Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кыйпылчыклардан җыелган тарих

Кыйпылчыклардан җыелган тарих

Corpus* берсеннән-берсе затлы, мавыктыргыч китаплар белән даими сөендереп килә. Матур әдәбият булсынмы, non-ficton** жанрымы – һәр басмасы үзенә бер затлы деликатес. Шуларның кайберләре белән бүлешергә булдым.

02 июня 2017

ТАРИХНЫ КЕШЕЛӘР ЯЗА...


БАРБАРА КИНГСОЛВЕР. ЛАКУНА.


2-4


Игътибарымны аннотациясе җәлеп итте: «Лакуна» каһарманы Гаррисон Шепардка гаҗәеп язмыш насыйп була: ул атаклы рәссам Диего Ривера фрескаларына акшар әзерли, аның тормыш иптәше, шулай ук рәссам Фрида Калоның якын дустына әверелә, Лев Троцкийның сәркатибе булып эшли. Алар белән үткән еллар аның өчен эзсез калмый, билгеле...»


Фрида Кало белән Диего Ривера исемнәре калкып чыкса, битараф кала алмыйм. Шулай да, бераз шикләнеп, исемнәр уйнатуга, аларны укучысын кызыктыру өчен генә куллануга кайтып кала торган очсызлы бер китч булмасын, дип укый башладым да... баштанаяк күмелдем. Әсәр үзенең күптөрле катламнары, архитектоникасы һәм киеренкелектә тота белүе белән җәлеп итте. Һәм – үзирониясе, авторның фактлар, тарихи детальләр белән гаять сакчыл эш итә белүе белән дә. Биредә алар – бихисап. «Нью Йорк Таймс»тагы мәкаләләрдән башлап, китапта сурәтләнгән шәхесләрнең архив документларына кадәр җентекләп өйрәнелгән.


Барбара Кингсолвер дистәгә якын роман, шигырь җыентыклары, эссе һәм документаль жанрга караган китаплар авторы. Россиядә, дөрес, аның исеме киң катлам укучыга әллә ни таныш түгел. «Лакуна» әнә шул бушлыкны тутыруы белән дә игътибарга лаек.


«Фрида, вы всегда говорили, что самое важное в человеке – то, о чем не знаешь. Тогда и самый главный фрагмент любой истории – тот, которого не хватает».
Китапның төп лейтмотивы – кыйпылчыклардан җыелган тарих. Гап-гади бер адәм баласының язмышы ничек итеп кешелек тарихына барып тоташа да, дөнья картинасын үзгәртә. Әнә шул турыда сөйли безгә һәркемгә билгеле һәм бары тик китапта гына яшәүче персонажлар аша Кингсолвер. Гитлермы ул, Ленинмы, Генри Фордмы… – барысы да гап-гади кешеләр. Һәм дөньяны тетрәткән инкыйлабларны да, сугышларны да әнә шул гади кешеләр башлый. Фашизмга да алар нигез сала. Үлем лагерьларын да алар төзетә. Үзләре кебек үк башка адәми затларны да алар җәфалый. ЦРУ, ФБР, ФСБларга да алар нигез сала…

Әнисе Америкадагы ирен калдырып, кечкенә улын җитәкләп Мексикага килеп төпләнүдән башланып китә әсәр.


«Вначале были ревуны. Они всегда разражались воплями в первый час рассвета, когда кромка неба только принималась светлеть».

Акрынлап малай да, әнисе дә боларның нибары Мексикада киң таралган маймылларның бер төре генә булуын аңлап ала. Үсә төшкәч, Гаррисон инде алардан курыкмый да башлый. Әнисе белән бергә килеп урнашкан бай мексикалы Энрике йортында ул артык кашык булудан туктамый, билгеле, әмма биредә мәктәптә алмаган белемнәрне алыштырырлык китапханә булганлыктан, тормышыннан әллә ни зарланырлык сәбәпләр дә тапмый. Бай плантаторлар кичләрен җыелышып, дөнья хәлләре турында сөйләшәләр, тиздән дөньяны инкыйлаблар дулкыны басып алып, коммунизм киләчәгенә хафаланалар. Бер колагыннан кереп, икенче колагыннан чыкса да, бу хәбәрләр Гаррисонның аңына кереп урнашалар.


Әмма аны дөньяда хәзер барган вакыйгалар әллә ни кызыксындырмый. Ә менә борынгы Америка – бик нык дулкынландыра. Җитмәсә, өйләрендә пешекче булып эшләүче мексикалы яшь кенә егет Леандро да бу мавыгуга күмер өстәп тора. Ул әнисенә һәм үги әтисенә әллә ни кирәге булмаган үсмерне тәрбияләргә алына – аңа борынгы ацтеклар, майяларның риваятьләрен сөйли, җимереп ташланган тулы бер цивилизациянең аяныч калдыкларын күрсәтә, Мексика кухнясына караган ризыкларны әзерләргә өйрәтә.


Көн дә диңгезгә чумлап, су асты дөньясында гизүче Гаррисон шулай бервакыт сәер җир асты мәгарәсенә юлыга. Мәгарә аша йөзеп чыгып, борынгы ацтеклардан калган ярымҗимерек корылмаларга килеп чыга. Леандро ничек кенә ул урынга кермә, дип кисәтмәсен, Гаррисон инде тыелып кала алмый. Диңгездә су күтәрелгәндә томаланып торган, су төшүгә яңадан юл ачылган бу борынгы дөньяны «лакуна» дип атый егет. Һәм Мексика тарихына тагын да тирәнгәрәк кереп чума. Ул конкистадорлар харап иткән бу дөньяны Америкада калган үз дөньясыннан да артыграк күрәбашлый.

Ләкин көннәрдән бер көнне, көтмәгәндә уйламаганда, әнисе аны кабат Америкага алып китә Энрике йортыннан качып, Америкадагы бер бай әфәнде аларга алып биргән кысан гына фатирда яши башлыйлар. Монда Гаррисон үзен читлектәге җәнлек кебек хис итә Әмма язмыш аны бу урынга юкка гына китермәгән булып чыга: йортларыннан ерак түгел генәурнашкан базарда ул бервакыт Мексика авылларындагы ханымнарча милли күлмәкләр киеп алган, чәчләрен толымлап үреп, баш очына төеп куйган бәләкәй генәгәүдәлехатын-кызга юлыга. Бу җитез ханымны базар хатыннары үз итеп бетерми: «Аныңирен кеше ашый дип сөйлиләр, ・ дип пышылдашалар. ・ Җитмәсә революционер үзе...»


Әнәшулай итеп Гаррисон Фрида Кало белән очраша. Аннары, очраклы гына рәвештә бу ханымның яманаты таралган ире Диего Ривера фрескалар ясаган бинага килеп чыга һәм аның акшар изүчесенә әверелә «Каян акшарны болай әйбәт изәргәөйрәндең» ・ дип сорый Ривера егеттән. «Мексика камыр ашларын әзерли-әзерли», ・ дип җавап бирәГаррисон.


Барбара Кингсолвер вакыйгаларны шулкадәр гадәти итеп сурәтли, ялгыш кына да әсәрдәге хәлләрнең тормышчанлыгында шикләнмисең Һәм тагын бер әһәмиятле үзенчәлек: без бер генәурында да Фрида, Диего һәм тиз арада роман тукымасына атлап килеп керәчәк Троцкийларның үзебез кебек үк гадәти кешеләр булуына аптырамыйбыз. Һәм менәшушы гадәтилек танылган шәхесләргәдә алар тудырган тарихка да башка ракурстан карау мөмкинлеге бирә Гадәти ракурстан.


Кингсолверның төп максаты да шул: Монтесумалар ничек ялгышса, конкистадорлар сәясәтен ничек корса, Ленин, Сталин, Порфирио Диаслар да ・ нәкъ шулай ук. Бернәрсәдә үзгәрми, тарих кабатлана гына. Кешелек ышанырга теләгән иллюзияләр кабатланган кебек үк. Кайчандыр Кортесны безгәяңадан кайтырга тиешле Аллабыз, дип кабул иткән ацтеклар коммунизмга табынучы Гаррисон замандашларыннан ・ Ривера, Троцкийлардан бернәрсәсе белән дә аерылмый.
«Это был настоящий задушевный разговор. О наших предках, чья жизнь возможно, была важнее и полнее нашей. А если нет, то как им удалось нас одурачить? Фрида предположила – им помогло то, что они ничего не записывали. По словам доктора Гамио, жители Теотиуакана не знали письменности.
– Поэтому нам не прочитать их дневников, – заключила Фрида, – и злых писем, которые они посылали неверным любовникам. Тут она права. Ни сожалений, ни мелочной зависти. Лишь каменные статуи богов и величественные здания. Нам доступна лишь их безупречная архитектура, а не несовершенная жизнь. Но художнику, чьи полотна сплошь исповеди и проповеди, спорить об этом странно. Без ревности и сожалений, они были бы пусты».

Фрида Кало яшь дустының көндәлекләр алып баруын хуплый. Аннан да бигрәк, аны күләмле әсәр язарга өнди. Икесе дә өзелеп яраткан борынгы дөнья – майялар белән ацтеклар Америкасы турында. Һәм Гаррисон, аянычлы вакыйгалардан, Троцкийның үлеменнән, Ривераларга төшкән бәлаләрдән соң, яңадан АКШна кайтып, ниһаять, озак еллар узгач, үзендә Фриданың васыятен үтәргә көч таба. Дустының: «Гринго» буларак язма безнең тарихны, хәер, син аны алай яза да алмаячаксың инде, син үзең дә Монтесумалар нәселеннән бит хәзер», – дип шаяртып әйткән сүзләре чынга аша.


Һәм менә шушы урында «лакуна» сүзенең мәгънәви спектрына мөрәҗәгать итәсе килә. Латинчадан турыдан-туры тәрҗемә итсәк, иңкүлек, чокыр дигәнне аңлата ул. Физиологиядә – чит-читләре булмаган тукыма белән органнар арасындагы бушлыклар, аралыклар. Анатомиядә – кеше органнарының өслегендәге чокырлар, әйтик, тез йомрысы. Лингвистикада – тексттагы бушлык, «ак тап», аңлаешсыз урын.


Димәк, мәгарә аша тарихның «ак таплар»дан торган ягына чыга да Гаррисон, аны яңабаштан яза башлый. Көндәлекләре дә әнә шуның өчен кирәк аңа, димәк, без культ, йә каһәр объектына әйләндергән шәхесләр артында кешеләр барлыгын янә бер кат ваемлар өчен. Яхшы гамәлләр кылганнармы алар, яман эшләрме – Барбара Кингсолвер хөкем карары чыгару тарафдары түгел. Ул – бушлыкны тутыру тарафдары.

РЕАЛЬ ШӘХЕСЛӘР ТУРЫНДА – РЕАЛЬ ВАКЫТТА


ПАТТИ СМИТ. ПРОСТО ДЕТИ. ПОЕЗД М.


2-5


Көнбатыш сәнгатенең соңгы ярты гасырдагы торышы, тарихы белән кызыксынучылар өчен Патти Смит исеме яхшы таныш. Аны «панк-рокның әнкәсе» дип атап йөртәләр. Шагыйрь, рок-җырчы, шул чорның атаклы фотографы Роберт Мэплторпның алыштыргысыз моделе, кыскасы, узган гасырның 70нче елларыннан башлап, Энди Уорхол, Аллен Гинзберглар белән беррәттән, Америка сәнгатенең культ дәрәҗәсендә исәпләнгән эре фигурасы бу ханым. Бездә аның иҗатын хәзер шулай ук үз итеп, танып киләләр. Гәрчә бу кызыксыну массачыл булмаса да.

Патти Смит очрагында Corpusның non-fiction жанрындагы басмасы хакында сүз алып барабыз, билгеле. Биредә сүз реаль шәхесләр турында реаль вакытта бара. Дөрес, һәр ике китап та соңыннан, инде күп еллар узгач, истәлекләр рәвешендә язылса да, аларның көндәлекләргә, үз заманындагы язмаларга нигезләнгән булуы шик уятмый. Монда 60 нчы еллардагы Нью-Йорк, Энди Уорхолның атаклы «Фабрика»сы, Вудсток, шул чорның даһи шагыйрь-битниклары, музыкантлар... – барысы да бар. Патти Смит вакыйгаларны бер линиягә тезеп, горизонталь буенча үстерә кебек тоелса да, асылда, ул төрледән-төрле «иңкүлекләр»гә кереп-чыгып йөри – шул рәвешле ул чор тарихында әллә ни билгеле булмаган детальләрне, нюансларны үз урынына утыртып куя, ягъни бушлыкны тутыра. «Ак таплар» калдырмаска тырыша. Бер үк вакытта, бу тарихның бары тик үз күзлегеннән теркәлгән булуына – үтә индивидуаль икәнлегенә дә басым ясый. Әмма ул шуның белән кызыклы да бит.


Дусты Роберт Мэплторпның үлеменнән башланып киткән китап безгә иң башыннан ук һичнинди битлек-киемнәрсез, йөз яшерүләрсез бар моңсу ялангачлыгында ачыла.

«О Роберте сказано много, а будет сказано еще больше. Юноши будут подражать его походке. Девушки будут надевать белые платья и оплакивать его кудри. Его будут проклинать и боготворить. Осуждать или романтизировать его крайности. В итоге правду о нем узнают через его творчество: произведения художника ・ это и есть его материальное тело. Тело, которое не чахнет. Тело, которое люди судить не властны: ведь искусство поет о Боге и, по большому счету, только Ему и принадлежит».


Патти Смит чыннан да, үзе яшәгән чорның бөтен яклары хакында да яшермичә сөйли, димәк, тарихи тукыманың буш калган урыннарына үз буяуларын да өсти. Безгә исә шул чор тудырган сәнгать тә, шәхесләр дә аңлаешлырак була бара. Кайсы образның ничек туганын, кемнәр тәэсирендә оешканын, текстларда, җырларда ярылып яткан интертекстуаль катламнарның «аргы якларын» – фонын күрсәтә ул безгә. Һәм бу – аның тарафыннан укучысына, тыңлаучысына карата бәяләп бетергесез әһәмияткә ия адым.


Патти Смит иҗатын яратучылар яхшы белә: ул чорлар арасындагы бушлыкларны өнәми, тамырларны барларга, хәтерне уяу сакларга өнди. Бу хакта сүзләре дә, гамәлләре дә сөйли. Рембо, Камилла Клодель, Жан Жене өчен йоклар алдыннан догалар укымый калмавы турында еш искә ала ул. Икенче китабында әлеге үзенә кадерле булган шәхесләрнең ватаннарына кылган сәфәре турында да, каберләренә килүе хакында да бәян итә. Без, Патти Смитка ияреп, Фрида Калоның Койоакандагы Зәңгәр йортында булып кайтабыз, Жан Жене, Сильвия Плат, Артюр Рембо, Юкио Мисима каберләрен зыярәт кылабыз.


Әмма… ничек кенә моңсу башланмасын, моңсулыкка урын юк бу китапларда. Гөрләп торган тормыш агышы, яшьлек дәрте һәм максимализмы, эзләнүләр, югалтулардан соң, янәдән алга ыргылулар. Чөнки алар үзләренең дөньяны үзгәртергә килгән затлар булуына ышаналар. Бер интервьюда Патти Смит китаплары хакында болай дигән иде: «Без ничек яшәдек, шул атмосфераны аз гына тудыра алсам, мин шат булыр идем. Җүләр булганбызмы, артык акыллымы, мөһим түгел, иң мөһиме – булганбыз. Һәм болар барысы да әле һаман минем хәтер тәлинкәмдә әйләнә...»


Бу буынны бездә, гадәттә, һәртөрле бозыклыклар белән бәйләп күзаллыйлар. Эчкечелек, наркомания, җенси тотнаксызлык һ.б. Әмма Патти Смит безне үзләре яшәгән дөньяның аргы ягына чакырып, аны бар ялангачлыгында күрсәтеп, гаҗәпләндерә генә түгел, ә сискәндерә дә: биредә иҗат кешесенең, тормыш чынбарлыгына яраклашырга теләмичә, камыт киюдән баш тартып, тырышып-тырмашып, сәнгатькә хезмәт итүе чагыла. Көннән-көн. Төннән-төн. Көндезләрен эш аты кебек җигелеп, фатир өчен тиен-миеннәр эшләп тапсалар, төннәрен иҗат итәләр алар. Бу – озакламый безгә киләчәк һәм дөньябызны тамырдан үзгәртәчәк капитиалистик чынбарлык картинасы.


Үзләре яшәгән мәмләкәткә карата карашлары анык, кискен Патти Смит буынының:


«Китай бушевал; миром овладело безумие,
И юный Далай-Лама взирал на свой мир, охваченный огнём.
Небесная Слава была разбита ・ о, позор, позор!-
И так без конца...
Упавшая звезда Тибета,
Сострадание и мудрость в разрушенной стране Шангри-Ла.
...Но, милый, ・ там, в земле Импал,
Мы, казалось, были в полном порядке-
Потому что мы стали собой и отрастили крылья
В 1959 году».

«Безгә бернәрсә дә җиңел бирелмәде. Һәм җиңел бирелергә тиеш тә түгел. Беркемгә дә». Бу сүзләрне ул үзләренә карата да әйтә, үзенә кадәргеләр хакында да. Китаплары аша төрле тукымаларны – шигърият, музыка, рәсем сәнгате, фотографияне берләштерә һәм, үткән белән бүгенге арасында күперләр салып, аларны тотыштыра алганы өчен генә булса да сокланам мин Патти Смитка. Ә инде без капиталистик һәм башкаларны таптап үтү сәясәтенә генә корылган цивилизация буларак кабул итәргә ияләшкән Америкада бүген дә шигърият белән барлык кешелек тарихына сакчыл, яратулы мөнәсәбәт яшәвен күрсәтә алуы өчен – рәхмәттән башка сүз әйтә алмыйм.


Ул һәммә нәрсәгә сәламәт акыл һәм билгеле бер дәрәҗәдәге ирония белән карарга өнди безне. Һәм бу китаптан соң, син үзеңнең дә шулайрак фикерли башлавыңа төшенәсең:


«・ Салютую вам, Акутагава, салютую вам, Дадзай, ・ сказала я и осушила чашку саке.
・ Не тратьте своё время на нас, ・ словно бы сказали они, ・ мы всего лишь бродяги.
Я снова наполнила маленькую чашку и выпила.
・ Все писатели ・ бродяги, ・ прошептала я. ・ Пусть однажды меня причислят к вам».
Патти Смит хаклы. Нигә артык катлауландырырга дөньяны. Без бит чынлап та – тарих буйлап узып баручы юлчылар гына. «Ак таплар» калдырып, һәм урыны-урыны белән бушлыкны тутырып…
* Corpus ・ нәшрият йорты.
** non-ficton・ «уйлап чыгарылмаган», реаль вакыйгаларга нигезләнгән; әдәби жанр.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: