Нигә бу җилкәннәр бозлы?
Китап киштәсен яңа китаплар белән тутырабыз.
06 марта 2017
«Татарстан китап нәшрияты» соңгы арада берсеннән-берсе затлы яңа китаплар белән сөендереп тора. Шуларның кайберләренә кыскача гына күзәтү ясап үтәргә булдык.
Кем икәнлегеңне беләсең килсә...
Адлер Тимергалин төзегән «Миллият сүзлеге»н укы! Мин үзем бу китапның беренче томын зарыгып көтеп алдым һәм аның шундый затлы, хәтта ки зиннәтле дә булып басылып чыгуын күргәч, сөендем. Бәясе «тешләшәрәк», билгеле, әмма, аңлашыла, мондый тупланмалар көн дә дөнья күреп тормый, шуңа вакытында кулга эләктереп калырга кирәк.
Әлегә бу – беренче том гына. «А» хәрефенә башланган сүзләрдән алып, «И» хәрефенә башланган сүзләргә кадәр мәгълүмат урнаштырылган беренче басмасында. Монда татар милләтенең гаять төрле өлкәләренә караган мәгълүматны табарга мөмкин – тарихмы ул, фольклормы, мифологияме, татарның күренекле шәхесләреме, мәдәни һәйкәлләреме, мәгариф өлкәсеме... Аттиладан башлап, Идегәйгә кадәр – тарихи-мәдәни-әдәби бер сәфәр, кыскасы. Алай гына да түгел, башка культураларны да янәшә куеп, багланышларны барлый Адлер абый – христиан дине символлары булсынмы ул, Европа сәнгате үрнәкләреме. Мәсәлән, үзебезнең милли сүзлектә Якоб Беме шәхесе турындагы язмага юлыгырмын дип башыма да китермәгән идем.
«Миллият сүзлеге»нең бизәлешен Адлер Тимергалинның кызы – танылган рәссам Алсу Тимергалина эшләгән. Ул Адлер Тимергалинның сүзлекне гомере буе туплавы турында сөйләде. «Аннары материалны системага салу өчен, ул компьютерда эшләргә өйрәнде», - диде.
Безгә, тел белән көн дә диярлек эш итүчеләргә, бу сүзлекнең дөнья күрүе – үзе бер вакыйга. Аны гадәти сүзлек кенә дә диясе килми, чөнки бу басманың корпусын озак елларга сузылган җентекле анализ аша узган, һәрберсе кадерләп тәртипкә салынган язмалар тәшкил итә. Академик рухтан бигрәк, ярату рухы бөркелеп тора бу затлы калын китаптан. Эшләнеше буена да ул борынгы зиннәтле фолиантлар эчендә яшереп сакланган кулъязма китапларны хәтерләтә...
Нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин сүзлекнең басылып чыгу уңае белән уздырылган Матбугат конференциясендә болай диде: «Бу – татар милләте, теле, тарихы өчен зур вакыйга». Өч мең тираж белән дөнья күргән басманы әлегә нәшрият кибетләрендә сатып алырга мөмкин, якын киләчәктә аны «Татарстан китап нәшрияты»ның электрон кибетенә дә урнаштырырга җыеналар.
Яңа басылган сүзлекнең 1,7 мең данәсе Татарстан китапханәләренә таратылачак. Сүзлекнең икенче томын – 2017, өченче томын 2018 елда бастыру күздә тотыла, дип белдерделәр нәшриятта.
Уйланыр һәм уйландырыр өчен...
Әхәт Гаффарның дүрт томлыгы басылып чыкты. Язучының иҗатын яратучылар һәм тулы бер комплектта китап киштәләрендә булдырырга теләүчеләр өчен менә дигән бүләк. Беренче һәм икенче томнарда төрле елларда иҗат ителгән хикәяләр, повестьлар тупланган, «Яшиселәр алда әле», «Дәрья башы», «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Олы юлның тузаны», «Богау» кебек күләмле әсәрләре урын алган.
Әхәт Гаффарның, инде моңарчы укылган булса да, яңадан кайтып укыйсы әсәрләре бар икәнлеген тоярга ярдәм итте бу китап. Зилзилә-давылларны тарихның барлык этапларында да лаеклы кичеп чыгып, ни генә янамасын, барыбер үзе булып кала алган татар авылы язмышын янә бер кат ваемлар өчен булса да. Болар язучының 80нче елларда иҗат ителгән күләмле романнарында калку һәм драматик тирәнлек белән чагылдырылган иде.
Күпләр Әхәт Гаффарны прозаик буларак беләләр. Аннан сирәгрәкләр драматургиясе белән таныш. Мин үзем өчен заманында аның прозасы белән драматургиясен берьюлы ачкан идем. «Язлар моңы» дип исемләнгән кечкенә генә җыентыгы һаман да күз алдымда тора. Андагы бер пьеса да, гадәттә, еш искә алынмый торганрагы, хәтергә уелып калган. Төп геройлары – ир һәм хатын. Нибары ике персонаж. Пьеса алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең кризисын вак кына, беренче карашка күзгә ташланмый торган детальләр, жестлар, читләтеп әйтелгән фразалар аша сурәтли. Шул заманда популяр булган язучы-фантаст Айзек Азимов фигурасы, әле фантом-күләгәдәй, әле үзенә күрә бер альтер-эго вазыйфасын алып, пьесаның буеннан-буена әсәрнең төп герое булган каләм әһеленең психологиясенә ачкыч-код булып йөри.
Дүрттомлык стереотип карашларны җимерүе белән дә кызыклы. Баксаң, Әхәт Гаффарның иҗади архивында үз вакытын көтеп шигырь һәм поэмалары да яткан икән. Алар өченче томда урын алганнар. Яшермим, минем өчен яңалык булдылар. Димәк, проза белән драматургиягә шигърият аша килә әдипләр, дигән сүздә дөреслек бар.
Балалар өчен иҗат итүен белә идем Әхәт Гаффарның. Күптән түгел генә балалар өчен үзенчәлекле хикәяләрен туплаган бер китабы да дөнья күрде. Биредә, 3нче томда да, балалар өчен язган әкиятләрен, хикәяләрен, парчаларын табарга була.
Һәм, традицияне инде җимермичә, 4нче томда язучының публицистикасы тупланып бирелгән. Минем үзем өчен – болары әле ачылмаган бер дөнья.
Шигырь корабында – сәфәргә...
Шигърият дип җан атучыларны Рәмис Аймәтнең «Бозлы җилкәннәр»е шигъри сәфәргә чакыра. Әле күптән түгел генә Мөдәррис Әгъләмнең бик матур, саллы тупланмасы белән куандырганнар иде, минем өчен тагын бер шигъри тәгам Рәмис Аймәт җыентыгы булды. Гәрчә, мондагы кайбер текстлар белән моңарчы таныш булсам да, китапның архитектоникасы миңа бу иҗатка башкача караш ташларга мөмкинлек бирде.
Моңа кадәр басылып чыккан китапларында зәмһәрир җилләр бу кадәр үзәккә үтми иде әле, нигездә «шомырт салкыннары» куырып ала да, «айның аръягындагы» галәми җиллләрнең суыгы өреп куя. Ә бу китап сискәндереп, өшетеп җибәрә, Рәмис Аймәт шигъриятенә элек-электән хас булган Дәрдемәндчә, Кафкача, Сартрча экзистенциаль гаҗизлекне алга китереп бастыра. Бу җыентык – гомер уртасына җитеп килгән шагыйрьнең Кичәге – Бүгенге – Киләчәк темасына үзе ясаган нәтиҗәләр яссылыгында, чоры уртасында басып торып уйлануы.
Чоры, дигәннән. Нәкъ менә шул да сизелә Рәмис Аймәт иҗатында – ул ике гасыр чигендәге һәм шифалы, һәм җимергеч җилләрнең исүен тоя алган кеше. Ул үз дәүләтенең яңа замандагы күтәрелеш, яңарышын да, торгынлыкка күчешен дә, кабат уянып талпыныш ясавын да күреп тора. Кайсы чорда яшәргә икәнлеген сайлап алып булмый, әмма, кайсында яшәсә дә, шагыйрьләргә шул чорның бөтен катаклизмнарын күзәнәкләре аша уздырып, үз күрәзәсен һәм фикерен гавамга җиткерергә туры килә.
...Нинди төстә икән
минем Ирек?
Шанлы Үткән,
йөрәк, исеңдәме?!
Шәһре Казанымда гөрләп аккан
Бабамнарның каны төсендәме?!
Аның шигъриятендәге образ-символларның тыгызлыгы, интертекстуаль кырның киңлеге, полифониянең төрле реестрларда булуы һәрчак җәлеп итә иде. Җилкәннәрнең кайсы координаталарны кичкәндә бозланып өлгерүен аңларга тырышып укыдым җыентыкны. Яңарак, моңарчы таныш булмаганрак текстларда шагыйрьнең үз милли җирлегебезгәрәк тартыла төшүен тоеп була. Югыйсә, ул һәрчак дөнья әдәби контекстында үзен «судагы балыктай» хис итә иде. Һәм иҗаты да күбрәк публицистик фактураны үз итәрәк төшә шикелле. Менә бу трансценденталь лирик яңгырашны Аймәт иҗатын яратучылар яхшы хәтерли булыр:
Мин әле тумаган, мин әле
Үрелеп бакмаган дөньяга.
Мин әле Мәңгелек иренендә
Бөрегә төйнәлгән бер Дога.
Бу дөнья — гарасат мәйданы.
Әллә соң яшәү дә — бер җәза?!
...Мин әле тумаган, ә инде
Күкләрдә укыйлар җеназа.
Әгәр без шагыйрьнең әлеге дә баягы Вакыт һәм Дәвер сулышын тоеп, яңа гына арабыздан китеп барган икенче бер әдип Лена Шагыйрьҗан әйткәнчә, аңа диагноз куючы икәнлеген онытмасак, мин бу корабта сәфәргә чыгарга чакырыр идем сезне. «Нигә бу шәмнәр сүнә?» - дигән кайчандыр ХХ йөз башында Хәбибулла Габидов атлы шагыйрь.
Нигә бу җилкәннәр бозлы? – әнә шул сорау тынгы бирми миңа.
Добавить комментарий