Рафаэль Хәкимовның китап киштәсе
Академик булу өчен нинди китаплар укырга
19 июля 2017
Бүген безне яраткан китаплары белән академик, ТР ФАнең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов таныштыра.
БАЛАЧАКТА ҺӘМ ЯШЬЛЕКТӘ ЗУР ЙОГЫНТЫ ЯСАГАН КИТАПЛАР...
– Башка күп кенә балалар кебек үк, мин дә балачакта дөньямны онытып Тукай шигырьләрен һәм әкиятләрен укый идем, татар халык әкиятләрен. Безнең гаиләдә Пушкинның авторитеты һәрвакыт бәхәссез булды. Аның татар телендә нәшер ителгән томы миндә хәзер дә саклана. Әйбәт тәрҗемә иткән булганнар. Үсмерлек чорына кергәч, яшьтәшләрем кебек, мин дә Жюль Верн белән мавыктым, аның рухында яза торган башка авторлар белән дә. Яраткан бердәнбер китабымны аерып кына әйтә алмыйм, алар шактый җыела, санасаң. Маяковский белән «авырган» чорым булды, әмма тора‑бара Көмеш чор шагыйрьләре совет чорының агитацион рухын этеп чыгарды.
ИҢ ЯРАТКАН КИТАПЛАРЫМ...
– Тукайны үсә төшкәч тә, гомер буена да укырга киңәш итәм. Ул беркайчан да урынсыз булмый, Пушкин да шулай ук. Дәрдемәнд искиткеч! Шулкадәр аз язып та, тарихка мәңгегә классик булып кереп кала алу – гаҗәеп күренеш! Студент чакта Достоевскийны ноктасы-өтеренә кадәр укып чыктым. Француз шагыйрьләре үз иде – Франсуа Вийон, Гийом Апполинер.
КҮПТӘН ТҮГЕЛ УКЫГАН КИТАПЛАРДАН КҮҢЕЛЕМӘ ТИГӘНЕ ҺӘМ ТӘЭСИРЛӘНДЕРГӘНЕ...
– Тәэсирләндергәне Карл Фукс булгандыр, мөгаен. Аңардан бик гади бер сорауга җавап эзләгән идем: татарлар инкыйлабка кадәр ни дәрәҗәдә укымышлы булганнар? Ник эзләдемме? Гүзәл Яхинаның шау‑шу уяткан «Зөләйха күзләрен ача» әсәрендәге бер урын шикләндерде. Романдагы вакыйгалар Казаннан ерак түгел генә урнашкан бер авылда бара, авыл янында – кара урман. Димәк, Казан арты дигән сүз. Минем өчен кадерле җирләр бу, кече ватаным. Һәм менә Казан артындагы авылда яшәүче героиня надан итеп күрсәтелгән. Ә вакыйгалар бит инкыйлаб алдыннан һәм инкыйлаб вакытында бара. Мин шушы яклардагы ул сурәтләгәнгә охшаш авылларны барлый башладым, һәм... таба алмадым. Минем туган авылым Күлле-Кимедә барысы да укымышлы, белемле генә булып калмыйча, 1913 елда ике катлы мәктәп төзегәннәр хәтта. Мәдрәсә түгел, игътибар итегез, мәктәп. Әнием ягында да хәлләр шулайрак. Әбием Башкортостан чигендә урнашкан Тымытык авылында белем алган. Ул укыган мәдрәсә бинасы хәзергә кадәр сакланган. Әллә ни затлы мәдрәсә дә түгел, гади генә – агачтан төзелгән. Һәм менә шуны тәмамлаган әбием төрек һәм гарәп телләрендә иркен укый ала иде. Һәм ул авылда бердәнбер андый хатын‑кыз да түгел иде хәтта.
Карл Фукс китабына күз салдым да, шундый мәгълүматка тап булдым: «Казан татарларында хатын-кызлар да билгеле бер дәрәҗәдә белем ала, араларында укый‑яза белми торганнарны бик аз очратырга мөмкин. Алар биредә төзелгән яңа мәчет мулласының хатыны – абыстайга килеп белем алалар: ул үзе укыта торган предметлар буенча зур белемгә ия ханым. Мин ул укыткан хатын-кызларның мәктүпләрен үз күзем белән күрдем һәм укыдым».
Фукс биредә авыл кызларының үзенә адресланган хатларыннан өзек тә китерә: «Сезнең алдыгызда баш иям, и мөхтәрәм тиңсез зат! Сез минем күңелемне кузгаттыгыз да, газап дәрьясына ташладыгыз! Җанымның хуҗасы сез! Сезнең алда түбәнчелек белән тез чүгәм һәм, безне чакрымнар аеруга карамастан, никадәр газиз булуыгызны раслыйм. Сез басып йөргән җирне үбә-үбә, язган юлларым арасына дога энҗеләре тезә-тезә, ошбу мәктүпне юллыйм. И газиз дустым, ташламасагыз иде мине: назлы күз карашыгызны бер күрергә тилмерәм, болытлар таралып, ялтырап чыккан кояш кебек, тормышымны яктыртсагыз иде! Яшәгез, яшәгез генә! Аллаһ көннәрегезне минем хакка озайтсын!»
Мин бүгенге теләсә кайсы татар кызының мондый затлы өслүб белән яза алуына шикләнәм. Сүз уңаеннан, Карл Фуксның китабы 1843 елда басылган.
ХӘЗЕР УКЫЙ ТОРГАН КИТАБЫМ...
– Алар шактый үзенчәлекле, эшем өчен кирәкле китаплар: Мишель Фуко, Делёз, Бодрийяр, Деррида, Бадью.
КИТАП МИНЕМ ТОРМЫШЫМДА НИНДИ УРЫН БИЛИ?
– Ул мине гомерем буена озатып барды һәм бара. Мин укып кына калмыйм, язам да аларны.
КАЙСЫ ВАРИАНТ КУЛАЙРАК: ЭЛЕКТРОН КИТАПМЫ, КӘГАЗЬ БАСМАМЫ?с
- Һичшиксез, электрон. Хәтта кәгазь вариант булган очракта да мин электрон нөсхәсен эзлим.
Кәгазь басма – үткән көннәрне сагынып искә алу, үзенә күрә бер ностальгия, минемчә. Басу машинкалары, типографияләр дәвере тәмамланды инде, без электрон дөньяга аяк бастык. Моңа каршы тору – ахмаклык. Киресенчә, Интернет һәм виртуаль дөнья бирә алган мөмкинлекләрдән тулаем файдаланырга өйрәнергә кирәк. Тоя
КАЗАНГА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КИЛГӘН КЕШЕГӘ ШӘҺӘРЕБЕЗНЕҢ ЙӨРӘК ТИБЕШЕН, РУХЫН АҢЛАР ӨЧЕН НИНДИ КИТАП УКЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘР ИДЕГЕЗ?
– Минемчә, бездәге атаклы кешеләр турындагы китаптан башларга кирәк. Мисал өчен, Ренат Бикбулатовның «Казан. Атаклы кешеләр» китабы. Анда чынлап та Казаныбызның рухы чагылыш тапкан. Россиядә бездәге кадәр талантлы, күренекле шәхесләрне үзенә сыйдырган тагын шундый каланы табу – җиңел эш түгел.
Добавить комментарий