016

Апрель - Тукай ае. Һәм бу ай татар язучылары өчен тагын бер ягы белән аеруча дулкынландыргыч: апрельдә Г.Тукай премиясе лауреатлары игълан ителә. Быелгы исемлектә язучылардан Фәүзия Бәйрәмова, Газинур Морат, Флера Гыйззәтуллина, Вакыйф Нуруллин, Шәмсия Җиһангирова, Айдар Хәлим, Альберт Хәсәнов, Җәүдәт Сөләйман, Зиннур Хөснияр исемнәре бар. Тукай премиясенә номинантларның кайберләре «Татарстан» журналы укучылары белән нинди китапларга һәм язучыларга өстенлек бирүе белән уртаклаша.
%d0%b7%d0%b8%d0%bd%d0%bd%d1%83%d1%80-%d1%85%d0%be%d1%81%d0%bd%d0%b8%d1%8f%d1%80
Зиннур Хөснияр: «Әйбәт әсәр укысам, сөйләшмим, уйлыйм»
Балачак китаплары турында: Безнең балачакта телебез «әти-әни, әби-бабай, Лелин бабай» дип ачылды. Әйе, аны Ленин дип әйтә дә белмибез, әмма барлыгын беләбез. 60-70 хуҗалыгы булган кечкенә генә авылда туып-үстем мин, әмма – ни гаҗәп! – ул авылның китапханәсе бар иде. Балачактан иң истә калган китаплар – Габдулла Тукайның «Исемдә калганнары», Һади Такташның «Караборынның дусты», Ибраһим Газиның «Онытылмас еллары», Гариф Гобәйнең «Маякчы кызы».
%d1%82%d1%83%d0%ba%d0%b0%d0%b9 %d0%b3%d0%b0%d0%bb%d0%b8%d0%bc%d0%b6%d0%b0%d0%bd-%d0%b8%d0%b1%d1%80%d0%b0%d0%b3%d0%b8%d0%bc%d0%be%d0%b2
Драматургия һәм театр турында: Безнең күрше авылда драматург Хәй Вахит туган, шуңадыр, күрәсең, авыл китапханәсе Хәй Вахит китаплары белән шыплап тулган иде. Драматургиягә мәхәббәтем аның китапларын укудан башланмадымы икән. Пьесалар укырга бик яратам мин, театрны яратам. Дөнья драматургиясен укып, өйрәнеп чыктым, театрга, кино сәнгатенә кагылышлы китапларны укып барам. Спектакльләр, премьераларны калдырмыйм. «Сәхнә» журналын оештыруым да – театрга булган мәхәббәттән.                
Китап культурасы турында: Ике апам да китап укырга ярата иде. Алардан күреп мин дә укый башладым. Китапка мәхәббәт гаиләдән килә. Өйдәге тәрбиядән. Үз гаиләмдә дә – китап культы. Кызым Зилә китапка кечкенәдән тартылды. Мин соңгы укыган китапларны махсус киштәгә тезеп куям, Зилә алып укый – фикер алышабыз, бәхәсләшәбез. Ә улым белән кыенрак булды. Укымый, нишләтәсең. Хәйлә таптым: укырга китап бирәм дә, эчтәлеген сөйләтәм, детальләрне сорыйм, фәлсәфә корам. Акрынлап кереп китте китап дөньясына. Хәзер балалар китап укымый, диләр, килешмим. Өйрәтсәң, укыйлар. Бала укымый икән, димәк әти-әнисе тәрбияли белмәгән. Димәк, өендә укымыйлар. Мәктәп тәрбияләсен, дигән сүзләр ишеткәнем бар. Мәктәп баланы тәрбияләргә тиеш түгел, мәктәп балага белем бирергә тиеш!
Рус әдәбияты турында: Рус әдәбиятын мәктәптә тәрҗемәдә укыдык. Безнең рус теле укытучысы русча белми иде, рус теле һәм рус әдәбияты дәресләре татар телендә барды. Рус әдәбиятын үзем өчен соңрак – студент чагымда ачтым. Анысы да татар тамырлары булган язучы Чыңгыз Айтматов әсәрләреннән башланды. Толстой, Достоевский, Чехов һ.б. классикларны өйрәнеп чыктым. Рус әдәбиятының хәзерге чоры турында фикерем кискен: бүген ул юк. Людмила Улицкаяның «Русское варенье»сын укып чыктым яңарак кына – Чеховны күчереп язу белән шөгыльләнә икән бу ханым, дигән фикергә килдем. Бер дә туйдырмый торган тагын бер язучым бар – Михаил Булгаков.    
%d1%80%d1%83%d1%81%d1%81%d0%ba%d0%be%d0%b5-%d0%b2%d0%b0%d1%80%d0%b5%d0%bd%d1%8c%d0%b5 %d1%82%d0%b0%d0%b2%d1%80%d0%be-%d0%ba%d0%b0%d1%81%d1%81%d0%b0%d0%bd%d0%b4%d1%80%d1%8b
Философлар һәм тәнкыйтьчеләр турында: Студент елларымда рус һәм дөнья классикасын гына түгел, философлар, психологларны да җентекләп өйрәндем: Фрейд, Ницше, Шопенгауэрларны. Ул чакта әле барлык китаплары да юк иде, совет заманы бит. Аларны белү кирәк язучыга. Проза язган кешегә – бигрәк тә. Алар дөньяны тирәнрәк белергә ярдәм итә. Тагын әдәби тәнкыйть, публицистика якын миңа. Детективларны яратмыйм һәм укымыйм менә.
Татар классиклары турында: Гаяз Исхакыйны 80нче елларда Тәүфыйкъ Әйди дигән язучыдан алып укыдым – кулъязмада. Хәзер генә Исхакыйны теләсә кайдан алып укып була. Татар язучыларыннан Гариф Ахунов белән Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен яратам. Аларны укыгач, чор тәмен тоясың. Ул бөтен масштабы һәм детальләре белән килеп баса күз алдына. Кайта-кайта, өр-яңадан ачып укыйм аларны. Ә бүгенге заман татар язучыларын аерып искә аласым килми, язучы халкы – нәзберек халык.
%d0%b3%d0%b0%d1%80%d0%b8%d1%84-%d0%b0%d1%85%d1%83%d0%bd%d0%be%d0%b2 %d1%88%d0%be%d0%bf%d0%b5%d0%bd%d0%b3%d0%b0%d1%83%d1%8d%d1%80
Формат турында: Китап белән компьютерны (электрон форматны) каршы куярга яраталар. Алар бит бер өстәлнең ике башы кебек. Миңа барысы да ярый – планшеттан да укыйм, компьютердан да, аудиокитаплар тыңлап йөрим Акккош күле урманында. Мәсәлән, Толстойны укырга авырсынам – әллә ничек саллы, авыр яза бит ул. Ә менә тыңлаганда (анда музыка да, төрле тавышлар да ярдәмгә килә, әйтик, шыгырдап ишек ачылып китә, аяк тавышлары һ.б.) –  рәхәт, бөтен «тәме» белән тоясың.
%d0%b0%d0%b9%d0%b4%d0%b0%d1%80-%d1%85%d0%b0%d0%bb%d0%b8%d0%bc
Айдар Хәлим: «Китапханәгә калушны салып керә идек...»
Балачак китаплары турында: Балачакта китап булмаудан бик җәфаландык. Башкортостанның кечкенә генә татар авылы, үзебездә китапханә юк. Тәмәкене гәҗит битенә төреп тарталар, шул тәмәке төпчекләрен җыеп, төтәп бетмәгән өлешендә язылганнарны укый идем хәтта. Әлбәттә инде, гәҗитләрнең үзләрен! Хәтерем феноменаль: нәрсә укысам да, онытылмый.
Мин мәктәпкә, аякка да, өскә дә кияргә булмагач, башка балалардан соңрак бардым: җиргә туң йөгергән иде инде, октябрь азаклары, ноябрь башлары булгандыр, мөгаен. Килгәч, чумдым китаплар дөньясына! Рус әдәбиятын да, дөнья классикасын да татар телендә укып үстек. Мәктәптә дә бөтен фәннәрне татарча укый идек: географияне дә, математиканы да, химияне дә... Дәреслекләрдә бирелгән язучыларның әсәрләрен йотлыгып укыйбыз. Фатих Кәримне бик яратам мин, Мәҗит Гафурины. Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романын. Минемчә, әлеге роман татар прозасындагы иң даһи әсәрләрнең берсе.
Китап культурасы турында: Без 4нче класста укыганда авылда китапханә пәйда булды. Миякәйдән китаплар китерделәр. Авылыбыздагы бер карт большевик китапханәче булып эшли башлады. Китап бит ул – чиста әйбер, изге. Менә шушы большевик карт кәнсәләрдәге бер бүлмәне сабынлап юып чыгарды, бик әйбәтләп тәртипкә китерде. Киштәләргә матур итеп рәт-рәт китапларны тезде. Анда китап алырга кергәндә, калушны салып, оек белән генә атлап керә идек. Михраб кебек иде ул бүлмә. Керәсең, китап рәтләренә үзеңә узарга ярамый, кулыңа указка алып, кайсы китапның кирәк икәнлеген шуның белән төртеп күрсәтәсең, аннан инде теге абзый аны алып бирә. Үзе бер йола иде китапны кулга төшерү! Укыганда да төреп, буямыйча, хәстәрләп кенә укыйсың.
Ул чакта Мәскәүдә нинди китап чыга, шунда ук тәрҗемә ителә һәм бөтен союз буйлап тарала. Библиотека коллекторы дигән һөнәр бар иде – менә шул коллектор, ике атнага бер тапкыр район үзәгенә барып, авылга китаплар алып кайта. Нинди яңа китап килер икән дип түземсезләнеп көтәсең...
Әле күптән түгел генә Башкортостан президентына хат язып, туган районыма шәхси китапханәмнән 4 меңгә якын китап кайтардым. Мин инде аларны укыган, халык куансын, дип. Ишеттерделәр: имеш, кайдадыр кадерсез булып яталар. Елап яталардыр инде, мескенкәйләр, дип шуларны уйлыйм да күзгә яшь килә. Ә без балачакта бер кәлимә гәҗит бите укырга интегә идек...
Дөнья һәм рус әдәбияты турында: Дөнья әдәбиятын яхшы беләм, дип күкрәк сугып йөрүне әллә ни зур горурлык санамыйм. Печән чабарга яратам, утын кисәргә, гомумән – табигать баласы мин. Шулар белән күбрәк горурланам. Мине уздырып печән чаба алырдай кеше сирәктер... Виктор Гюгоның «Собор Парижской богоматери» әсәре бик тетрәндергән иде заманында. Елата торган, тирән әсәр.
%d1%84%d0%be%d0%b0%d1%82-%d1%81%d0%b0%d0%b4%d1%80%d0%b8%d0%b5%d0%b2 %d0%b3%d1%8e%d0%b3%d0%be%d0%bc%d1%83%d1%85%d0%b0%d0%bc%d0%bc%d0%b5%d1%82%d1%88%d0%b8%d0%bd %d1%84%d0%b0%d1%82%d0%b8%d1%85-%d0%ba%d0%b0%d1%80%d0%b8%d0%bc
Пушкинны ярата алмадым, хәзер дә яратмыйм. Мин аны бөек рус язучысы дип исәпләү яклы да түгел. Гарәптән французга әйләнгән халык шагыйре, дип саныйм инде мин аны үземчә. Бик җиңел яза, «на полете», ачуны китерә хәтта. Дөрес, прозасын бик хөрмәт итәм – «Капитанская дочка», «Станционный смотритель» әсәрләре искиткеч: теле ягыннан да, осталык ягыннан да. Чып-чын проза! Миңа рухы белән Лермонтов якын, ул бик шәп шагыйрь. Шагыйрьлек бит ул нәрсә – гражданлык позицияң һәм лирикаң белән халыкны агарту, рухын югары күтәрү, үзен хөрмәт итәргә өйрәтү. Менә бу Лермонтовта бик көчле. Ә шагыйрь Пушкинның «Евгений Онегин» әсәрендәге Онегинның рус халкына нинди катнашы бар?! Пушкин бит аны инглиз дендие Чайльд-Гарольдтан күчереп кенә язган. Гәрчә прозасындагы геройлары – реаль, чын. Мин русларның танылмыйча читкә тибәрелеп йөргән бер шагыйрен – Некрасовны яратам. Менә ул – чын-чынлап русның йөрәге дә, күзәнәкләре дә.
Хәзерге татар әдәбияты турында: Фәүзия Бәйрәмованы бик яратып укыйм. Аның әсәрләре – милләтебезнең йөз аклыгы. Алар татарның йөрәген дә, масштабын да аңларга ярдәм итә. Фәүзиянең башлангыч чор иҗаты да, хәзер язганнары да – югары дәрәҗәдә. Прозаиклардан Фоат Садриев әсәрләре күңелемә якын. Вахит Имамовның публицистикасын укыйм.
Шигърият бик бай һәм күпаһәңле, күпбизәкле безнең. Исемнәрне саный башласаң, алар күпкә җыела. Мин барыгызның да, аеруча яшьләрнең, матбугатта басылган әсәрләрен күзәтеп барам, яхшы әсәрләр укыганда, балаларча сөенәм. Гражданлык рухы белән шәхсән үземне җәлеп итүче бер җегетне атап узам – Рүзәл Мөхәммәтшинны. Шигъриятнең югары дәрәҗәдә булуы – халыкның күңелен күрсәтә торган фактор. Прозаның юклыгы да милләтнең кечерәеп, вакланып баруын күрсәтә. Кызганыч, җәяүле җиргә ятып, атлы аттан сикереп төшеп укырдай әсәрләр юк. Әмма булган безнең прозаның шәп чаклары, булган...
Формат һәм популяр әдәбият турында: Китап кына укырга кирәк, диеп искелеккә ябышып ятучылар тарафдары түгелмен. Әмма үзем, ияләшкәнчә, китап форматын кулай күрәм. Электрон вариантта да укыштыргалыйм, туры килгәндә. Әле күптән түгел генә Казандагы бер танышым шалтырата: «Айдар, - ди, - даһи әсәр, алып укы, Интернетта да укып була...» Сүз «Зулейха открывает глаза» романы турында булып чыкты. Интернеттан укый башладым да, күзне арыткач, китап кибетенә барып, 600 сумга сатып алдым. Актарып чыктым һәм китапханәгә кертеп тапшырдым.
Укырга тәкъдим итә: «Язгы җилләр» романын һәр татар укучысы укырга тиеш, дип саныйм. Үзем хастаханәдә әле, Җамал Вәлидинең «Шәхесләребез» сериясендә чыккан китабын алып килгән идем. Тәрәзә артында бөреләрнең бүртеп, кояшка ачылырга ымсынганын күзәтә-күзәтә шул китапны укып ятам. Теле, бигрәк тә башлангыч чорда, авыр, әмма фикерләре тирән, саллы. «Шәхесләр» сериясендә басылып чыккан китапларның калганнары да бик гыйбрәтле, безнең татар тарихын, язмышын ачып сала.
%d1%84%d0%b0%d1%83%d0%b7%d0%b8%d1%8f-%d0%b1%d0%b0%d0%b9%d1%80%d0%b0%d0%bc%d0%be%d0%b2%d0%b0
Фәүзия Бәйрәмова: «Көтү көткәндә дә кулдан китап төшмәде»
Балачак китаплары һәм китап культурасы турында: Сугыштан соңгы авыр елларда авылда әле электр да, радио-телевидение дә юк иде, ә күңел эзләнә, мәктәп дәреслекләре кысаларына гына сыймый. Авыл китапханәсендәге китаплар укылып беткәч, күрше авылдан арыш капчыгын чанага салып, китап ташый башладым, төннәрен ай яктысында укый идем, чөнки әти керәчин бетерәсең, дип ачулана, әни исә күзеңне бетерәсең, дип жәлли. Әти сугыш гарибе һәм Сталин төрмәсе тоткыны булганлыктан, безгә колхоз көтүеннән башка эш бирмиләр иде, мин дә көтү көтеп үстем, әмма анда да кулымнан китапны төшермәдем.
Кечкенәдән фантастик-маҗаралы әсәрләр яраттым, җир һәм күк серләрен беләсем килде, аларга җавапны китаплардан таба идем. «Туманность Андромеды»ны әллә ничә тапкыр укыдым, мөгаен, җирдән күкләргә «күчүемә» шул китап тәэсир иткәндер. Беляевның «Человек-амфибия»сен һаман онытмыйм, соңыннан үзем дә шундыйрак әсәр – «Күл балыгы»н яздым. Жюль Верн, Иван Ефремов, Александр Беляев, Гадел Кутуйның маҗаралы әсәрләре мине хыялланырга өйрәтте.
Кемнәрдән өйрәнүе турында: Үсмер чакта инде башкарак китаплар кирәк булды – уйландыра, тормыш куйган сорауларга җавап бирә торган әсәрләр. Ул елларда Фатих Хөснинең «Утызынчы ел» китабы дөнья күрде, елый-елый берничә тапкыр укып чыктым. Шәхес культы дигән шомлы нәрсәне ул чакта аңлап бетмәсәм дә, күңелем белән сизенә идем, Фатих Хөсни әсәре тормышны аңларга ярдәм итте. Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккач, аны авыл халкын капка төбебезгә җыеп, кычкырып укуым хәтередә. Әмирхан абыйда символлар белән яза алу кодрәте бар, алар күзгә күренми, әмма җанга тәэсир итә. Аннан алмашка Чыңгыз Айтматов әсәрләре килде, алар инде гомумән дә безнең өчен өр-яңа дөнья иде! Иксез-чиксез кыргыз далалары, түбәсен ак кар каплаган Тянь-Шань таулары, серле ак боланнар, мәңгелек өмет билгесе булган ак пароходлар… Язучы буларак формалашуыма Әмирхан Еники һәм Чыңгыз Айтматов әсәрләре тәэсир итте, дисәм, дөрес булыр.
Иң тетрәндергән әсәрләр турында: Хәзер мин күбрәк үзем өйрәнә һәм яза торган тарихи темалар буенча фәнни-документаль хезмәтләр укыйм. Бу бик күп вакытны ала, әмма кызыклы процесс – тарих бит ул төпсез дәрья кебек, анда тирәнрәк төшкән саен, үзең өчен өр-яңа нәрсәләр ачасың. Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа турында «Ана» дип аталган документаль китабымны язганда, архив материалларыннан тыш, Айтматовның бөтен әсәрләрен яңадан укып чыктым. Бүгенге күзлектән, бүгенге рухи әзерлегемнән чыгып бәя бирергә тырыштым. Иң тетрәндергәне Чыңгыз Айтматовның «Тавро Кассандры» әсәре булды. Куркыныч, шомлы әсәр, әмма кешелекне кисәтү.
Елына берничә тапкыр Дәрдмәнд шигырьләрен укып чыгам, алардагы нәфислеккә, бөек мәгънәгә таң калам. Дәрдмәнд, ни әйтсәң дә, яшьлегендә Төркиядә, госманлы әдәбияты тәэсирендә формалашкан шагыйрь, ул аны кыпчак далаларына, татар әдәбиятына да алып кайткан һәм тапшыра алган. Тукай яп-яшь килеш милләт хәсрәтен, фаҗигасын иҗатында чагылдырган. Гаяз Исхакый әсәрләрен дә кат-кат кулыма алам, «Зөләйха» драмасы – татарларны көчләп чукындыру фаҗигасен тасвирлаган бердәнбер һәм иң бөек әсәр. Соңгы вакытта галим Мәсгуд Гайнетдиннең «Без элек тә без идек...» китабын бик яратып укып чыктым. Ул болгар-биләр тарихын өр-яңа яктан яктырта, әлбәттә, каршылыклы фикерләр дә әйтә, әмма фән дөньясы шулай гына алга бара ала! Бу көннәрдә тагы Котыпны, Көнбатыш Себер якларын урап кайттым, ун шәһәрдә татарлар белән очраштым. Шунда кулыма Дмитрий Верхотуровның «Идея сибирской самостоятельности вчера и сегодня» дип аталган китабы килеп керде. Себернең меңнәрчә еллар буе үз цивилизациясе – төрки  цивилизация булуы турында рус галименең фикере.
%d1%80%d0%b0%d1%81%d0%bf%d1%83%d1%82%d0%b8%d0%bd   %d0%bd%d1%83%d1%80%d0%b8%d1%85%d0%b0%d0%bd-%d1%84%d0%b0%d1%82%d1%82%d0%b0%d1%85
%d0%b3%d0%be%d1%84%d0%bc%d0%b0%d0%bd %d1%85%d0%b5%d0%bc%d0%b8%d0%bd%d0%b3%d1%83%d1%8d%d0%b9
Классика һәм заман әдәбияты турында: Мин, әлбәттә, журнал укучыларга классик әдәбиятны укырга тәкъдим итәр идем. Шекспир драмаларын, Гете, Шиллер шигъриятен, Андерсен, Гофман әкиятләрен, Джек Лондон, Хемингуэй прозасын. Рус әдәбиятыннан Пушкин, Лермонтов, Есенинны, Лев Толстой, Валентин Распутин, Виктор Астафьев прозасын. Зыялы татар кешесе яки шуңа омтылган шәхес мең еллык борынгы әдәбиятыбызны да, урта гасырлар шигъриятен дә, узган гасырларда иҗат иткән әдипләребезне дә белергә тиеш. Кол Галидән – Тукай, Дәрдмәнд-Такташлар аша Мөдәррис Әгъләмовларга, Зөлфәтләргә кадәр сузылган шигъриятне, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттахларның татар тормышын чагылдырган алтын әсәрләрен.
Үзенең КЕМЛЕГЕН аңлаган милләткә яки шуңа омтылган кешегә татарның дөрес тарихын чагылдырган әсәрләр дә бик кирәк булачак. Милләтнең азатлыгы, бәйсезлеге, хокуклары өчен көрәшкән шәхесләр – милләтнең каһарманнары, әсәрләрнең милли геройлары да  булырга тиеш, дип уйлыйм. Минем өчен алар – Сөембикә, Күчем хан, Батырша хәзрәт, Габдрәшит Ибраһим, Гаяз Исхакый, Һади Атласилар...
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: