Тимур Сөләймановның китап киштәсе
Бер үк вакытта ничек тәвәккәл дә, ярдәмчел дә булырга? Ничек итеп һәрвакыт алгарышның башында булып, куйган максатларыңа ирешергә, шул ук вакытта үзеңнең килеп чыгышың, ата-бабаларың һәм төп кешелек сыйфатлары турында онытмаска? Мондый катлаулы сорауларга җавапларны Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов китаплардан ала. «Алар минем өчен белем чыганагы гына түгел, автор белән үзенә күрә әңгәмәгә чакыру да, хәтта ниндидер медитация дә», – ди ул, алдыбызда күпләргә таныш китаплар тупланган шкафын ачып.
16 июня 2022
Әлбәттә, балалар классикасы! Мәсәлән, Марк Твенның Том Сойер маҗаралары турында китаплары яки Александр Волковның «Волшебник изумрудного города» дигән әкияти повесте. Бигрәк тә инглиз язучысы Энид Блайтонның «Секретная семёрка» дип аталган балалар өчен детективлар циклы миндә якты хисләр уятты. Бик мавыктыргыч серия! Шуның белә рухланып, мин хәтта Кызыл Чишмә авылындагы йортыбыз янында үскән зур талда штаб та корган идем – нәкъ «җиделек» геройларыныкы кебек!
Балачакта яраткан тагын бер китабым – Норвегия язучысы Анне-Катарина Вестли иҗат иткән «Папа, мама, восемь детей и грузовик» китабы. Ул бер зур гаиләнең тормышы турында. Менә аның геройлары авылга юл тота, менә аларда эт пәйда була – беренче карашка, көндәлек тормыш вакыйгалары, ләкин алар турында уку шулкадәр рәхәт, якын иде. Китапны миңа әниемнең Уфада яшәгән апасы бүләк итте. Бу басманы кулыма алган саен, әнә шул шәһәр образлары күз алдына килә иде.
Бераз өлкәнрәк яшьтә мин бик күп фәнни-популяр әдәбият укыдым. Шундый китапларның берсе – «Физика будущего». Анда галим Митио Каку якындагы йөз елда технологик үсешебезнең нинди булырга мөмкин икәнлеге турында уйлана. Ә бервакыт икътисад буенча олимпиадада белгечләрнең берсе безгә финанс грамоталылыгының һәм эшмәкәрләрчә фикерләүнең мөһимлеге турында Роберт Кийосаки һәм Шарон Лехтернең «Богатый папа, Бедный папа» китабын укырга киңәш итте. Яхшы китап, мин аны әллә ничә укып чыктым.
СОҢГЫЛАРДАН ХӘТЕРГӘ УЕЛГАНЫ…
Күптән түгел Кай Фу Линың «Сверхдержавы искусственного интеллекта» китабын укып чыктым. Бик кызыклы һәм актуаль китап. Автор төрле илләрнең ясалма интеллектны өйрәнү өлкәсендәге тәҗрибәләре турында сөйли, хәзерге заманда һәм киләчәктә кешеләр белән роботларның үзара мөнәсәбәтенә һәм кешелеклелеккә кагылышлы мөһим сорауларны куя. Төрле илләрнең уңыш серләре һәм көндәшлеккә сәләтлелеге темасына кагыла, дәүләт куркынычсызлыгы проблемаларын күтәрә һәм аларны ясалма интеллектны үстерү аша чишү турында уйлана. Китапта ясалма интеллектны үстерүдә алдынгылыкны гомумән үз милли идеясе дип игълан иткән Кытайның бу өлкәдәге кызыклы тәҗрибәсе искә алына. Кай Фу Ли әлеге юнәлештә алга барган эре компанияләрнең үрнәкләрен китерә, халыкта IT-юнәлештә эшмәкәрлек рухын формалаштыру өчен, тулы бер шәһәрләрнең үзгәртеп корылуын сурәтли.
«Китап – иң яхшы бүләк» дигән атаклы гыйбарәне хәтерлисезме? Минем өчен ул актуальлеген югалтмады. Туган көнемә шундый бүләкләрнең берсе «Атомные привычки» китабы булды. Юк, ул физика турында түгел. Ул үзеңдә яхшы гадәтләрне ничек булдырырга һәм начарларыннан ничек арынырга мөмкин икәнлеге турында. Аның авторы Джеймс Клир әлеге механизмны эре компанияләр һәм төрле илләрнең нәкъ менә дөрес гадәтләр формалаштыру бәрабәренә бик зур уңышларга ирешкән спорт җыелма командалары мисалында җентекләп ачып бирә. «Тамчыдан күл җыела» гыйбарәсенә яшеренгән бу идея даими хәрәкәттә булуны күздә тота, синең бүгенге уңышыңның әллә ни зур булмавы мөһим түгел. Кечкенә адымнар белән алга барып, акрынлап үз максатыңа якынаюың әһәмиятле. Системалы үзгәрешләр тектоник күчеш кебек. Аларны башта гади күз белән күрә дә алмыйсың. Һәм алар ниндидер очраклы хәл булып тоела, ә чынлыкта – көндәлек четерекле хезмәт нәтиҗәсе ул.
ӘЛЕДӘН-ӘЛЕ КИРЕ КАЙТЫП…
«Маленький принц»ны рәхәтләнеп кабат‑кабат укыйм. Антуан де Сент-Экзюпери бик тормышчан әкият-повесть язган. Иң мөһим кешелек сыйфатлары турында ул.
Кайтып-кайтып яңадан укырга яраткан тагын бер китабым – Ричард Бахның «Чайка по имени Джонатан Ливингстон» дип аталган гыйбрәтле повесте. Берьюлы күп мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә торган ыгы-зыгылы көндәлек тормышымда минем өчен ул үзенә күрә медитация кебек. Бу китапларның икесе дә миңа үз дөньяма чумарга, эчке халәтемдә гармония булдырырга ярдәм итә, чөнки алар мәңгелек кыйммәтләр турында! Бу китапларны сине кирәкле вибрацияләргә алып китә торган камертонга тиңләргә була.
ЯРАТКАНЫ
Бу бик шәхси нәрсә. Әтинең шигырьләр җыентыклары (Татарстан Фәннәр академиясе академигы, «Сәләт» яшьләр проектының инициаторы Җәүдәт Сөләйманов – ред. иск.) ул, алар һәрвакыт янымда. Мәсәлән, аның күптән түгел дөнья күргән «Каталон дәфтәрләре» китабы. Мин бу шигырьләргә еш күз салам. Бу – үзенчәлекле фәлсәфә, өстәвенә әти белән телефоннан гына түгел, ә китап аша да сөйләшеп алу мөмкинлеге.
ХӘЗЕР УКЫЙМ…
...Юваль Ной Харариның «Краткая история человечества» китабын. Бик кызыклы ул. Автор безнең цивилизация турында яза. Ә үз бәянен моннан 13 млрд ел элек булган вакыттан, Галәм барлыкка килгән мизгелдән башлый. Безне бик борчый торган бүгенге сорауларга еш кына тиз җавап алырга телибез. Ни өчен хәзерге вакыйгалар башкача түгел, нәкъ менә шушы тәртиптә бара? Әмма бу җавапларны табу өчен тарихның гомуми контекстына – югарыдан, глобаль дәрәҗәдә карарга кирәк. Һәм Юваль Ной Харариның китабы моны эшләргә мөмкинлек бирә.
ӨМЕТНЕ АКЛАМАДЫ…
Кагыйдә буларак, мин киштәдәге теләсә кайсы китапны алып укымыйм, шуңа күрә күңел кайтулар булмый. Дөньяда укыйсы килгән китаплар шулкадәр күп! Шулай булгач, синең күңелеңә хуш килмәскә мөмкин китапка ник вакыт әрәм итәргә, ди? Еш кына киңәшләргә колак салам. Кайчак теге яки бу китапның әлегә «минем теш үтәрлек түгел» икәнлеген танырга туры килә. Мәсәлән, кайчандыр мәктәп программасындагы әдәбият белән әнә шулай булды. Хәзер аңа кире кайту теләге туа.
КИҢӘШ ИТӘМ!
«Незнайка на Луне» китабын кабат укып чыгыгыз! Балачакта Николай Носовның бу китабы читтә калган. Ә хәзер улым белән бергә укып, ул вакытта кулга кермәгәнне эләктереп калырга тырышам. Автор аны балалардан бигрәк, әти-әниләр өчен дә язган дигән хис туа миндә. Даһи әсәр! Китап көн кадагына туры китереп язылган һәм бүген дә актуальлеген югалтмаган.
Шушы көннәрдә Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова «1984» романы турында әйткән сүзләрне укыдым: «Без күп еллар Оруэлл тоталитаризмны тасвирлаган дип йөрдек. Бу – глобаль фейкларның берсе. Оруэлл либерализмның ахыры турында язган...» Бу романны тагын бер кат укып чыгу теләге туды. Студент елларында аның миндә бик якты хисләр уятканын хәтерлим әле. Шуңа күрә Джордж Оруэллның «1984» китабын мин, барыннан да элек, үземә укырга киңәш итәм.
КӘГАЗЬ КИТАПМЫ ЯКИ ЭЛЕКТРОНМЫ?
Һичшиксез, кәгазьдә! Безнең чынбарлыкта, эш дөньясында әйләнәтирәбез электрон нәрсәләр белән шыплап тулган. Ә менә кәгазь томлыкны кулыңа алуга, ул, әйтерсең, сине башка дөньяга – үз галәменә чакыра. Һәм син үз-үзең һәм бу китапны язган кеше белән гәп кору өчен шунда юл тотасың.
МИНЕМ ӨЧЕН КИТАП НӘРСӘ УЛ?
Беренче чиратта, китап – белем хәзинәсе ул. Ә аларның чыганагы – кайчандыр яшәп, кәгазьгә үзләренең зур тормыш тәҗрибәсен салып калдыра алган кешеләр. Димәк, китап – бер үк вакытта кеше дә, бөтен галәм дә. Ә тагын – мантра даһәм, телисез икән, чын медитация дә. Баш мие һәм күңел өчен ризык та.
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий