Сез кайсы дөньяда яшисез?
Ни өчен сусыйбыз соң без уйдырмага? Кырыс чынбарлыктан качу ысулымы бу? Ә, бәлки, киресенчә, безне канәгатьләндерми торган чынбарлыкны яңадан төзергә омтылудыр?
16 января 2016
Кыскасы, гыйнвар безне параллель дөньяларда яшәтүне дәвам итә. Сүз уңаеннан, алда санап үтелгән фильмнарның барысының да нигезендә әдәби әсәрләр ята. Фэнтези, фантастика, мистика, триллер... Жанр мәсьәләсе бүген ул кадәр мөһим дә түгел. Бу әсәрләрдә иң мөһиме, миңа калса, каһарманнар. Гап-гади генә, гадәти тормышлары – маҗарага, ә үзләре геройга әйләнгән «кечкенә кешеләр». Өстәвенә, алар әле «избранный» да булып чыга. Ә кайсыбыз теләми тормыш бертөрлелегенең чынлап та фэнтезига әверелүен? Шкафтагы киемнәрне актарганда, кинәт кенә, уйламаган җирдән, Нарниягә эләгүне? Яшьлек җүләрлеге генә, дип уйласак, ялгышабыз, социологлар әйтүенчә, тылсымга, могҗизага үсмерләр, яшьләр түгел, хәтта олыгайган кешеләр дә түгел, ә нәкъ менә урта яшьләрдәге, тормыш йөген җигелеп тартып барган ир-атлар һәм хатын-кызлар күбрәк сусый. Ләкин без бит инде ул яшькә җиткәндә, тормышта кагылып-сугылып, циникка әверелгән булабыз. Шуңа 30-40-50 яшьләрдәге кемне дә булса ачыктан-ачык «могҗиза көтәм» дип сөйләндерү мөмкин эш микән?
Ә шулай да: ни өчен сусыйбыз соң без уйдырмага? Кырыс чынбарлыктан качу ысулымы бу? Ә, бәлки, киресенчә, безне канәгатьләндерми торган чынбарлыкны яңадан төзергә омтылудыр? Үзебез теләгәнчә гадел, дөрес, миһербанлы, идеаль итеп. Әмма... һәркемнең – үз дөреслеге бит. Ничек кенә булмасын, әсәрләрдәге уйдырма дөньяда һәрвакыт яхшылык җиңеп чыга. Бәлки, анда барысының да яхшы тәмамланачагын алдан белеп тору ымсындырадыр кешене?
Бу юлы китап киштәләремдә яшәгән уйдырма дөньяларга, параллель пространстволарга илтүче, алар аша мондагы чынбарлыкка яңарып, үзгәреп кайтырга мөмкинлек бирүче китап үрнәкләренә тукталырга булдым. Хәерле сәфәр безгә!
Харуки Мураками. «Хроники Заводной Птицы».
Бу китапны укыганнан соң, сез спагеттины бөтенләй башка төрле пешерә башлаячаксыз. Монысы – бер. Россини музыкасына мөнәсәбәтегез үзгәрәчәк. Монысы – ике. Гел тирән, сусыз калган коелар турында уйлап йөри башлаячаксыз. Монысы – өч.
Мураками, беренче карашка, бик тормышчан, хәтта ки детальләр белән «шыплап тулган» язучы кебек. Әмма ул детальләр – күз буяр өчен генә. Үзе дә шулай ди: «Нәрсә генә яза башласам да, барыбер мистикага әверелә». Әмма аның мистикасы башка, ул махсус уйлап чыгарылган түгел, ә тормышның нинди җепләрдән үрелгән булуын капшап, хәтта ки ул җепләрне сүтеп, яңадан үреп карарга теләүдән туган табигый форма.
«Хроники Заводной Птицы» романын язгандагы халәтен болай сурәтли ул: «Миңа һәрчак Орфей һәм аның тәмугка сәфәре турындагы кыйсса ошый иде. Менә синең алдыңда – Үлеләр Патшалыгы, һәм син, куркасыңмы-юкмы, анда барыбер керергә мәҗбүрсең. Тәвәккәлләргә. Мин, язучы буларак, бу тәвәккәлләүнең нәрсә икәнлеген беләм... Китапны башлаган гына чакта, берни уйламыйча, яздым да, яздым. Һәм көннәрдән бер көнне теге Караңгылык килде – шулчак мин анда «керергә» әзер булуымны аңладым. Әмма моның өчен бик озак әзерлек кирәк булды. Бүген яза башлап, иртәгә үк анда эләгә алуың шикле. Моның өчен вакыт һәм концентрация кирәк...»
Беренче карашка, бу юллар абсурд булып тоеладыр. Сүз нәрсә турында бара соң, диярсез. Сүз әсәрнең коридорлары, этажлары, лабиринтлары хакында. «Заводная Птица», Муракаминың башка әсәрләре кебек үк, бер генә катламнан тормый. Ул гап-гади шәһәр йортында гап-гади бер ир-атның ашарга әзерләп торган мизгеленнән һәм телефон шалтыравыннан башланып китә. Озак та үтми, югалган мәчесен эзләп чыккан әлеге дә баягы ир күршедәге ташландык сәер йортның ишегалдында торган серле кош сынына юлыга, аңа даими рәвештә сәер кешеләр шалтырата башлый, көннәрдән бер көнне сәер рәвештә хатыны юкка чыга, янына сугыш ветераны килеп, Кытайдагы япон оккупациясе һәм СССР белән сугыш вакытындагы шомлы, сәер хәлләрне сөйли, үткәннән серле хәбәр тапшыра... 1945 елдагы вакыйгалар, шулай итеп, бүгенге чынбарлыкка үтеп керә һәм үз чишелешен таләп итә башлый. «Все переплелось и запуталось, как в стереоскопической головоломке, где истина не обязательно факт, а факт не всегда есть истина», - диелә бу хакта романда.
Ахыр чиктә, гади генә героебыз «Заводная Птица» дигән кушамат ала һәм үзе аша узып йөргән тарихларны, язмышларны күзәтә башлый. Җыры белән һәр иртә дөнья пружинасын эшләтеп җибәргән кошчыкның үзенә турыдан-туры мөнәсәбәте барлыгын аңлый ул. Гомеренең яртысын диярлек яшәгәннән соң, кеше инде үзе теләп маҗаралар эзләми башлый, тормыш баткаклыгына бата да, ойый, мүкләнә, әмма, аның тормышы тамырдан үзгәрергә, ул үзен яңадан эзләп табарга тиеш икән, маҗаралар да аны үзләре эзләп таба. Шул хакта әйтергә теләмиме Мураками безгә бу романы белән?
Галимҗан Гыйльманов. «Албастылар».
Татарда фэнтези, мистика бармы, дигән сорау актуальлеген югалтмый. Жанр турында бара сүз. Безнең халык һәрнәрсәне төгәл классификацияләргә, димәк ки, тиешле сандыгына салып, тиешле киштәсенә менгереп утыртырга ярата. Менә, фантастика белән хәлләр азмы-күпме ачыкланды шикелле, бар бездә фантастлар, бармак белән генә санарлык булсалар да – бар. Хәер, алар үз әсәрләрен фантастика жанры кысаларына кертеп карауны өнәмиме, әллә русча терминологияне үз итеп бетермиме, нигездә, хыялый кыйсса/хыялый бәян кебек атамалар белән билгеләүне кулайрак, ә бәлки, татарчарак күрәләрдер. Галимҗан Гыйльманов та «Албастылар»ын шулай классификацияләгән. Мин дә, вакланып, бәйләнеп утырырга кирәкми, дип саныйм. Әсәрнең үзенә күчәм...
Сүз уңаеннан, китапны инде кибет киштәләреннән табу мөмкин түгелдер, әмма аны, «Татар электрон китапханәсе» ресурсына кереп (http://kitap.net.ru/gyilmanov/albastylar1.php), онлайн рәвештә тулысы белән укый аласыз. Үз заманында бу әсәр татар әдәби мохитендә шактый шау-шу куптарган иде. Ул хәзер дә укучы өчен кызыклы булудан туктамагандыр, дип уйлыйм.
«Албастылар»ның үзәк каһарманы Хәлим «Заводная Птица»га шактый охшаган. Дөрес, Хәлим бераз схематик һәм әдәбирәк тоела миңа. Аның әсәр герое икәнлеге никтер һәрчак хәтердә тора. Шулай да «Албастылар» үзенең сюжеты белән дә, мифик-символик катламы белән дә, геройлары белән дә татар әдәбиятына яңалык алып килгән әсәр.
Кеше һәм адәм баласыннан өстен көчләрнең каршылыгы турында сүз бара романда. Бу очракта, сюжетның мифологик сылтамага ия булуын күздә тоткан хәлдә, Яхшылык белән Явызлык көрәше дип тә тәгаенләп булыр иде. Әсәрне укый башлауга, син, әйтерсең, бүгенге чынбарлыктан кубып, моңарчы әкиятләрдән генә ишетеп белгән, әби-бабайлар сөйләгән кыйссалар аша күңелеңә сеңдергән Параллельгә кереп чумасың.
Сюжет гап-гади башлана: мари урманы уртасыннан сузылган юл буйлап япа-ялгызы Хәлим район үзәгеннән туган авылы Кампәрлегә кайтып килә. Уйларына ирек биреп, армия хатирәләрен искә алып кайтып килгән егетнең юлына кинәт ике карчык килеп чыга – кап-карадан киенгәннәр, сәлам биреп, егетне ял итәргә өндиләр. Менә шул мари урманы эчендә чынбарлык белән төшне бутаган Хәлим берара уянып китә дә авылына кайтып төшә. Ә авылда аны әнисе Сания белән күрше карты Ак бабай сөенечтән шашардай булып каршылый. Бер ел буе көттек, инде исән түгелдер, дип уйлаган идек, диләр. Шулай итеп, Хәлим, йокыга китеп торган арада, бер ел гомерен югалткан булып чыга. Ә аннан егетебез, югалган хәтерен һәм бер ел гомерен эзләп, кабат урманга – албасты карчыклар утарына чыгып китә. Анда ул сөйгәне Майяны кабат очрата, албасты карчыкларның ни өчен албастыга әйләнүен ачыклый, урман эчендәге дөньяның авылдагы чынбарлык белән тәңгәл, әмма асты-өскә әйләнгән күчермәсе булуына инана.
Кайсы дөньяны сайларга бу геройга? Дөресрәге, ничек бу ике дөньяны, берәүгә дә зыян салмыйча, килештерергә, берләштерергә? Адәм баласы үз эчендәге албастыны җиңми торып, тышкы дөньяны үзгәртә, тигезли алмый, диелә дини кануннарда да, психологиядә дә. «Албастылар» концепциясе буенча да – шулай. Асылда, бу Хәлим генә түгел, һәрберебез үз тормышында кичәргә тиешле инициация буларак аңлашыла.
Сергей Лукьяненко. «Черновик».
Лукьяненко әсәрен, югарыда искә алганча, рус әдәбияты традицияләренә ишарә итеп, «кечкенә кеше» дип атарга да мөмкин булыр иде. Яшәгән ди булган ди Кирилл Максимов исемле 25-26 яшьлек гап-гади егет. Компьютер кибетендә эшләгән ул. Мәскәү шәһәрендә гап-гади генә бер бүлмәле фатирда япа-ялгызы яшәп яткан... Көннәрдән бер көнне Кирилл фатирына кайтып керсә, анда таныш булмаган бер хатын яшәп ята һәм фатир чынлап та бу хатынныкы булып чыга, җитмәсә, өй эче Кирилл күрми торган 8 сәгать эчендә тәмам үзгәргән. Әйтерсең, Кирилл монда чынлап та беркайчан яшәмәгән. Хәтта аның кесә телефоны да башка кеше исеменә теркәлгән – фатир хуҗасыныкына. Ә эте, ул әле маэмай вакытыннан алып үстергән яраткан эте... ул да Кириллны танымый, теге хуҗаныкы дип исәпли үзен... Ахыр чиктә, Кириллның кесә телефонына шалтыраталар да Мәскәү читендәге иске су башнясына килергә тәкъдим ясыйлар. Биредә аны карават, өстәл, урындыклар, хәтта аш-су да көтеп тора...
Бигрәк идеаль чишелеш, дияргә ашыкмыйк. Бу әле – башы гына... Мәскәүнең ташландык тыкрыкларының берсендә урнашкан башня асылда биш дөньяны тоташтырып торучы үзәк булып чыга. Дөньяларның калган дүртесе дә азмы-күпме Җиргә охшаган, әмма арада яшәр өчен бик читеннәре бар, кешегә анда исән-имин калуы мөмкин түгел диярлек. Ә Кириллның соң вазыйфасы нәрсә? Ул биредә Таможеник Функционал булып эшли башлый. Ягъни, дөньялар арасындагы ишекләрне саклый. Ә гадәти, без ияләшкән тормыштагы танышлары, аның барлыгын бөтенләй оныталар.
Һәм менә Кирилл тормышында маҗаралар башлана: ишекләр бер дә тик тормый, дөньялар арасында йөреп торучылар шактый күп булып чыга. Һәркемнең – үз максаты. Тора-бара Функционал үзе дә ул дөньяларга чыгып карый – Кирилл, Җирдән кала, һәр 4 дөньяда да үз функциясен үти торган урыннан 15 километрга китә ала, аннан ары ярамый, лимит беткән очракта Функционалның көче югала.
Акрынлап Кириллның юкка гына сайланмавы ачыклана, ягъни аның гади генә Таможеник, гади генә Функционал түгеллеге. Дөньялар белән ишекләр дә, аңлашыла инде, бишәү генә түгел. Менә көннәрдән бер көнне Кириллыбыз Россиядә соңгы тапкыр 1953 елда ачылган ишекне ача... Һәм Җиргә, функция буларак, хәвеф яный башлый... Алга таба вакыйгалар романның икенче өлеше – «Чистовик»та дәвам итә.
Спойлерламыйм, юкса дәвамын уку кызык булмаячак. Ә инде укыган кешеләр мине болай да аңлагандыр, дип уйлыйм. Романны укыганда, башка дөньяларны күз алдына китереп, әсәрдә сурәтләнмәгәннәре нинди булырга мөмкин, дип юрап утырдым. Без бит һәрчак, башка җан иясе рәвшендә булса да, үзебезгә тиңдәш образлар уйлап чыгарабыз. Әсәрләрдә, фильмнарда. Апокалипсистан соң да, барыбер дөнья кешенеке булып кала...
Ә менә, кешенең әсәре дә юк дөнья, ди. Кешегә ишарә дә юк дөнья. Андый чынбарлык безгә кызыклы булыр иде микән? Файдалану мөмкинлеге буларак – бәлки. Никадәр территория, өйрәнелмәгән җир бит! Бәлки, нефть запаслары да бардык, алтын шахталары... Кем белә! Алары булмаса, галимнәр өйрәнәчәк: нәрсәсе белән файдалы була ала безгә бу яңа Атлантида...
Юк, кирәкмидер, ишекләрне әзерлексез килеш ачу. Шуңа да Лукьяненко әйтә: бик сирәкләр генә белә Җирдә Функционаллар барлыгын. Хәзер инде – аның әсәреннән соң – билгеле, күбрәк кеше хәбәрдар. Әмма ул бит җүләр түгел, безне башняга юлласа да, мөгаен, эз яшерер өчен генәдер. Асылда Функционаллар бөтенләй башка урыннарда утырадыр. Бу урында ирониясез булдыра алмадым, гафу итәрсез.
Сьюзен Коллинз. «Голодные игры».
Трилогиянең составы: «Голодные игры» (2008), «И вспыхнет пламя» (2009) һәм «Сойка-пересмешница» (2010).
Америка язучысы Сьюзен Коллинзның дөньяны шаулаткан бу тарихын, фильм буларак экраннарга чыккач, дөнья буйлап ябырылып карадылар, әмма укучылар саны чагыштырмача барыбер сирәгрәк. Ә укып чыгу начар булмас иде, чөнки әсәр буларак та ул шактый мавыктыргыч һәм сыйфатлы. Мин үзем, күпләр кебек, башта фильмын карадым. Ошады, кызыклы тоелды, әмма әллә ни әһәмият бирмәдем. Ә менә фильмның икенчесен карагач, инде чын мәгънәсендә мавыктырды. «Бу тарих безнең бүгенге чор, вазгыять белән шулкадәр аваздаш», - дип, авыз ачып калдым. Һич кенә дә борынгы Рим гладиаторлары, урта гасыр, ягъни фашизм чәчәк аткан Ауропа тарихына сылтама түгел бу, ә үзебез яшәгән Бүгенгегә ишарә. Әле фильмның икенче өлеше чыкканда илдәге ситуация хәзерге кебек киеренке дә түгел иде, югыйсә, әмма Коллинзның месседжы минем тарафтан шулай «укылды».
Сүз уңаеннан, «Голодные игры»ның беренче томына кереш сүзендә Сьюзен Коллинз аның идеясе ничек барлыкка килү турында үзе дә яза. «Сюжетның башлангыч ноктасы, этәргече Тесей белән Минотавр турындагы борынгы миф булды, - ди ул. – Әлеге миф буенча афиналылар Крит утравына 7 кыз белән 7 егетне җибәреп, аларны Минотавр яши торган лабиринтка ыргыта торган булалар...» Икенче этәргеч буларак ул әтисенең хәрби карьерасын атый, Сьюзен аның белән сугышлар барган урыннарга йөри торган була. Кызыклы бер факт: Коллинзның уенда йөргән бу оеткы реаль әсәр буларак языла башлау өчен соңгы, төп катализатор... телевизор була. Сьюзен, пультка басып бер-бер артлы каналларны күчереп утырганда, кинәт мизгел эчендә реалити-шоудан Гыйракта барган сугыш турындагы репортажга күчә һәм шулай итеп ике картина бербөтенгә оеша: сугыш һәм реалити-шоу.
Әсәрдә хәлләр Апокалипсистан соңгы дөньяда – Панем дип исемләнгән мәмләкәттә бара. Глобаль фаҗигадан соң калкып чыккан Капитолий каласы (борынгы грек полисларының кайтавазы) тирә-яктагы 12 дистриктны кул астында тота. Дистриктлар, асылда, Капитолийның затлы тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә. 74 ел элек 13нче дистрикт Капитолийга каршы гыйсъян күтәреп караган була-булуын, әмма бунт дистриктның җир белән тигезләнүе белән төгәлләнә, һәм бу датаны искә алып, Капитолий ел саен тантаналы рәвештә «Голодные игры» турниры үткәрә. Шартлары бик гади: һәр дистрикттан Урак өсте церемониясендә бер малай белән бер кыз сайлап алына һәм алар Уенга юллана, ә Уен үзе реалити-шоу буларак Панем буенча турыдан-туры режимда трансляцияләнә. Һәм менә чираттагы Урак өстендә, кече сеңлесен Уеннан аралап калу өчен, үз теләге белән катнашырга алынган Китнисс Эвердинның өч томга сузылачак маҗаралы, данлы көрәш юлы башлана.
Ә хәзер әлеге дә баягы актуальлек турында... Мин безнең заманыбыз гына шундый тынгысыз, башбаштак, дияргә теләмим. Сьюзен Коллинз – бигрәк тә. Бу әсәр – үзенә күрә барлык чорларда булган режимнарга һәм шулай ук һәр режим кысаларында да очрап торган кешелеклелек белән каһарманлыкка бер күзәтү генә. Кемдер «Голодные игры»ны яшүсмерлек омтылышларына җавап бирердәй чираттагы фэнтези дип кенә күзаллыйдыр, бәлки, әмма мин аны никтер йөрәгемә якынрак кабул иттем – киңрәк контекстка тарттырып үлчәп карагангадыр, бәлки. Бу әсәр безне, Җимерү этабын кичеп, Җирне яңадан торгызу этабына чакырмыймы икән?
Һәм, ниһаять, нәтиҗә. Уйлап караганыгыз юкмы, бәлки, безнең уйдырмалар белән дә кемнәрдер идарә итәдер? Шуңа һәркемгә, булганнарына анализ ясап, үз Уйдырмасын булдырырга, һәм үзенә генә кадерле Дөньяда үз Чынбарлыгын төзергә телим Яңа Елда!
Добавить комментарий