Кайту тантанасы
Бүгенге әдәбиятта милли җирлектән чыккан авторлар гаять кызыклы. Без андыйларны барлап, күзәтеп, тәкъдим итеп барырга тырышабыз. Бу санда Казахстан һәм үз милли тамырлары турында уйланып иҗат итүче, казах риваятьләренә яңача җан өрүче хатын-кыз язучыларның кайбер китапларына тукталырга булдык. Аларның уйланулары безнең кайбер этник язмыш бормалары, табу-югалтулар белән дә аваздаш. Бу китаплар – нигездә рус телле басмалар, шуңа да аларны кибетләрдән һәм китап кушымталарыннан бик җиңел табып алып укырга мөмкин.

1974 елның 19 ноябрендә Алматыда туа. «Трое из Жана-Парижа», «Там тепло, там мой папа», «Дата С.: Когда жизнь начинается заново» һ.б. китаплар авторы.
«ТАМ ТЕПЛО, ТАМ МОЙ ПАПА» 18+

Бу китап автофикшн белән матур әдәбият чигендә тора. Гомеренең кырык сигез елыннан бары тик унсигезен генә шунда уздырган Казахстанга – ватанга – төп героиня белән без дә Уралдан ностальгия тулы сәяхәткә чыгабыз. Бу – үзенә күрә сентименталь роуд муви. Һәр юл борылышы балачактан, яшьлектән кан тамырларына сеңеп калган, үз сәгатен көтеп яшәгән хатирәләрне сирпи: монда гына һава шушылай куерып, кояш белән укмашып зеңләп тора, монда гына казанда пешкән бавырсаклар шундый татлы ис тарата, монда гына даланы келәмдәй күмеп киткән мәкләр белән лаләләр шәфәкъ ялкынына кушылып күккәчә дөрли...
Кайтуның, гомумән, балачагың эзләре калган туфракны тануның серле-тыныч та, үзәк өзгеч шашкын да тантанасы. Вакыт-вакыт автор безне экскурсиядә йөрткән шикеллерәк тә тәэсир калдыра. Алматының үзен дә, Казахстанның ерак далаларын да Җилеп узабыз, илнең эчке мохитенә кереп күмеләбез. Айгөл Клиновская бик гадәти, гади һәм урыны-урыны белән публицистик та тел белән яза, катлаулы метафоралар, символларга урын калдырмый. Әмма аны укучылары әнә шуның өчен үз итә дә – ул, әйтерсең, һәркайсының Җанындагысын гади, үтемле итеп ачып сала.
(Айгөл Клиновская, интервьюдан)
«ТРОЕ ИЗ ЖАНА-ПАРИЖА» 18+
1991 елда Казахстанның көньягында урнашкан кечкенә генә таулы шәһәрчектә өч бала чыгарылыш бәйрәменә әзерләнә. Аттестат алгач, Ольга – Кузбасска, Айшә – Украинага, Андрей Германиягә китәргә ниятли. 25 ел узгач, алар туган шәһәрләрендә кабат очрашачак. Инде алларына вакыт та, язмыш та күпкә Җитдирәк сораулар куйган һәм сынаулар әзерләгән булачак.
Әнисе аның, чыннан да, немка иде. Әтисе – яртылаш поляк, яртылаш казах. Менә шулай итеп, Андрюха – фон да, пан да, бәк тә булып чыга.
1991 елның июнендә бу өчәүне дә, шәһәрнең башка халкын да милли мәсьәлә әллә ни борчымый иде. Кемдә кайсы кан күбрәк икән дип, бәхәсләшүләр булгалый. Әмма ул болай, уен өчен генә. Бәләкәй генә кала эчендә алар болай да кечкенә казандагы сыман кайнап яши, Советлар Союзының бөтен тарафыннан Җыелганнар лабаса.
Башта коры далада бистә оешкан, чөнки монда искиткеч кыйммәт казылмалар барлыгы ачыкланган. Озакламый картада да Жанатас дигән нокта пәйда булган, казахча бу «яңа таш» дигән сүз. Фосфоритлы руданы чыгару тәмам Җайга салынган, йортлар калыккан. Бөтен нәрсәне белеп торган Андрей әйтүе буенча, мондый руданы чыгару ягыннан аларның шәһәре Советлар Союзында икенче урында йөри. Ә беренче урында кем – бу сорауга ул, дөрес, Җавап бирергә шактый кыенсына. Ул шәһәрнең генераль планында хәтта аэропорт булганын да белә үзе. Кызлар гына әллә ни ышанмый. Алар Жана-Парижның – Җирле халык Жанатасны, яратып, шулай атый – кайсы Җире аэропорт төзергә яраклы булуын һич аңлый алмый…
«ДАТА С: КОГДА ЖИЗНЬ НАЧИНАЕТСЯ ЗАНОВО» 18+
Айгөл Клиновская бу әсәрендә безне Ник Хорнби тудырган дөньяларга чакыра диярсең. Дүрт Алматы кешесе гадәти бер көндә урамдагы эскәмиядә яңгырдан ышыкланып утыра. Алар озакламый таралышып, бу очрашу турында оныткан да булыр иде, әмма кинәт кенә янәшәдән йөгереп узып барган бер таныш түгел бәндә, туктап, үлем даталарын әйтә: 22 октябрь.
Шуның аша автор безне казах һәм төрки мифологиясенә, аның колоритына алып кереп китә. Геройларның берсе кайчандыр әбисе сөйләгән әкиятләр белән риваятьләрне искә ала. Кайчандыр, ди аңа әбисе, кешеләр арасында явыз диюләр адәми кыяфәткә кереп йөри торган булган. Әле тагын коточкыч албасты Җизтырнак та бар икәнен онытмаска кирәк...
Озын сүзнең кыскасы, бу сәер дата һәм фаталь киләчәкне көтеп, алар белән эскәмиядә без дә утырып калабыз. Нишләргә икән дип, планнар корабыз, бәхәсләшәбез, көлешәбез, сагышланабыз, язмыш белән күзгә-күз калабыз. Ә аның белән күзгә-күз карашканыбыз юкка инде күпме вакыт үткән икәнен... бераз гына соңрак абайлап алабыз.
Луиза Янсуар
Добавить комментарий