Көз: дөньяга башкача карый торган вакыт
Бу юлы һәр өчесен берләштерергә булдык – көзге әдәбиятны, фильмнарны һәм музыканы. Традицияне бозып, төп рольне галиҗәнап кинога һәм көзнең төп лейтмотивы булган музыкага биреп.
23 ноября 2016
«Бу дөньяда без бернигә дә хуҗа түгелбез. Бары вакыт-вакыт кешеләр һәм әйберләр бер-берсе белән табышалар гына». Никтер көзгә кергәндә Трумен Капотеның «Завтрак у Тиффани» әсәрендәге бу цитата аеруча актуаль яңгырый башлый. Һәм китаплар, фильмнар, музыканың да вазыйфасы үзгәрә. Яз белән җәйнең үз тантанасы – бу ике фасыл барлыгыңны тулаем биләп ала. Кыш исә Яңа еллы, Раштуалы, ылыс-мандаринлы сулышы, җете аклыгы белән юата, рухны күтәрә. Ә менә көз, җылы свитерлар, пледлар белән беррәттән, җәйдән кырысланып, суынып өлгермәгән күңелне җылытыр өчен, параллель дөньяларга сусау уята. Китаплар, фильмнар, музыкаль альбомнарга...
Шуңа, бер дә шикләнмичә, бу юлы һәр өчесен берләштерергә булдык – көзге әдәбиятны, фильмнарны һәм, аңлашыла инде, аларның аһәңен – музыканы. Традицияне бозып, төп рольне галиҗәнап кинога һәм көзнең төп лейтмотивы булган музыкага биреп.
Тиффанида кунакта
«Тиффани» турында сүз чыкса, гадәттә, киносын күз алдына китерәләр. Һәм, әлбәттә инде, Генри Манчини музыкасын, фильмның, заманча итеп әйтсәк, төп саундтрегы булган Moon River («Лунная река») җырын. Аны да, нигездә, төп героиня - ул елларның культ дәрәҗәсендә йөргән актрисасы Одри Хепберн башкаруында ишетеп.
1961 елда экраннарга чыккан фильмның режиссеры Блейк Эдвардс аның бу дәрәҗәдә популяр булачагын һәм Америка кино сәнгатенең җәүһәренә әвереләчәген күз алдына да китерми. Әлбәттә, һәр режиссер хыялланганча, уңыш казаначагына өметләнә. Әмма бу кадәресенә – юк.
Күпчелек кино тәнкыйтьчеләре фильмны шактый самими мелодрама буларак бәяләргә гадәтләнгән, әмма миллионлаган фанатлар өчен ул әле – феминизм күрсәткече һәм аннан соң киләчәк хиппилар, хипстерлар буынының беренче карлыгачы да. Моннан тыш, Америка хыялына һәм Нью-Йоркча яшәү стиленә гимн.
Нью-Йоркны яулап алырга килгән һәм үз бәхетен калын кесәле химаячеләр хисабына эзләргә мәҗбүр булган провинциалка язмышы безнең аннан соңгы совет кинематографына да, хәзерге поп-сериаллар белән арт-хауска да ят түгел. Әмма АКШ экраннарына «Тиффани» чыкканнан соң дистә еллар үткәч тә, бездә ул күпкә йомшартылып, һәм әхлак кысаларга сыйдырышлы итеп бирелә әле. Әйтик, заманында бик популяр булган «Москва слезам не верит» фильмы. Юкка гына ул үз заманында «Оскар»га тәкъдим ителмәгәндер дә. Мәcкәүне яуларга килгән Катя язмышы Холли язмышына шактый якын. Әмма ул, иң яхшы совет традицияләре рухында, «үз бәхетен үзе төзүче». Америкада аны беренче булып караучылар, кем белә, бәлки, СССРда моның шулай була алуына ышанганнардыр да.
Холли Голлайтли, беренче карашка, җилбәзәк, җиңел акчалар артыннан куучы гадәти туташ. Һәрхәлдә, аның күрешесенә килеп урнашкан Поль Варжак исемле язучыга ул беренче карашка шундый булып тоела. Телефонының кайда икәнен дә белмәгән, атнаның кайсы көне икәнлеген оныткан, төрмәдәге мафиозига акча өчен хәбәр җиткерергә йөргән, кысан гына фатирында шау-шулы бәйрәмнәр оештырган, песиенә исем бирергә дә кирәк тапмаган кызый турында тагын ни уйларга була, йә?! Һәм Варжак тиешле бәясен бирә дә.
Әмма аның үзенең – инде бик күптәннән бер генә яңа әсәр дә язмаган язучының – көзге моңсу кичләрнең берсендә нәкъ менә Холли чын йөзен ача. Баксаң, Поль Холлиның үзеннән бер генә дә аерылмый: фатирда сөяркәсе хисабына яши, иҗатында кризис кичерә, әмма моны танырга теләми, мин-минлеге исә – чиктән ашкан. Нәкъ менә шушы кичтә Холли аның язу машинкасында күптәннән кәгазь булмавына ишарә ясый, һәм Польны Фред дип атый. Фред – аның армиядәге энекәше. Фред тиздән кайтырга тиеш. Фредны кеше итәргә кирәк! Ул – Холли өчен бердәнбер кадерле зат. Холли үзе матур тормыш эзләп, провинциядә калдырып киткән олы яшьтәге иреннән кала...
Әмма Tiffani салонына күпме генә йөрсә дә, матур, җитеш тормышка күпме генә ирешергә тырышса да, акчасы булган чыгымнарын капларга да җитми Холлиның. Шулай ук – Поль Варжакның да. Һәм менә бу икәү, бергә очрашкач кына, үзләре кайчандыр ышанган Америка хыялының асылда нинди булуына төшенәләр дә. Дөрес, аларга моңа төшенергә Холлиның провинциядәге тормыш иптәше дә килеп ярдәм итә. «Син үзеңне ирекле һәм кыргый дип уйлыйсың. Сине читлеккә утыртырлар дип куркасың. Балакай, син инде болай да – читлектә...»
Читлекнең асылда ни икәнен абайлаган Холли белән Поль фильмның азагында, көзге яңгыр астында чылана-чылана, ирекә (асылда, билгесезлеккә) җибәрелгән җирән песине эзләп табалар һәм аңа исем табалар. Димәк ки, тормышның аяусыз кануннарын инкарь итүдән туктыйлар. Димәк ки, реаль чынбарлыкка анык караш белән карый башлыйлар. Романтик финалсыз булмый Голливудта. Һәм – җанны өзәрдәй музыкасыз да.
Әмма мин Трумен Капотеның әсәренә өстенлек бирер идем. Голливудны үз күзләре белән күргән, андагы актрисаларның тормышын белгән, Одрига – дус, Мэрилин Монрога иң кыен чакларда терәк булган, һәм бу аяусыз чынбарлыкны бар чынлыгында прозасында тасвирлый алган Капотеның каһарманнарына да. «Ясень с видом деревенским приобщился к вальсам венским, он прорвется, Александра, он надышится Москвой» - «Москва слезам не верит» фильмы, хәтерлисездер, шушы җыр белән тәмамлана. Асылда, фильм традицияләре – бер. Голливудта булсынмы, СССРдамы, постсовет пространствосындамы. Әмма тормыш чынбарлыгы – әсәрдәге чынбарлык – фильмдагы ванильдан ирекле булуы, тормышчан булуы, катгый булуы белән әһәмиятлерәк.
Заманча гламур эстетика «Завтрак у Тиффани» фильмына яңа сулыш өрде, ул хәзер аңа охшаш яңа клоннар белән баеды: «Дьявол носит «Прада», «Не родись красивой», Сергей Минаев әсәре буенча куелган «Duxless» һ.б. Әмма безгә диагнозны инде ярты гасырдан элегрәк Капоте куйган иде.
Генри Манчини һәм аның айлы елгасы
1962 елда «Оскар» һәм «Грэмми»га лаек булган «Лунная река» композициясе Джонни Мерсер һәм Генри Манчини тарафыннан махсус Одри Хепберн героинясы өчен языла. Берара җырны фильмнан «кисеп ташлау» турында сүз чыга. Әмма Хепберн кистереп әйтә: «Бары минем мәетем аша гына!» - ди.
Двое бродяг, что пустились в путь увидеть этот мир,
В котором так много всего, что стоит увидеть,
Мы следуем за одним и тем же концом радуги,
Ждущим нас за поворотом.
Мой верный друг,
Лунная река и я…
Бәлки, ул чакта Хепберн киностудия белән якалашмаган булса, безнең көзләрне җылытучы, яктыртучы бер шедеврдан мәхрүм булыр иде дөнья.
Ябалаклар - ябалак кына түгел
Минем өчен көзнең квинтэссенциясен Дэвид Линчның «Твин Пикс» сериалы тәшкил итә. Сериал дигәч, күз алдына иге-чиге булмастай тоелган очсызлы мәгънәсезлек кенә килеп басканга, аны болай атарга тел дә әйләнми. 90нчы елларның үзенә күрә бер символына әверелгән бу полотноны «Американы үзгәрткән фильм» дип тә атап йөртәләр.
Американы ничектер, белмим, әмма балачак-үсмерлек еллары Үзгәртеп кору чорына туры килгән тулы бер буынның дөньяга карашын, чынлап та, әлеге картина формалаштырды, дисәм, ялгыш булмастыр. Кайчандыр Советлар союзы территориясе буйлап таралып яшәгән халык «Будулай»ны, «Тын Дон»нарны карап хозурланса, безнең буынга баштарак шактый беркатлы-арзанлы «Рабыня Изаура», «Просто Мария», «Богатые тоже плачут», «Санта-Барбара»лар тәтеде. Ә аннан инде бөтенләе белән дә Көнбатыштан ургылып, бәреп кергән ярымаңлаешлы-ярымаңлаешсыз концептлар белән тулы сериаллар бумы белән маңгайга-маңгай бәрелешү насыйп булды.
«Твин Пикс» шулар арасында иң сәере, шомлысы һәм чын-чынлап тетрәндергәне иде. Көзнең елап торган, кыраулап килгән бер кичендә күрсәтә башладылар аны. Хәтердә, пиар кампаниясе менә дигән итеп эшләнгән – көн дәвамында трейлерын берничә мәртәбә (хәер, ул чакта әле трейлер дигән сүзне белми идек без, рекламасы гына дия идек, гәрчә ул төшенчәне вә эчтәлекне Влад Листьев ТВдан «куып» чыгарырга тырышып караса да. – авт.) әйләндерәләр, аннан – атна буена. Һәр серия атнага бер генә күрсәтелә бит. Йөрисең аннары киләсе сериягә кадәр мөлдерәмә тулып-тулышып.
Кыскасы, тинейджерлар тормышыннан идиллик булмаган картиналар рухында башланып киткән бу сериалның тора-бара яңадан-яңа катламнары ачыла башлады. Детектив мистика белән керешеп китте, мистика, үз чиратында, нәкъ менә Линч эстетикасына гына хас булган башваткыч-ребуска, квестка әверелде. Һәм көз буе, кыш буе шулай дәвам итте. Шул көздән соң инде без – «Твин Пикс» һәм Дэвид Линчның мөккиббәннәре – элеккеге булудан туктадык. Әйтерсең, үзенә күрә бер инициация үттек, масон ложасына кабул ителгәндәй, каһиннарга әверелдек...
Беренче караганда, фильмның, әлбәттә, иң өске катламдагы сюжеты җәлеп итә – ФБР агенты Дэйл Купер килеп төшкән Канада чигендәге кечкенә генә шәһәрчектәге проблемалар. Бу алымны без инде Артур Конан Дойл, Агата Кристи әсәрләреннән, Артур Хэйли романнарыннан да белә идек – йомык пространство, җинаять вә шул төеннең чишелеше. Әмма Линчның төене андый җиңел генә булса, ул Линч булмас иде! Һәм менә чираттагы серияләрнең берсендә ул безгә беренче табышмакны ташлый – «Совы это не то, чем они кажутся». Аннары табышмаклар берсе артыннан берсе кабатлана башлый. Һәм син аңлыйсың – фильм бөтен Америка, ә аның артыннан Россиянең зәңгәр экраннары артында утыручы тамашачылар тилерер дәрәҗәгә җитеп җавап эзләгән проблема – «Лора Палмерны кем үтергән?» проблемасы турында түгел, ә бөтенләй башка.
Бу сериалдан, бер карагач, кире «китеп» булмый. Кайта-кайта караган саен исең китә һәм менә син, ниһаять, аңлыйсың: «Твин Пикс» Америка, һәм инде хәзер безнең дә капиталистик чынбарлыгыбызга зур бер пародия икән. Ничек итеп аң катламы кабул итеп бетерә алмаган бу ваемлау теге чакта ук баш миенең кайсыдыр бер өлешен ялкынсындыра алды икән?! Әле фильмның беренче катламын гына күрә башлаган чакта ук?! Күрәсең, режиссерның даһиы нәкъ менә аң катламы артында яшеренгән рецепторларга кешенең үзенә дә сиздермәстәй итеп тәэсир итә белүдә.
Фильм тоташ цитата-реминисценцияләрдән тора – Көнбатыш һәм Көнчыгыш мәдәниятенең нигезен тәшкил иткән, Линчның кызыксыну объекты булган барлык кодлар да яшеренгән анда. Әйтик, агент Куперның Лора Палмерны үтерүчене индукция һәм дедукция алымнарын кулланып чишәр өчен тулы бер полиция составын урманга алып чыгып китүе, анда аларга Далай-Лама һәм Тибет турында лекция укуы, урман эчендәге ташландык аланга килеп урнашкан Уиндом Эрлның биредәге рухлар белән бәйләнешкә флейтада уйный-уйный керүе. Ә инде Ак Вигвам белән Кара Вигвам, ягъни Король Артур җирләнгән Глостенбери урманының мистик игезәге буларак тәкъдим ителгән 12 сикомор үсеп утыручы портал – болары безне гомумән дә друидлар ритуалларына һәм мистерияләренә алып китә…
Линчның сорауларына җавапларны беркайчан да табып бетереп булмый. Һәрхәлдә, минем өчен «Твин Пикс» - әле һаман да башваткыч. 1993 елда Россия телевидениесе беренче тапкыр күрсәткәннән башлап, һәр көзне карыйм һәм сорауларның кимегәне, тәменең җуелганы юк. Кемнәр Линч дөньясына аяк басып карамаган, нәкъ менә «Твин Пикс»тан, яисә аның тагын бер көз тәме белән өретелгән фильмы – «Малхолланд драйв»тан башларга тәкъдим итәр идем.
Һәм бер искәрмә: Линчка аппетит өстәл артына утыргач барлыкка килә. Авыз итеп карауга, йөзне чытып, ваз кичәргә ашыкмагыз.
«Твин Пикс» Дэвид Линчның кызы тарафыннан язылган «Тайный дневник Лоры Палмер» һәм Скотт Фростның «Воспоминания специального агента Дэйла Купера» китапларына ниезләнгән. Әмма болар – этәрелеп китү ноктасы гына, сериалның төп тукымасы нәкъ менә Линчның авторларча стиле, карашы, «фишка»ларыннан тукылган. Шуңа да, китапларга түгел, ә игътибарыгызны, иң беренче чиратта, фильмның музыкасына юнәлтәсем килә…
«Бу гаҗәеп Анджело!»
Линч фильмнары йолдызлы составы белән дә уникаль. Изабелла Росселини, Кайл Маклахлен, Шерил Ли, Шерилин Фенн, Наоми Уоттс, Билли Зейн, Хэзер Грим һ.б. Шулай ук аларның тагын бер магиясе – бер фильмнан икенчесенә күчеп йөри торган кәрләләр, әзмәверләр. Әйтерсең, бу режиссер заманында әкиятләрдә, риваятьләрдә сурәтләнеп, инде хәзер югалды дип исәпләнгән чынбарлыкны «торгызып карап» уйный. Һәм синең карашыңның фокусын үзгәртә – кинәт сиңа урамда Твин Пикста яшәүче Дама с поленом очрый, каршыңда торган чия пирогы һәм каһвә аша сорауларыңа җавап табыла…
Линч тудырган дөньяның иң әһәмиятле визит карточкасы – фильмнарының саундтреклары. Анджело Бадаламенти исемле композитор белән күп елларга сузылган иҗатташ һәм шәхси дуслык нәтиҗәсе булган әлеге санудтрекларны хәтта Линч фильмнарын карамаган кешеләрнең дә ишеткәне бар. Ә ике дус бергәләп алган «Грэмми» - халык мәхәббәтенең бер чагылышы гына. Дуслык үзе нәкъ менә «Твин Пикс» төшерелгәндә чын-чынлап ныгый. «Бу гаҗәеп Анджело!» - дип атый үзенең дустын Америка ТВсына биргән бер интервьюсында Линч. Чыгышы белән Сицилиядән булган композитор белән Америка провинциясендә үскән Линчны дөньяга бик якын эстетик карашлар берләштерә. Бадаламенти музыкасы булмаса, мөгаен, Линч полотнолары аша бу дәрәҗәдә инфернальлек бөркелеп тә тормас иде.
Аларны «исәрләр» дип атыйлар. Әйтик, нинди максат белән бу икәү, көннәрдән бер көнне җырлый-җырлый, сикерә-сикерә, Беверли-Хиллзның Малхолланд драйвы буйлап узарга уйлый? Җитмәсә, әле үзләрен видеога төшереп? Аны Ютубка элеп?
Әйе, икесе дә – эпатаж осталары. Икесе дә – дөньяның сүрүен сүтеп, аның икенче ягына чыгып-кереп йөрергә ярата. Чөнки беләләр – бу дөнья бер генә яссылык белән чикләнми.
Көз ул – джаз...
Һәм аның тагын бер корифее – Харуки Мураками. Бу очракта инде без, традицияне яңадан кайтарып, векторны романнан – музыкага, романнан кинога таба билгелибез.
Муракаминың кайсы гына романын алма, ул безнең яңгырап торган ялгызлыгыбызга турыдан-туры ишарә. Дуслар арасындамы без, гаиләбездә – туган-тумачалар янәшәсендәме, эштәге коллегаларыбыз тирәлегендәме –һәркайсыбыз аерым бер галәм. Безнең аша үтәләр-сүтәләр, без – кемнәрдер аша... Көздә бу халәт аеруча сизелә.
Темасы яңа да түгел кебек югыйсә, экзистенциалистлар аны рәхәтләнеп әвәләде инде. Әмма Муракамида ул барыбер яңача. Мин аны тыштан бик минималистик, гадәти күренсә дә, эчендә исә катлы-катлы, яшерен тартмалар вә юллар белән чуарланган зур гына бер комодка тиңләр идем. Кайсы гына тартманы ачып җибәрмә, эзләгән-көткәнеңнән күбрәккә юлыгасың.
Әйтик, гадәти бер яшүсмернең өен ташлап чыгып китүеннән башланган «Кафка на пляже» әсәрендәге фабула кинәт, көтмәгәндә-уйламаганда, бик күп кешеләрнең язмышларын тоташтыра да, әлеге малай белән Наката-сан исемле песиләр белән сөйләшә белүче исәррәк картка дөньядагы тигезлекне кайтару бурычын йөкли. Йә булмаса, «Хроники заводной птицы» әсәрен алыйк. Гади генә, урта яшьләрдәге ир-атның шулай ук песиен эзләп күрше йортлар арасындагы ташландык бер утарга барып чыгуы берничек тә Маньчжуриядәге сугыш вакыйгаларына китерергә тиеш түгел иде шикелле. Әмма – китерә. Алай гына да түгел, бу гасыр, чор кешеләрен андагы вакыйгаларның чишелеше өчен җаваплы да итә. Сүз уңаеннан: Линчның ябалакларыдай, Муракаминың песиләре дә – ике дөнья арасындагы арадашчылар. Капоте мәчесе дә – каһарманнарны реаль тормышка кайтаручы илче икәнен дә искә алсак...
Муракамидагы төп үзенчәлек шулдыр, мөгаен: аның вакыты горизонтальдә ятмый, Мебиус лентасымы шунда ул, Кыллар теориясенең (Теория струн) чагылышымы. Һәрхәлдә, син беркайчан да хәрәкәт, димәк ки, сәяхәт итүдән туктамыйсың. Беркайчан да тыныч кына була алмыйсың: һәр адымың, һәр ымың, һәр гамәлең Җиһан системасына, машинасына (компьютерына дияргә, бәлки) «көйләнгән», барысы да бүген һәм шушында хәл ителә. Бу әсәр каһарманнарына коточкыч җаваплылык өсти кебек. Ләкин алар салкын канлы, аек акыллы, хәтта ваемсыз диярлек булып кала бирә белә. Менә шуның аша Мураками безгә замана кешесенең портретын күрсәтә дә.
Мураками Мураками булганчы…
Бу суперпопуляр япон авторының әсәрләрен миллионлаган укучыга яраттыра торган тагын бер сыйфат – Муракаминың әсәрләреннән музыка агыла. Берөзлексез!
Өстенлекне ул классикага һәм классик джазга бирә: әйтик, Леош Яначекның «Симфониетта»сы, Джоакино Россининың «Сорока-воровка»сы, гасыр башының даһи джазменнары Чет Бейкер, Чарли Паркер, Бенни Гудмен, Майлз Дэвис, Луи Армстронг, Билли Холидей, Нэт Кинг Коул, Элла Фицджеральд... Җитмәсә, барысы да уникаль, раритет язмаларда, без хәзер Интернеттан тыңлаган музыка түгел бу, Мураками музыканы бүгенге иң алга киткән технологияләр заманында да тәлинкә-пластинкадан, ягъни винилдан гына тыңлый. Аның тәлинкәсендәге энә, иске бер җөйгә юлыгып, сикереп китеп, бөтенләй башка юлга күчкәндәй, әсәрләрендә дә – тоташ күчеш, метаморфозалар, тоташ убылулар.
Мин бүген Муракаминың әдәби әсәрләренә тукталып торырга теләмим. Сезгә, Көзегезне тәмлерәк итәр өчен, аның «Джазовые портреты» китабын һәм әсәрләрендәге музыканы берләштергән, туплаган дискларны тәкъдим итәм.
Яшьлегендә, әле язучы булачагын күз алдына да китермәгән чорда, Харуки Мураками джаз-барда эшли, соңрак ул бу барның хуҗасына да әверелә. Язучы бүген гаҗәеп бай джаз коллекциясе белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Һәм менә бу китапны да ул джаз сөючеләргә бүләк буларак тәкъдим итә – Макото Вада исемле иллюстратор белән берлектә, алар үзләренең эстетикасын тәрбияләгән һәр даһи джазменны ягымлы, сөйкемле, бераз гына юмор, ностальгия һәм үтә бер ярату белән сурәтләп, укучыга да яраттыралар.
Добавить комментарий