Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Бүгенгенең «зур» китаплары: чынбарлык белән уйдырма чигендә

Бүгенгенең «зур» китаплары: чынбарлык белән уйдырма чигендә

Ел азагы китап дөньясында гадәттә уңыш җыеп алу вакыты. Язучылар өчен дә, нәшер итүчеләр өчен дә, тәнкыйтьчеләр өчен дә, китапханәләр һәм китап сәүдәсе белән шөгыльләнүчеләр өчен дә. Ел саен даими көтеп алына торган тагын бер әһәмиятле декабрь вакыйгасы – «Большая книга» Россия Милли премиясе нәтиҗәләре.

17 февраль 2026

Китап дөньясында барган реформацияләргә тукталып тормыйча гына, быелгы ХХ юбилей сезоны нәтиҗәләренә күз салыйк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, гадәттәгечә, Россия дәүләт китапханәсенең Пашков йортында 3 декабрьдә узды. 2025 елда яңа регламент буенча премия ике юнәлештә тапшырылды: «Әдәби проза» һәм «Нон-фикшн».

Премиягә дәгъва иткән 400 эштән озын исемлеккә 40 әсәр сайлап алынган иде. Экспертлар советы кыска исемлекне 15 автордан формалаштырды.

ЭДУАРД ВЕРКИН. «СОРОКА НА ВИСЕЛИЦЕ», INSPIRIA

«Әдәби проза» буенча премиягә Эдуард Веркин «Сорока на виселице» романы өчен лаек дип табылды. Әсәрне «элеккеге совет фантастикасы рухында» дип бәялиләр. Жанр кысаларына утыртып куелган «фәлсәфи роман» диючеләр дә бар. Веркинны Стругацкийлар дәвамчысы буларак та тәгаенләделәр.

Исеме үк атаклы Нидерланд рәссамы, аллегорияләр остасы – өлкән Питер Брейгельнең 1568 елда язылган һәм хәзерге көндә Дармштадта саклана торган картинасына ишарә. Роман чыннан да символлар, аллегорияләр территориясендә һәм утопия чигендә яши.

Сюжет буенча, без киләчәк дөньясына аяк атлыйбыз. Анда авырулар да, сугышлар да, картлык та, ачлык та юк, ике йөздән артык экзопланета ачылган һәм кешелек галәми киңлекләрдә таралып урнашкан. Җир экспансиясе дәвам итә, яңа галәм пространстволарын тикшерү, үзләштерүләр дә. Һәм менә гади генә тыюлык караучысы Ян кинәт, очраклы рәвештә, Җир цивилизациясенең киләчәген хәл итәргә тиешле Олы Жюри составына сайлап алына. Бу Жюри вәкилләре барысы да үз тармагы буенча мәртәбәле экспертлар, ә Ян – инде популярлыгы күптән сүнгән һөнәр иясе, ул – коткаручы.

Веркин китабы катлаулы лабиринтлар белән нарратив сөючеләр өчен, монда гади генә берничә линиянең соңыннан бербөтенгә тоташуына өметләнергә кирәкми. Әмма без төп каһарман белән бергә күпкатламлы дөньяларга сәяхәт итәчәкбез, абсурд белән чынбарлык чикләрендә тибрәләчәкбез. Асылда, без болай да шунда тибрәләбез түгелме соң инде?

Юкка гына әйтелми ләбаса автор тарафыннан бу сүзләр: «Жизнь – это абсурд, а абсурд – это жизнь. Ну а все остальное – уже литература».

ЗОЯ БОГУСЛАВСКАЯ. «ХАЛАТНАЯ ЖИЗНЬ», КОЛИБРИ

Нон-фикшн юнәлешендә премияне 101 яшьлек Зоя Богуславская алды, бу, әлбәттә, вакыйга буларак кабул ителде. Сүз дә юк, Богуславская ХХ йөз рус әдәби-мәдәни контекстында уникаль урынны тотучы фигура. Тормыш иптәше Андрей Вознесенскийның аркадашы, тулы бер эпоханы теркәүче елъязмачы буларак кына түгел, ә 1991 елда сәнгать дөньясында гаять әһәмиятле ирекле премияне һәм зур суммаларга ия «Триумф» фондын нигезләве белән дә. Шәхес үзе – бер хәл, ә аның китабы чыннан да иң яхшы нон-фикшнга дәгъва итә аламы, дигән сораулар да яңгырады, чагыштырулар да, бәхәсләр дә булды... Тик шунысы бәхәссез: «Халатная жизнь» ХХ йөзнең икенче яртысыннан алып бүгенгә кадәрге дистәләгән шәхесне һәм аларның даирәсен, тормыш төеннәрен, иҗади эзләнүләрен – дәвер сүрүен чагылдыра. Монда без Высоцкий, Солженицын, Битов, Аксёнов, Любимов, Табаков һ.б. белән тормышчан, табигый атмосферада очрашабыз, аларның ничек яшәгәнен, нинди булганнарын күзәтәбез, үзебез өчен нәтиҗәләр чыгарабыз.

Бүгенге вазгыятьтә китапны нәкъ менә чор идеологиясе, яшәү фәлсәфәсе, кешеләрнең нинди сайлау алдында калуы ноктасыннан уку да кызыклы.

      

ВЕРА БОГДАНОВА. «СЕМЬ СПОСОБОВ ЗАСОЛКИ ДУШ», РЕШ
ЕЛЕНА ЛЕВКИЕВСКАЯ. «БЕЛОРУССКИЕ МИФЫ», МИФ

«Укучылар сайлавы» номинациясендә шушы китаплар җиңде. Вера Богданованың психологик триллеры башта Яндекс.Книги платформасында аудиоформатта атна саен өлешләп чыкты – интрига сакланып, һәр яңа сериясе көтеп алынды. Аудиоформатны тыңлаучылар хәйран иде. Тагын бер интрига: кәгазьдәге форматның финалы аудиоварианттан аерылып тора.

Әсәр Россиядәге реаль очракларны анализлап, 90 нчы еллардагы секталар турында язылган. Шулардан иң билгелесе – «Ашрам Шамбалы». Романда ул «Сияние» буларак күрсәтелә. Сюжет тоталитар сектаның башында торган шаман һәм секта вәкилләре харап иткән җаннар буенча бүлекләргә бүленгән: әйтик, «Беренче җан. Беренче сулыш алу» («Душа первая. Выдох первый»). Сулыш алу роле кайчандыр секта башлыгы булган легендар Катаевның еллар буе психбольницада аунаган һәм, терелеп, ниһаять, кире Староалтайск шәһәренә (прототибы – Барнаул. – Авт.) әйләнеп кайткан кызы Никага бирелгән. Әллә аның чынлап та психик яктан тайпылышы бар, әллә ул әтисеннән күчкән шаманлык сәләтенә ия, без әсәрнең буеннан-буена бу сорауга җавап таба алмый шомаланабыз.

Никаның әйләнеп кайтачагын вафатына кадәр Катаев үзе әйтеп куйган була, сектантларның кайберләре дә аның каршына: «Бөек аватар!» – дип, табынып егыла. Ника әле бала вакытында сектада яшәгән, бер-бер артлы үтерелгән кызлар белән аралаша, аларның өрәкләре аны шәһәрдә яңа дулкын булып сузылган канлы үлемнәр эзе буйлап йөртә. Ә тайга чигендә һәм кар күмгән урамнарда аны һәрчак дәү аю сагалап тора: Ника бит – паралель дөньяларны тоташтыручы...

Балачагыннан чынбарлык белән уйдырма чигендә яшәргә мәҗбүр ителгән кыз язмышы аша без җинаятьләр маршруты буйлап узабыз, тәүбә һәм иреккә юл бармы икәнен ваемлыйбыз. Ата‑ана кылган гамәлләр өчен балалар җаваплымы – шул сорауга җавап эзлибез.

«Белорус мифлары»на килгәндә, аны мавыктыргыч сәяхәт буларак та, энциклопедия итеп тә укырга мөмкин.

Тагын кемнәр бүләкләнде һәм кемнәрне укырга?
– «Әдәбиятка керткән өлеше өчен» – атаклы серб тәрҗемәчесе Радмила Мечанин. Аның тәрҗемәсендә Сербиядә рус язучыларының 60 тан артык китабы дөнья күргән.
– «Буын сайлаган автор» – Анна Баснер («Парадокс Тесея» романы) һәм Илья Кочергин («Запасный выход» романы).
– «Иң яхшы аудиокитап» – Яна Вагнер («Тоннель» романы).
ХХ юбилей сезонын йомгаклап, Экспертлар советы рәисе – язучы Дмитрий Данилов әлеге постны калдыруы турында игълан итте, моны үзенең алдагы иҗади планнары белән бәйләде.

 

Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера