Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Рухны баета торган ял китаплары

Рухны баета торган ял китаплары

ЧОР ҺӘМ ШӘХЕС ДИАЛОГЫ

21 июля 2025

«ЭЙЗЕН» РОМАНЫ САТУГА БЕРЕНЧЕ СТАРТ ТИРАЖЫ БУЕНЧА 50 МЕҢ НӨСХӘДӘ ЧЫГАРЫЛДЫ.

Picture background

Гүзәл Яхина, «Эйзен» 18+
АСТ, Елена Шубина нәшрияты, 2025

«Эйзенштейн минем өчен һәрчак әһәмиятле фигура булды, формалашуыма зур йогынты ясады. Берара караватым өстендә хәтта «Иван Грозный» фильмыннан фотографияләр дә эленеп торды. Әлеге режиссёр – минем өчен гаять олы, масштаблы, пәһлеван фигура. Кино сәнгатенә килүемә дә Эйзен сәбәпче булды. Һәм менә, ахыр чиктә, шушы китап язылды».
Гүзәл Яхина

Гүзәл Яхинаның дүртенче романы 2025 елның 5 мартында барлык китап платформаларында һәм кушымталарында пәйда булды. Тере форматта аңа шактый алдан заказ биреп куярга мөмкин иде, китап кибетләрендә ул киштәләрдән беренче көннәрдә үк күпләп алынды. Сатулар рекорды исемлегенә керде.

Сүз уңаеннан, аны бик яхшы аудиоформатта да тыңларга мөмкин – сыйфаты ягыннан да, вакытны экономияләү өчен дә менә дигән вариант. Юлга чыкканда, машинада йә колакчында кабызып куйсаң, 19 сәгатьтән артык вакыт аралыгында тыңлап бетерергә мөмкин.

Һәрчак архивлар һәм киң катлам документлар белән эш итәргә, сәнгатилек белән документалистика арасындагы элпәне эретеп, аларны кушып, синтез булдырырга омтылган Гүзәл Яхинаның бу романны язганда да үзенә тугры калуы гаҗәпләндерми. Ул гомумән, кайсы гына темага һәм материалга алынмасын, совет чорының башлангыч, катлаулы еллары темасына әйләнә дә кайта. Романның герое буларак кемне сайлавы гына бераз гаҗәпләндерде. Хәер, кино сәнгате аша әдәбиятка килүен исәпкә алсак, монысы да мантыйкны бозмый шикелле.

Әңгәмәләреннән күренгәнчә, Сергей Эйзенштейн язмышы аны әле үсмер елларыннан, 13 яшеннән бирле кызыксындырган икән. Безнең барыбыз өчен дә бу шәхес – совет кинематографының чишмә башында торган, 1920 нче еллар символы булган зат. «Иван Грозный», «Броненосец Потёмкин», «Стачка», «Октябрь», «Александр ­Нев­ский»­ – әлеге фильмнарны, үзләре карамаса да, ишетеп белмәгән совет кешесе булмагандыр, мөгаен.

Гүзәл Яхина әсәренең жанрын «романбуфф» дип атый һәм бу чыннан да бөтен тормышы рампалар астында узгандай яшәгән Эйзенштейнны гәүдәләндерүдә отышлы алым. Алай гына да түгел, аның бит чоры да нәкъ шундый. Тирәнгәрәк кереп укыган саен, аңлашыла төшә: Яхина биредә үз заманының күккә чөелгән, шул ук вакытта һәр адымы өзлексез энә күзеннән уздырылган шәхеснең трагик язмышына алып чыга. Экраннан тамашачыга беренче фильмында ук кукиш күрсәткән һәм түрәләргә үз кануннарын тага алган даһи эчке каршылыклары белән ничек көрәшә? «Мораль» һәм «кысалар» дигән дилбегәләрдән тыш, яшәү аңа нинди өстенлекләр бирә һәм ахыр чиктә нәрсәгә китерә?

Даһи режиссёрның әнисе, гаиләсе, хатын-кызлар, дуслары белән катлаулы мөнәсәбәтләренә дә орынып уза автор. Ахыр чиктә, бу китап безгә шәхес һәм чор диалогы шаһитлары булырга мөмкинлек бирә. Без һәммәбез дә кабатланмас Эйзенның плёнкага язылган язмышын күздән кичерәбез, әйтерсең.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера