Фаяз Хуҗинның китап киштәсе
«Ислам – ул дин генә түгел. Ул әле фәлсәфә дә, әхлак кодексы, тулы бер фикер сөреше рәвеше дә», – дип каршы алды безне Идел буе Болгарстанын ныклап өйрәнүче күренекле тарихчы, археолог Фаяз Хуҗин һәм үзенең китапханәсенә чакырды. Сүз уңаеннан, биредә 10 мең томга якын китап тупланган, һәм бу китапханә иясен, галим булу белән беррәттән, китап сөюче буларак та характерлый.
15 июля 2022
Миңа алты яшьләр тирәсе булгандыр... Әти Габдулла Тукайның нәзек кенә ике китабын алып кайтты. Матур итеп бизәлгән, рәсемнәр төшерелгән «Шүрәле» белән «Су анасы» китаплары иде ул. Әни эштән кайтуга, мин гел шул әкиятләрне укырга сорыйм. Көн саен шулай аптыратуым әнине туйдырган, күрәсең. «Үзең укырга өйрән», – диде ул миңа. Укырга шактый тиз өйрәндем, әти‑әни ярдәме белән, әлбәттә.
Минем бала вакытым, мәктәп елларым гади татар авылында узды. Китапханә бар иде, әмма сайлау мөмкинлеге чикле. Бервакыт ташларга дип җыеп куелган китаплар арасында Вениамин Каверинның «Два капитана» китабын таптым – таушалмаган, өр‑яңа диярлек, рус телендә булганга, беркем дә укымаган, күрәсең. Китапханәче Гөлчирә ападан шул китапны сорап алдым, әмма романны берничә мәртәбә укырга омтылып карасам да, булмады – ул чагында рус телен белүем дә бик чикле иде. Аның каравы нәкъ менә әлеге басма шәхси китапханәмдә беренче номерлы китапка әйләнде һәм озак еллар дәвамында яраткан китабым булды. Узган елда аның соңгы басмасын Мәскәүдән кайтарттым.
Үсмер чагымда мәгариф турындагы китапларны кызыксынып укыдым, бигрәк тә унтугызынчы гасырда ук дин белеме белән беррәттән, математика, геометрия, астрономия кебек дөньяви предметлар укытылган мәдрәсә тарихы турындагыларны. Бүген әлеге тема белән кызыксынучыларга Альта Мәхмүтованың «Становление светского образования у татар», «Лишь тебе, народ, служенье!» һәм башка монографияләрен укырга тәкъдим итәр идем.
ЯРАТКАН КИТАПЛАР
Мәрҗанигә бик еш күз салам. Элегрәк тулысынча аңлап та бетермәгәнмен, хәзер һәр җөмләсе хәйран калдыра – аларга уйланырга мәҗбүр итүче күпме фәлсәфә салынган! Беренче чиратта Мәрҗанине мөселман дөньясында дин белгече буларак беләләр, ә бит ул әле тарихчы да – милли тарих фәненә нигез салучы! «От Волжской Булгарии к Золотой Орде и Казанскому ханству» – әлеге китап һәрвакыт эш өстәлемдә ята.
Минем өйдәге китапханәмдә 10 меңгә якын китап исәпләнә. Бу нигездә, әлбәттә, махсус әдәбият – археология, тарих буенча, ләкин матур әдәбиятка караганнары да күп. Мемуар жанрындагы әдәбиятны укырга яратам – бигрәк тә галим һәм сәяси эшлеклеләрнең хатирәләрен. Соңгы вакытта китапханәмне баеткан китаплар арасында Ли Куан Ю, Жорес Алфёров, Валентин Янин, Феликс Чуевның «140 бесед с Молотовым» китаплары бар. Күптән түгел генә бөек рәссам Илья Репинның мемуарларын укыдым һәм аның язучылык сәләтенә таң калдым.
Иң яраткан авторларыммы? Юк, санап чыгу мөмкин түгел, әсәрләре минем шәхси китапханәмдә булганнарын гына атап үтәм. Рус классиклары һәм хәзерге заманныкылар – Пушкин, Достоевский, Лесков, Чехов, Бунин, Бродский, Астафьев, Гранин. Чит ил әдәбиятыннан – Байрон, Гюго, Кафка, Хемингуэй, Уайльд. Хәзерге заман татар язучылары һәм шагыйрьләреннән – Еники, Гыйләҗев, Мәһдиев, Имамов, Факиль Сафин, Әгъләмов, Фәйзуллин, Галиев, Аймәт.
СОҢГЫЛАРДАН ХӘТЕРГӘ УЕЛЫП КАЛГАН КИТАПЛАР
Ольга Иванованың Казан ханлыгының атаклы ханбикәләре турындагы трилогиясе («Нурсолтан», «Гәүһәршат», «Сөембикә») һәм аның Алтын Урда турындагы соңгы романы. Мин авторның үзе сурәтләгән чорларга шулкадәр тирән төшә алуына хәйран калдым. Минем күзлектән караганда, дөрес һәм ышандырырлык итеп сурәтли белә. Профессиональ тарихчыларга, бигрәк тә кайвакыт тулы бер чорны бик өстән генә күз алдына китергән яшьләргә аңардан өйрәнергә кирәк.
УКЫРГА КИҢӘШ ИТӘМ!
Китапхандәмдә ислам турында китаплар күп. Шуларның берсе – Игнатий Юлианович Крачковский рус теленә тәрҗемә иткән Коръән китабы. Академик Крачковский – тулы бер дөнья ул! Крачковский гарәп телен (хәзергесен дә, урта гасырларныкын да) шулкадәр яхшы белгән ки, Гарәбстан базарында гарәп кешесе белән аралашканда аның кайсы авылдан икәнлеген сөйләшүе буенча дөрес әйтеп бирә алган. Аның тәрҗемәсендәге Коръән – иң төгәле.
Берничә ел элек бөтен ислам дөньясы тарихы буенча бик эчтәлекле китап басылды. «Исламская цивилизация» дип аталган хезмәт авторлар коллективы тарафыннан эшләнгән. Кызыклы факт, тарих, анализдан тыш, анда бик матур рәсемнәр дә урнаштырылган.
Форсаттан файдаланып, тиздән үземнең китабымның чыгуын да әйтеп үтәм. Без аны ТР ФАнең Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе Айрат Ситдыйков белән бергә эшләдек. Татар, рус һәм инглиз телләрендәге «Болгар. Мусульманская цивилизация на Волге» дип аталган матур басма нәкъ менә Идел буе Болгарстанында исламны кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәсе көннәрдә типографиядән чыкты.
Тагын бер теләгем – атаклы шәхесләрнең мемуарларын, алар турындагы биографик әдәбиятны күбрәк укыгыз. Татар телендә укучыларга, бигрәк тә яшьләргә, «Җыен» нәшриятында басылып килүче «Шәхесләребез» сериясе белән танышырга киңәш итәм.
ХӘЗЕР УКЫЙ ТОРГАННАРЫ…
Джордж Оруэлл. Аның «1984» дип аталган романында китапка бирелгән аннотациядәге сорауларга җавап табасым килгән иде. Тапмадым. Бәлки мин шактый оригиналь фикер сөрешенә ия авторны тулысынча аңлап та бетермәгәнмендер.
Ольга Иванованың «Великая Орда» романын икенче кат укыйм. Аны тарихчы, шәп язучы буларак бик хөрмәт итәм.
ӘЛЕДӘН-ӘЛЕ КИРЕ КАЙТЫП УКЫЙМ…
«Коръән серләре»ндә совет язучысы Гариф Гобәй аять, сүрә, изге китапның бүлекләренә, өзекләренә анализ ясый. Һәм, әлбәттә, атеистик нәтиҗәләргә килә. Беренче тапкыр мин аның хезмәтен әле мәктәптә укыганда ук өйрәнә башладым, үзгәртеп кору башланган елларда тагын бер мәртәбә укыдым, бүген кабат аңа мөрәҗәгать иттем. Хәтта СССР заманында да мин үземне атеистларга кертми идем, әмма шулай да фән кешесе буларак мин һәр нәрсәгә тәнкыйди күзлектән карарга тиеш. Уйланырга мәҗбүр итә торган китапларны яратам, Гобәйнең «Коръән серләре» – шундыйлардан.
Антик авторларның (Софокл, Овидий, Еврепид, Вергилий, Гораций), көнчыгыш фикер ияләренең (Омар Хәйям, Алишер Навои, Мәхтүмкули) әсәрләрен кабат‑кабат укыйм – бүгенге көн проблемалары турында язалар кебек тоела миңа. Эш өстәлем янындагы киштәдә һәрвакыт Равил Фәйзуллин шигырь җыентыклары. Аның ике юллыкларын яратам, элегрәк аларның бөтен тирәнлеген аңлап бетермәгәнмен. Аларда тирән фәлсәфә, халыкның һәм шагыйрьнең зирәклеге чагылыш тапкан икән.
ӨМЕТНЕ АКЛАМАГАННАРЫ…
«Зулейха открывает глаза», «Дети мои», «Эшелон на Самарканд» – Гүзәл Яхинаның бөтен романнарын игътибар белән укыйп чыктым. Шәп яза. Бигрәк тә «Дети мои» ошады. Әмма мин бу романнарда татарларга карата бераз аңлашылмый торган мөнәсәбәт сизәм. Яратмаумы бу? Халыкның тарихи тамырларын, исән калу өчен көрәштә чыныккан холкын аңламау, белмәүме? «Зөләйха»ны укыганда, мәсәлән, анда сурәтләнгән татарлар өчен ничектер уңайсыз, хәтта ки оят булды миңа. Юк, без андый түгел, дип кычкырасым килде.
КӘГАЗЬ ЯИСӘ ЭЛЕКТРОН КИТАПМЫ?
Минем электрон китабым бар. Юлда йөртергә уңайлы. Әмма ни генә дисәң дә, мин башка чорда тәрбияләнгән кеше, шуңа күрә миңа кәгазь вариант күбрәк туры килә. Китапханәмдә урын алган һәр китапны кайдан сатып алганымны, аның исен, укыганнан соң алган беренче тәэсирләремне хәтерлим, дип әйтә алам. Бу электрон китап бирә алмаган, тулы бер дөнья!
МИНЕМ ӨЧЕН КИТАП НӘРСӘ УЛ
Минем өчен китап – бөтен нәрсә. Ул уйланыр өчен азык, тормышны тирәнрәк аңларга ярдәм итүче. Үзеңне үзең кая куярга белмәгән авыр мизгелләрдә ул әле җанга дәва да.
Добавить комментарий