Милли әдәбиятлардагы бал һәм бераз гына... Әрем
Бүгенге әдәбиятта милли җирлектән чыккан авторлар гаять кызыклы. Без андыйларны барлап, күзәтеп, тәкъдим итеп барырга тырышабыз. Бу санда Казахстан һәм үз милли тамырлары турында уйланып иҗат итүче, казах риваятьләренә яңача җан өрүче хатын-кыз язучыларның кайбер китапларына тукталырга булдык. Аларның уйланулары безнең кайбер этник язмыш бормалары, табу-югалтулар белән дә аваздаш. Бу китаплар – нигездә рус телле басмалар, шуңа да аларны кибетләрдән һәм китап кушымталарыннан бик җиңел табып алып укырга мөмкин.
11 август 2026

«ХАТЫН-КЫЗНЫҢ КЫРЫК ҖАНЫ БАР»
1977 елда Оренбург өлкәсендә туа, 2000 елда Казахстанга күченә. 17 елдан артык «Вечерний Оренбург», «Южный Урал», «Диапазон» газеталарында эшли. «Простор», «Пашня», «Дактиль», «Sozday», «Aina» кебек әдәби журналларда басыла. Qalamdas әдәби премиясе лауреаты.
Һөнәре буенча – географ-биолог, практик психолог. Трансгенерацион, ягъни буыннар арасындагы психик травмалар, гаилә сценарийлары белән эшли.

«РУМИЯ» 18+
«Румия» әсәре Актүбә янындагы кечкенә генә бер авылда туып-үскән казах һәм татар тамырлары булган бәләкәй кызның тарихыннан башлана. Роман вакыт ягыннан ике яссылыкта бара: Румиянең балачагы (1990–1995 еллар) һәм, Оренбургка килеп, югары уку йортына кергән мизгеленнән башлап, олы тормышы (1997–2010 еллар). Бу структура безгә балачактан килгән кайбер гаилә серләрен дә ача, психологик борылышларны яхшырак аңларга да ярдәм итә, героиня белән бергә уйландыра да, нәтиҗәләр ясарга да этәрә. Һәм интриганы да саклый, ахыргача ялыктырмый.
Рус телендә берәү дә сөйләшмәгән гап-гади авылда үскән кызның балачагы мавыктыргыч вакыйгаларга да, катлаулы, аяныч детальләргә дә бай. Биредә автор гаилә башлыгының эчкечелеге, хатынының бәхетсезлеге, хыянәт, бала хәсрәте, югалтулар, үзгәртеп кору елларындагы бәргәләнүләр, алыпсатарлык, бизнеска алынулар турында яшермичә, берсен дә «ярамый» чаршавы белән каплап куймыйча, ачыктан-ачык сөйли.
– Әтиең синең яхшы күңелле, әмма көчсез. Ирләр алар шундый – карап торышка егәре дә бар кебек, әмма авырлык килсә, шунда ук Җебеп төшәләр. Ә менә хатын-кыз барысына да чыдый. Казахлар юкка гына «хатын-кызның кырык Җаны бар» дип әйтмәгән.
Әсәр казах колоритын тәфсилле итеп бирүе белән укучыларны аеруча Җәлеп итә, бу хакта аны укыган һәркем үзенең бәяләмәләрендә рәхмәт әйтеп яза. Шулай ук психологик катламнары белән дә ул – кызыклы, сюжетны тота, әйдәп бара.

«МЁД И НЕМНОГО ПОЛЫНИ» 18+
«Мёд и немного полыни» китабында Мария Омар кадерле әбисе Акбалжан язмышын бәян итә. Әсәрнең өзекләрен ул башта үзенең социаль челтәрләрендә урнаштырып «сынап» карый, аннары инде аны китап буларак бастырырга да вакыт Җиткәненә инана.
Китапка исемне дә шунда – ул куйган постлар астында сайлыйлар. «Мёд и немного полыни» дип атарга Алматыдан Наталья Довгерт тәкъдим итә. «Әбиемнең исемендә дә «бал» бар, аңа бу исемне кушканда, бәхете булсын, тормышы балдай татлы булсын дип теләгәннәр, билгеле. Әмма әрем дә – казах халкы өчен сакраль мәгънәгә ия, искиткеч әһәмиятле символ. Әрем миңа дала тамырларым белән ватаным турында сөйли, ә бит китапның героинясы нәкъ менә шулай яши дә: үз телен, казах токымын канында, Җанында югалтмый саклый».
Башка берәү булса сине шелтәләр, гаепләр иде: ничек инде шулай була ала – хатын-кыз иреннән китә, ди? Әмма мин һәркемнең тәкъдире маңгаена язып куелган була, дип уйлыйм. Берәү дә кем өчен ничек дөрес буласын әйтеп бирә алмый. Син, күрәсең, язмышыңны үз кулларың белән язарга телисең. Көчең Җитәрме икән соң?
Әсәрне язганда, автор әбисенең кайбер адымнары киләчәкне тамырдан үзгәртүе турында моңарчы уйламаганча тирәннән ваемлавы хакында әйтә. «Әгәр ул беренче иреннән китмәсә, без бөтенләй тумас идек, шуны уйлыйм да... шаккатам. Аның кыюлыгына да, умырткасы Җитүенә дә, кеше сүзенә карамавына, рус телле мохиткә эләгеп тә, милли йөзен югалтмавына. Беркем каршында да бөгелмәвенә, язмыш сынауларыннан сынмавына», – ди. Һәм әбисенә туфракка мәхәббәт тәрбияләве, йола-традицияләрне сакларга өйрәтүе өчен баш иеп рәхмәт тә белдерә автор.
Әбисеннән калган истәлекләрне хәтереннән яңартып, инде аның вафатыннан соң яза Мария Омар. Әсәренә төп комментаторлар һәм кайбер тарихи мизгелләрне сөйләүчеләр әнисе Олтуган белән олы апасы Залиха була. Романны язып тәмамлаганда, без барыбыз да бергәләп комплекслы терапия курсы узгандай булдык, дип тә ассызыклый ул.
Луиза Янсуар
Добавить комментарий