Ринат Мөхәммәдиевнең китап киштәсе
Китаплар – минем тормышым ул», – ди танылган татар язучысы, «Татарский мир» («Татар дөньясы») газетасының баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев.
10 ноября 2022
Һәм бу чыннан да шулай! Ул Язучылар берлекләре халыкара берләшмәсендә Сергей Михалковның уң кулы була, РСФСР Югары Советында мәдәният мәсьәләләрен күтәреп чыга, Татарстан китап нәшриятын һәм ТАССР Язучылар берлеген җитәкли. Һәм шул ук вакытта яза, редакцияли, әдәби тәнкыйтьче буларак чыгышлар ясый... Ә менә нинди китапларга аның үзенең китап киштәсендә булу бәхете елмайган икән соң?
Балачагымда һәм яшьлегемдә илһамландырган китаплар...
Мин авылда туып үстем һәм бала чагымда татарча гына сөйләшә идем. Хәзер моңа ышануы кыен, әмма 1950–60 нчы елларда авылда татар теленә тәрҗемә ителгән рус классикасын гына түгел, чит ил әдәбиятын да табу бик җиңел иде. Жюль Верн романнары тәрҗемәләрен чират торып укуыбызны хәтерлим. Искиткеч оста тәрҗемә ителгәнгә, аларны оригиналда укыгандай тоела иде. Бу әсәрләр фантазиябезне баетты, белемебезне арттырды. Джек Лондонның романтик китаплары һәм Теодор Драйзерның атаклы романнары турында да шулай дип әйтә алам.
Бөек Ватан сугышы турында әсәрләр безнең арада бик популяр иде. Инде өлкәнәйгәч, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе булгач, мин Нәби Дәүли белән таныштым һәм дуслаштым, үсмер чакта исә без аның «Яшәү белән үлем арасында» повестен һәм «Җимерелгән бастион» романын йотлыгып укыдык. Ул сугышны, әсирлекне һәм фашист төрмәсендә дә көрәшүне шулкадәр реалистик итеп сурәтли ки, әлеге китаплардан аерылу һич мөмкин түгел! Гаҗәп хәл булса да, барлык бу китаплар типографиядә табадан төшүгә үк безнең кулга килеп эләгә иде.
Мин шулай ук Мирсәй Әмир китаплары, Габдрахман Әпсәләмов әсәрләре, Габдулла Тукай шигъриятеннән илһам ала идем. Ул чакта ук Һади Такташ иҗатына мөкиббән булдым. Бигрәк тә аның «Мокамай» поэмасын ярата идем. Әгәр шулай әйтергә яраса, минем әдәбият белән мөнәсәбәтләремдә бу романтик чор булды.
Хәзер укыйм...
...Князь Феликс Юсупов мемуарларын. Парижда басылган һәм русчага тәрҗемә ителгән. Бик зур кызыксыну белән укыйм. Кайчандыр мин әлеге күренекле нәсел вәкилләре белән аралашкан идем. Аларның нәсел тарихының татар тамырларына тоташуын, үзләренең Россия дәүләтенең патриотлары булуын, башка илләрнең патша, король һәм вельможалары белән аралашуын, шунлыктан күп нәрсә хакында шактый объектив фикер йөртә алуын яхшы беләм. Феликс Феликсович үз хатирәләрен ничек бар шулай, элгәрләре биографиясен шомартмый-күпертми язган. Асылда, аның мемуарлары аша Россия тарихы белән танышырга була.
Иң көчле тәэсирләндергәне...
Миңа, татар язучысы буларак, Әмирхан Еникинең повесть һәм хикәяләре иң көчле тәэсир иткәндер, мөгаен. Теләсә кайсы вакытта – болай гына да, эч пошканда, илһам сүрелгәндә яисә эш бармаганда – аның китабын алып укый башлыйм һәм дөньямны онытам.
Иң яратканнары
Бәхеткә, Язучылар берлекләре халыкара берләшмәсе рәисе урынбасары булып эшләгәндә, мин әдәбиятыбыз классиклары белән якыннан аралаштым. Күбесе белән дуслаштым, мәсәлән, Евгений Евтушенко белән. Поэзияне берөзлексез уку мөмкин булмаса да, мин Евгений Александрович шигырьләрен кабат‑кабат укырга яратам. Шулай ук үземә бик ошаган Андрей Вознесенский әсәрләрен дә еш кулыма алам.
Валентин Распутин һәм Виктор Астафьевның басылып чыккан һәр китабын укып бардым. Татар язучылары әсәрләре арасында иң яратканнарым исә – Мөхәммәт Мәһдиев язганнары. Миңа аның повесть һәм романнарын редакцияләү бәхете тәтеде – 1970 нче елларда ул бик популяр иде.
Киңәш итәм!
Һәр кеше үз язучысын табарга тиеш, дип саныйм. Мәсәлән, Михаил Булгаковны яки Борис Пастернакны һәркемгә дә укырга киңәш итеп булмый. Бу катлаулы әдәбият, аны яратыр өчен билгеле бер юл үтү зарур. Билгеле, үзеңне тәрбияләргә дә кирәк. Мин үзем моңа мисал була алам. Университетта укыганда, мин Дәрдемәнд турында бик аз белә идем. Бүген исә теләсә кайсы вакытта киштәдән аның китабын алам икән, уйлану һәм илһамлану өчен нибары бер шигырен уку да җитә. Һади Такташ әсәрләре белән дә шулай ук...
Яшь буынга Юрий Бондарев китапларын укырга киңәш итәм! Мин аның белән дус идем һәм романнарын күптән түгел тагын бер кат укып чыктым. «Горячий снег» – искиткеч китап, Юрий Васильевич үзе дә аны, барлык әсәрләрем арасында иң яраткан романым, дип әйтә иде.
Шулай ук Чыңгыз Айтматовны тәкъдим итәм. Кызганыч ки, бүген Мәскәүдә аны оныта башладылар. Айтматовны хәзер Урта Азиядә, Төркиядә, безнең Татарстанда еш искә алалар. «Первый учитель», «И дольше века длится день» – әлеге әсәрләр бүген дә бик актуаль.
Үз китапларым турында да әйтми кала алмыйм, чөнки алар минем өчен иң кадерлеләре бит. Мөгаен, иң яхшылары дип «Ак кыялар турында хыял» повестен, «Сират күпере» романын һәм тагын «Утлы таба өстендә» документаль китабын атармын. Соңгысы Советлар Союзының таркалуы, бүгенге проблемаларны тудырган һәм кичәге кардәшләрне дошманга әйләндергән вакыйгалар хакында. Депутат һәм РСФСР Югары Советы каршындагы мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе җитәкчесе буларак, мин тарихның ничек язылганын үз күзләрем белән күзәтә алдым. Ул чактагы вазгыять турында мин чын дөресен яздым, китап татар һәм рус («Крушение» исеме белән) телләрендә басылып чыкты, шулай ук дистәләрчә чит телгә тәрҗемә ителде.
Әледән-әле алып укыйм...
Минем фикеремчә, иң яхшы хикәячеләр – Әмирхан Еники, Антон Чехов, Сомерсет Моэмдыр ул... Яраткан хикәяләремне әллә ничәшәр тапкыр укый алам. Мәсәлән, Чеховның «Душечка» хи-кәясе, андагы Оленька Племянникова зирәклеге һәм төрле хәлләргә тиз арада яраклаша белүе белән генә түгел, тугрылыгы һәм эчкерсезлеге белән дә таң калдыра. Бу бик беркатлы һәм ихлас хикәя, тик нәкъ менә шундый әдәбият минем күңелемә хуш килә дә. Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясе дә шундыйлардан. Ул миңа укыган саен яңа яктан ачыла бара. Уильям Сомерсет Моэм хикәяләре хакында да шуны ук әйтә алам. Ә инде аның Англиядәге биржа маклеры Чарльз Стрикленд турындагы «Луна и грош» романы һәрвакыт минем эш өстәлемдә ята. Мин аны теләсә кайсы битеннән ачып укырга яратам.
Китап ошамаса...
Әгәр 5–10 биттән соң китап миңа ошамаса, укымаячакмын, кайвакыт битләрен актарып чыгам. Мин инде күптәннән үземә ошамаган әйберне укып азапланмыйм. Әйләнә-тирәдә укып туя алмаслык әллә никадәр әдәбият булганда, нигә азапланырга һәм вакыт әрәм итәргә соң! Әмма минем кулыма чын китап эләгә икән, мин аны төн йокламыйча да укып бетерергә әзер!
Добавить комментарий