Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Китапларым тәртиптә түгел, тик бу барыбер матурлык дөньясы!»

«Китапларым тәртиптә түгел, тик бу барыбер матурлык дөньясы!»

Минтимер Шәймиевнең китап киштәсе

10 марта 2017

«Китапларым тәртиптә түгел, тик бу барыбер матурлык дөньясы!» – ди Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Аның эш бүлмәсендә бөтен өстәлләр һәм тумбочкалар китап белән тулган. Тарихи-мәдәни мирасны торгызу эше белән шөгыльләнгәч, хәзер Татарстанның беренче Президенты күбрәк тарих, археология, архитектура турында укый...
Китапларны бик еш бүләк итәләр аңа. Аларның һичберсен игътибарсыз калдырмый ул, карап-танышып чыга. Аннары бу китаплар – аларның күбесе автор имзасы белән – шәхси китапханәдә урын ала. Хәзер инде бу китапханә фонды алты меңгә якын басманы сыендыра. Бүген исә Минтимер Шәрипович «Татарстан»ның китап киштәсен үзенең берничә яраткан китабы белән баетыр.
БАЛАЧАКТА УКЫРГА ЯРАТА ИДЕМ
tumblr_mv2rxibwlw1rd67g7o1_1280-553x720
– Дәреслекләрдәге әкиятләрдән башланды, әлбәттә. Беренче укыган әкиятләр, гадәттә, гомерлеккә истә кала. «Шүрәле»не хәзер дә хәтер­лим әле. Шүрәле – урман сарыгы, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай поэмасындагы урман иясе.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары – бик төз төзен,
Тик килешсез – һәрбере дә ярты аршыннан озын.
Шүрәле урманда яши, адашкан ке­шене яшеренеп көтеп тора да, кинәт килеп чыгып, кытыклый башлый, теге мескен көлүдән үлә – менә шундый әкият инде. Безнең авыл­дан ерак түгел, урманга бара торган юлда, бер уйсулык бар иде. Бала­лар урманга чыгып йөрмәсен өчен, әнкәйләр шунда Шүрәле яши дип куркыта иде. Һәм без ышана идек – әниләргә дә, Тукайга да. Урманга олылардан башка йөрмәдек. Шүрәле килеп чыгар да кытыклый башлар дип курыктык! Болар турында поэ­мада шулкадәр ачык, мавыктыргыч, ышандырырлык итеп язылган иде.
Мин биш яшьләр тирәсендә, әле мәктәпкә кергәнче үк укырга өйрәндем. Ул чакта укытучы булып эшләгән Мәрзия апамнан миңа хәрефләр күрсәтүен, укырга-санарга өйрәтүен үзем сорадым. Мин укырга өйрәнгәч, әткәйнең башы күккә тиде! Өстәл өстенә утыртып, кулыма газета тоттыра, үзе исә каршыга урындыкка утыра да улының район газетасын укыганын горурланып, әсәрләнеп тыңлый. Уку дигәннәре миңа башта ук бик ошады. Хәтта ул чакта нәр­сә укуым да әллә ни мөһим түгел иде. Процессның үзеннән шундый тәм таптым! Бу мавыктыргыч шө­гыльне гомерлеккә яратып калдым.
Мәктәп елларында район китап­ханәсе иң яраткан урыннарымның берсе булды. Икенче китапны алыр өчен, чиратка язылырга кирәк иде. Шуңа күрә дә син җитди кеше икән, әле тәртипле дә, төгәл дә булуың шарт. Ниндидер китапны алып торгансың икән, ни генә булмасын, нинди генә хәлдә калсаң да, аны китапханәгә көнендә тапшырырга кирәк. Монда инде буранга да, яңгырына, карына да, ташуларның юлны-күперне агы­зып алып китүенә дә, һава торышына да карап тормыйча, Пучыдагы рай­он үзәгенә, китапханәгә барасың. Китапны укып чыктың, вакытында илтеп тапшырдың... Шуннан соң гына яңасын бирәләр. Бу хакта сөйләшеп тә тормыйлар, чөнки башка балалар да китапка чират җиткәнен көтә. Онытылып, йотлыгып укый идем.
580efe2255876-539x720
Балачакта безне татар әдәбияты классикасыннан Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәре бик тәэ­сирләндерде. Ул аны 1944 елда фронт­тан кыска ялга җибәрелгәч язган. Майның бер төнендә урманда абага чәчәк атуы турында язылган иде бу китапта. Ул төндә яшеннәр ялтырый башлый, ә син, курыкмыйча, чәчәкне өзеп алып ашасаң, күренмәскә әй­ләнәсең. Без, малай-шалайны, менә шушы урыны барыннан да бигрәк кызыксындырды. Хикәяне шактый гына җентекләп өйрәнгәч, төнлә якындагы урманга барырга маташа башладык, абага эзләргә, янәсе. Безне әнкәйләр эләктерде, әлбәттә, хәтта җәзасын да биргәләделәр. Югыйсә абый-апаларыбызның урманга инде әллә ничә тапкыр барып кайтуын белә идек, шунысы да хак, аларның берсе дә күренми торганга әверелмә­де... Ләкин без бу хикәядәге идеядән шулхәтле тәэсирләнгән, агуланган идек, өлкәннәрнең уңышсызлыгы турында уйлап та бирмәдек. Урманга барып чыксакмы, бөтенесе дә ничек кирәк шулай булачак кебек тоела иде. Менә күзгә күренмәс булырбыз әле, кирәгегезне бирербез, фашистлар!..
Бераз үсә төшкәч, мин үзем өчен Ганс Христиан Андерсен әкиятләрен ачтым. Соңрак Марк Твенның «Принц һәм теләнче» әсәрен укыдым, Вик­тор Гюгоның «Читкә кагылганнар» романыннан нәни Козетта турында өзекне... Аны ничә генә укысам да, күзләрем яшьләнә...
ҮСМЕР ЧАКТА МИНЕ ӘСИР ИТТЕЛӘР…
– Яшүсмер елларымда шигърият минем өчен гаҗәп бер ачыш булды. Һәм тагын шул Габдулла Тукай! Аның бик күп әсәрләрен тиз генә хәтергә сала бардым. Мин Һади Такташ ши­гырьләрен дә сәгатьләр буе яттан сөй­ли ала идем, Мокамай Такташка якын булган кебек, ул да миңа шулай һәрчак якын, аңлаешлы булды. Инкыйлаб җырчысы – Такташ 1917 елны һәм ан­нан соңгы көрәш чорларын һичкем кабатламаслык итеп тасвирлап бир­гән. Бер сүз белән әйткәндә – талант! Соңрак без Муса Җәлил әсәрләре белән таныштык, аның «Моабит дәфтәрләре» безне чын-чынлап тетрәндерде. Совет шагыйрьләреннән Владимир Мая­ковский белән бик мавыктым. Тагын Сергей Есенин... Көчле лирика! Безгә Лермонтов поэмалары да ошый иде. Монда укытучыларыбызның да өлеше зурдыр – алар матурлыкны танырга, кадерен белергә өйрәтте.
Ә инде бераз үсә төшкәч, Пушкин тәрҗемәсендә Байронны укыдым. Аны иң уңышлы тәрҗемә дип сөй­лиләр. Байрон тәрҗемәдә шулай гаҗәеп яңгырашлы булгач, оригинал­да, туган телендәге ул шигырь һәм поэмалар ниндирәк икән? Чын-чынлап бөек әдип ул! Байронда мине аеруча шул шаккатырды: аның һәрбер ши­гырь юлы диярлек чын тарихи фактка нигезләнгән, мәсәлән, «Дон Жуан»да. Шулкадәр төрледән-төрле исемнәрне, даталарны хәтердә калдыру өчен, ша­гыйрь кеше нинди феноменаль хәтергә ия булырга тиеш!.. Ә шул ук вакытта һәр шигыре камиллекнең үзе бит, һичбер сүзен алып ташлап та, өстәп тә булмый... Мондый шигырь юлла­ры хәтергә уелып калды: «Шулкадәр түбәнлеккә төшеп тә, исән калыр­га!» – шагыйрь җиңелгән һәм тәхеттән баш тарткан Наполеонны шул рәвешле тәмам бетереп, изеп ташлый.
Гомәр Бәшировның «Намус» ро­манын, Кави Нәҗминең «Язгы җил­ләр»ен, Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» белән «Бөркетләр»ен йотлыгып укыдым. Әдәбиятыбызның классикасы болар. Әлбәттә инде, Этель Войничның «Кигәвен» романы истә калды. Мәрзия апам үзе сайлап алган кайбер урыннарын миңа төнлә кыч­кырып укый иде, ә әткәйләр исә аны кичләрен генә озак утыру түгел, көндез дә китап уку белән мавыкканга әрли иде. Ник шулай булгандыр? Һәм апам бервакыт кич ашап утырган арада «Ки­гәвен» романының эчтәлеген сөйләп чыкты. Мин әткәйнең һәм балаларның реакциясен күзәтеп тордым. Ә апа сөй­ли белә иде! Роман безнең барыбызны да шундый мавыктырып алып кереп китте, хәтта ашауны да оныттык. Шун­нан соң инде апаны уку җене кагылган өчен башка орышмадылар.
Яшүмер вакытта Вилис Лацисның «Давыл» романын да сокланып укы­дым. Һичшиксез, Александр Дюма һәм Жюль Верн да – һәрвакыт яраткан язучыларым... Билгеле бер яшькә җит­кәч, шундый әсәрләрне тагын бер тап­кыр булса да укып чыксак иде... Миңа калса, җитди рус классикасын мәктәптә бераз иртәрәк укыталар. Әйтик, мәк­тәптә Федор Достоевскийны укыганда, аның әсәрләренең асылына еш кына төшенеп тә җитә алмый идек. Бу очрак­та үземнән дә чыгып фикер йөртәм. Миңа, мәсәлән, Лев Николаевич Тол­стой, Иван Сергеевич Тургеневны, күпмедер дәрәҗәдә Николай Васильевич Гогольне аңлау бераз җиңелрәк бирелде, ә менә Достоевский – шак­тый авыр. Күрәсең, әдәбият буенча мәктәп программасы бик үк уңышлы төзелмәгән, балалар һәм яшүсмерләр фикерләвенең кайбер үзенчәлекләре исәпкә алынмаган. Яшьләрдә соңын­нан бу әсәрләрне укып чыгарга теләк тудырсак, бу аларга шактый күп рухи байлык һәм белем бирер иде.
ЯРАТКАН КИТАПЛАРЫМ
– Беренчесе, әлбәттә, Габдулла Тукай шигырьләре. Шундый якты да, кыска да гомер!.. Тукай озак яшәмә­гән, иҗат гомере дә әллә ни озын булмаган, яраткан шагыйре Лермон­тов кебек, 27 яшенә дә җитә алмаган. Ләкин никадәр эш кылырга, хезмәт калдырырга өлгергән! Даһи даһи инде ул. Өч яшендә ятим калып, шул кыска гомерендә дә авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә йөргән, бер гаиләдән икенчесенә, бер ку­накханәдән башкасына күчкән, тик үз куышын, үз гаиләсен бул­дыра алмаган. Һәм, бәлки, шуңа күрә дә 26 яшендә дөньяны без гомер буе өйрәнгәннән дә тирәнрәк аңла­ган һәм белгәндер. Еллар узу белән, мин шуны төшендем: ул бәһасез әдәби мирасын безгә укып ләззәт­ләнер өчен генә түгел, ә аны универ­саль милли кодекс итеп кулланыр өчен калдырган. Катлаулы, каршы­лыклы үзгәртеп кору елларында да, хәзер дә без шуның белән гамәл кы­лабыз. Авыр мәсьәләләрне чишкән­дә, читен карарлар кабул иткәндә, без аның шигырьләрендә киңәшләр таба идек.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Без шаярыштык, вакытлар алмашып.
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Тагын бер үз иткән китабым – Чың­гыз Айтматовның «Хуш, Гөлсары!» повесте, ул миндә бик көчле тәэсир калдырды. Аны яшь тулы күзләр белән укыдым дисәм дә буладыр. Авыл ке­шеләренең ат образы аша бирелгән рухи халәте һәм язмышы белән шул­кадәр тетрәнгән идем! Бу повесть бөек Чыңгыз Айтматов иҗаты белән кызыксынып китүемә башлангыч булды. Һәр әсәрендә мәңгелек кеше­лек кыйммәтләре турында искәртүче Айтматов – бөтен дөньяда танылган сүз, каләм остасы.
1012568991
Бөек әдипнең әнисе – бик белемле татар хатыны Нәгыймә Хәмзиевнаның нәни Чыңгызга балачактан ук укуга мәхәббәт сеңдерүе белән аеруча горур­ланабыз. Бу хакта Чыңгыз Айтматов үзе дә әллә ничә тапкыр телгә алды.
«Хуш, Гөлсары!» – минем өчен Чың­гыз Айтматовның үзәккә үтеп керә торган иң көчле әсәре. Үз тормышыма якын булган өчендер, бәлки. Әткәй чирек гасырдан артык колхоз рәисе бу­лып эшләде һәм шул Гөлсарыга нигез булырлык ат җигеп йөрде. Атларның холкын яхшы белгәнгә, Айтматовның осталыгына таң калдым. Ул көтүче Танабайның гына түгел, шәп юрга Гөлсарының да күңел кичерешләрен шулкадәр дөрес, чын итеп тасвирлап биргән. Чит кулларга эләккәч, юрганы көчләп җиргә егалар. «Кояш мәтәл­чек аткандай булды, җир селкенеп куйды. Ни бу? Ник ул янга яткан? Ник кешеләрнең йөзләре өскә таба сузылгандай сәер күренә, ник агачлар күккә ашкан? Ник ул җирдә шулай уңайсыз ята соң?» – бу җиңелеп егылган атның уй-кичерешләре. Бо­лар – тормыш чынбарлыгы, тик шул ук вакытта күңелнең иң тирән кыл­ларын да кузгаталар.
Яраткан китапларымның берсе – Лев Гумилевның «Русьтан Россиягә кадәр» («От Руси до России») китабы. Гомумән, тарих гомерем буе мине кызыксындырган, мәнфәгатьләремә туры килгән юнәлешләрдән булды. Татар халкы тарихын белергә һәм тө­шенергә теләвем шактый табигый дә, чөнки аны рәсми рәвештә укыту-аңла­ту идеологик максатларны күздә то­тып кына алып барылды. Күренекле рус тарихчыларының бер төркеме Россия дәүләтчелеге тарихыннан та­тар чорын бөтенләй төшереп калдырды, ә советлар заманында сыйнфый көрәшкә басым ясалды, шунлыктан «татар-монгол изүе» дигән гыйбарәне дә уйлап чыгардылар. Хәзерге демо­кратия шартларында бу теманы объ­ективрак яктырту мөмкинлеге сөен­дерә. Минем үземнең дә хаклыкны ачыклыйсым килгән иде, менә шунда галим Лев Николаевич Гумилевның әсәрләре бик булышты да, чөнки, хәтерләсәгез, ул: «Мин, рус кешесе, гомер буе татарларны яладан яклап киләм», – дигән. Аның китаплары ара­сында укылмаганы калмады.
КИҢӘШ ИТӘМ
– Олжас Сөләймановның дөньяны танып бе­лергә ярдәм итә торган «Аз һәм Я. Изге ниятле укучы китабы» («Аз и Я. Книга благонамеренного читателя»). Ул минем өчен ачыш та, ниндидер авыр кичереш тә булды. Идән астында гына яшер­тен басылган китап иде. 70нче еллар ахырында, партия эшендә йөргәндә укыдым аны, бераздан яшь министр булып куйдым. Шул чакта анык фикергә килдем: төрки халыклар тарихы белән объектив нигездә үзебез шөгыльләнмәсәк, безнең өчен моны һичкем эшләмәячәк тә.
184612_98092711-498x720
КАЙСЫ КУЛАЙРАК: КӘГАЗЬДӘ БАСЫЛГАНЫМЫ, ӘЛЛӘ ЭЛЕКТРОН КИТАПМЫ?
– Кәгазь китапка өстенлек бирәм, ул инде безнең тормыш рәвешенә әйләнгән. Хәзерге компьютер заманында, бәлки, сәеррәк яңгырыйдыр, ләкин миңа чын китаплар, аларны кулга тотып уку ошый. Безнең буын шулай гадәтләнгәнгә генә түгел. Чөнки китап – тормыш ыгы-зыгысын онытып, уй-фикереңне бергә туплый торган үзенчәлекле бер халәт ул. Менә шул чакта гына бу китапның синең өчен нинди мәгънәгә ия икәнен аңлап була.
ХӘЗЕР УКЫЙМ
– Күренекле татар әдибе Мәх­мүт Галәүнең революциягә кадәр татар тормышын сурәтләгән «Бол­ганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнарын укыйм. Анда тарих шул чор шаһиты булган автор күз­легеннән язылган, мондый тарих күпкә кызыграк. Язучының үзенең дә, әсәрләренең дә язмышы ая­ныч. 30нчы елларда алар Мәскәүдә русчага тәрҗемә рәвешендә генә басылып чыга. Аннары Мәхмүт Галәү репрессиягә эләгә һәм төрмәдә үлә. Романның татарча кулъязмалары сакланмаган. Фәкать 60нчы елларда гына, инде русчадан тәрҗемә ителеп, «Болганчык еллар» белән «Мөһаҗир­ләр» татар телендә дөнья күрде.
 ТОРМЫШЫМДА КИТАП НИНДИ УРЫН БИЛИ?
Гомумән, уку турында сүз алып барганда, мине шулкадәр үкенеч хисе биләп ала: адәм баласының гомере бик кыска бит, гаҗәеп ма­тур әдәби мирасның хәтта бик аз гына өлешен дә укып чыгарга өлгереп булмый.
Шулай итеп, китап уку – ба­лачактан килгән һәвәслегем ул. Сүз уңаеннан, әле унтугызынчы гасырда ук этнограф Карл Фукс бик уңышлы искә алган матур та­тар гадәтенә тугры калдым мин. Мәшһүр галим үзенең «Казан та­тарлары стилистик һәм этногра­фик җәһәттән» китабында болай дип билгеләп куйган: «Укый-яза белмәгән татарны үзенең як­ташлары ук күралмый һәм ул, граждан буларак, башкалар та­рафыннан ихтирам ителми». Кемнең инде нәфрәт корбаны буласы һәм, бигрәк тә, ниндидер бер сәбәп белән якташларының хөрмәтен югалтасы килсен.
Фото: Нурсюя Шайдуллина.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: