«Куркыныч» әдәбият, яки «Утопия авазлары»
«Китапның бурычы – куркыныч булу». Эмиль Мишель Чоран.
06 января 2016
Ә нинди соң алар – куркыныч китаплар? Бүген бик модада булган бер төшенчә бар: «комфорт зонасы». Аны татарча ничек дөрес әйтеп буладыр, белмим. Сүз кешенең күнегелгән, калыплашкан уңайлы дөньясы турында бара. Бу зонада син үзеңне тыныч һәм ышанычлы хис итәсең, гүя сиңа бернинди хәвеф янамый. Әмма без шундый заманда яшибез: «комфорт зонасы» төшенчәсе, уйлап карасаң, шактый иллюзор һәм тотрыксыз. Чөнки дөнья үзе, вазгыять үзе тотрыксыз. Алай гына булса бер хәл, без таянырга тиешле рухи ориентирлар ук – шикле һәм тотрыксыз.
Ул ориентирларның булу-булмавын, заманның нинди проблемалар алдында торуын без нигездә сәнгатьтәге пульсация аша ваемлыйбыз. Юк, юк, газета-журналлардан, яңалыкларны көненә дистәләп, йөзләп элә торган Интернет-порталлардан түгел, ә нәкъ менә китаплардан, музыкадан, кино, театр, хәтта ки балеттан да. Чөнки сәнгать әсәре проблеманы куеп кына калмый, ә аның чишелешен табарга, иң кискен, хәлиткеч сорауларга җавап бирергә дә омтыла.
Бу җәһәттән, быелгы Нобель премиясен алачак язучы, публицист Светлана Алексиевичның китаплары чынлап та әнә шул «куркыныч» исемлеккә керә. Нобель комитетының Алексиевич иҗатына биргән тәгъбире шундый: «Прозасының күпаһәңле яңгырашы һәм газап белән батырлыкны мәңгеләштерүе өчен». Нобель премиясеннән сәясәт эзләүчеләр, әлбәттә, бу яңалыкны көтелгән затлы тәгам буларак кабул итте. Ләкин бит Нобель комитетының моны яшергәне дә юк. Һәм, дөньядагы иң абруйлы премия буларак, бәлки, аның сәяси торышка йөз тотуы начар да түгелдер.
Язучылык осталыгы буенча, дөньякүләм таралган укучылары исәбе һәм кешелек үзаңына ясаган йогынтысы буенча минем өчен, мәсәлән, берничә ел инде Харуки Мураками – көтелгән лауреат. Аңа кадәр Орхан Памук иде. Памукка, шөкер, бирделәр премияне – әмма анда да язучылык осталыгын ассызыклап түгел, ә нәкъ менә гражданлык позициясен исәпкә алып.
«Ватанның яман улы»
8 октябрьдә быелгы Нобель комитетының әдәби премия турындагы карары игълан ителгәч, Белоруссия президенты Александр Лукашенко Светлана Алексиевичны котлады-котлавын, әмма күпмедер вакыт узганнан соң, аны үз иленең «яман улы» дип атады. «Белорусский партизан» Интернет-порталы дәүләт башлыгының сүзләрен бастырып та чыгарды: «Әниеңне сайлап булмагандай, Ватанны да сайлый алмыйсың. Ул ничек бар – шундый. Әгәр Ватаның турында яман сүз сөйлисең, аннан ояласың икән, димәк, син – үз Ватаныңның яман улы».
Лукашенконың сүзләренә Алексиевич та җавапсыз калмады. 25 октябрьдәге «Говорит Москва» радиостанциясендәге эфирда үз шәрехен яңгыратты: «Беренчеләрдән булып котламаса да, Лукашенконың котлавына сөендем һәм аның чын-чынлап сәясәтче булуына инандым. Ә аннан соң кинәт – шушы комментарий». Лукашенконың котлавы, күрәсең, алда торган сайлаулар белән бәйле булгандыр, ул чакта халыкара комиссияләр мыжлап тора, аңа үзен яхшы итеп күрсәтергә кирәк иде, ә хәзер ул – ирекле, дигән фикер дә өстәде язучы. Һәм үз халкына яман ату мәсьәләсенә дә ачыклык кертүне кирәк тапты: «Президентка башка мәсьәләләр турында сүз йөртергә кирәк хәзер. Халыкта энергия тупланды, халык реформалар көтә. Ә бездә бернинди идея юк. Хакимлекне ничек булса да кулда тоту омтылышы гына. Әгәр дә мин белорус, йә рус халкын мыскыллаганмын икән, нинди заманда яшәвебез хакында нәрсә әйтергә дә белмим инде».
Светлана Алексиевичка Нобель премиясен бирү карарын чыгарганда, авторның «Голоса утопии» циклы күздә тотыла. Бу цикл үз эченә 4 китапны ала: «У войны не женское лицо», «Цинковые мальчики», «Чернобыльская молитва. Хроника будущего», «Последние свидетели. Соло для детского голоса». Һәрбересенә аерым тукталып узасы килә.
«У войны не женское лицо». Әсәр 1985 елда Мәскәүдә «Октябрь» журналында һәм Белоруссиянең «Мастацкая лiтаратура» нәшриятында басылып чыга. «Советский писатель» нәшрияты да шунда ук бастыра аны, «Роман-газета» да. Алга таба да кат-кат нәшер ителә, тулы тиражы 2 миллионнан артып китә.
«Кеше сугыштан зуррак...Һәм ул нәкъ менә вакыйгадан зуррак була алган мәлләре белән хәтердә кала да. Андый чакта кеше белән тарихтан өстенрәк булган ниндидер көч идарә итә. Менә миңа да теманы киңрәк алырга кирәк – сугыш турындагы дөреслекне генә түгел, ә яшәү белән үлем хакындагы дөреслекне язарга. Достоевский куйган сорауны куярга: кешедә кеше ни микъдар һәм бу кешене үзеңдә ничек саклап калырга? Золым, әлбәттә, күпкә ымсындыргыч. Ул, вәсвәсәләп, үзенә тартып тора. Сугыш дөньясына күмеләрәк барган саен, башка нәрсәләр үз төсен җуя, гадәтигә әйләнә бара. Никадәр олы һәм ерткыч дөнья бу. Мин хәзер аннан кайткан кешеләрнең котылгысыз ялгызлыгын яхшы аңлыйм. Әйтерсең, башка планетадан, хәтта ки теге дөньядан кайтканнар. Аларда бүтәннәр күз алдына да китерә алмый торган «башка» хакыйкатьне күрү тәҗрибәсе бар, ә бу хакыйкатькә бары тик үлем янәшәсендә генә ирешеп була. Һәм мондый затлар башкаларга нидер аңлатырга тырышса да, берни барып чыкмаячак. Шулай кеше өнсезгә әйләнә. Ул сөйләр дә иде, башкалар да - аңларга бик теләр иде, әмма юк, мөмкин түгел».
Светлана Алексиевичның язу стиле ике чиктә – публицистика һәм әдәбият. Әмма аның очрагында бу икесе арасындагы чик юыла, әсәрнең жанры турында уйламый башлыйсың. Көнбатыш әдәбиятында бу чик инде күптәннән юылды, бездә совет чоры терминологиясенә «ябышып» яту, артефакт буларак кына сакланып киләдер, бәлки. Non-ficton термины акрынлап рус әдәби мохитендә дә кулланылышка кереп килә, хәтта модада санала. Ә модадагы төшенчә, аңлашыла ки, урынлы да кулланыла, урынсыз да... Әмма Алексиевич прозасы мәсьәләсендә – ул нәкъ туры килә. Язучы үзе дә әйтә бу хакта, «минем прозам документалистика белән әдәби-сәнгати эстетика чигендә торганга, һәм Көнбатыш өчен бу төр якын булганга, мине Көнбатышта күбрәк укыйлар һәм уңайлырак кабул итәләр».
«У войны не женское лицо» әсәрендә Алексиевич «хатын-кыз һәм сугыш» темасын күтәрә, диләр. Мин аны бераз башкачарак тәгаенләр идем: «хатын-кызлы сугыш». Әсәрдәге бер момент: атакага кузгалырга, күтәрелергә үзләрендә көч таба алмыйча окопларда яткан ир-атлардан алда хатын-кыз күтәрелә. «Девчонка» ди аны әсәрнең бер каһарманы – фронтовичка. Сүз биредә ир-атларны илһамландыручы музалар, сөйгән ярлар, әниләр турында бармый. Адәм баласы җанвар дәрәҗәсендә курку кичерә торган коточкыч шартларда калганда, ир-ат белән хатын-кыз арасындагы чикнең җуелуы, кешелеклелек дигән төшенчәнең юкка чыгуы турында бара.
Әсәрдәге тарихлар канлы ит калҗалары кебек. Фронтовичкалар бу хакта шулай дип әйтә дә: сугыштан кайткач, базарга чыгып, ит рәтләрендә йөри алмый идек, диләр. Чөнки алар ул калҗаларны тегендә көн дә күргән. Ә хатын-кыз психикасы ир-атныкыннан үзгә: ул яшәү, дәвам бирүче, аның өчен кан абстракция, йә символика гына түгел, шуңа да сугыш картинасы да хатын-кызда натуралистик детальләре белән ныграк уелып калган.
Әлбәттә, кайсыдыр моментларда язучының (бу очракта фиксатор, теркәүче дисәң, дөресрәктер) карашы берьяклырак, субъективрак тоелырга мөмкин. Әмма бу – аның хокукы. Ул бит үз утопиясен яза. Кабул итәме аны, юкмы – тәнкыйтьче белән укучының да үз эше.
«У войны не женское лицо» Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңае белән Таганкада куела, режиссёры – Анатолий Эфрос. Гомумән, бу әсәр буенча спектакльләр ил буйлап дистәләгән театрларда бара. Танылган белорус режиссёры Виктор Дашук, Светлана Алексиевич белән берлектә, җиде фильмнан торган документаль фильмнар циклы әзерли. Бу киноцикл СССРның Дәүләт премиясенә ия була, Лейпцигтагы документаль фильмнар фестивалендә «Көмеш күгәрчен»гә лаек дип табыла.
«Последние свидетели. Соло для детского голоса» әсәре – циклның икенчесе. Алексиевич теманы хатын-кызлар белән генә төгәлләми, тирәнгәрәк төшә. Бөек Ватан сугышының канлы «ит тарттыргычына» эләккән балалар – чираттагы китабының каһарманнары. 6-12 яшьтәгеләр. «Иң риясыз да, иң бәхетсез дә шаһитлар» дип атый аларны автор.
Китап буенча балаларның авазлары яңгырап тора. Аларның балачак гамьнәре сугыш афәте китергән фонда да ихласлыгын, табигыйлеген югалтмый. Ә иң куркынычы – алар ул чактагы караш ноктасыннан сугышны гадәттән тыш хәл итеп кабул да итмиләр. Без кечкенә чакта әбиләрнең шундый гыйбарәсе бар иде: «Ил белән күрәбез бит, ничек тә чыдарбыз». Өлкәннәр бәя бирсә, бала әле бәя бирми. Ул кичерешләрен терки генә. Бу китап аша Алексиевич натурализмның һәм детальлелекнең тагын да тирәнрәк катламына төшә. Психологик кичереш – чиста рефлексия катламына. Ә бәя бирүдән азат булган караш – иң объективы.
«Өлкәннәр елыйлар – сугыш, диләр, ә без курыкмадык. Без еш уйный идек бу уенны, һәм бу сүз безгә таныш иде. Мин аптырадым: нигә әни төннәр буе елап чыга, нигә аның күзләре кызыл... Аннары гына төшендем. Без... су ашый идек. Әбәт вакыты җиткәч, әни өстәлгә кайнар су тулы кәстрүл китереп куя. Ул суны тәлинкәләргә бүлеп чыгабыз. Кич җитә. Кичке ашка янә шул кайнар су. Кышларын аны берәр нинди төскә дә кертеп булмый иде. Үлән дә юк чөнки». (Вера Ташкина, 10 яшь, хәзер гади эшче).
Нәкъ шундый детальләр афәт эчендә булган гап-гади кешеләрнең ни кичерүләрен күрсәтә дә. Быел Казанның Яшь тамашачылар театрында режиссёр Туфан Имаметдинов «Война глазами детей» спектаклен куйды. Алексиевич китабын укыганда, әлеге спектакльдәге тарихлар һәм балалар күз алдымда торды. Анда да балалар бернинди бәя бирми. Алар йә гаҗәпләнә, йә курка, йә соклана... Спектакльдәге бер күренеш хәтердән җуелмаслык булып уелып калды: әсирлеккә төшкән һәм тәмам эштән чыккан немец офицерларына совет балалары үз ризыкларын бирәләр. Чөнки алар ачлыкның ни икәнен белә һәм икенче бер адәми затның да интегүен күрә. Алар бу интегүне күрә торып, нидер эшләми кала алмый, чыдый алмый бу күренешкә. Ә өлкәннәр өчен тегеләр – «нимес».
«Мин бәхетле кеше, әтием сугыштан әйләнеп кайтты. Һәм бик күп матур уенчыклар алып кайтты. Немец уенчыклары. Мин озак вакыт аңлый алмый аптырадым: ничек инде немец уенчыклары шулай матур була ала...» (Ул вакытта – 7 яшь, хәзер укытучы).
Менә шушы ноктада «Кайда һәм кайчан башлана сугыш?» дигән темага җавап эзли башлыйсың. Реаль сугыш бит – нәтиҗә генә. Ул кайчандыр кешенең аңында башланган бүленешнең нәтиҗәсе. Монысы «ак», монысы «кара», монысы «яхшы», монысы «начар» дигән бүленешнең... Шушыны аңлар һәм аңлатыр өчен дә теркәлгән бу «тавышлар». Мин бу китапны һәрбер мәктәп укучысына укытырга кирәк, дип исәплим. Без кайчандыр «Молодая гвария», «Тимур и его команда»ларны укып үстек. Начар тәрбия бирмәгәннәр шикелле алар безгә. Начар тәрбия бирмәячәк Алексиевичның «Последние голоса. Соло для детского голоса» әсәре дә.
«Цинковые мальчики». Яңа заман Россия тарихында әле һаман да анык кына бәясен алмаган Әфган сугышына багышланган бу китап Алексиевичның язмышында да тирән җөй калдыра. Балалары Әфганда булган бер төркем әниләр язучыны «улларыбызның якты истәлеген пычрата, тарихны дөрес күрсәтми» дип, судка бирәләр. Әсәр буенча куелган спектакль сәбәпче була дәгъвага. Суд карары буенча, Светлана Алексиевич мораль зыян күргән гаиләгә акчалата компенсация түләргә тиеш дип табыла, ә «Цинковые мальчики» әсәре үз тормышы белән яшәвен дәвам итә.
«Из стенограммы досудебного собеседования:
С у д ь я Т. Г о р о д н и ч е в а: Истец, вы утверждаете, что писательница исказила сообщённые вами факты?
О. Л я ш е н к о: Да.
С у д ь я Т. Г о р о д н и ч е в а: Ответчица, прошу пояснить по существу данного вопроса.
С. А л е к с и е в и ч: Олег, я хотела бы тебе напомнить, как ты рассказывал и плакал, когда мы встретились, и не верил, что твою правду можно будет когда-нибудь напечатать. Ты просил, чтобы я это сделала… Я написала. И что теперь? Тебя опять обманывают и используют… Во второй раз… Но ты же тогда говорил, что уже никогда не дашь себя обмануть?
О. Л я ш е н к о: Побывали бы вы на моем месте: нищая пенсия, работы у меня нет, двое маленьких детей… Жену недавно тоже сократили. Как жить? На что жить? А у вас гонорары… Печатаетесь за границей… А мы, получается, убийцы, насильники…»
«Бу без күрергә теләмәгән, дөресрәге, без андый итеп күрергә теләмәгән сугыш», - ди автор әсәре турында. «Цинковые мальчики» хронотоп буенча инде сугыш бетеп, тыныч шартларда яшәгән бер гаилә тарихыннан башлана. Көннәрдән бер көнне Минск шәһәрендәге күлдә мәет табып алалар – кисәкләп туракланган. Тикшерүчеләр «Әфган почеркы» дип, шунда ук Әфганнан кайткан солдатларны тикшерергә тотыналар. Алга таба ана кешенең кичерешләре аша Валюша исемле бер егет язмышының Әфганнан соң ни белән тәмамлануына анализ ясый Алексиевич. Мондый анализны укыганнан соң, бу әнкәнең дә әлеге дә баягы судка бирүче хатыннар арасында булуына гаҗәпләнмәс идем мин.
«Улымның каберенә йөрергә, аны кочаклап ятарга да риза булыр идем. Ә менә бу тойгы белән ничек яшәргә икәнен белмим. Кайчакта кухняга керергә куркып торам: шундагы шкафта ята иде ул балта. Мин хәзер улымның кем икәнлеген дә белмим. Унбиш елдан соң яныма кем кайтачагын да. Мин бит аны алай тәрбияләмәдем. Ул биюләр белән кызыксына иде. Ленинградка Эрмитажга йөри идек без. Бергәләп китаплар укый... Әфган миннән әнә шул улымны тартып алды...»
Һәм алга таба тарих кискенләшкәннән-кискенләшә. Җимерелеп, утопиягә генә әйләнеп барган тулы бер империягә, эпохага анализ булып әверелә. Бу хакта Василь Быковның бик гыйбрәтле сүзләре бар:
«10 елга сузылган «Әфган авантюрасы» аша миллионлаган кеше узды һәм алар ватанга булган мәхәббәт хисе белән генә түгел, ә башка – күпкә тирәнрәк, кешенең асылындарак ята торган тойгы-кичерешләр белән бер төенгә төйнәлгән. Бер өлеше һәлак булды егетләрнең, без аларның вакытсыз үлеме өчен христианнарча кайгырабыз, алар үзләре һәм туганнары кичергән тән вә җан яраларына тирән ихтирам белән карыйбыз. Әмма шул ук вакытта аларның мактауга һәм хөрмәткә лаек геройлар түгел, ә мәгънәсез сугыш корбаннары булуын да аңламыйча ярамый. «Әфганлы»лар үзләре моны аңлыймы икән? Белүемчә, күбесенең әле моңа көче җитми. Аларга охшаш язмышлы Америка солдатлары бар – «Вьетнам геройлары». Әмма алар, үз «геройлыкларының» асылына төшенгәч, президентка аның кулыннан алган медальләрен кире кайтардылар». («Литературная газета», 26 гыйнвар, 1994 ел).
Китапны Көнбатышта аеруча хуплап күтәреп алуларында, әлбәттә, сәясәт бар. Әмма иң мөһиме сәясәт түгел, иң мөһиме: шушы утопиянең бер өлеше булган безнең үзебезнең тарих кыйпылчыкларын учка алып, идеясез, ориентирларсыз кыйтгада калуыбызны танымау. Һәрхәлдә, Алексиевич шул идеяне җиткерергә тырыша кебек әсәре аша.
«Чернобыльская традегия. Хроника будущего» әсәре империянең тагын бер яшерен фаҗигасе турында. Бу да – ялгышлар чылбырындагы чираттагы бер буын. Әмма бәһасе нинди бу «ялгыш»ның.
Китап монологлардан җыелган. Һәр монологның исеме бар. Алар арасында лирик, шигъриләре дә бар. Әмма алар барысы да фаҗига турында. Тәмалана алмый торган фаҗига турында.
«Эвакуациягә китәбез» дигән сүз яңгырады. Солдатлар ак маскалардан һәм костюмнардан йөри – аларның кыяфәте бөтенләй җир кешесенеке кебек түгел. «Ни булыр икән безнең белән?» дигән сорау белән кешеләр аларга таба агыла. «Ник бездән сорыйсыз аны, - дип котыра солдатлар, - әнә, «Волга»лардан барып сорагыз, начальство шунда утыра».
Әмма фаҗигагә дучар булган кешеләр анда бармыйлар. Ни өчен? Анда дөрес җавап, гомумән җавап таба аласыларына ышанмыйлармы? Мин менә уйга калам: хәзер дә шулай түгелмени? Юкса инде шактыйдан демократик дәүләттә яшибез, үз хокукларыбызны беләбез дә кебек...
Алдыма менә шушы сорауны куеп тәмаланды минем өчен «Голоса утопии» циклы. Цикл турында Алексиевич үзе болай ди: «Танымаска да, онытырга теләргә дә мөмкин, әмма бу – безнең Тарих. Һәм болар – минем темаларым. Минем юлым. Минем тәмугымның боҗралары. Кешеләрдән алам да кешеләргә кайтарам».
2012 елда Америка режиссёры Брэдли Паркерның Припять турында хоррор жанрында эшләнгән «Запретная зона» фильмы экраннарга чыккан иде. Ташландык шәһәргә сәяхәткә чыккан бер төркем экстремаллар, имеш, Припятьта төнгә калалар да, бу шәһәрдә үзләре генә түгеллегенә төшенәләр. Үле шәһәр асылда үле түгел икән – кайчандыр биредә көчле нурланыш алып, мутация кичерә башлаган бер төркем халыкны ташлап калдырганнар да, алар монда һаман да яши. Сәфәргә килүчеләр дә өстәлә бара аларга...
Голливудның иң шәп традицияләрендә эшләнгән экшн иде ул. Халык өерелеп йөрде карарга. Азакта – төп геройларны бу зонаны саклаучы хәрбиләр үзләре үк бер төркем мутант арасына ташлаганда – тез буыннарым калтыраганы әле дә истә. Ул чакта мин Алексиевич әсәрләре белән таныш түгел идем. Теге киноны караганда эффектлардан, жанр «фишка»ларыннан ничек кенә курыксам да, «Чернобыльская молитва»ны укыганда кичергәннәрем белән чагыштыра алмыйм.
Алексиевчины укыганда мин анда сөйләнгән тарихлардан түгел, ә үзебездән куркам. Яралый бу әсәрләр мине. «Ни булыр икән безнең белән?» дигән сорауны каршыма китереп бастыра. Ә бит бу сорауга җавап эзләмәсен өчен, кешелеккә бүген никадәр яңа «уенчык» тәкъдим ителде. Алексиевич әнә шул уенчыкларны янга куеп торып, уйланырга чакыра. Һәм – һәр кешегә үз позициясен булдырырга.
Шуңа да – куркыныч ул.
Добавить комментарий