Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Кан саркып торган яралар һәм рухи иммунитет

Бүгенге әдәбиятта этник тамырлары белән бик күп төрле «кече халык вәкиле» булган авторлар бар. Алар барысы да дөньядагы олы бер әдәби барышның – тармаклары. «Чыгышы белән һинд тамырлы» ике язучының кабатланмас иҗатына тукталырбыз бу юлы. Нәкъ менә шушы иҗатлар соңгы ике дистә дәвамында, тәрҗемәдә килеп ирешеп, рус телле укучыны да тетрәндерә, сокландыра, уйландыра. Болар – Абрахам Вергезе белән Амитав Гош.

КЕМ УЛ – АБРАХАМ ВЕРГЕЗЕ?

Абрахам Вергезе – бүгенге көндә АКШта һәм дөнья күләмендә бик яхшы билгеле табиб, медицина докторы, Стэнфорд университеты профессоры, шундагы Медицина мәктәбе җитәкчесе, мөгаллим, язучы. Ул 6 мәртәбәле доктор дәрәҗәсенә ия. 2014 елда сәнгать һәм гуманитар фәннәр өлкәсендәге 19 нчы Хайнц премиясенә ия була, 2015 елда АКШ Президенты Барак Обама аңа гуманитар фәннәр буенча Милли премия тапшыра. 2023 елда Вергезе Гуггенхайм премиясен ала.

Вергезе 1955 елда Эфиопиядә туа, гаиләсе чыгышы белән Һиндстанның Керала штатыннан була, православиеле христианнар. Биредә әти‑әнисе укытучылар булып эшли. Аддис-Абебада үсә, шунда медицина белән кызыксына башлый. Император Хайле Селассие тәхеттән бәреп төшерелеп, хакимияткә марксистлар килгәч, гарасат эчендә калырга теләмичә, гаиләләре Америкага күченә. Күпчелек эмигрантлар һәм чит илдән килгән медицинага өйрәнүче яшь белгечләр кебек, Вергезе да хастаханәләрдә бушлай тәүлекләр буе санитар булып эшли, практика уза. 1979 елда Һиндстандагы Мадрас университетында бакалавр дәрәҗәсе ала, АКШка кайткач, ординатурада урын көтә. 1983 елда аны тәмамлап, Бостон университеты Медицина мәктәбендә стажировка уза, Бостон шәһәр госпиталендә эшләп, бик зур тәҗрибә туплый.

Ул эшләгән елларда биредә СПИД эпидемиясе башлана, яшь табиб кулыннан фәкыйрь яшәгән халыкның бик күбесе – меңләгән авыру уза. Вергезе авыртуга чыдый алмаган кешеләр өчен махсус үз физиотерапия методикасын булдыра, алга таба аны барлык җирдә дә куллана башлыйлар. 1991 елда, медицина профессоры булып, Эль‑Пасо шәһәрендә урнашкан Техас технологик фәнни сәламәтлек саклау үзәгендә инфекцияле авырулар бүлеген җитәкләргә керешә. Соңрак Сан-Антониода Техас университетының Фәнни сәламәтлек саклау үзәгендә Медицина фәннәре һәм этика үзәген оештыра, аның директоры була. Биредә биш ел эшләгәч, Стэнфорд университеты Медицина мәктәбенә штаттагы профессор һәм эчке медицина кафедрасы җитәкчелегенә килә.

Табиблык тәҗрибәсе буенча язылган тәүге автобиографик китабын – «Моя страна: История доктора» басмасын 1994 елда чыгара. Китап Time бишлегенә эләгә, 1998 елда аның буенча һинд режиссёры Мира Наир фильм төшерә. Икенче китабы да зур кызыксыну белән кабул ителә, ирекле китап таратучылар исемлекләрендә беренче урыннан төшми.

2009 елда Вергезе укучысына беренче нәфис романын – «Рассечение Стоуна»ны тәкъдим итә. Ул «Нью‑Йорк таймс» исемлегендә ике ел буена беренче сафларда исәпләнә. «Завет воды» 2023 елның маенда басылып чыга, «Нью‑Йорк таймс» аны 2023 елның 100 иң яхшы китабы исемлегенә кертә.

Медицинада Абрахам Вергезе гаять зур абруйга ия – ул бүгенге көндә дөнья күләмендәге иң яхшы физиотерапевтларның берсе. Әдәбиятта да һәр яңа басылган китабы зур вакыйга буларак кабул ителә.

     

БЕЗ ҮЗ ҖӘННӘТЕБЕЗ КАЙДА ИКӘННЕ БЕЛӘБЕЗМЕ?

«Рассечение Стоуна» – катлаулы, күпкатламлы эпик полотно. Ул чыгышы белән һиндлы булган Америка язучысы Вергезены чын мәгънәсендә бүгенге дөньякүләм әдәби процессның фәлсәфи үзәген билгеләп торучы автор буларак күрсәтә. Роман нәкъ менә колориты – Эфиопиядә барган вакыйгалар һәм андагы драматик язмышлар белән укучыга кызыклы: үзең өчен моңарчы белмәгән дөньяларны ачасың һәм, әйтерсең, тарихтагы иң киеренке мизгелләрнең берсенә шаһит буласың. Биредә барысы да бар: бер-берсенә ябышып туган һәм туган вакытта ук аерып алынган игезәкләр Мэрион белән Шива фаҗигасе дә, гаилә метаморфозалары да, дини-рухани омтылышлар да, миссия белән бәйле тарих та, медицина да, сәяси түнтәрелешләр дә, илдәге фәкыйрьлек белән системаның кешеләрне ничек итеп ботарлавы, юк итүе дә...

Христианлык миссиясе үзәге белән фәкыйрьләр килеп ярдәм ала торган хәерче госпиталь – менә шушы мохиттә балачактан кешенең кирәксезлеген, бернигә дә тормавын күреп үскән игезәкләр, үзләре дә ваемламыйча, гомерен көрәшкә һәм корбанчылыкка багышлый. Алар булдыклы, кырыс һәм теләсә кайсы мизгелдә анык карарга килергә әзер белгечләр – хирурглар булып кына түгел, ә чын мәгънәсендә умырткалы шәхесләр булып та формалаша.

Бу миссия белән госпитальдә кешеләр кан белән бәйләнмәсә дә, җан җепләре аша бәйләнә. Аларны һәрдаим яшәү белән үлем чигендә тору бәйли.

Туганчы икесе бербөтенне тәшкил иткән һәм туганда, аерып, ике организмга әверелгән Шива белән Мэрион чынлыкта беркайчан да тулаем аерылмый. Алар чакрымнар аша да бер-берсен тоя, берсе икенчесен дәвам гына итә. Әмма араларына мәхәббәт кергәч, бу бөтенлек инде бөтенесе өчен дә фаҗига булып әверелә...

«Шива уенча, бу тормыш асылда тишекләрне ямауга корылган. Шива беркайчан да метафоралар белән сөйләшми. Тишекләрне ямау, ялгау – аның чын эше. Һөнәре. Әмма башка төрле тишек тә бар – ул кан саркып торган, төзәлмәс яра. Ул яра гаиләләрне, нәселне кыл урталайга бүлә. Кайчагында без туганда ук, ә кайчагында – соңрак. Һәм без ул яраны, тишекне гомеребез буена тегәбез, ялгыйбыз. Моны яшәү максаты итәбез. Әмма шул килеш, ямалып бетмичә калып, ул барыбер киләчәк буыннарга күчә».

Киң катлам укучы өчен Абрахам Вергезе романнары – без күз алдына да китерә алмаган гаҗәеп дөньяларга сәяхәт тә. Бернинди туристик маршрут та тәкъдим итә алмый, күрсәтеп, ачып бирә алмый торган сәфәр. Шул җирлеккә, аның тарихына, тормыш-көнкүрешенә, эстетикасына, фәлсәфәсенә кереп күмелү мөмкинлеге. «Завет воды» әсәрендә язучы безне Һиндстан колоритына баштанаяк күмелергә чакыра. Без болай гына барып чыкмас «эчке Һиндстанга» – аның көньягында урнашкан Парамбиль авылына.

«Ходай яхшы тарихлар ярата. Ул безгә һәркайсыбызга үз тарихын язарга мөмкинлек бирә. Синең тарихың башка берәүнекен дә кабатлый алмый. Шуны исеңдә тот. Син бит – Парамбильдән, шуның өстенә, син әле тагын – хатын‑кыз да, димәк, син җаның ни тели, шуны башкарырга сәләтле».

Роман башыннан ук драматик каршылыклар һәм коллизияләр белән үзенә бөтереп алып кереп китә: 1900 елда 12 яшьлек белемле, акыллы, киләчәктә укырга теләүче, христиан динле рухани гаиләсеннән чыккан һинд кызын 40 яшьлек бай, әмма иртә тол калган иргә кияүгә бирәләр. Җәннәт бакчасын хәтерләткән Парамбиль утары баштарак яшь кыз бала өчен – читлек, ә укучылар өчен патриархаль кагыйдәләр һәм каста, система куйган таләпләр баш өстендә айбалтадай айкалып торган төрмә булып тоелса да, тора‑бара ул бәхетле гаилә һәм нәсел утравына әверелә. Алай гына да түгел, тирә‑яктан бирегә тормышның кагылган-сугылган бәндәләре барып сыеныр урын эзләп агыла...

Хәтта утар өстендә ниндидер борынгы каргыш эленеп торгандай тоелса да. Хәтта дөнья тоташ гарасаттан һәм югалтулар ачысыннан сыкранса да. Ә без үз җәннәтебезнең кайда икәнен анык беләбезме? Вергезены укыгач, әнә шул сорау кала эленеп тел очында.

КЕМ УЛ – АМИТАВ ГОШ?

Амитав Гош – бүгенге заманның һинд язучылары арасыннан иң абруйлы һәм халыкара масштабта билгеле авторларның берсе. Ул 1956 елда Калькутта шәһәрендә һинд колониаль армиясе подполковнигы гаиләсендә дөньяга килә. Һиндстанда, Бангладешта һәм Шри-Ланкада үсә, Делида, Оксфордта, Александриядә укый. Оксфордта социаль антропология докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия була. The Indian Express газетасында эшли, Нью-Йорк университетында укыта. 2005 елдан Гарвардта белем бирә. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Гоада яши. 2009 елда ул Британиянең Королева әдәби җәмгыятенә кабул ителде.

«Круг разума» дип аталган беренче романы 1986 елда басылып чыга һәм Медичи премиясенә лаек була. «Калькуттская хромосома» әсәре өчен Гош Артур Кларк премиясен ала. Шулай да халыкара дәрәҗәдәге киң танылуны язучыга «Стеклянный дворец» романы белән «Ибис трилогиясе» китерә. Соңгысы өч калын томнан гыйбарәт – «Маковое море», «Дымная река» һәм «Огненный поток» китаплары.

«Стеклянный дворец» өчен Амитав Гош 2001 елда Франкфуртта узган китап ярминкәсендә халыкара электрон китаплар премиясен алса, «Ибис трилогиясе»ндәге беренче китабы белән 2008 елда тәүге мәртәбә Букер премиясе исемлегенә кертелә, Һиндстанның үзендәге мәртәбәле «Золотое перо Индии» премиясе иясе була.

Китаплары 30 дан артык телгә тәрҗемә ителгән. Ул Венеция һәм Локарно кинофестивальләре жюри әгъзасы. 2007 елда аны Падма Шри ордены белән бүләклиләр – әлеге орден Һиндстанда бик мәртәбәле шәхесләргә генә тапшырыла. 2010 елда Амитав Гош, Маргарет Этвуд белән берлектә, Дэн Дэвид премиясен ала, 2011 елда Монреальдәге Blue Metropolis фестивале Гран-при иясе дип табыла. 2018 елда «Джнанпит» дигән Һиндстандагы иң югары дәрәҗәдәге әдәби премиягә лаек була. Амитав Гош – аңа лаек булган инглиз телендә яза торган бердәнбер язучы.

2019 елда Foreign Policy журналы аны соңгы дистә елда фикерләре һәм фәлсәфәсе белән дөньякүләм дәрәҗәдә тәэсир итү көченә ия күренекле шәхес дип атады. Амитав Гошның соңгы рус телендә басылып чыккан романы – «Оружейный остров» (2019).

КОЛОНИАЛЬ ӘДӘБИЯТНЫҢ КОЛОНИАЛЬ БУЛМАГАН КАРАШЫ

Инглиз телле әдәбият җирлегендә һәм традициясендә «колониаль роман» төшенчәсе шактыйдан бирле яши. Ул соңгы ике гасыр эчендә күзгә күренеп игътибар үзәгендә булган, күпсанлы бәхәсләр уяткан әсәрләр белән дә билгеле. Әйтик, Джон Бойнның «Бунт на „Баунти“», Абир Мукерджиның «Человек с большим будущим», «Неизбежное зло», Лили Кингның «Эйфория», Шубханги Сварупның «Широты тягот» әсәрләре һ.б.

Асылда, колониаль роман элегрәк әлеге дә баягы колониаль сәясәтне алып баручылар тарафыннан – метрополиядән языла, әгәр Һиндстан һәм аның тирә-як ареалын күздә тотып сүз алып барсак, ак тәнле британлылар яки америкалылар күзлегеннән. Нигездә, аларның фокусында колониядәгеләр – үзенә күрә бер экзотика, ә китапның нигезен тәшкил итүче колорит сатып алып укучыларга – бер кызык, кәмит кенә.

Әмма дә ләкин ХХ йөз азагына без әдәби барышта яңа тенденция белән очраштык: мондый әсәрләрне хәзер үзләре шул колонияләрдән килеп чыккан һәм дөньякүләм билгеле булып әверелгән «кәмит вәкилләре» яза. Алар бу темага орынмый кала алмаганга – чөнки, бу алар өчен – кан саркып торган яра, җөй, җәрәхәт, аны ничек тә тегеп, дезинфекцияләп, төзәлүгә таба борып җибәреп, дәваларга кирәк. Гыйбрәтен исә – бәян итәргә. Дәрес булсын өчен. Иммунитетыбыз ныгысын өчен. Әмма, ни кызганыч, дәрес алмавыбызны да, иммунитет белән хәлләребез мөшкел икәнне дә дөнья елдан-ел раслап тора.

Амитав Гош полотнолары гадәттә 500 битләп тирәсе, кайчакта аннан да артыграк күләмгә ия. Әмма иң гаҗәбе: син ул әсәрләрне, аерыла алмыйча, ничек «йотып чыкканыңны» сизми дә каласың. Чөнки язучы фикерләрен дә, фәлсәфәсен дә бик үтемле жанр кысаларына кертеп утыртып тәкъдим итә – маҗаралар романына.

Сәяхәтләр белән маҗаралар, әсәр каһарманнарының башны әйләндергеч тарихлары асылда автор өчен «рама»: монда барысы да сыя – ире белән бергә яндырылырга тиешле ярлы һинд крестьян хатыны да, бөлгән һәм мөлкәтен ничек кайтарырга белмәгән раджа да, кораб капитаны булырга хыялланган яшь беркатлы малай да, тынчу буржуаз җирлеген ташлап качкан француз туташы да, кытай наркоманнары белән әфьюн сәүдәгәрләре, британ офицерлары да...

Барысын да нигездә «Ибис» паруснигы – хыялга илтүче һәм алардан алып та китүче легендар кораб берләштерә. Хикәяләү җир һәм су стихияләренең үзара кушылып китүе булып та әверелә, каршылыгы да. Ничек кенә булмасын, кеше язмышлары ике стихиядә дә кайнап торган тәкъдир давылы эчендә бәргәләнә. 1838 елда коллар белән сәүдә итү легаль булудан туктагач, корабны инглиз кешесе сатып ала да әфьюн йөртү өчен әзерли. Трюмнарын элек коллар тотар өчен куллансалар, хәзер инде яңа товар капчыклап, төргәкләп кереп урнаша.

«Дымная река» әсәрендә «Ибис» шхунасы Калькуттадан Маврикийга барган чагында коточкыч гарасатка очрый, аның бортында булган кешеләрнең бер корабта ничек исән калырга тартышуына шаһит булабыз. Ә инде алдагы романда – трилогияне йомгаклап куйган «Огненный поток»та без Кытай белән Британия арасындагы конфликт уртасына килеп эләгәбез. Аңлашыла ки, кытай хакимияте илнең гигант әфьюн базарына әйләнүенә бар көче белән каршы торырга тырыша. Кытай Кантонына Британия һәм Һиндстан армадасы якынлаша.

«Ничек инде шулай була ала соң – бер төркем кеше берничә сәгать, хәтта ки минут эчендә әле җиргә туарга да өлгермәгән миллионнарның язмышын бер карары аша хәл итә дә куя. Кечкенә генә, кыска вакытлы вакыйгалар киләчәктә кемнең кем белән хакимлек итәчәген, кемнең хәерчегә әвереләчәген, кемнең байбичә булып утырачагын, кемнең хуҗа, ә кемнең ялчы булачагын билгели. Моннан да олырак гаделсезлекне күз алдына китерү авыр...»

Бүгенгенең комсызлыклары кайчан башланганын, нинди масштаблар ала барганын да күрәбез без Гош романнары аша. Зур акчалар, элемтәләр һәм амбицияләр кайнап торган дөнья эчендә кайсыбызга ничек үз иманын һәм намусын саклап калырга? Кешеләргә дә, халыкларга да? Бу сорауларга без әле озак җавап эзләрбез кебек.

            

Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера