Ерак кара чоңгыллар һәм югалган причаллар турында
2025 елның азагында дөнья күргән һәм 2026 ел башын бизәгән кайбер китаплар белән танышыйк әле. Алар фантастика, фэнтези һәм антиуитопия жанрларына карый. Яңа мәгънәләре һәм мотивлары белән безнең бүгенге күп кенә сорауларыбызга, уйлануларыбызга фәлсәфи дә, гаҗәеп конкрет та җавап бирергә әзер.
18 март 2026
ГАЛӘМ ҺӘМ ХӘТЕР ЧОҢГЫЛЛАРЫ
Сабино
Кабеса
«Граница темноты» 16+

Бу китап – 2020 елда фәнни фантастика һәм фэнтези өлкәсендә китаплар өчен бирелә торган абруйлы Минотавр (Minotauro) премиясе лауреаты. Сабино Кабеса Россия укучылары өчен – яңа автор, һәм ул шушы романы белән үк игътибарны бик нык җәлеп итә. Әсәр, бер караганда, классик космик фантастика жанрындагы чираттагы бер роман кебек кенә кабул ителә ала, әмма ул үз жанры чикләреннән күпкә киңрәк, психологик яктан да тирән, сюжет борылышлары һәм эстетик эшләнеше ягыннан да укучысын чын мәгънәсендә канәгатьләндерә, затлы тойгы калдыра.
Гравитациягә каршы тора алырдай двигатель уйлап табылганнан соң, кешелек пространство буйлап сәяхәтләр кылырга – «сикерешләр» ясарга мөмкинлек ала. 2560 елга инде галәмдәге сигез меңнән артык планета ачып өйрәнелә, алай гына да түгел, планетаара экспансия тулы куәтендә бара. Йолдызара сәфәргә чыга торган олы затлы суперяхталар да, бай оешмаларның яңа экспансияләнгән планеталардагы җирләрне үзләштерүе, фәнни яктан алардагы мөмкинлекләрне, чималны, ятмаларны эзләп табуы, күпмегә җитәрлек икәнен сынавы да – гадәти күренеш. Аларга ялланып эшләүче космик кораб капитаннары, фән әһелләре, һәртөрле белгечләр дә – җитәрлек.
«Банши» очкычының капитаны Флоренс Скиапарелли бу нәрсәләргә шик белән карый. Аны күбрәк чиста эзләнүләр, экспериментлар һәм галәмнең серле «кара чоңгыллары» кызыксындыра. Фәнни очкычларга һәм миссияләргә акчалар бик киң колачлы итеп тотылмаса да, аның өчен бу – намус һәм йөрәк эше. Һәм менә аларның чираттагы миссиясе кечкенә генә корабта, Җыйнак кына берничә кешелек команда белән «Божье Око» дигән код‑исем белән теркәлгән шундый бер чоңгылга якынлаша.
Бу – безнең галактиканың чиге. Экспансия – экспансия белән, тик «Око» тирәләре һаман да хәтәр булып калуын, билгесезлек белән шөбһәләндереп торуын дәвам итә. Алай гына да түгел, «кара чоңгыл»ның вакыйгалар горизонты чигендә приборлар кинәт билгесез кораб барлыгын «абайлап» ала. Башта миссия әгъзалары үз күзләренә үзләре ышанмый тора. Бу корабның әле галәмне үзләштерүнең иң башында торган, моннан биш йөзләп еллар элек космик сәяхәт кылып, уңышлы нәтиҗәләр белән Җиргә кире әйләнеп кайткан легендар «Некромант» икәнлеген күрәләр. Әмма дә ләкин моның бит булуы мөмкин түгел: алар барысы да «Некромант»ны балачактан музейда күреп, аның командасы вәкилләрен дә – бөек галәмне үзләштерүче беренчеләрне һәр журналда танып, экраннардан тыңлап үсте. Алар – җиһан каһарманнары.
«Минотавр» жюри эксперты Роберто Хименес әйтүенчә: «Сабино Кабеса бу әсәрен фәнни фантастика өлкәсендәге иң әһәмиятле нервны тотып алып тудырган – ул Станислав Лем, бертуган Стругацкийлар рухындагы гуманизмны алга сөрә һәм, безне кешелекнең эчке психологиясе чоңгылларына төшереп, кабат күтәрелергә – яшәргә көч бирә».
УЛ КЕМДЕР, БӘЛКИ, СЕЗ БУЛЫРСЫЗ?
Манон Стеффан Рос
«Синяя книга Нэбо»
16+

Тагын бер сокландырган һәм гаҗәпләндергән китап – Бөекбританиядә яшәүче һәм үзен «валлияле язучы» дип танучы Манон Стеффан Росның әсәре. Ул Кормак Маккартиның «Дорога» яки Эмили Сент‑Джон Манделның «Станция Одиннадцать» романнарын үз итүчеләр өчен бик кызыклы булачак.
Ровенна, Дилан һәм Мона. Алардан кала, Җир йөзендә бүтән беркем дә юк. Юк, бу һич кенә дә шаяру түгел. Алар Нэбо дигән кечкенә генә шәһәр читендәге авылда көн күрә. Кешелекне «Ахыр» дип аталган аңлаешсыз афәт юк иткәннән һәм цивилизация тулаем җимерелгәннән соң, алар шушында кечкенә генә яшәү утраучыгы булдырып, бер-берсенә күз‑колак булып, бакча үстереп исән калырга тырыша. Диланга – 14 яшь, ул китаплар укырга һәм яшелчәләр утыртырга, аларны тәрбияләргә ярата. Мона – әле сабый, ул тәпи атлап кына маташа. Ровенна – аларның әниләре, ул Җир йөзендә шушы балалар өчен җаваплы бердәнбер исән олы кеше.
Вакыт-вакыт, чыдап булмаслык көннәр килгәндә, Ровенна үзенең үткән тормышын искә ала: анда ул чәчтарашханәдә эшли, супермаркетларга йөри, кешеләр белән аралаша, иреннәрен буйый, үкчәле туфлиләр кия, телевизор карый, шоколад ашый... Ә хәзер – чүп үләннәрен утый, бәрәңге бүлбеләре исән калуына һәм үсеп китүенә сөенә, ашарга яраклы үләннәрне аралап сайлый, урманнан куян атып алып кайтып, ит пешерә һәм балаларын кайнар ризык белән туендыра алуына горурлана. Ә бөтенләй кыен чакларда ул... «Баунти» тәмен сагына, шул тәмне, теш арасында кокосның ничек уалып эреп китүен, телгә гаҗәеп тәм бирүен һич оныта алмый. Балалар моңа ышанырга да, ышанмаска да белми. Алар гомумән «Баунти»ның ни икәнен белми.
Көннәрдән бер көнне ерак түгел генә череп яткан ташландык йортта Ровенна белән Дилан зәңгәр тышлы дәфтәр табып ала. Һәм бу дәфтәргә һәлакәттән соңгы дөньяның һәр көнен, мизгелен, вакыйгаларын теркәп барырга карар кыла. Бәлки, кайчан да булса Җир йөзенә кабат кешеләр кайтыр да ул дәфтәрне кемдер табып укыр?
Ул кемдер, бәлки, сез булырсыз?
Манон Стеффан Рос Риулас авылында – Төньяк Уэльс тауларында туып‑үсә, хәзерге вакытта ике улы белән Тиуин шәһәрчегендә яши.
БӘХЕТ УЛ ХӘТӘР БУЛМАГАН ҖИРДӘМЕ?
Нина Дашевская
«Несуществующий причал»
12+

Бүгенге яшүсмерләр әдәбиятындагы иң кызыклы авторларның берсе – Нина Дашевская. Әмма аның әсәрләре яшүсмерләр өчен генә дип әйтеп булмый, психологик колачы һәм тәэсир итү ареалы ягыннан алар күпкә киңрәк. Гаилә белән уку өчен менә дигән китаплары да, күпсанлы театрлардагы спектакльләре дә бар Дашевскаяның.
«Несуществующий причал» яше ягыннан яшүсмерләр өчен тәгаенләнгән, ә жанры – антиутопия. XXI гасыр узып киткән, кешеләр инде аңа нәтиҗә ясаган. Бу яңа җәмгыять, ниһаять, үз ялгышларын ваемлап, аларны төзәтү юлына баскан һәм иң төп бурычы балаларны яклау, саклау икәнен аңлаган.
Балалар бу яңа дөньяда – иң төп кыйммәт. Аларны җил‑яңгыр тидерми яшәтү өчен махсус нейтраль территорияләр – тәрбия базалары төзелә. Балигъ булганга кадәр һәр сабый шунда урнаштырылып, белем ала, үсә, камилләшә. Сәясәтчеләр белән галимнәр шул рәвешле һәлакәттән саклый торган яңа җәмгыять төзеп булуына ышана – бу пацифистик дөньяга зур өметләр баглый. Әмма бер генә нәрсә гаҗәпләндерә һәм тетрәндерә – балалар бу яңа идеаль дөньяда бәхетле түгел...
Бунт Б3‑18 дигән хәвефсезләндерелгән территориядәге базада башлана. Нәкъ менә биредә Кирилл Медведев белән Маша Кулик дигән ике яшүсмер база чигенә чыгалар һәм югалалар. Бу катгый тыелган һәм башка сыймаслык хәл, әмма мондый очракларның барлыгына ишарә итеп, барлык базалар да чаң суга: балалар бу искиткеч җәмгыять әгъзасы булырга теләми, аларның хәтере белән нидер уйный, алар ата-аналарына, генетик башлангычына юл эзли.
Базада калган балаларга башта «югалганнар»ны авырый дип аңлатырга тырышалар, мондый берничә очракны «йомалар». Әмма яңа балалар да территориядән чыгып, ерак түгел генә урнашкан башняга менү юлын таба. Аннан барысы да уч төбендәгедәй күренә. Башня диварларында исә – аларга кадәргеләр язып калдырган кодлар, символлар, саннар...
Хәвефсез, идеаль базада әле тагын бер миф йөри һәм балаларны бик нык дулкынландыра, төнге йокыларын качыра: кайдадыр «теге якка чыгара торган причал» бар икән. Ә ул причалдан чыксаң, син рәсемдә генә түгел, ә чынбарлыкта да (!) чып‑чын диңгезне күрәсең һәм туганнарыңны эзләп табасың, ди…
Луиза Янсуар
Добавить комментарий