Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Галәм эчендәге галәмнәр, яки без кайчан чынбарлык белән уйдырманы бутадык?

Галәм эчендәге галәмнәр, яки без кайчан чынбарлык белән уйдырманы бутадык?

«Кибердөнья» һәм «виртуаль дөнья» төшенчәләре безне күптән гаҗәпләндерми, хәтта беркадәр искергән, очсызлана төшкән кебек тә тоела. Фантастика сүзен дә инде шактыйдан чынбарлык алыштырды. Ә менә язучылар исә һаман шуларның чигендә торган яки кушып булмастайны куша алган әсәрләр иҗат итә тора. Безгә күңелсез булмасын өчен, билгеле.

21 февраля 2023

Саманта Швеблин
Кентуки
КЕМ ҺӘМ НИ УЙНЫЙ?
Саманта Швеблин, «Кентуки»
Тәрҗемә: Наталья Богомолова
Әлеге роман турында сүз башлаганда, еш кына шаяртырга яраталар: «Америкадагы Кентукки штаты белән бутамагыз, яме». Аргентина язучысы Саманта Швеблинның бу рус теленә тәрҗемәдәге икенче китабы һәм популярлык буенча – иң беренче пландагысы. Югыйсә, ул инде моңа кадәр басылып чыккан повесте – «Дистанция спасения» белән Халыкара Букер премиясенең шорт-битенә эләккән иде. Ә менә «Кентуки» аеруча популярлык казанды, әйтерсең, бу роман нәкъ менә үз вакытын көтеп алып, безнең гасаби күңелләребезне кузгатыр өчен махсус дөнья күргән.
Сюжет линиясе гади генә, ә менә психологик катламнар һәм тәэсир итү көче – сизелерлек югары. Дөресен генә әйткәндә, бу китапны уку җиңелләрдән түгел. Шактый уңайсызлык, урыны‑урыны белән хәтта ачу һәм чиркану кичерәсең, әмма аерыла алмыйсың...
Шулай итеп, без Саманта Швеблин уйлап чыгарга уйдырма да, әмма үтә таныш чынбарлык та булган дөньяга кереп чумабыз. Һәм кентукиның асылда ни булуын аңлап алабыз. Бу «модный» уенчык-девайс, баксаң, электрон йорт хайваны икән. Ирексездән, тамагочилар һәм алар «җан тәслим кылганнан соң» түгелгән күз яшьләре, ай-вайлар искә килеп төшә. Әмма тамагочидан аермалы буларак, кентуки шактый хәтәр нәрсә, карап торышка гына – тәти һәм матур. Бу күркәм җәнлекләрнең күзләре урынына камера беркетелгән, һәм ул «күзләр» өйдәге бөтен нәрсәне теркәп, фиксацияләп бара. Өстәвенә, һәр кентукиның – үз холкы һәм темпераменты. Хуҗаларга техник яктан куллану буенча инструкция бирелсә дә, психологик яктан һәркайсы кентуки белән мөнәсәбәтләрне кора алырга әзер булмаска да мөмкин.
Ә хәзер иң мөһим һәм катгый сорау – ник соң бу кулга ияләштереп булмый торган сәер уенчыкка барысы да шулкадәр мөкиббән? Менә шушы урында башлана да инде психологик катламнарга күмелү һәм үзебез дә үзебезгә ачарга теләмәгән серләрне ачу...
...Ә сезнең кентуки «күзләре» белән яздырып һәм теркәп барган мәгълүматның чынлыкта кая эләккәнен беләсегез киләме? Димәк, безнең белән кемнәрнең нинди уеннар уйнаганын да беләчәксез, дигән сүз.
Әнә шул чакта ул аларны беренче мәртәбә күрде. Бер рәткә 15 ләп, ә бәлки 20 ләп тартма тезелгән. Һәрберсендә бер язу – «Кентуки». Шунда ук аңлыйсың – бу гади генә уенчык түгел. Сатып алучылар яхшырак күрсен һәм кызыксын өчен, кайбер модельләрне, тартмадан чыгарып, бастырып куйганнар. Кул сузып кына үрелеп ала алмыйсың, әмма карашны җәлеп итә. Алина кулына бер тартманы алып, әйләндереп карады – ап-ак, күз явын алырдай, өр-яңа модель айпад һәм айфон тартмаларыннан бер дә ким түгел. Һәр кентуки 279 доллар тора, ә бу бик кыйммәт. Матурлыкка ис китәрлек берни юк, әмма ниндидер, кыйммәтле әйберләрдә генә була торган затлылык, ыспайлык... Менә анысы бар. Нишләп шулай карашны үзенә кадаклап куялардыр, монысын Алина аңлый алмый азапланды. Нәрсә соң болар чынлыкта? Төрле тартмаларда төрле җәнлек төшерелгән, бертөрлеләрне, эзләп караса да, тапмады. Барысы да бар – куян да сукыр тычкан да, карга да, панда да, аждаһа да, ябалак та. Алина, күңеленнән генә санап, биш җәнлекне сайлады. Аннары шул бишесеннән – икене. Кайчан да булса ул бу уенчыкны һичшиксез сатып алачак. Япь-яшь сатучы егет, аның кулында кентуки тартмасын күреп, чын-чынлап куанды, балкып ук китте: – Минем абыемның бар инде, үзем менә сатып алыр өчен акча җыям. Белсәгез икән, бу – фантастика!..
СЮЖЕТ ЛИНИЯСЕ ГАДИ ГЕНӘ, Ә МЕНӘ ПСИХОЛОГИК КАТЛАМНАР ҺӘМ ТӘЭСИР ИТҮ КӨЧЕ – СИЗЕЛЕРЛЕК ЮГАРЫ. ДӨРЕСЕН ГЕНӘ ӘЙТКӘНДӘ, БУ КИТАПНЫ УКУ ҖИҢЕЛЛӘРДӘН ТҮГЕЛ. ШАКТЫЙ УҢАЙСЫЗЛЫК, УРЫНЫ‑УРЫНЫ БЕЛӘН ХӘТТА АЧУ ҺӘМ ЧИРКАНУ КИЧЕРӘСЕҢ, ӘММА АЕРЫЛА АЛМЫЙСЫҢ...



Илья Техликиди
Антонов коллайдер)обл
ХӘЗЕР ҺӘМ ШУШЫНДА
Илья Техликиди, «Антонов коллайдер»
«Другая реальность» сериясендә басылып чыккан бу роман Замятин белән Пелевин, Глуховский белән Рубанов традицияләрен дәвам итә, нигездә, алар тудырган дөньяларны янә бер мәртәбә кабатлап тудыру булып та тора шикелле. Һәм, әйтергә кирәк, ул турыдан-туры интертекстуальлеккә, цитацияләргә корылган. Автор хәтта бу цитацияләр белән горурлана, аларны уйнатудан үзенә бер тәм таба кебек тоела кайчакта. Анык кына атап та булмый – нәрсә бу, антиутопияме, әллә фәнни фантастикамы? Кибердөньяларга сәяхәтләр һәм «Матрица» галәмнәрен яңартулар инде күптән модадан чыгып бара булып тоелса да, юк икән, киресенчә, алар үзгә бер яңа укылыш алырга җыена...
«Антонов коллайдер» – яшь язучының тәүге романы. Һәм ул инде, басылып чыкканнан соң, шактый күп карашлар, поляр фикерләр тудырырга, бәхәсләргә сәбәпче булырга да өлгерде.
Әйтергә кирәк, Илья Техликиди үз укучысын чакырган дөньялар виртуаль киңлектә инде гөрләп яши. «Глагол» әдәби мәктәбе тыңлаучысы, креатив продюсер һәм музыкант булудан тыш, ул әле виртуаль дөньялар тудыручы да. Роман мотивлары буенча «In The Air. Фейки, которые убивают» веб‑уены чыгарылды. Үзенең социаль челтәрләрдәге аккаунтында Техликиди бик теләп роман каһарманнарын биреп бара, аларның романнан тыш тормышларын һәм параллель дөньяларын чагылдыра. Бу инде үзенә күрә – галәм эчендәге галәмнәр, дисәк тә буладыр.
Ярый, нәрсә турында бара соң сүз? Урыны һәм вакыты буенча вакыйгалар Россиядә бара. Бу – 2050 нче еллар. Кешеләр белән күптән бакыйлыкка күчсә дә, мәңге тере Ясалма Интеллект – Бөек Юлбашчы идарә итә. Бу дәүләт системасында төрле катлам вәкилләре бар, ә иң түбәндә торучы һәм очын‑очка ялгап көн күрүчеләрдән берсе – data-курьерлар. Ясалма интеллект никадәр генә Алланы алмаштырмасын, кешедән дә ышанычлырак мәгълүмат йөртү чарасы барыбер уйлап табылмаган.
Һәм менә Антон күзенә беркетелгән линза аша мәгълүмат таратыр өчен һәр иртәне өеннән метрога чыгып китә. Биредә һәр секунд язып куелган, соңарырга, мәгълүматны югалтырга ярамый. Көндәлек бирем – 8 сәгать эчендә 12 пакет мәгълүматны тиешле адреска илтеп җиткерү һәм йөкләтеп калдыру. Маршруттагы һәр адрес – метро боҗрасындагы станция. Эш көне тәмамлангач, Антон һәр кичне, 15 криптоюань алып, Мәскәү читендәге тар, кысан һәм тынчу фатирына кайтып егыла.
Әмма иң кызыгы – аның юлында очраган геройлар белән алардан бөркелеп торган тормыш фәлсәфәләре. Ялган һәм кемдер тарафыннан тагылган хакыйкатьләр. Хәтта яшәү картиналары да. «Ә нәрсә, шулай түгелмени?!» – диясе килә берөзлексез.
Техликиди беркатлы, самими романтика белән ачы сарказм, цинизмны укмаштыра һәм «Антонов коллайдер», шул рәвешле, жанрлар гына түгел, ә пафослар ягыннан да чиктән чиккә ташлана. Әмма бу яшь автор тарафыннан, аңлашыла ки, махсус эшләнә, хәтта аерым новеллалар шәлкеме дә – ишарәләр, аллюзияләр тулы.
Ә азакта... билгеле инде, көтелмәгән финал. Ә ник әле ул юралган һәм көтелгән булырга тиеш, ди?
Укыр өчен 5 сәбәп:

1. Актуаль киберпанк-дистопия. Бу тыгыз динамикалы, мавыктыргыч сюжетка корылган әсәр, автор җәмгыятьне контрольдә тотар өчен кулланыла торган яңа технологияләр турында уйланырга чакыра.
2. Төп каһарман, data-курьер, Мәскәү метросы боҗрасы буйлап локациядән локациягә күчеп мәгълүмат тарата, асылда бу үзенә күрә онлайн-уенны хәтерләтә – һәр квестның ни булып бетәсе билгесез.
3. Интерактив виртуаль сәяхәт. Укучылар роман галәмендәге вебуенның турыдан-туры катнашучылары.
4. Автор заманында Уильям Гибсон, бертуган Вачовскилар, Владимир Сорокин, Виктор Пелевин, Дмитрий Глуховский күтәргән футурологик линияләрне яңача үстерә һәм дәвам итә.
5. Киберпанк кынамы, әллә социаль күрәзәме? Романдагы вакыйгалар бик якын киләчәктә бара, әмма котны алырдай рәвештә чынбарлык булып тоела. Һәм авторның фаразлары чынлап та тормышка ашармы, шуны беләсе килә.
Антонов коллайдер_2
Луиза Янсуар
Фото: goodfon.ru, litres.ru, livelib.ru, labirint.ru, сайтларыннан алынды.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: