Татар китабы: кемнәр сатыла, кемнәр укыла?
«Нинди китапларга ихтыяҗ зур?» - дип сорадым нәшрият директорыннан һәм хезмәткәрләреннән.
18 февраля 2016
«Ә нинди китапларга ихтыяҗ зур соң?» - дип сорадым нәшрият директорыннан һәм хезмәткәрләреннән. Әйтүләренчә, балалар китапларына, рәсемле буягычларга. Дәреслекләр, мәктәпләр өчен нәшер ителгән кулланмалар, аңлашыла ки, үз аудиториясенә җайга салынган юл белән барып ирешә. Истәлек-мемуарлар, татар тарихында зур урын тоткан шәхесләргә багышланган серияләр, альбомнар да үз интеллектуаль укучысын таба, диләр.
Нәшриятнең 3 кибете бар – кер дә рәхәтләнеп сатып ал җаның теләгән китапны. Дөрес, башка еллардагы белән чагыштырганда, китап бәясе сизелерлек арткан. Проза китапларының бәясе 150-300 сум тирәсендә тирбәлә. Шигырь җыентыкларын 70-100 сумнан башлап сатып алып була. Болары – яңа чыкканнары. Складтагы продукцияне тарату өчен үтемле юл уйлап тапканнар – бәясен шактый киметеп, акция рәвешендә саталар.
Күзәтәм: укытучылар, нигездә, дәреслекләр, язучылар томнарын, истәлек-мемуарлар актара. Мәктәп укучылары, студентлар да шул тирәдәрәк бөтерелә, дөрес, алар матур әдәбият киштәләренә, бигрәк тә шигырь китапларына да күз йөртеп узгалый, журналлар актара.
Өлкәнрәк яшьтәгеләр, иң беренче эш итеп, балалар китаплары белән тулы киштәләргә юл тота – күрәсең, оныкларны сөендерергә телиләр. Аларны күзәтеп тору күңелгә җылы иңдерде. Димәк, ничек кенә лаф орсак та, татар китабы сабыйлар кулына килеп керә әле. Яшәсен әбиләр!
«Прозага ихтыяҗ кимрәк, әмма аны да бөтенләй сатылмый, дип әйтеп булмый. «Ак чәчәкләр»не еш сорадылар быел», - ди сатучылар. Һәм, көтелгәнчә, өч кибеттә дә: «Иң күп укыла һәм сатып алына торган китаплар Зифа Кадыйрованыкы», - диделәр.
«Интеллектуалкалар да гап-гади хатын-кыз бит»
Зифа Кадыйрова. «Синсез килгән язлар»
Китап нәшриятның үзендә басылмаса да, «Татарстан китап нәшрияты» сату өчен аны үз кибетләренә урнаштыра. Парадокс, ләкин факт: бу китаплар нәшриятның үзендә басылганнарына караганда тизрәк тарала. «Зифа Кадыйрова профессиональ язучы һәм Язучылар берлеге әгъзасы булырга лаек түгел», - дип никадәр генә кырт киссәләр дә, чынбарлыкны инкарь итеп булмый: төзелештә эшләп, хәзер лаеклы ялга чыккан ханымның китапларын укучы көтеп тора, бәяләре шактый «тешләшә» торган булуына карамастан, ябырылып ала. «Үземне язучы дип санамыйм, бары тик шаһиты булган һәм башкаларга да җиткерәсем килгән тарихларны, тормышны гына язам», - ди Зифа ханым. Марат Кәбиров бер әңгәмәсендә болай дигән иде: «Зифа Кадыйрова татар әдәбиятында үз «куыш»ын тапкан да шунда эшли. Укучысын яхшы белә. Классик булам, бөек булам, дип язмый, ә үз аудиториясенә йөз тотып яза. Көнбатышта язучылык эше шундый конвейерга куелган да – һәр жанрның үз аудиториясе бар, һәр авторның – үз укучысы». Ә нәширләрнең – табыш алу линейкасы, дип тә өстисе килә бу урында.
Әсәрләренә сәнгати яктан караганда, филолог буларак, үземдә дә скепсис бар. Әмма сүзне сәнгатилектән читкәрәк алып китеп, «Зифа Кадыйрова феномены» тирәсендәрәк алып барырга телим. Әнием, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, гомере буе акны карадан аера белгән укучы булды, беркөн шалтырата: «Берәүдән тәүлек эчендә укыйм дип алып торган идем, кибеттә булса, алып кайт әле», - ди. «Нәрсәсе белән шулай җәлеп итә сине?» - дип сорыйм. «Һәммә кеше дә интеллектуаль тормыш белән яшәми бит, бу китапларда тормыш йөген тартып баручы гап-гади, ләкин көчле хатын-кызларның язмышы сурәтләнгән. Теләсә кайсы хатын-кыз үзен таба ала, тормышта хыянәт, үлем кебек фаҗигаләр килеп чыкканда, интеллектуалкалар да гадәти хатын-кыз һәм кеше генә булып кала бит», - диде ул миңа. Килешми булдыра алмадым. «Ә теле борчымыймы сине?» - дим. «Борчый, әмма детективларны, хатын-кыз романнарын русча укырга ияләшеп беткән татар укучысы, Зифа Кадыйрованы укыганда, барыбер дә авылында сөйләшеп үскән татар телендә укый бит», - булды җавабы. Бәлки, бу феноменның тагын бер ягы шундадыр: колакка бәреп торган авыл апайларының теле булуында.
Сюжет гади, хәйләсез. Гомере буе заводта эшләгән Фирая, балалары үсеп җиткәч, ире Газинур белән авылда йорт алып яши башлый. Йөрәк авырулы Газинур кинәт үлеп китә дә, аны җирләгәннән соң, Фираяга иренең хыянәтләре турында ишеттерәләр. Баксаң, бөтен таныш-белешләре белгән, бер ул гына дөм сукыр булган. Фирая иренең кырыгын тел-теш тидермәстәй итеп уздырып җибәрә дә зиратка бүтән аяк басмый, Газинур рухына дога да укымый. Рәнҗи. Аны психотерапевтка яздырылар. Шунда ул Алсуны очрата, аның хәсрәтендә үз чагылышын тоеп, ярдәм итәргә керешә. «Ул хатын, һичшиксез, аннан яхшырак булырга тиеш иде, чөнки яхшыны начарга алыштырмыйлар, начарны яхшыга алыштыралар» - ир хакы, кайнана-кайната хакы, балалар хакы дип гомер иткән бу ике хатынны әнә шул гаҗизлек, өзгәләнү берләштерә.
Сериалларны телевизордан атна буе карыйбыз, диярсез. Әмма аларда да шушы ук заман «кисемтәсе»: хатын-кызлар көчле булырга, дөнья тотарга мәҗбүр. Никадәр булдыклы булса, тешен шулкадәр ныграк кысып, ызбадагы чүп-чарны урамга чыгармый яшәргә. Ә үсеп килгән буында егетләр тагын да инфантильрәк. Димәк, аң катлавының акыл контроленә буйсынмаган өлеше Зифа Кадыйрова китапларындагы ситуацияне «сканлый» да үз тормышына проекцияли?
Борынгыдан килгән табигый балансны, гаилә институтының югалган традицияләрен кайтарырга омтылыш тойдым мин Зифа Кадыйрова китабын укыганда – тормышны сүзен кистереп әйтә, эшен умырып эшли белә торган ир-егетләр алып барырга, ә аларның «муены» булып зирәк, назлы хатын-кызлар торырга тиешле. Эш аты булмаган, өй иркәсе булган хатыннар. Әмма Зифа ханым сурәтләгән ир-егетләрдә бу умыртка, ни кызганыч, юк инде. Һәм югалган Эдемны яңадан табар өчен, белмим, нинди хак түләргә кирәктер? Сорау ачык булып кала.
Әкияткә эләгәсең килсә...
Cөмбел Гаффарова. «Чынга ашачак хыял»
Балачагында «Алиса в Стране чудес» китабын укымыйча үскән бала, минемчә, юктыр. Кайберәүләр аңардан үсеп җиткәч тә аерыла алмый. Үзем дә – шундыйлардан. Баш очымнан хәзер дә пропеллерын зырылдатып Карлсон очып киткәли, аяк астымнан үләнне кыштырдатып Муми Тролльләр чабышып уза... Хәер, «Алиса»ны сабыйлар өчен язылган әкият дип кенә уйласак, ялгышабыз. Ул инглиз математигы һәм язучысы Льюис Кэрролл тарафыннан абсурд жанрында иҗат ителгән иң шәп әдәби үрнәкләрнең берсе исәпләнә. Балалар әдәбияты үрнәкләренең түгел, игътибар итегез. Китап күпсанлы математик, лингвистик һәм фәлсәфи аллюзияләр, башваткычлар белән шыплап тулган.
Ә Льюис Кэролл татарча ничек яңгырар иде – уйлап караганыгыз юкмы? Сезнең, бәлки, юктыр, ә менә Сөмбел бу хакта еллар буе уйланган, минемчә. «Алиса в Стране чудес»ның аеруча яраткан китапларыннан берсе икәнен беләм. Гомумән, Сөмбел «абсурд» төшенчәсенә тыныч, битараф карый алмый. Моннан 20 ел элек басылып чыккан «Безнең-сезнең заманда» китабында да бар иде бу чалымнар. «Чынга ашачак хыял»да алар нәкъ менә жанр буларак тәгаенләнергә, стильгә әверелергә омтыла, миңа калса.
Яраттым мин бу китапны.
Суфиягә ияреп, Тылсымлы дөньяга атлап карыйк:
- Чагам! Чагам!
Суфия тавыш ишетелгән якка борылды. Сап-сары агач төбендә кулына сөңге тоткан сап-сары Елан утыра иде. Елан ничек утыра алсын, дисеңме? Бик моңаеп утыра икән еланнар... Бу Елан, койрык очын иягенә терәп, күзләрен мөлдерәтеп утыра иде.
- Кыяфәтегез бигрәк өркетә! – дип карар чыгарды кыз.
- Ә-ә, - дип, карашын офыктан алмыйча гына җавап бирде Елан. – Кердеңмени?..
- Кая кердем? – дип аптырады Суфия. – Монда керерлек бернинди ишек тә юк бит.
- Ишектән генә керәләрме синеңчә? – дип көлемсерәде Елан.
- Э-э... – Суфия әйтер сүз тапмады. – Каян керәләр тагын?
- Син минем төшемә кердең, - диде Елан, Суфиянең соравын бөтенләй ишетмәгәндәй.
- Ой, ә мин сезне борчымадыммы? – дип, үзе кайгырып куйды кызчык.
- Этләр, мәчеләр генә борчыла түгелме? Аларның да борчасы булганнары гына, - дип моңсу гына дәвам итте Елан.
- Миңа калса, «борчу» һәм «борча» сүзләре арасында бик зур аерма бар, хөрмәтле Елан.
Елан югалып калды...
Сүз уйнатулар, логик чишелеш эзләүне таләп итә торган «төен»нәр баланы уйландырыр, кызыктырыр өчен – бик үтемле алым. Китап мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларга тәкъдим ителә. Әмма ул өлкәннәргә дә кызыклы булачак. Суфия белән аның дусты Кәрим, Суфиянең сәяхәте барышында очраган сәер-серле җәнлекләр, төшенчәләр, формалар, фикерләр, проекцияләр... – болар безгә тормышыбыздагы предметларга, детальләргә, шулай ук сүзгә, уйларга да башкача карарга мөмкин булуын күрсәтә. Китап эчендә Уен картоны да бар – аның аша кечкенә укучы Әкияткә тагын да ныграк якыная, геройның маҗараларын квест кебек үтә. Ә кайсыбызның беразга гына Әкияткә эләгәсе килми?
3D Туфан
«Безнең Туфан: әсәрләр, мәкаләләр, истәлек-хатирәләр»
Китапны төзүчеләр – Илфак Ибраһимов, Гөлзадә Бәйрәмова, Фәйрүзә Мөслимова – гаять зур хезмәт башкарганнар: «туфановедение»гә нигез салганнар. Рус һәм дөнья әдәбиятында язучының «Ипи алырга чыктым» ише кечкенә генә запискасын да тулы институтлар җентекләп өйрәнә. Бездә бу як аксыйрак төшә. Архивлар таралып ята. Язучы үзе киткәч, шәхесенә, калдырган мирасына кадер-хөрмәт тә – шактый четерекле мәсьәлә. Бу җәһәттән бәхетле әдипләр – йә үзләре тәртип яратучылар, йә булмаса, хатыннарыннан, дусларыннан уңган язучылар.
Беренче бүлектә Туфан аганың моңарчы басылмаган, соңгы елларда язылган, шулай ук элегрәк язылып та дөнья күрми калган әсәрләре тупланган. «Кырларым-тугайларым»ның проза варианты көтелмәгән сюприз булды. «Үзгәрү (үзем турында үзем») язмасы белән «Татарның әхлакый кодексы» да – киң масса укучыга таныш текстлар түгелдер, дип беләм, ә аларны уку зыянга булмас.
Туфан аганың сөйләшү манерасы миндә һәрчак елмаю уята иде. Язучылар берлегендә узган утырышлар вакытында да, телевизордан сөйләгәндә дә, икәүдән-икәү гәп корганда да кычкырып сөйләшә башлый иде ул. Үзе турында үзе язган язмасында менә нинди юллар бар:
«Кычкырып сөйләшә торган гадәтем бар. Югыйсә саңгырау да түгел. Күрәсең, безнең гаилә гадәте миңа сеңгән. Бездә әтидән кала барыбыз да кычкырып сөйләшә идек. Өебез яныннан үтеп китүчеләрнең «болар ызгышалар икән» дигәннәре хәтердә. Көлгәндә дә кычкырып көләбез. Барыбыз бергә кычкырып көлгәндә, өй селкенә иде. Бу гадәтемне үзгәртергә күпме тырыштым – булмады. Кешеләр еш кына: «Нигә кычкырасың?» - дияләр иде. Бигрәк тә нәчәлство янына кергәндә уңайсыз иде. Чөнки түрәләр үзләре каршында койрыгын кысып, шыпан гына утырып, гаепле кеше сыман курка-курка, әкрен генә сөйләгәнне хуп күрәләр. Бигрәк тә әлеге гадәт гаиләдә җайсыз, әкрен генә, сабыр гына нәрсәдер аңлатырга тырышасың. «Нигә кычкырасың?» - диләр. Юк, үзгәртеп булмас, ахры. Чөнки кычкырып сөйләшүнең кайбер яхшы яклары да бар. «Туфан абыйның яшерен эше, яшерен сүзе, мәкере юк аның», - диләр. Юктыр, һәм мин өрми торган эттән куркам, дәшми утырган мыштым кешеләрне өнәмим. Оятсызларны яратмыйм».
Икенче бүлектә Туфан иҗатына әдәби-фәнни карашны туплаган мәкаләләр урнаштырылган. Өченче бүлектә – Туфанга, аның әдәби каһарманнарына багышлаулар. Дүртенче бүлектә – истәлекләр, интервьюлар. Бу бүлектәге хатирәләр аеруча кадерле – алар белән танышкач, Туфанны 3D форматта күргәндәй буласың: язучы Туфан белән беррәттән театр дөньясында яшәгән Туфан да, җәмгыять эшлеклесе булган ил агасы да, гаилә башлыгы да килеп баса күз алдына. Аларның һәрберсе Туфан дигән олы бер пазлга үз өлешен өсти һәм тулы образны азакта үзең тудырып бетерәсең.
Еракка китеп кара...
Татар сәяхәтнамәләре
Сәяхәткә кузгалганда, һәрчак блокнот һәм ручка кыстырып чыгам. Көн дәвамында күргән хатирәләрне теркәп барыр өчен. Дөрес, хәзер телефон бар, планшет, фотога төшереп аласың, Инстаграмга урнаштырасың да – вәссәлам! Лайклар җыеп, мин-минлегеңне дә «иркәләп» була әле өстәвенә. Янәсе, күрегез, менә мин кайларда йөрим!
Әмма чын-чынлап сәяхәт тәмен барыбер дә кәгазьгә теркәлгән язмалар бирә. Вакыт узганнан соң, кайтып укыйсың да, кабат шул диңгез комын тоясың сандалиларда, юллар туфрагын, магнолияләр, йә кар исен... Кем дә булса еллар узгач безнең сәяхәтләрне фото/видеолента буларак кына карап хозурлана алырмы?
Ә менә борынгы сәяхәтләр, мин яратканча, кәгазьгә каләм белән теркәүне таләп иткәннәр. Аларның вазыйфасы да киңрәк булган – тәэсирләр белән уртаклашу гына түгел, күргән җирләр, халыклар турында мәгълүмат туплау, карталар, тарихи белешмәләр булдыру да. «Татарстан китап нәшрияты»ның быелгы аеруча кызыклы һәм көтелгән басмаларыннан берсе «Татар сәяхәтнамәләре» тупланмасы булды. Эчтәлеге буенча шактый чуар ул: Мөхәммәд Әминнең Мисыр, Гарәп иле, Төркиягә сәфәре, Габдрахман бине Габдулланың Бразилия сәяхәтнамәсе, Каюм Насыйриның Оренбургка һәм Каргалы бистәсенә барып кайту тарихы, Әхмәтшаһ бине Әхмәтҗан әл-Казаниның Хаҗ сәфәре, Фатыйх Кәриминең – Европага, Садретдин Максудиның Англиягә сәяхәт язмалары, Галиәсгар Камалның Истанбул мәктүбләре һ.б.
Галиәсгар Камалның «Йолдыз» газетасы репортёры буларак Истанбулда (1912 елның ноябрь азагы – 1913 елның февраль башына кадәр) язып, Казанга җибәргән очеркларындагы (алар барлыгы 12 мәкалә) бер өземтәне китереп узасым килә.
«Минем монда килгәннән соң бер нәрсә дикъкатемне җәлеп итте. Мин моңа кадәр үземезнең татарларымызны артта калган, эшкә яраксыз кешеләр дип хисаплап йөри идем. Хәлбуки эш алай түгел икән. Төркиядә һичбер даирә юктыр ки, анда татарларның катышы булмасын.
Истанбулда иң яхшы хатиб саналган кеше – татардыр. Гәзитә идарәләрендә иң яхшы язучылардан саналган мөхәррирләр – татарлардыр. Төркиянең әркане хәрб (военный штаб) әгъзалары арасында да бер татар бар. Төркиянең игъдади мәктәпләреннән һәрберсендә бер татар – мөгаллимдер. Буннан магада башка даирәләрдә дә татарлардан эш башында булган кешеләрне күрергә мөмкиндер. Шул эшләрне күргәннән соң, «әгәр дә тырышсалар, безнең татарларның да кулларыннан эш киләчәк икән» дигән фикер башыма килде».
Уйландырды бу юллар мине. «Үз илеңдә пәйгамбәр булып булмый» гыйбарәсен искә төшерде. Заман белән параллельләр уздырырга этәрде. Туган туфрагыннан китеп танылган, дөньяны таң калдырган Рудольф Нуриев, София Гобәйдуллина, күп еллар дәвамында Англиянең Королева балеты солисты булган Ирек Мөхәммәдов, дөнья тамашачысын таң калдыручы Альбина Шаһиморатова, рок-җырчы Земфира, актриса Чулпан Хаматова, Төркия дигәннән, күп еллар Төркиянең төрле югары уку йортларында укыткан галимә, шагыйрә Чулпан Зариф-Четин... Бөтен Россиягә шаулаган «Голос» тапшыруыннан соң, Казанда да күккә чөярдәй булып каршы алынган Динә Гарипова, Эльмира Кәримуллиналар... Россия шаулап кабул иткән, үзебездә күпме әр-битәр ишеткән язучы Гүзәл Яхина... Галисәгар Камал әйтеп үткән бер үзенчәлек үзгәрешсез кала – талантлы безнең халык. Әмма бу талант даһилыка әверелсен өчен талант иясенә еракка китеп карарга кирәк...Һәм анык, гадел бәя бирер өчен үзебезгә дә – ерактанрак карау.
Добавить комментарий