Яңа ел коллекциясе, яки Кышкы китаплар
Миндә «кышкы коллекцияне» тәшкил итүче китаплар тупланмасы бар. Әлбәттә, бу коллекция шәхси эстетикама корылган. Аны сезгә дә тәкъдим итеп карарга булдым.
18 января 2016
Һәркемнең ассоциациясе төрле, мөгаен. Чөнки «Яңа ел китаплары» дигән төшенчәгә шәхсән минем әле юлыкканым юк. Шулай ук, Яңа ел белән турыдан-туры ассоциация уятырлык татарча китап та күз алдына килеп басмый. Таныш-белешләрдән сораштырып чыктым, аларда да – шулай ук. Хәер, бездә, мөселман культурасында, Яңа елга мөнәсәбәт үзе үк каршылыклы бит. Без аны Совет чорыннан калган традиция буенча бәйрәм итсәк тә.
Миндә «кышкы коллекцияне» тәшкил итүче китаплар тупланмасы бар. Тематикасы, вакыйгалар барган фон кыш белән бәйле булганга гына түгел, ә китапның атмосферасы белән бәйле бу күбрәк. Ул китаплардан нәкъ менә кыш бөркелеп тора. Әлбәттә, бу коллекция субъектив, шәхси эстетикама корылган. Әмма мин аларны сезгә дә тәкъдим итеп карарга булдым.
Һәркемнең – үз тәме
(Романтика, маҗараларны үз итүчеләр өчен)
Джоан Харрисның «Шоколад» романы үз заманында дөньяга шаулап алды да онытыла төште. Әсәр буенча төшерелгән Лассе Халльстрёмның фильмы да классик мелодрамалар исемлегенә җай гына кереп урнашты. Минем өчен Вианн Роше образы Жюльет Бинош тудырган образдан аерылыгысыз хәзер. Фильм гомумән берсеннән берсе шәп йолдызлардан торган галактиканы тәшкил итә: Джонни Депп, Джуди Денч, Альфред Молина, Кэри-Энн Мосс...
Китап кибетләренә кергәндә, күрәм: сатыла «Шоколад». Укыйлар аны. Яраталар. Беренче карашка, бик җиңел язылган, шактый романтик, хәтта ки беллетристик әсәр. Әмма шул җиңеллек пәрдәсе артында икенче катлам да бар – андагы фәлсәфәгә үтеп керсәң, әсәр шактый уйландыра.
Гап-гади сюжет: карнавал белән Франциянең йокымсырап яткан провинциаль шәһәрчегенә бәләкәй кызы белән кызыл плащлы билгесез ханым килеп төшә. Үзләре белән юл чемоданнары гына бар. Һәм бәләкәй Анукның хыялында туган дусты – Пантуфль исемле көнгерә. Каян килгәннәре дә билгесез, ни өчен бу шәһәрне сайлаулары да.
«Мы прибыли сюда с карнавальным шествием. Люди, толпящиеся по обеим сторонам узкой центральной улицы, пребывают в лихорадочном возбуждении. Все тянут шеи, чтобы видеть обитую крепом повозку с развевающимся за ней шлейфом из лент и бумажных розочек. Анук – в одной руке жёлтый шар, в другой – игрушечная труба – смотрит во все глаза, стоя между базарной корзиной и грустной собакой коричневого окраса. Карнавальные шествия нам, мне и ей, не в диковинку. В Париже перед прошлым постом мы наблюдали процессию из двухсот пятидесяти разукрашенных повозок, в Нью-Йорке — из ста восьмидесяти, в Вене видели два десятка марширующих оркестров, видели клоунов на ходулях, карнавальных кукол с большими качающимися головами из папье-маше, девушек в военной форме, вращающих сверкающие жезлы. Но когда тебе шесть, мир наполнен особым очарованием. В шесть лет ты способен постигать тонкости, которые годом позже уже будут вне твоего разумения. За папье-маше, мишурой, пластиком она пока ещё видит настоящую колдунью, настоящее волшебство. Она поднимает ко мне лицо. Её глаза, сине-зелёные, как земля, открывающаяся взору с большой высоты, сияют.
– Мы здесь останемся? Останемся? – Я вынуждена напомнить ей, чтобы она говорила по-французски. – Но ведь мы останемся? Останемся? – Она цепляется за мой рукав.»
Һәм алар – калалар. Вианн Роше шәһәрдә шоколад кибете ачып җибәрә. Шәһәргә килгәннең икенче көнендә үк аларның ишеген кюре (рухани) кага һәм нинди максат белән килүләрен, күпмегә калырга җыенуларын белешә. Вианның кияүдә түгел килеш ялгызы гына кыз үстерүен ишеткәч, аның чиркәүгә йөрергә җыенмавын аңлап алгач, кәефе кырыла җирле руханиның. Һәм ул шәһәр кешеләренә акрын-акрын гына Вианның бозыклыгы турындагы уйны сеңдерә башлый. Җитмәсә, килгән ханым шәһәрдәгеләр белән мөнәсәбәтләрен җайга салырга да әллә ни омтылмый, оялмыйча, Бөек пост алдыннан тәм-томнар кибете ачарга җөрьәт итә, җете кофталардан, итәкләрдән йөри, башына яулык каплауны кирәк тапмый. Алай гына да түгел, Вианн, әйтерсең, кюрены махсус үчекли: шәһәрдә үзенең үҗәтлеге, кыргыйлыгы белән яманаты чыккан Арманда, елга буйлап йөзеп килгән һәм биредә ялга тукталган чегәннәр белән дуслаша, ире тарафыннан ничә еллар буе кыйналып яшәгән Жозефинаны канаты астына сыендыра.
Һәм менә ике арада чып-чын көрәш башлана. Кюре, әлбәттә, хакыйкать, яхшылык өчен сугышам, дип уйлый. Шәһәрдәге башбаштаклыкларны хәл итүдә дә ул чиркәү кануннарын эшкә җигә – Жозефина, кыйналып яшәсә дә, чиркәү тарафыннан ире дип игълан ителгән адәмнән аерылып китә алмый, аныңча. Бер үк вакытта кюре Рейно Жозефиноның ирен акылга утырту эшен дә алып бара – аны Изге китаплар, догалар укытып тәрбияли. Кюре фикеренчә, Вианн – Иблис тарафдары. Һәм ханым моны исбатлый да шикелле: «минем әнием сихерче иде», ˗ ди ул. Борынгы майя, ацтекеларның ритуалларын белә, Таро карталары белән эш итә, һәркемнең нинди тәм яратуын беренче күрүгә үк әйтеп бирә... Көннәрдән бер көнне кызы Анук та, шәһәрдәге агулы атмсофераны сеңдереп кайтып керә, һәм әнисенә: «Син башка әниләргә охшамаган, синең туфлиләрең үк кызыл!» ˗ дип җикерә.
Джоанн Харрис әсәрендәге символика катлам-катлам: предметларда да чагыла ул, төсләрдә дә, атамаларда да. Әйтик, кызыл төс – Иблис төсе. Шоколад кибетенең исеме – «Небесный миндаль» – христианнарга вәгъдә ителгән җәннәткә ишарә. Вианн белән кюре Рейно арасындагы каршылык та берничә укылышка ия. Бу катып калган кануннар белән ирекле, хөр тормыш арасындагы көрәш тә. Чиркәү белән дөньяви дөреслек көрәше дә. Ахыр чиктә, Иблис белән Мессия тартышуы да. Әмма Харрисның җиткерергә теләгән фикере анык: чын дөреслек – катып калган канун түгел. Әгәр кануннар кешене бәхетле итми икән, алардан баш тартырга кирәк. Һәм Алла исеме белән бик күп җинаятьләрнең аклануы мәсьәләсен дә күтәрә автор, менә монысы без яшәгән заман өчен – аеруча актуаль.
Символларны уен шакмаклары кебек чәчеп җибәреп, һәр вакыйганы берничә ракурстан күрсәтә белүе белән сокландыра мине Харрис. Һәм – ирониясе белән. Ахыр чиктә, киеренкелекне соң ноктасына китереп җиткерә дә, ирония, хәтта ки сарказм белән җиңел генә чишеп тә куя ул конфликтны. Тамак төбендә мин аеруча яраткан ачы шоколад тәме генә кала. Хәер, ул тәм – һәркемнең үзенеке.
«Ташларны җыяр вакыт»
(Башваткычлар чишәргә яратучы интеллектуаллар өчен)
Кешелек аңында һәм мәдәниятендә билгеле бер кодлар яши. Шуларның берсе – җәннәт бакчасы. Без кайчандыр куылган, әмма гомеребез буена яңадан әйләнеп кайтырга омтылган бакча. Танылган прозаик, журналист, фантастика белән интеллектуаль проза чигендә язылган әсәрләре белән танылган Яна Дубинянскаяның «Сад камней» әсәрен укыганда, мин әнә шул код турында уйлыйм. «Эдем» коды турында.
Икенче код әсәрнең исеменә үк чыгарылган, ягъни монысы – аермачык ишарә. «Ташлар бакчасы» – япон культурасының бик борынгыдан килгән сакраль традициясе. Дзэн-буддизмның мөһим өлеше. Мондый бакчаларны баштарак борынгы гыйбадәтханәләр янында ясаганнар – монахлар, ташлардан махсус катлаулы композицияләр тезеп, тынычлап медитациядә утыра алсын өчен. Тора-бара традиция аксөякләргә дә үтеп керә – «Ташлар бакчасы» зиннәтле сайрайларның аерылгысыз атрибутикасына, бизәгенә әйләнә. Европада да бар бу традиция, Вольтерның атаклы гыйбарәсен генә хәтергә төшерик әле: «Үз бакчаңны тәртиптә тотарга кирәк».
«Сад камней» романы ташларны барлаудан башлана: яшма, ахак, сердолик, фирүзә, авантюрин... Һәрберсе төп каһарман – кинорежиссёр Марина Маркованың тормышындагы хәлиткеч вакыйгаларның символы. Зилзилә үтеп, тузгыган бакчасын тәртипкә китерер өчен, башта ташларны барлый ул. Ә аннары, зәмһәрир кыш уртасында поездга утырып, билгесез тарафка чыгып китә. Төшерә башлаган фильмын, иҗат төркемен, дусларын, дошманнарын калдырып. Тормышын өр-яңадан башлар өчен.
Гомернең билгеле бер ноктасында – бигрәк тә яшьлек белән олыгаю кисешкән чорда – һәммәбез дә ясап карый бу «качу» омтылышын. Ә аннары, бакчабыздагы ташларны барлап, аны яңадан тәртипкә китергәч, кайтабыз да – тормыш дәвам итә.
«Мой сад камней. Когда все более-менее хорошо, когда есть близкая цель и ускользающая победа, я о нем, конечно же, не помню. Только если в который раз обвалилось, рухнуло, разбилось вдребезги, а если подумать, то и не существовало ни разу на самом деле. Ведь каждый раз новая задумка всерьез кажется гениальной, а все, что происходит потом, ˗ цепочкой неправильностей, нестыковок и неувязок, из-за которых погрешность нарастает в геометрической прогрессии. Виноваты исполнители, в нашем деле их слишком много, виноваты начальники, их еще больше, виноваты обстоятельства, всегда вероломные и непредсказуемые: вот если бы сразу, из головы – и на широкий экран… Но и это, как правило, ложь, иллюзия, самообман; неточность всегда имеется в самом начале, червоточина сидит уже в идее как таковой, в синопсисе, блуждающем по студиям, в заявке на столе у продюсера, в твоей собственной голове, только признать это куда больнее и обиднее.
А сад камней – есть. Независимо ни от чего. Он просто есть, совершенный, прекрасный.»
Иҗат кешесе өчен – китеп-кайтулар аеруча мөһим. Үзанализ – шулай ук. Һәм менә «Поддубовая-5» станциясендә төшеп калган Марина, төн кунарга ызба эзләп, ә асылда үзен эзләп, бер авылга барып эләгә. Аны монда Отс исемле сәер хуҗа, Иллэ исемле карчык һәм Таша исемле бәләкәй кызчык каршы ала. Ызбага урнашып, төн кунгач, Марина авылны барлый башлый. Буп-буш булып чыга ул. Әмма нәрсәнедер бик хәтерләтә аңа бу каралты-кура да, сәер, ят кешеләр дә. Һәм көннәрдән бер көнне дөнья читендәге, ә бәлки, гомумән башка яссылыктагы адреска посылка килеп төшә. Эчендә – үткәненнән ядкарь-бүләк. Ул инде югалттым, бүтән табылмас, дип уйлаган медальон.
Әмма үткәне бу сәлам белән генә чикләнми. Берәм-берәм Маринаның ялгызак дөньясына кайчандыр кадерле булган, ул инде шулай ук югалттым дип уйлаган кешеләр дә кайта башлый. Тормышы тоташ ыгы-зыгыга корылган ханым, асылда, күпләрнең, шул исәптән үзенең дә, кадерен белмәгән, чапкан да чапкан икән. Һәм менә хәзер аңа – кемнәрдер алдында җавап тотасы, кемнәрнедер – кичерәсе.
Әсәрнең төзелеше кубик-рубик кебек – кайсы якка боргач, нинди сурәт килеп чыгасын белмисең. Һәр деталь Маринаның тормышындагы яңа вакыйганы ачарга ярдәм итә. Үзе дә катлаулы бу каһарман, тормышын да булдыра алганча катлауландырган. Ул «Шоколад» әсәрендәге Вианның тагын да дуамалрак, каударлырак дәвамы кебек. Шуны да онытмаска кирәк: Марина – талант, аны хәтта даһи, диләр. Ә даһиларга бер генә системада да яшәве җиңел түгел. Бигрәк тә – хатын-кыз башы белән дөньяны үзгәртергә омтылган даһиларга.
Дубинянскаяның журналистлыгы да үзен сиздереп куя: әсәр Марина турындагы истәлекләр, хатлар, интервьюлар, докладтан өземтәләр белән чуарланган. Һәрберсенең үз колориты, стиле, персонажлар, ахыр чиктә, үзара укмашып, төп каһарманның Бакчасындагы ташлар боҗрасына оешып бетәләр. Романның шактый өлешен Маринаның сценарие – тормышының үзе язган уйдырмасы тәшкил итә.
Мин бу башваткычның ахырга кадәр ничек чишеләсен белмичә, төрле вариантлар уйлап карый-карый укыдым. Азагы көткәннән дә көтелмәгәнчәрәк булып чыкты. Маринаның бакчасындагы композицияне төгәлләр өчен бары бер генә деталь җитми иде – иң сакраль деталь. Нәкъ менә шул асыл таш аны чынбарлык белән килештерә дә алыр, бәлки.
Кар бабайдан куркырга кирәк
(Детектив яратучылар өчен)
Күпсанлы сораштырулар нәтиҗәсенә ышансак, детектив һаман да иң популяр жанрларның берсе булып кала. Соңгы елларда әдәбиятта «Скандинавия детективы» дигән төшенчә барлыкка килде. Швед язучысы Стиг Ларссонның «Миллениум» сериясе («Девушка с татуировкой дракона», «Девушка, которая играла с огнём», «Девушка, которая взрывала воздушные замки») дөньяны шаулатканнан соң, без, азмы-күпме әдәбият белән мавыгучылар да, мәктәп эскәмиясеннән бирле кулына бер генә китап тотып карамаучылар да, кызыксынулы карашыбызны Төньякка төбәдек. Ә әдәбияттан бизнес ясаучылар, тиз арада бахбай башын хәтерләткән ярымутрауның язучыларын барлап чыгып, китап базарын «Misterium» сериясе белән тутырдылар. Халык Камилла Лэкберг, Ингер Фриманссон, Юсси Адлер-Ольсен, Самюэль Бьорк, Ларс Кеплерның криминаль романнарына ябырылды.
Арада аерылып торган автор – Норвегия язучысы Ю Нёсбе һәм аның детектив Харри Холле турындагы романнар сериясе. «Снеговик» шушы сериядән җиденче китап, рус телендәге тәрҗемәсе 2007 елда «Азбука» нәшриятында басылып чыкты.
Әсәр 1980 елдагы вакыйгалардан, ягъни преамбуладан башлана: кияүдәге ханым көпә-көндез, кечкенә улын машинада калдырып, сөяркәсе белән очраша. Тәрәзәдә кемнеңдер йөзен күреп, сискәнешәләр. Карасалар: урамда алагаем зур Кар бабай тора. Аннан ханым чыгып машинага утыра да, әтиең көтә, дип, өйләренә ашыга. Ә улы, арттагы утыргычтан үрелеп, әнисенең колагына пышылдый: «Без барыбыз да үләчкәбез».
Шуннан Ю Нёсбе 2004 елга «сикерә». Детектив Харри Холле Осло шәһәрендәге җинаятьләр сериясен тикшерә. Преамбула соң нигә кирәк булды, дип уйлый гына башлыйсың, автор соравыңа җавапны китереп тә куя: һәр үтерелгән хатын-кыз кияүдәге ханым һәм җинаять урынында Кар бабай басып кала. Ахыр чиктә, тикшерүчеләр кулына хат кисәге килеп керә:
«Скоро выпадет первый снег. И тогда он снова появится. Снеговик. А когда снег растает, он снова кого-то заберет с собой. Ты должен спросить себя вот о чем. Кто сделал снеговика? Кто делает снеговика? Кто породил The Murri? Потому что сам снеговик об этом не знает.»
Шушы хаттан соң, Харри Холле белән аркадашы (напарник) Катрина Братт үтерешләрнең бер кеше тарафыннан башкарылуына төшенә. Үтерүченең почеркын ачыклаганнан соң, Норвегиядә алдагы елларда үтерелгән хатын-кызларның «эш»ләрен дә күтәрәләр. Аларның саны артканнан-арта бара.
Ю Нёсбе детективларын күпчелек авторларныккыннан аерып торган сыйфат: нечкә психологизм һәм сюжетның спираль рәвшендә бормаланып-бормаланып үстерелеше. Әйтик, әлеге дә баягы преамбула үзе үк инде маньяк психологиясен ачарга омтылыш булачагына ишарә. Нёсбеда логик «бушлыклар» юк диярлек, һәр деталь, һәр нюанс роман буенча үз вазыйфасын башкара.
Харри Холленың һәм башка персонажларның тормышы да, уй-кичерешләре дә – үтә тормышчан. Әйтерсең, мин бу детектив белән таныш, менә хәзер урамга чыгармын, аны очратырмын да: «Саумы, Холле!» ˗ дип, кул биреп күрешермен. Әсәрнең бу кадәр тормышчанлыгы тора-бара куркыта башлый. Мин, мәсәлән, бу детективны укыганнан соң, Кар бабайлар ясаудан туктадым һәм, берәр йорт турысыннан узганда, Кар бабай торганын күрсәм, хәзер дә каз тәне чыга. Балачак уеннарының матур истәлеге булган Кар бабайны көтелмәгәнчә кулланып, контраст тудыра алу осталыгы өчен авторга рәхмәт, билгеле. Ләкин кисәтеп куясым килә: Кар бабайларның мөлаем, ягымлы кар йомарламнары гына булып калуын теләсәгез, «Снеговик»ны укырга ашыкмагыз.
Режиссёр Томас Кауфман роман турында болай диде: «Снеговик»тан алган тәэсирне «Америка тауларында» җилдерү белән чагыштырыга мөмкин». Әсәрне Мартин Скорсезе экранлаштырачак, дигән хәбәр йөрде берара. Хәзер Скорсезе продюсерлар исемлегендә исәпләнә, ә режиссёры Майкл Фассбендер булачак дигән имеш-мимешләр таралды. Кем булса, да көтәбез. Фассбендерның быел прокатка чыккан «Макбет»ыннан соң, чираттагы җитди ыргылышы булыр бу, бәлки.
Февраль гаеплеме?
(Адсурд, сюрреализм тарафдарлары өчен)
Бу китап ничә тапкыр кулыма килеп кереп, ничә тапкыр кире алып куелды икән. Кәгазь китабын табу инде хәзер мөмкин дә түгелдер, китап кибетләрендә – бик сирәк кунак ул. Хәтта заказ белән дә кулдан гына алырга мөмкин. Шуңа, укырга тәвәккәлләсәгез, электрон форматта эзләргә кирәк булачак.
Нәни генә касәгә сыеп беткән тәмле чәй яки каһвә кебек ул – бер-ике йотуга бетә дә куя. Жанрын билгеләү дә мөмкин түгел, хәтта кирәге дә юк эш, миңа калса. Кыскасы, сүз Шейн Джонс дигән серле язучының «Остаёмся зимовать» дигән серле романы турында бара.
Бу китап башта 500 данә тираж белән арт хаус әдәбиятны нәшер итүче кечкенә генә нәшриятта басылып чыга. Басылып чыга, тарала һәм... онытылырга да тиеш була шикелле. Һәрхәлдә, нәширләр дә, автор да шулай уйлый. Әмма, ни сәбәпледер, өлкәннәр өчен язылган бу Әкият укучы тарафыннан яратып кабул ителә. Тәнкыйтьчеләр дә, сихерләнгән шикелле, роман турында бер-бер артлы мактаулы рецензияләр язарга керешә, Шейн Джонсны Итало Кальвино, Габриэль Гариса Маркес, Нил Гейман кебек олпат романчылар белән бер сафка бастыралар. Беренче басмасының һәр копиясе фантастик бәягә – 250 шәр долларга сатылып тарала. Аннан китап АКШта басыла һәм дөньякүләм танылуга ирешә.
«Интеллектуаллар өчен» дип мөһерләнгән бу әсәр нәрсәсе белән шулкадәр җәлеп итә соң? Иң башта мине магик катламы, метафорасы белән эченә суырып алды ул. Күз алдыма М. Найт Шьямаланның «Таинственный лес» фильмы килеп басты, андагы атмосфера, андагы символика. Шейн Джонсның әсәрен укыганда да, вакыйгалар, фильмдагыча, кадрлар сыман күз алдыннан уза. Һәр укучы үз фильмын күрәдер, билгеле.
«Жрецы спустились
с холма в город, а там заглянули в школу и библиотеку. Забрали учебники, вырвали страницы о птицах, летающих машинах, цеппелинах, ведьмах на метлах, воздушных шарах и змеях, крылатых мифологических существах. Они смяли бумажные самолетики, которые складывали дети, и бросили страницы в горящую яму, вырытую в лесу.
Жрецы вогнали ржавые штыки лопат в земляную кучу и забросали яму. У некоторых жрецов по щекам катились слезы, но они не чувствовали грусти. Другие выдавливали из сознания воспоминания о ветре. Они прибили к другому дубу второй свиток пергамента. В нем указывалось, что все вещи, обладающие способностью летать, должны уничтожаться. А также что ни одна живая душа в городе более не должна говорить о полете.
Внизу стояла подпись: Февраль.»
Очу тыелган көннән шәһәрдә Февраль диктатурасы урнаша. Тора-бара балалар югала башлый: төннәрен – караватларыннан, көндезләрен – уйнаган җирләреннән. Хәсрәттән шаша язган әти-әниләр үз-үзләренә кул сала, кайсыберләре, көч табып, яшерен армиягә туплана. Шулай итеп, Февральгә каршы көрәш башлана. Баш герой Таддеус та, кызы Бьянка белән сөекле хатыны Селахны югалткач, тормыш мәгънәсе итеп Февральне тәхеттән бәреп төшерүне күрә.
Кешеләр башта, Февральне алдар өчен, җәйге киемнәрдән йөриләр, аны танымаска тырышалар, әмма күбесе авыруга сабыша, үпкәләрен харап итә. Февраль моны күрми дә. Аннары карны чиләкләп кайнар су сибеп эретәләр, яктылык тартмалары уйлап чыгаралар, һөҗүмгә бер өер бал корты җибәрәләр. Февральнең исе дә китми. Азынганнан азына. Кешеләр язны, җәйне кайтару, тузганаклар белән бизәлгән үрләрдә иркенләп йөрү, кояш нурларыннан хозурлану хакына көрәшәләр. Һава шарларында очу турында хыялланалар. Гап-гади, беркатлы хыяллар.
Ахыр чиктә, Таддеус Февральнең үзенә үк барып җитә. Һәм аның куркыныч, дәһшәтле, явыз тиран булудан бигрәк, бәхетсез бәндә булуын ачыклый. Менә нинди кәгазь табып алалар Февральнең кесәсеннән:
«Лист, найденный в домике Февраля, содержащий перечень возможных средств для излечения Февраля:
- Корень валерианы и таблетки витамина С, принимаемые в темноте.
- Йога и медитация.
- Снег, растопленный в детских ладошках.
- Ящики света?
- Горячая ванна с экстрактом мяты.
- Прикасаться к луне в тех местах, о существовании которых луна не знает.
- Употреблять зверобой.
- Удобрять внутренний сад.
- Вернуть Бьянку.
- Обратить страхи в желания.
- Дневник настроения.
- Насытить тело водой.
- Уделять больше внимание девушке, от которой пахнет медом и дымком.»
Кешеләр ахыр чиктә теләгенә ирешә – Февраль диктатурасы бәреп төшерелә. Әмма шунысы да ачыклана: тормыш Февраль белән генә чикләнми икән. Һәм тираннарның тираннарны алыштыру галәмәте дә бар. Кыскасы, сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, дөньяда бүген барган вакыйгалар фонында бу китапның фабуласы бик тә «таныш» тоелды. Безнең цивилизациягә дә Февраль кизәнмиме икән? Без ул Февральне үзебез үк тудырдык түгелме?
Добавить комментарий