Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Бу тарихта минем урыным кайда?»

«Бу тарихта минем урыным кайда?»

Безнең киштәдә

30 июня 2017

Акка кара белән язылган, кәгазьгә төшерелгән текст алар телендә гадәттә «сценарий» дип атала. Һәм бу чималны гадәттә нинди дә булса язучы, сценарист тәкъдим итә. Моны­сы – Голливуд, ягъни эре бюджетлы киноиндустрия варианты. Әмма гадәти күренешләрдән чыгармалар да була. Һәм бу чы­гармалар нигездә «автор киносы» вәкилләре белән бәйле. Мин бу юлы «режиссер» белән «язучы» дип атала торган ике функцияне үзендә берләштереп, алар арасында күпмедер дәрәҗәдә тигезлек билгесе дә куя алган шәхескә тукталырга телим. Ул – ХХ йөз кино сәнгатенең торышына сизелерлек дәрәҗәдә өлешен керткән, аның юнәлешен, шулай ук безнең дөнья картинабызны да үзгәрткән ре­жиссер һәм... язучы Эмир Кустурица.
Китаплары: «Сто бед», «Где моё место в этой истории?»
Фильмнары: «Андерграунд», «Жизнь как чудо», «Завет», «По млечному пути» һ.б.
Бу елның май аенда Кырымда узган «Золотой Витязь» XXVI Халыкара кинофорумын Эмир Кустурица­ның «По млечному пути» фильмы ачты. Ул бертавыштан фестивальгә тон бирүче, алай гына да түгел, аның төп девизын һәм миссиясен бар ту­лылыгында чагылдыручы картина буларак игълан ителде. Хәтерләсәк, «Золотой витязь»ның девизы болай яңгырый: «Әхлакый идеаллар, кеше җанын олылау өчен». Кустурица­ның картинасына кинематографка керткән өлеше өчен алтын медаль дә тапшырылды. Бу җәйдә Кустури­ца Кырым халкын үзенең «Тартмый торган» (The No smoking orchestra) оркестры чыгышлары белән сөен­дерәчәк, дип көтелә.
Шушы җәһәттән без дә фильм­нарында күтәргән проблемалары аша рухыбызга якын булган режис­сер иҗатына ретроспектива ясап кайтырга булдык.
«ЙӨЗ ЕЛЛЫК ЯЛГЫЗЛЫК»ТАН СОҢ…
1-3
1-4
«Человек склонен все забывать, и человеческий род со временем пре­вратил это умение в настоящее искусство. После бедствий, прине­сенных балканскими войнами, после бомбардировок Сербии, я тоже стал учиться забывать или, по крайней мере, подавлять мысли, не давав­шие мне покоя. Я как раз только на­чал упражняться в этом нелёгком умении, когда мне нанес визит один кинокритик, который в 1990‑е годы делал погоду в Голливуде. Он внезапно напомнил мне, что причиной забве­ния может быть простая неосведом­ленность. Когда Джонатан во время кинофестиваля в Кустендорфе вклю­чил телевизор, чтобы посмотреть русскую программу на английском языке, он испытал глубокое потря­сение. В это время показывали до­кументальный фильм, посвященный очередной годовщине победы над фа­шизмом. Взволнованный Джонатан пришёл ко мне и сказал:
– Я всегда был уверен, что это мы, американцы, освободили Евро­пу от фашизма. Но судя по тому, что я увидел по телевидению рус­ских, без них не было бы никакого освобождения?
– Да уж русские немного потеряли в этой войне с нацизмом, всего ка­ких‑то двадцать пять миллионов че­ловеческих жизней. Сущая безделица!
Я опасался, как бы мой высокий гость не оскорбился, решив, что я потешаюсь над его невежеством. Было очевидно, что эти пробелы яв­ляются следствием дезинформации, но, поскольку он уже привык жить с таким представлением, исправ­лять что‑либо было бессмысленно. Если он попытается выбраться из этой пропасти, то может начать сомневаться во всем подряд, возмож­но, даже в подлинности кока-колы, гамбургеров и Голливуда.
– Продолжай жить с идеями, к ко­торым привык, – дружески посове­товал ему я.
Все-таки хорошо, что я пишу книгу. По крайней мере, останет­ся документальное подтверждение моей жизни. А то может произойти как у русских с их борьбой с фашиз­мом: в будущем кто-нибудь станет говорить обо мне как о булочнике или каком-нибудь токаре».
Әнә шул үз ирониясе, һәрчак урынлы юморы, сарказмы, фаҗи­гадән – көлдерә, көлке хәлләрдән елата белүе белән үзенә җәлеп итә дә аның фильмнары. Бәлки, алар да режиссер-нонконформист буларак даны таралган Кустурица тарафыннан «ак таплар»дан арыну өчен төшерелгәндер?
Идеаллар алышынган, иллю­зияләр җимерелеп, аларга алмаш булырдай яңалары әле ныгып өл­гермәгән 80нче еллар азагы – 90нчы еллар башы өчен Эмир Кустурица исеме һәм ул тудырган дөнья сурә­те, эстетикасы үтә якын. «Андер-граунд», «Время цыган», «Чер­ная кошка, белый кот», «Жизнь как чудо»… – постсовет җирлеген­дә «Кустурица бумы» башлангач, бу фильмнарны көтеп алып, йотлы­гып карадылар. Кустурицаны карау модага әверелде, аңлау – югары интеллектуальлек билгесенә.
Аны Голливудта, Канныда «бал­кан Феллиние» дип йөртәләр. Ми­нем өчен Кустурица исә Габриэль Гарсиа Маркес белән янәшә тора. Маркес тудырган реализмны «магик» дип атап йөртү гадәткә кергән булгач, Кустурицаныкын да шулай атарга кирәктер, бәлки. Әмма эш -измнарда, терминнарда түгел. Ә бу шәхесләрнең үз чорын, аның иң сызланулы яралары белән җөйләрен кәгазьгә, пленкага ничек төшерүендә. ХХ йөзнең иң шәп романнары исемлегендә беренче позицияләрдә исәпләнгән «Сто лет одиночества» авторы белән югослав (ә Кустурица Югославия­нең таркалуына кискен каршылык белдерүчеләрнең берсе, ул үзен хәзер дә горур рәвештә югослав дип атый. – Авт.) режиссерының, очрашып, гәпләшеп утырсалар, сөйләшер сүзе табылыр иде, ми­немчә. Фантазияләр дилбегәсен тагын да йомшарта төшеп, болар янына Сергей Параджановны да китереп утыртсаң…
Әйе, чөнки сүз бит милли ко­лорит, төрле культуралар, инану­ларның үзара кушылуы, аларның бер-берсенә тәэсире нәтиҗәсен­дә гасырлар дәвамында форма­лашкан менталь күзаллаулар системасы, код, геном турында бара. Шулай ук – еракка киткән тамырлар, борынгы чорларда шаны булган халыклар һәм им­периалистик система басымы астында аларның трансформа­циясе хакында да. Кустурицаның фильмнарында да, гамәлләрендә дә, инде югарыда искә алганча, системага мөнәсәбәтне ачык­тан-ачык белдерү, сәяси позиция-сендә ахыргача тору аермачык чагыла. Бу мәсьәләдә ул «песи­ле-тычканлы» уйнамый һәм, кирәк тапса, сәяси карашлары өчен дуэльгә чакырырга да әзер. Һәрхәлдә, биографиясендә андый очрак бар.
«САРАЕВО РОЗАЛАРЫ», ЯКИ ЯҢА САЛА
Босния сугышы вакытында Са­раево урамнарында артиллерия снарядлары төшкән урында кал­ган бүрәнкәләрне «Сараево роза­лары» дип атыйлар. Снайперлар пулясыннан кешеләр һәлак булган, снарядлардан асфальт асты‑өскә килгән бу урыннарны сумала, пластик һәм кызыл буяу агызып каты­рып куя торган булалар. 1992–1996 еллардагы Сараево камалышы вакытында шәһит киткәннәрне искә төшереп торсын өчен халык тарафыннан сакланган хәтер бил­гесе алар. Әмма шәһәрнең йөзе яңарган саен, «розалар»га да урын калмый, ди анда булып кайтучылар. Әйтүләренчә, туристларга күрсәтер өчен генә саклана алар хәзер.
«Минем туган шәһәрем башка юк», – дип, Кустурицаның Сараево­га кайтудан баш тартуы – билгеле факт. Югославиясен Голливудка алыштыруны гайре табигый хәл дип исәпләгән «гыйсъянчы» бүген­ге көндә Сербиянең Мокра Гора тирәсендәге Златибор өлкәсендә үз авылында көн итеп ята. 2005 елда Эмир Кустурица үзе ясаган архитек­тура проекты – Дрвенград авылы (икенче исеме – Кустендорф, 2008 елдан биредә Халыкара кино һәм музыка фестивале уза. Кустури­ца, белүебезчә, музыкант та. – Авт.) өчен Филипп Ротье премиясенә ия була. Бу урыннарны ул әле шул ук Балкан темасын күтәргән «Жизнь как чудо» фильмын төшергәндә үк яратып кала. Бу фильмда, хәтер­ләсәк, төп каһарман Лука Балкан ярымутравы белән калган дөнья арасында бәйләнеш булдырыр өчен, туннель төзү белән мәшгуль. Бу символик туннель ярдәмендә Кустурица үзенең тамашачысын әле шул фильмы аша ук төрле мәдә­ниятләр, тугандаш һәм гомумән җир йөзендәге барлык халыклар арасындагы гармониягә сусау идеясенә тоташтыру омтылышын ясаган иде.
1-2
Һәм менә, аны төшереп бетереп прокатка чыгаргач, ул күңеленә хуш урынга килеп урнашып, үз кул­лары белән авыл төзи. Дрвенград тулаем агачтан торгызылган: йорт­лары гына түгел, хәтта юлларының да күп өлеше агач белән түшәлгән. Борынгы серб авыллары нинди бул­ган, нәкъ шулай. «Туган Сараевомны югалткач, мин җирдәге җәннәтне, һәрхәлдә, аның моделен үз кул­ларым белән төзергә теләдем», – ди Кустурица әлеге авыл турында.
Монда да системага, бу очрак­та инде дөньядагы котылгысыз глобализм нәтиҗәләренә каршы бара ул: дуэльләргә чакырып, мәйданнарга чыгып, йә булмаса фильмнары, китаплары аша тәэ­сир итеп кенә түгел, ә матди, көн­дәлек тормышында гармония ту­дырып. Хәл алып, башын күтәреп килгән «Кустурица ватаны» вәкил­ләре өчен бу адым чыннан да уен гына түгел икәнен югарыда искә алынган Голливуд режиссерыннан аермалы буларак, ерактан торып та аңлыйбыз. Чөнки азмы‑күпме хәбәрдар без. Ирексездән, ча­гыштыру варианты буларак, хә­тергә Маргарет Мадзантининың «Рожденный дважды» әсәре килә. Һәм аның буенча Серджио Кастел­лито куйган фильмның кадрлары күз алдыннан йөгереп үтә.
Җимерелгән Сараево хәрабәләре арасында бер‑берсе белән тоташ­кан кеше язмышлары турында сөй­ли Мадзантини белән Кастеллито романда һәм фильмда. Боснияле Гойко, мөселман кызы Аска, Ита­лиядән килгән, җитеш гаиләдә тәр­бияләнеп үскән Джемма һәм аның сөйгәне, фотограф Диего. Сербияле офицерларга Сараеводагы яулардан соң үзләре хасил иткән лагерьларда мөселман хатын-кызларын даими мәсхәрәләүләре турында Гаага три­буналындагы судта ачыктан-ачык сөйләргә туры килә. «Рождённый дважды»ның каһарманы Аска – шуларның берсе. Ул дөньяга ту­дырган бала – туган шәһәрендә тугандаш халыклары тарафыннан кылынган явызлыкның, ерткыч­лыкның нәтиҗәсе. «Әле кичә генә без бер үк чәйханәләргә йөри, урамнарда сәлам биреп узыша идек…» – дип үрсәләнә үтерелгән туганнарының гәүдәләре өстенә капланып гап‑гади шәһәрлеләр. Бу сугыш – аларның сугышы түгел. Һәм шушы сугыш эчендә дөнья­га аваз салган гөнаһсыз сабый­ны йортның хәрабәләре өстендә кулларына күтәреп, күңеле белән шагыйрь, рухы, омтылышы белән иминлек көрәшчесе булган Гой­ко – аны үзенә уллыкка алыр өчен зур акчалар түләгән Джеммага тапшырганда: «Бу баладан го­мер буена Сараево белән тәмәке исе киләчәк», – ди.
Кустурицаның «По млечному пути» фильмын караганда да, «Сто бед» китабында да без «безнеке» һәм «безнеке түгел»ләр белән ке­шелеклелек һәм ерткычлык дигән чикләр аша өзлексез узып йөрибез. Мадзантининың Гойкосы җиткер­гән хакыйкать Кустурица геройла­рыныкына да тәңгәл:
«Хочешь достойно выгля­деть, заведи речь о между­народной политике, только эти пустые лицемерные разговоры ничего не дают нового ни миру, ни нам самим. Мёртвый ребе­нок, которого обмывает мать-мусульманка, ничего не значит. На этой веранде ведётся игра в Цивилиза­цию».
1-5
ЦИВИЛИЗАЦИЯ ӨЧЕН КӨРӘШ
Сараевоның шәһәр читендәге «чегәннәрне­ке» дип атап йөртелгән районында туып‑үскән бәләкәй Эмирларның йорты янында, ул үзе яз­ганча, дүрт гыйбадәтханә бер‑берсе белән янәшә диярлек тора: католиклар, православиелеләр­нең храмнары, синагога һәм мәчет. Әти‑әнисе мөселманнар булса да, борынгы бабалары ара­сында православие динен тотучы серблар барлыгын ачыклый һәм правосла­вие динен кабул итә инде җитлеккән Кустурица. Аның өчен Сараево һа­ ман да элеккеге – «Европа Иеру­салимы» булып кала бирә.
Сүз уңаеннан, 2004 елның 25 сен­тябрендә ачылган Дрвенград сала­сыннан туристлар өзелми. Урам­нары һәм мәйданнары Кустурица гомере буе хөрмәт иткән атаклы кешеләрнең исемнәре белән тамга­ланган. Әйтик, режиссер үзе Дрвен­градның Брюс Ли урамында, 1нче номерлы йортында яши. Авыл тер­риториясендә православие чир­кәве, музей, китапханә, кинотеатр бар. Кустурица һәм аның тормыш иптәше Майя бүгенге көндә актив рәвештә хәйриячелек белән шө­гыльләнәләр. Режиссер үзе, «христианин» буларак, дөньяда имин­лек урнаштыру өчен һәркемнең җаваплы булуы хакында даими кабатлый.
«Сто бед» китабында аның нәкъ менә шушы тарафка юл тотуы аз­мы‑күпме ваемлана иде инде. Ә менә Моника Белуччи катна­шында төшерелгән, тәнкыйтьчеләр шактый каршылыклы кабул иткән «По млечному пути» фильмын­да ул безгә шушы яшенә җитеп формалашкан карашларының һәм фәлсәфәсенең тулы квинт­эссенциясен тәкъдим итә. Фильм хакында биргән бер интервьюсын­да Кустурица болай ди: «Бу минем күз алдымнан узган барлык сугышларның бер җыелмасы. Сугыш нинди генә сәбәптән башланса да, һәлакәткә илтә. Сугыш вакы­тындагы мәхәббәт турында әле­ге фильм. Ә мәхәббәт нәкъ менә сугыш вакытында аеруча кирәк».
Моңа кадәр төшергән картина­ларында, әйтик, «Андерграунд»-та, реаль этник җирлеккә, реаль милләт вәкилләренең ярасына басым ясалса, соңгы фильмында Кустурица гомумиләштерүгә таба адым ясый. Кемнәрдер моны ре­жиссерның «аруы», «кризисы» белән аңлатырга тырыша. Минем үземә аның бу тарафка юл тотуы гаять та­бигый тоела. Бу – «Голодные игры» рәвешендәге Голливуд блокбастер­ларына кыек атып туры тидерелгән ирония ядрәсе дә, бәлки? Бәлки, ци­вилизациянең барыбыз өчен дә бер булуына ачыктан-ачык ишарә бу­лып яңгыраган гуманистик акттыр? Хәер, без хәзер артык ихласлыкка һәм самимилеккә ышанырга кур­кабыз шул…
Ә бу акт, үз чиратында, тарих­ка эчтән, йә булмаса, кырыйдан карау формасы булудан туктап, өстән карау рәвешен ала. «По млеч­ному пути» фильмын караганда, мин баштарак аңлый алмыйча аптырадым: нәрсә шулкадәр сәерсендерә, борчый соң? Анна­ры төшендем: перспектива. Өстән караш. Дөрес, моңарчы да Кусту­рица фильмнарында гашыйклар оча һәм җир тормышына биек­тән күз ташлый иде. Әмма монда без – тамашачысы да – «очабыз».
Кемнәрне күрәм мин бу юга­рылыктан: ишәгенә атланып, пулялар явы астында кешеләргә сөт ташудан туктамаган Костаны, ул гашыйк булган ярымсербияле, ярымиталияле Невестканы (мон­да Кустурицаның Тарантинога пародиясенә игътибар итмичә узу мөмкин түгел, әлбәттә. – Авт.), Костаның сөт ташый торган цис-тернасына ядрә тиеп, сөте агып чыккач, явып торган пулялар астында тәвәккәлләп сөт эчәр­гә чыккан, соңрак героебызны үлемнән саклап калган ач еланны, кулга ияләшкән, тоташ снарядлар сызгырып торган Босния күген рәхәтләнеп колачлап оча алмый интеккән бөркетне... Бу фильм-да җәнлекләр белән кешеләр бертигез. Аларны яшәргә теләк, омтылыш берләштерә.
АБОНЕНТ БЕЛӘН ТОТАШТЫРУ… МӨМКИН ЧАКТА
Гиперреалистик, урыны‑урыны белән фантасмогория, абсурдны хәтерләтүче фильм дөньясы, ни­чек кенә сәер булмасын, берсүзсез ышандыра. Канлы ваннага казлар­ны куып кертеп башлаган, миналар­га абындырып, бәтиләрне канлы калҗага әверелдереп дәвам иткән фильмын гаять аскетик һәм кырыс төгәлли режиссер: канлы иттарткыч урыны булган урынга монах Коста тарафыннан ташлар ташыттырып, аларны тезеп, төрбә ясатып. Еккле­сиаст әйтмешли, «Ташларны җыяр вакыт», димәк. Ә үткәннәрне җиргә иңдереп, дога белән юып, юаныч табарга. Яшәргә.
Без белгән «милләтче» Кустурица­ның, христиан тәгълиматы тәэсире, инанулары нәтиҗәсендә, яңа караш ноктасына килүе, әйтерсең, «Күк­тәге» Әткәсенең караш ноктасына тоташырга омтылу ул. Нәкъ менә инану призмасы аша режиссер бу­ларак кына түгел, ә язучы буларак та соңгы әсәрләрендә масштаблы­рак колачлауга ирешә Кустурица. Миллилек төшенчәсе белән иман төшенчәсе арасында тигезлек ха­сил була.
Бүгенге Кустурицаның фильмда белдергән позициясе һәм эстетика­сы дөньяда барган вакыйгалар яс­сылыгында бик акыллы, зирәк, котылуга илтүче юлны күрсәтүче маяк булып тоела. Бер миңа гына да түгел. Шул ук бурычны ул үз алдына язучы буларак та куя:
«Кризисы и войны из­менились, и со временем умение забывать стало формой утешения. Ина­че как бы человек смог свыкнуться с порочны­ми идеями современно­го мира? Как он смог бы, к примеру, согласиться участвовать в войне во имя гуманизма? Ког­да вы принадлежите к маленькому народу, который отказывается покорно следовать идеям великих держав и в са­мый разгар передела мира настойчиво зада­ется вопросом «Где наше место в этой истории?», великие державы забра­сывают вас бомбами, которые называют «ангелами милосердия»*
Я хочу написать кни­гу и навести порядок в моих мозговых извили­нах, по которым бродит множество воспомина­ний. Я хочу избежать любых недоразумений. А также избежать судь­бы телефонного абонен­та, которому тщетно пытаются дозвониться родственники и друзья, не зная, что его больше нет в мире живых, и после бессчётного количества звонков слышат в трубке лишь женский голос, рав­нодушно повторяющий: «Вызываемый абонент временно недоступен».
Кустурица турында язам… Әмма, асылда, «үз абонент»ым турын­да уйлыйм. Ул да Киек Каз юлын хәтерләтә миңа. Совет чоры астро­номия дәреслекләрендә «сөтчел юл, сөтле юл» дип тәрҗемә ителгән Киек Каз юлын. Ул чак­та без әле Дәрдемәнд­нең «Сөт калыр, ватан китәр...» дигән юлларын яттан белми идек…
1-6
1-7
1-8
1-9

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: