Төньякка юл тотабыз...
«Гренланд юлы» никтер үзебезнең борынгы кыргый, «төрки юл»ны, хәтерләтә миңа...
15 декабря 2016
Кыш – Яңа ел, Раштуа һ.б. күпсанлы бәйрәмнәре, кырыс тормыш шартлары белән үзенә күрә бер сынау. Яз, йокыдан уятып җибәреп, күңелне җилкетә һәм бакчалар-дачаларга каһарманлык кылырга чакыра. Җәй үзенең төрле кыйтгаларга чакырып, бер-береңне уздыруга корылган яллары, шул ук принципка нигезләнгән уңыш үстерү-җыеп алу рейтингы белән вакытны «урлый». Ә көз «дача сезонын» ябу һәм кышка әзерләнү мәшәкатьләре белән җәлеп итсә... аңлашыла да: укыр өчен вакыт нәкъ менә октябрь белән ноябрьдә генә кала да.
Димәк, вакытны бушка уздырмыйбыз. Киттек! Китаплар дөньясына. Бу юлы Төньякка юл тотабыз...
Кар тойгысы, яки Безнең юл – кайсысы?
Беренче эш итеп, Питер Хёг дигән Дания авторын тәкъдим итәм. Скандинавия әдәбиятының бүгенге көндә барлык китап фестивальләре, күргәзмәләре лидеры булуын, дөньякүләм китап рейтингларын “шартлатучы” икәнлеген артык сүз күпертеп, искәртеп тору кирәктерме, юкмы... Һәрхәлдә, моны инкарь итеп булмый – шунысы хак. «Мillenium» сериясе бездә – иң популяры булгандыр, бәлки. Стиг Ларссон исемен дә ишетмәгән кеше калмады бугай, аеруча «Девушка с татуировкой дракона» фильмы кинотеатрларда күрсәтелә башлагач. Трилогияне, шактый саллы булуына һәм бәясе ягыннан да «тешләшүенә» карамастан, китап киштәләреннән күз ачып йомганчы сатып алып бетерделәр. Гауга, фетнә булган очракларны безнең халык шулай үзгә бер ярату белән ярата инде... Әмма Ларссонның “татурировкалы кызы”ннан соң да Скандинавия үз дилбегәсен кулдан ычкындырмады.
Питер Хёг, бәлки, нәкъ менә шул “дулкын”да мәйданга килгән язучы буларак күзалланадыр. Бик мөмкин. Чөнки бездә ул нигездә әнә шул чакта ишетелә башлады. Тыныч кына, сабыр, әмма ни беләндер игътибарны үзенә җәлеп итә торган «үз тавышы» белән. Тынычын-тыныч, әмма бүгенге көндә Хёг дөнья әдәбиятындагы иң эксцентрик фигураларның берсе булып исәпләнә бирә. Беренчедән, моңа аның үз шәхси тормышын тышкы йогынтылардан мөмкин булганча сакларга омтылышы сәбәпчедер, бәлки. Йомылып яшәве. Китап презентацияләре оештырып, шау-шу куптармавы. Китапларның үзләрен дә еллар буена аскезага китеп язуы. Шуннан соң гына, 5-6 елга бер интервью бирергә риза булуы. Телефон номерын бары берничә якын кешесенең генә белүе.
Әйе, Даниядәге кечкенә генә бер шәһәрдә яши. Әйе, хатыны һәм кызларын журналистларның төпченүенә дучар итми һәм фотокамералар балкышы астына куярга яратмый. Әйе, аның адресы йортының ишегендә дә күрсәтелмәгән, ә аңа юлланган корреспонденция турыдан-туры нәширенә тапшырыла. Әйе, шул ук шәһәрдә ул хөрмәт иткән гуру да яши, һәм Хёг аның белән көн саен аралаша. Әйе, ул медитация төшенчәсен сүздә генә сөйләп түгел, ә даими рәвештә көн дә гыйбадәтханәгә барып һәм хөҗрәсендә кылып, гамәлдә белүче. Моннан тыш, Питер Хёгның балачагына, яшьлек елларына караган фактлар да халыкны дулкынландыруын дәвам итә: ятим үскән бала, кече яшендә үк җинаять эшендә тотылган, төрле категорияле уку учреждениеләрендә «тәрбияләнгән». Бер әңгәмәсендә, шул елларга сак кына кагылып үткәндә, ул үзен 14 ел дәвамында түбәнсетүләре, мыскыллаулары хакында сүз кузгаткан иде. Шаккатасың: хәзерге Дания, 70нче еллар җәмгыяте. Һәм менә нәкъ шушы – бүгенге җәмгыятьтә, бигрәк тә кечкенә илләрдә, кешенең ни дәрәҗәдә куркыныч астында булуы, яклауга мохтаҗ икәнлеге хакындагы проблеманы күтәрүе белән киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте дә Хёг. Җитмәсә, ул бу мәсьәләнең балаларга кагылышлы четерекле ягын да ачты, аннан да битәр, олыларның система дигән машина эчендә кемгә әйләнүләрен бар ялангачлыгында күрсәтә алды.
Үзе ул, инде өлкән кеше позициясеннән торып, балачагына бик анык анализ бирә: ялгышкан кешене нәкъ менә балачакта дөрес юлга кертеп җибәрергә кирәк, бу җәһәттән, «тәрбиячеләрем»не аңлыйм, ди. «Алар миңа яхшы булуын теләделәр, шул гына», - дип тә өсти. Әмма аның һәр әсәреннән үзенчәлекле, талантлы, башкаларга охшамаган бала фаҗигасе кычкырып тора, укыганда, тынычлыкны ала, өшетеп җибәрә, каз тәне чыгара. Беренче зур популярлык казанган һәм экраннарга Джулия Ормонд гәүдәләнешендә чыккан «Фрекен Смилла и ее чувство снега» романы аша белә күпчелек интеллектуаллар Питер Хёг дигән язучыны. Һәрхәлдә, күпчелек өчен ул шуннан башлана. Ни өчен интеллектуаллар, дип ассызыклыйм? Чөнки бу әсәрләрнең детектив катламыннан тыш, тирәнрәк өлеше дә бар, нәкъ менә шунысы җәмгыятьтәге ситуацияне анализларга, аңларга этәрә дә. Дөрес, фильмда бу катламны Голливуд традицияләрендә «эреткәннәр», картина күпмедер дәрәҗәдә детектив тарих белән «Секретные материалы» рәвешендәге стилизация төсмерен алган. Әмма әсәр укучылары роман фактурасына күмелгәч, чын мәгънәсендә ләззәт алачак, дип ышанам.
Мин чагыштырып укыдым: мин яши торган кечкенә генә «Татарстан» мәмләкәте һәм Дания. Охшашлыкларга исем-акылым китте: һәр кеше, аның шәхесе, иҗтимагый-мәдәни позициясе – күзәтү астында. Аеруча – милли индентификация төшенчәсе һәм социаль иерархиядә кешенең урыны мәсьәләсе борчый Питер Хёгны. Әтисе Даниянең уңышка ирешкән галиме, табиб, сәяси һәм милли карашлары анык булган җәмәгать эшлеклесе, һәм аңа капма-каршы герой – 37 яшьлек кызы Смилла Ясперсен. Ул да – табиб-гляциолог, галим, әмма дисертация яклап, уңайлы кәнәфиләрдә утыруны кирәк тапмаган, җәмгыятьтәге тәртипләргә авыр яраклашкан, Антарктика бозларының үзенчәлекләрен биш бармагы кебек белсә дә, дистәләгән экспедицияләрдә катнашса да, күкрәк сугып, хакимияткә һәм киң җәмәгатьчелеккә уңайлы хакыйкатьне якларга алынмаган Смилла.
Бик гади генә башланып китә сюжет: өенә кайтып килгән җиреннән Смилла фаҗигагә шаһит була – күршедә яшәүче алкоголик ханымның улы Исайя түбәдән егылып төшеп һәлак булган. Әлбәттә инде, халык җыелган, тикшерүчеләр килгән. Бәхетсез очрак буларак, бу хәл тиешле графага теркәлгән. Детектив төене төйнәлгән, ягъни мәсәлән. Алга таба интрига китә. Әмма Смилла, тикшерүчеләрнең ай-ваена карамыйча, түбәгә менә һәм бу хәлнең бәхетсез очрак булмавын белдерә. Бу криминал, тикшерү эше ачып җибәрергә кирәк, дип бәйләнә барысына да. Һәм, аны ишетергә теләмәүчеләрне инкарь итеп, үз тикшерүен башлап җибәрә.
«Ни өчен бәхетсез очрак түгел дип уйлыйсыз», - дип төпченәләр аңардан. Смилла елмая гына: «Чөнки мин карны беләм». Әйе, Гренландиягә экспедиция вакытында шундагы җирле инуит кабиләсеннән булган ханымга гашыйк булып, аның кыргый рухын авызлыкларга теләп, берни дә барып чыкмагач, кире Даниягә кайтып китәргә мәҗбүр була аның атаклы табиб-әтисе. Ә бәләкәй Смилла әнисе белән кала: ауга йөри, кырыс шартларда яши һәм сирәк очрый торган сәләткә ия була – ул карны һәр күзәнәге белән тоя. Ауга чыкканда, бер генә җигем дә Смилласыз чыкмый, чөнки, иң хәтәр һава шартларында да, өйгә юлны бары ул гына таба ала. Бу – аларның нәселләреннән килә торган борынгы сәләт. «Карның 70 төрле билгеләмәсен белә», - дип теркәлә аның полициядәге досьесына да, Исайяның үлем сәбәпләрен ачыкларга тырышып, баланың язмышы өчен пошынып йөри башлагач. Бу балага кагылырга ярамый икәнлеге дә ачыклана, аның Копенгагендагы Антарктиканы өйрәнү институтында учетта торуы да, ай саен сабыйдан биопсия анализы алулары да. Һәм, ахыр чиктә, урала-урала, бу төен балалар белән яшерен экспериментлар үткәрүгә, тыелган экспедицияләргә баруларына, һәм Смилланың ватаны булган Гренландиянең – Европаның бер өлеше булган Дания өчен эксперимент һәм өйрәнүләр базасы булуына ук алып чыга. Бу урында инде Смилла үзенең язмышының да әнә шул ноктадан башлануын аңлый – кайчандыр аның әтисе кар һәм боз иленә, инуитлар кабиләсе гомер бакый яшәгән кеше аягы басмаган почмакка бозлыклардагы уникаль үзенчәлекләрне ачыклар өчен килгән. Ә бу үзенчәлекләрне өйрәнеп, экспериментлар үткәреп, күпләр менә дигән карьера да ясый икән Европаның тәртипле-гадел җәмгыятендә.
Ни өчен пошына соң Смилла ул бала өчен, дип гаҗәпләнер кемдер. Бу сорау башта минем дә миемне бораулады. Әйе. Ул аның кечкенә дусты, әнисе эчеп яткан көннәрдә Исайя Смилла фатирына кереп куна, аңарда сыену урыны таба торган була. Әйе, ул баланы карый, тәрбияли, укырга-санарга-язарга өйрәтә, аңардагы сәләтләрне ача, аның бу җәмгыятьтә үз урынын таба алырдай шәхес булып үсүен тели. Әмма хикмәт монда гына да түгел, Исайя – инуит кабиләсеннән. Һәм әле сабый гына булса да, ул Смилла өчен – кан туганы. Менә шушында Питер Хёг барлык кечкенә халыклар һәм этнослар өчен гаять кискен булган проблеманы алга чыгара – милләтнең сакланып калуы, үз эчке кануннары буенча яши алуы, үз туган туфрагында кимсенмичә гомер кичерүе, аңа гына яраклы урынын табуы, кардәшлек тойгысы мәсьәләсен. Европаның бер өлеше булган Даниядә, Копенгаген шәһәрендә, үзен һәрчак читлеккә эләккән җәнлектәй хис итүче Смилла өчен бу төшенчәләр сүздә генә түгел. Монда үзен яраксыз, кирәксез итеп тоюы да – психологик тайпылышлар категориясенә керми. Үз стихиясеннән «йолкып» алынган бер милләт вәкиленең ниндидер гомуми стандартларга яраклашырга мәҗбүр ителүен без чагыштырмача яңарак кына глобализация дип атый башладык һәм бу төшенчә белән килештек бугай инде. Ә менә Смилла килешергә теләми.
Акыллы европеоид расасы вәкиленең кыргый, аңлаешсыз, стихияле Исландиягә карашы призмасы аша мин үземнең мәмләкәтемә карыйм һәм шул ук картинаны күрәм. Акрынлап без, Шпенглер әллә кайчан игълан иткән «баеш»ны, ниһаять, бар тирәнлегендә ваемлап бетереп, Яңа Дөньяга йөз тотуыбызны, инде аның потларына табынуыбызны да анализлар хәлгә җитәрбез, бәлки. Кем белә! Ә аңа кадәр фрекен Смилла артыннан Питер Хёг ачып күрсәткән тарафларга һәм үз психологиябезгә сәяхәт итеп кайту – комачауламас. Үзебезгә кайтуның һәм үзебезне үзебез итеп саклап калуның нинди юллары барлыгын аңлар өчен генә булса да.
Можно разными способами пытаться преодолеть депрессию. Можно слушать органные произведения Баха в церкви Христа Спасителя. Можно с помощью бритвенного лезвия выложить на карманном зеркальце полоску хорошего настроения в виде порошка, а потом вдыхать его через трубочку для коктейля. Можно звать на помощь. Это европейский путь. Надеяться, что можно, что-то предпринимая, найти выход из трудного положения. Я выбираю гренландский путь. Он состоит в том, чтобы погрузиться в черное настроение. Положить свое поражение под микроскоп и сосредоточиться на нем. Когда дело обстоит совсем плохо – как сейчас – я вижу перед собой черный туннель. К нему я и иду. Я снимаю свою дорогую одежду, свое нижнее белье, свой шлем безопасности, оставляю свой датский паспорт и вхожу в темноту. Я знаю, что пойдет поезд. Обшитый свинцом паровоз. Я иду ему навстречу. Я знаю, что в глубине туннеля, под колесами, между шпалами есть крошечный просвет.
Бу «гренланд юлы» никтер безнең үзебезнең борынгы кыргый, «төрки юл»ны, хәтерләтә миңа. Ә бит ул «кыргый» чагыбызда без иреклерәк тә булганбыз.
Кешеләр язмышы белән цивилизациянеке – тәңгәл
Икенче язучыбыз да Скандинавиядән – швед авторы Майгулль Аксельссон һәм аның «Апрельская ведьма» китабы. Бу китап үзенең авторына бик зур популярлык һәм Август Стриндберг исемендәге мәртәбәле премияне – Швециянең төп әдәби бүләген китерде. Китап бүгенге көндә 15 телгә тәрҗемә ителде һәм әдәбият сөючеләр арасында Майгулль Аксельссон дәрәҗәле исемнәрнең берсе булып санала.
Майгулль ханым белеме буенча – журналист, социолог. Шуңа да аны борчыган проблемалар, шулай ук, җәмгыятьтәге кискен мәсьәләләргә кагыла, һәм бик еш кына – янә дә балаларның социаль яклауга мохтаҗ булуы проблемасына барып тоташа. Шунысы гаҗәпләндерә: яшәү дәрәҗәсе шактый югары исәпләнгән Скандинавия илләрендәге язучылар нәкъ менә эчкечелек, наркомания, балаларны ташлау, аларның хокукларын кысу, алардан файдалану, инвалидлык, социаль яклау, коррупция, ил эчендәге клаустрофобик тойгы-халәт, һәм тоталь ялгызлык турында яза.
«Апрельская ведьма» романында балалар проблемасы ике яссылыкта - бала күзлегеннән һәм өлкән яшькә җиткән ханымнарның анализ сызыгыннан бирелә. Әсәрдә кешеләрнең үзләрен, асылларын, тамырларын эзләве һәм җәмгыятьтәге торышка яраклаша алмавы турында сүз бара. Аксельссонның героинялары дүрт кыз - Кристина, Биргитта, Маргарета һәм аларның бәхетле язмышы хакына гомерен кеше кулында, һәртөрле социаль учреждениеләрдә, хастаханәләрдә үткәрергә мәҗбүр ителгән инвалид Дезире. Хикәяләү барышында алар, бер-берсен алыштырып, укучыга үз ситуацияләрен ачып күрсәтә. Бу какофония эчендә вакыт-вакыт кемнең кем икәнлеген дә бутый башлыйсың. Җитмәсә, язмышлары бербөтенгә укмашкан, үзара туган да булмаган, бары, үз әти-әниләреннән тәрбия алу мөмкинлеге булмау сәбәпле, кеше карамагына, төгәлрәк әйтсәк, Дезиренең үз әнисе – Эллен кулына калган балаларның яралары һәрдаим ачылып, ул ярадан балачак фаҗигасе саркылып тора.
Бу ханымнарның берсе – югары квалификацияле, танылган табиб, икенчесе – галим-физик, өченчесе – өметсез наркоман. Шуны да әйтергә кирәк: скандинав язучыларының һәрберсендә бу мотив кызыл җеп булып сузылып бара – иҗтимагый статус мәсьәләсе һәм аутсайдерлык проблемасы. Һәм аларда бу, иң беренче чиратта, дәрәҗәле белем алу белән һөнәргә ия булуга бәйле. Америка хыялыннан аермалы буларак, тар, кысан җәмгыятьтә бер-берең алдында тоткан дәрәҗә дә – аерым бер тема. «Әтәч менгән читәнгә», - дип уйлап куйдым эчтән генә.
Беренче икесе – Кристина белән Маргарета – җәмгыятьтә үз урынымны таптым, ниһаять, кеше исәбенә кердем, дигән горурлык хисе белән яшәсә, Биргитта-наркоман исә үзләренең аяныч балачагыннан һаман да котыла алмый. Дөресрәге: Эллен йортына эләккәч, беркадәр йорт иллюзиясенә ия булып яшәп алган гомернең җимерелү моментыннан. Хәрабәләрдән. Чөнки ул хәрабәләрнең сәбәпчесе, беренче карашка, нәкъ менә ул. Әмма китапның буеннан-буена Аксельссон, интриганы ачып бетермичә, укучысын киеренкелектә тота – бәлки, алай да түгелдер. Бәлки…
Әсәрдә безнең замандагы кайбер җәрәхәтләрнең үткәндәге эзләре дә ачыла. Питер Хёг проблеманы бер ракурстан алса, Аксельссон икенче бер якка басым ясый – аның әсәрендәге Европа фаҗигасенең бер тотамы нацизм чәчәк аткан чорга, Гитлер Германиясе кылган гамәлләргә барып тоташа. Эллен – әнә шул афәтнең гарибе. Һәм ул, сугыш чоры газапларын балачагында кичергән, ачлыкның ни икәнен бөтен күзәнәкләре белән тойган сабый буларак, тормышын башкача корырга тели – балаларга бәхет бүләк итеп. Ләкин язмышның карары икенче була – сабые Дезире балачак ачлыгыннан гарипләнгән әгъзаларында сәламәт булып формалаша алмый һәм дөньяга «тагын бер имгәк» туа. Ә ул заманда Швециядә бу проблема белән күзгә-күз очрашкан әниләргә бер генә юл кала – баланы махсус учреждениегә урнаштыру һәм табиблар күзәтүенә тапшыру. Эллен шулай итә дә. Аннан инде, бала җылысына сусап, бер-бер артлы өч баланы канат астына җыя – ятимнәрне, рәнҗетелгәннәрне, ярдәмгә мохтаҗларны. Эллен йортында үскәндә, бу балаларның берсенә дә җил-яңгыр тими, берсе дә кимсенү-җәбер күрми. Асылда, ул кеше балаларын ятимлектән, балалар йортларында кагылып-сугылып йөрүдән саклап кала.
Ә ул арада Дезире параллелендә – озакка сузылган җиңеп булмаслык авыру белән көрәшү, михнәт-газап еллары. Авыруы булмаса, икенче Стивен Хокинг булыр иде ул, бәлки, табиблар аңа хәйран кала. Ул бертуктаусыз укый, текстлар яза, үзендә яңадан-яңа талантлар ача. Әмма бу җәмгыятьтә аны берәү дә колач җәеп көтеп тормый… Һәм шул талантларның берсе – Дезиренең, үз гәүдәсен калдырып, күчә алу сәләте (телепортация) булып чыга. Нәкъ менә шул көннән Дезире, апа-сеңелләрен эзләп, сәфәргә чыга. Аларны таба һәм инде башка күз уңыннан ычкындырмый.
Нет, никто из сестер не крал моей жизни. Эту жизнь, предназначенную мне, я прожила сама. И все-таки я не могу их отпустить, не могу позволить Кристине, Маргарете и Биргитте разбежаться в разные стороны.
Шулай итеп, язучы, Кафка, Сартр традицияләрен дәвам итеп, кешеләрнең бер-берсенә якынаю, аңлаша алу мөмкинлегенең әле ХXI йөздә – югары цивилизацияле җәмгыятьтә дә – гайре табигый хәл булып калуын ассызыклый. Һәм бу аңлаша алмауның кайчан да булса бер, башка битлек киеп алса да, барыбер дә шул ук фашизм, неофашизм кебек һәлакәткә китерүенә ишарә ясый.
Ул арада үзләрен апалы-сеңелле дип исәпләргә мәҗбүр булган өчәү, төрлесе-төрле якка таралышып, һәрберсе үз тормышын яши. Берсе – Эллен йортында булган идиллияне торгызырга, кайтарырга омтыла, икенчесе, гаилә бәхетенә ышанмыйча, үз бәхетен эзли, өченчесе – үз-үзен юкка чыгару белән шөгыльләнә. Һәм, ни генә булмасын, һәрберсе үзенең ташландык бала булуын анык хәтерли, үткәненнән качарга тели. Өчесе бергә очрашу да – алар өчен зур җәфа. Чөнки бу очрашу һәрберсенә үткәнен хәтерләтә. Ә үткәненең тамыры анык булмаган кешегә - Акселльсон моны кат-кат ассызыклый - киләчәккә ышанычлы курс белән бару гаять авыр. Үткәннән качарга түгел, ә гыйбрәт, сабак алырга өнди ул.
Бары Дезире гына – искәрмә. Ул бу ханымнарга үчле күңеле белән кайта-кайта, ни генә булмасын, аларны күңеленнән генә «апа-сеңелләрем» дип атый. Чөнки алар – Дезирене әнисе, нормаль тормыш белән тоташтыручы бердәнбер күпер. Сүз уңаеннан, азакта әнисенә дә барыбер, нәкъ үз кызы кебек, гомеренең соңгы көннәрен социаль учреждениедә уздыру насыйп була.
Мистика жанрына тартым алымнар китапның тукымасын тагын бер мәгънә катламы белән тутыра – кешеләр, социум эчендә гарипләндерелә-гарипләндерелә, ахыр чиктә, барыбер үз асылларына кайта башлыйлар. Балачакка. Менә шул балачакны өр-яңадан күздән кичереп, анализлап, кабул итә һәм иреккә җибәрә алмыйбыз икән, без мәңге бер урында таптанып торачакбыз, ди Аксельссон. Һәм бу кеше язмышларына гына кагылмый, бу дәүләтләр, цивилизацияләр язмышына да кагыла.
Добавить комментарий