Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Китап миннән кеше ясады

Китап миннән кеше ясады

«Ел китабы» бәйгесендә кайсы китап җиңде

13 июня 2017

Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТР ФАнең Шәрәфле академигы Ягъсуф Шафиков исеме «Татарстан» журналы укучыларына яхшы таныш. 1998・2012 елларда ул бездә бүлек редакторы булып эшләде. Журнал битләрендә басылган хикәя, повестьлары укучылар тарафыннан һәрчак зур кызыксыну белән кабул ителде. Ягъсуф әфәнденең «Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом?» китабы «Ел китабы» республика бәйгесендәҗиңүен ишеткәч, редакциябез белән чын күңелдән шатландык. Шунда ук аңарга Татарстан Президентының Рәхмәт хаты да тапшырылды. Бу сандагы «Китап киштәсе»ндә сүзне Ягъсуф Шафиковка бирәбез.
1-3

«АК ТАПЛАР»НЫ ЮК ИТӘСЕМ КИЛДЕ


・ Китапны язарга мине тарихтагы «ак таплар»ны юк итәсе килүтеләге этәргәндер, мөгаен. Әтатар тарихында андыйлар җитәрлек. Борынгы түгел, әле яңарак кына тарихыбызда да хәтта.


Узган гасырның 80нче елларына кадәр нәшер ителгән барлык тарих дәреслекләрендәдә белешмә энциклопедияләрдә дә дөреслеккә бик үк туры килеп җитми торган факт күрсәтелеп килде: «1945 елның30апрелендәГитлер цитаделе Рейхстаг өстендә ниһаять, пулялар тишкәләп бетергән һәм дары исе аңкып торган ҖиңүБайрагы җилферди башлады. Аны Рейхстаг түбәсенәсержант М.А. Егоров белән кече сержант М.В. Кантария алып менеп беркетте...»


Әлеге вакыйганың шаһитлары сөйләгәннәргә сакланып калган документларга һәм хәрби архивлардагы фәрманнарга нигезләнеп, шуны әйтәалам: әйе, Михаил Егоров та, Мелитон Кантария да Рейхстаг түбәсенә байрак кадаганнар. Ләкин алар беренче булмаганнар.


Әйтергә кирәк, Егоров белән Кантария үзләре дә истәлекләрендә Рейхстагны штурмлаучылар арасында беренче рәтләрдә булмаулары хакында әйтәләр. Алар инде штурмланган бина эченә кергәннәр.


Ә аңлашылмаучанлык килеп чыгуга полковник В.Шатилов җитәкчелек иткән 150нче укчы дивизия командирыннан киткән хәбәр сәбәпче була. 30 апрельдә14.25 сәгатьтәминем гаскәрем Рейсхтагныңкөньяк өлешенә Җиңү Байрагын урнаштырды, диелгән ул хәбәрдә Әмма бу доклад иртәрәк җибәрелгән булып чыга.


Шулай да хәбәр инде Г.Жуковка барып ирешә ул аны Сталинга үзе хәбәр итә Совинформбюро сводкаларына барып эләгә аннары сөенечле яңалык. 1945 елның 30 апреле кичендә инде радиотөеннәр аша бөтен совет халкына ук барып ирешә. Әмма чынлыкта әле Рейхстаг тирәсендә коточкыч авыр сугышлар бара. Аның түбәсенә солдатларның бер өлеше бары тик төнгә генә менеп җитә. Һәм, аңлашыла инде, солдатлар белән бергә – байраклар да.

136нчы артиллерия бригадасының хәрби журналында 1.05.1945 каршы төндә мондый язма теркәлгән: «Бригаданың разведчиклары, башында сержант Г.Заһитов торган хәлдә, беренчеләрдән булып Берлин өстенә безнең Кызыл Байракны беркетте». Шул ук 1 майда Газетдин Казыйхан улы Заһитовны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәргә әзерләүләре турында язалар. Сугышчан батырлыкны тасвирлый торган графада болай диелгән: «Безнең гаскәрләр Берлинга – Рейхстагка якынлашканда Заһитов иптәш Рейхстагны штурмлау һәм аның түбәсенә Җиңү Байрагын беркетүдә катнашырга үзе инициатива белдерде. 1945 елның 26 апрелендә сержант Минин, өлкән сержант Бобров, өлкән сержант Лисименко белән бергәләп сугышчан йөкәләмәне үтәргә юнәлде ул».


Заһитов Рейхстагка иң беренче бәреп керүчеләрдән була. Сержант Минин белән алар Рейхстаг түбәсенә күтәреләләр һәм байракны беркетәләр. Төнлә байракны караганда, Заһитовның күкрәге җәрәхәтләнә, күкрәк кесәсендә йөргән партбилетын ядрә тишеп үтә. Әмма яралы килеш тә ул үз бурычын ахыргача үти.


«Рейхстагны штурмалаганда күрсәткән сугышчан батырлыгы, кыюлыгы һәм геройлыгы өчен Заһитов иптәш Советлар Союзы Герое исемен алырга лаеклы».
РАД 13б АПАРКВ командиры майор Максимов. 1 май, 1945 ел, Берлин.

Әмма Заһитовка да, Мининга да бу исемне алу насыйп булмый. Татар егетенеңбу геройлыгы турында озак еллар телгәдәалынмады. Сугыштан соң Заһитов туган якларына әйләнеп кайта. Гади колхозчы булып эшли. Аннары аны авыл советы председателе итеп сайлап куялар. Якташлары аныңтурындагы истәлекләрне кадерләп саклый.


Бу китап Бөек Ватан сугышында фидакарьләрчә катнашкан ир-егетләрнең һәм туташ-ханымнарның якты истәлегенә багышлап язылды. Тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары истәлегенәдә Бөек Җиңүнең 70еллыгына әзер булып, басылып чыгуы да ・ күңелле хәл. Бөтендөнья Татар Конгрессы аны читтә яшәүче татарларга таратырга ярдәм итте. Хәзер китапны Россиядәге генә түгел, әчит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән Германиядәге татарлар да укый ала.
1-4

КИЛӘЛӘР ДӘ... ГАҖӘПЛӘНӘЛӘР!


Язу эше белән шөгыльләнүче кеше өчен китапханәул ・ гаять әһәмиятле урын. Өйдәаны «иҗат, эш кабинеты» алмаштыра. Минем өйдәге 45 кв. метр мәйданы булган кабинетныңөч як стенасын да китап шкафлары биләп тора. Китапларныңолы бер өлешен совет язучыларыныңтатар һәм рус телләрендәге классик әсәрләре тәшкил итә икенче өлешен ・ чит ил язучыларыныңрус теленәтәрҗемәителгән әсәрләре. Тагын бер бик мөһим өлеше ・ ул белешмәләр һәм энциклопедияләр. Алардан башка һич мөмкин түгел.


Иңтөп игътибарны алып утыручы, әлбәттә 30томлы «Зур совет энциклопедиясе». Минем зур горурлыгым булган басмалар: 15 томлы Бөтендөнья тарихы, 10 томлык Оксфорд энциклопедиясе, Н.М. Карамзинның6томлы «История государства российского» басмасы, 15 томлы «История династии Романовых», «Татар тарихы», «Татар энциклопедиясе»...


Эш кабинетыма кергән кешеләрне иңгаҗәпләндергәне ・ Брокгауз белән Ефронның86томлыгы. Бу хәзинәне хәтта зур шәһәрләрнең китапханәләрендә дә һәр чак очратып булмый. Сирәк басмаларның берсенә әверелеп бара ул.
1-5

АВЫЛНЫҢ «ПУШКИНЫ»


Әтиебез, яраланып, 1942 елның җәендә авылга әйләнеп кайтты. Бу – Актаныш районының Түбән Карач авылы. Чип-чиста татар авылы бит инде! Казанга кайтышлый, Питердан килүче бер гаиләне үзе белән иярткән әти: Акулина исемле апаны һәм аның кызларын.


Бездә алар Ленинград блокадасы өзелгәнче, 1944 елга кадәр яшәделәр. Үзләре белән бердәнбер китаплары бар иде – Александр Пушкин җыентыгы. Кызлар мине шул китап буенча тырыша-тырыша рус теленә өйрәтергә кереште. Мин, алты яшьлек татар малае, берничә көн эчендә рус телендәге шигырьләрне шартлатып яттан сөйли башладым. Шуңа да беренче китабым дип Пушкинның «Избранное»сын атый алам.


Кичләрен безнең капка төбенә яшьләр җыела иде. Берсендә чыктым да, кулларымны болгый-болгый, аларга шигырь укып җибәрдем:


Я помню чудное мгновенье:


Передо мной явилась ты,


Как мимолетное виденье,


Как гений чистой красоты…


Болар башта аптырабрак калды. Аннары и көлделәр миннән: «Ни сөйләнә соң бу», янәсе. «Пушкин бит бу», – дим.


Шулай итеп авылда миңа «Пушкин» кушаматы тагылып калды. Акулина апа белән кызлары Ленинградка кайтып киткәнче, авылның Пушкины булып йөрдем.


Әнием бик укымышлы кеше иде, мәгърифәтле, дини гаиләдән. Кечкенәдән Изге Коръәнне өйрәндем, татарча китаплар укып үстем. «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары». – Ред.) журналын алдыралар иде өйгә. Тукайны шуннан укыдым, Габдрахман Әпсәләмовны...
1-7
1-6

КОЛЫМА, КОЛБАСА ҺӘМЧИТ ИЛКЛАССИКАСЫ


1948 елда фронтовик әтиемне – авылның колхоз председателен – ачлыктан җәфаланган авылдашларына бер тонна бодай калдыгын бүлеп биргәне өчен 10 елга Колымага озаттылар. Мин ул чакта күрше авылда 7нче классны тәмамлап килә идем. Колхозда атка йөк төяүче булып урнаштым.


1952 елда мин, унбиш яшьлек «колхозчы», өч туганым һәм әниебез, 100 км ераклыктагы күрше Сарапулга күченергә мәҗбүр булдык. Җәен ит комбинатында атка йөк төяүче булып эшли идем, кышларын – колбаса цехында ыслаучы ярдәмчесе булып. Төннәрен элеккеге фронтовик Яковлев белән колбаса ыслыйбыз. Мин зирек утыны ташып, ыслар өчен махсус учаклар тергезәм.


Шулай берсендә, төнге икеләр тирәсендә, ял итеп алырга булдык. Яңа гына ысланган искиткеч тәмле колбасадан авыз итәбез. Шулчак Яковлев әйтә: «Яша, – ди, – әйбәт малай син, нишләп кичке мәктәпкә йөрмисең?»


– Оялам, – дим.


Нәрсәдән ояласың, – ди Яковлев, гаҗәпләнеп.


Русча начар сөйләшәм...


Ә син русча китапларны кычкырып укы, шулай итсәң, бик тиз өйрәнерсең, – ди бу миңа.


Рус китаплары юк бит миндә. Татарчалары да авылда калды, – дим.


Шунда минем «шеф» уйга калды. «Ярар, иртәгә мин сиңа алып килермен», – диде үзе.


Икенче көнне ул миңа Вячеслав Шишковның «Угрюм-река» дигән гаҗәеп калын китабын алып килде. Беренче томын. Мин аны бөтен колбаса цехын яңгыратып, атна эчендә укып чыктым. Аннары Яковлев икенче томын да китерде...


Көзен мин кичке мәктәпнең 8нче классына укырга бардым. Ике айдан армиягә алдылар. Ә минем язуым бик матур иде. Шулай итеп штабка писарь булып эләктем. Штабның иң зур байлыгы – рус телендәге бик шәп китапханә иде. Җитәкчем генерал-майор Коломийц юк чакта мин ул китапларны йотлыга-йотлыга укыйм. Чак кына бушасам, эш өстәленең ящигына яшереп куелган китап дөньясына чумам. Ике ел эчендә шулай, кача-поса, рус телендәге бөтен чит ил классикасын диярлек укып чыктым.


Шулай да берсендә тотылдым. Генерал штабта түгел чакта Ги де Мопассанны укый башладым да, онытылып киткәнмен. Кинәт кемдер алдымнан китабымны тартып ала. Карасам – генерал!


Ул рәсемнәр белән бизәлгән Мопассанны актарып чыкты да, миңа әйтә:


– Ай-һай, сержант, көпә-көндез, эш вакытында бозык романнар укып утыру килешә торган эш түгел...


Русча күп уку телемне генә шомартып калмады, ә грамоталы итеп рус телендә язарга да өйрәтте. Бу исә миңа киләчәктә тормышта югалмаска булышты.
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: