Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Төрки мифологияне бар дөнья белми – бу минем эчемне пошыра»

Бүгенге әдәбиятта милли җирлектән чыккан авторлар гаять кызыклы. Без андыйларны барлап, күзәтеп, тәкъдим итеп барырга тырышабыз. Бу санда Казахстан һәм үз милли тамырлары турында уйланып иҗат итүче, казах риваятьләренә яңача җан өрүче хатын-кыз язучыларның кайбер китапларына тукталырга булдык. Аларның уйланулары безнең кайбер этник язмыш бормалары, табу-югалтулар белән дә аваздаш. Бу китаплар – нигездә рус телле басмалар, шуңа да аларны кибетләрдән һәм китап кушымталарыннан бик җиңел табып алып укырга мөмкин.

Дарья Акулова
1994 елда Казахстанда Алматы шәһәрендә туа. Фэнтези жанрында эшли, яшүсмерләр һәм яшьләр әдәбияты юнәлешендә иҗат иткән әсәрләре, аларны роликлар рәвешендә эшләп, социаль челтәрләре аша популярлаштыруы белән дә билгеле.

«СЕМЬ БЕД И ЗМЕИНЫЙ ЗАВЕТ. КНИГА 1» 18+

Нәшрият белән редакторлар бу әсәрнең трилогия булачагын баштан ук ассызыклап куя һәм аны шактый ымсындыргыч итеп тәкъдим дә итә: «Бөек Дала, шаманнар һәм мәхәббәт: үз юлыңны эзләү һәм табу турында гаҗәеп этник фэнтези».

Инжу киләчәгенең нинди буласын күптән белә – бу аның ыруына һәм тумышы белән үзенең дә тәкъдиренә алдан язып куелган. Ул – шаманнардан. Димәк, Багучы булачак, Айдарга кияүгә чыгачак. Башкача булуы мөмкин түгел. Тик... мөмкин булып чыга. Багышлау көнендә аны тамгаларга тиешле Рух, Инжуны читтә калдырып, Айдарны тамгалый. Бу хәл бөтенесен дә тораташ хәлендә калдыра: ничек инде, шаманлык бит борын-борыннан хатын-кыз линиясе буенча бара, ә хәзер аларның халкын нәрсә көтә?!

Иң аянычы – Инжу язмышы. Ул бер мизгелдә ыруының ышануыннан да, Бөек Рухның мәрхәмәтеннән дә, шаманлык тәкъдиреннән дә, ә иң әрнеткече – Айдарның мәхәббәтеннән колак кага. Җитмәсә, Ак елан тешләгәннән соң, тәне кабырчык белән каплана башлый. Тик Инжу бирешергә уйламый. Ул бирешә торганнардан түгел. Берьялгызы Бөек Рух яши торган тауга сәфәргә чыга. Алдында иксез-чиксез Бөек Дала ята, ә тәне көннән-көн үзгәрә, сызлый... Үзенеке булудан туктый...

Дарья Акулова яшүсмер елларыннан бирле яза торган һәм фэнтези, параллель чынбарлыклар белән мавыккан автор буларак, үзе туып-үскән Казахстан мәдәниятен дә кайчан да булса мавыктыргыч сюжетка корып, бар колоритында күрсәтергә хыяллана. Китапта «Казах ханлыгы» реаль төрки дала дәүләте белән автор уйдырмасы синтезы булган галәмне тәшкил итә. Форзацтан ук безне бу альтернатив дөньяның картасы каршылый, анда Хыва ханлыгы да бар, Себер ханлыгы да, бераз читтәрәк Рус дәүләте күренеп тора. Географик атамалар монда елга-күлләр, тау-далалар рәвешендә генә түгел, ә төрки атамалы көнкүреш детальләре буларак та бик Җентекләп, кызыклы итеп бирелгән. Буеннан-буена төрки сүзлек, глоссарий озата – лингвистик катламны биреп баралар. Бу да гадәти укучы өчен үзенә күрә бер тәмле десертка тиң.

– Иртәгә Рух сине Багучы итеп сайлый, – ди Айдар. – Берничә ел өйрәнү көтә. – Бу безнең арада бернәрсәне дә үзгәртмәячәк...

Мин Айдарны бик кечкенәдән беләм. Дөрес, ул – Бөркетләр ыруыннан, мин – Аккошлардан. Безнең авыллар ике олысның чигендә, Мугалжар сопкаларының як-ягында урнашкан. Безнең аталар элек-электән дуслашып киткән, без дә – балачактан бергә. Ике атна элек миңа унике тулды, Айдарга – бүген. Димәк, балачак артта кала, дигән сүз...

Айдар ыруында бик күптәннән Бөркет-багучы булганы юк. Соңгысы – аның борынгы әбекәйләреннән. Ә ул көч хатын-кыз аша гына күчә ала. Минем әнием – Аккош-багучы. Әбием дә, аның әбисе дә... Бу чылбыр инде әллә ничә буын дәвам итә. Әмма, асылда, миңа иртәгә нинди Рух килеп, нинди көч иңдерәсен берәү дә төгәл генә белми...

Әсәрдә төрки ырулар дүртәү: Бөркетләр, Аккошлар, Атлар һәм Бүреләр. Һәркайсының үз стихиясе, энергия алу чыганагы, ыру рухы бар. Киемнәре белән этнографик детальләре һәм колориты да яратып тудырылган – бу китапның тышлыгы, бизәлешендә үк күзгә бөркелә. «Төрки мифология искиткеч образлы, бай фантазияле, аның хәзергә кадәр дөньякүләм популяр булмавы эчемне пошыра, – ди Дарья Акулова. – Югыйсә, ыру концепциясе, намус кодексы, кот белән бәйле инанулар, ата-бабаларның рухлары белән чынбарлыкның үзара керешеп торуы, рухи сафлык идеологиясе – болар һәркемгә кызыклы була ала». Бер интервьюсында танышының романны казах әбисенә укытуын һәм әбекәйнең аны мактавын, шул мактауның үзен бик рухландыруын да искә ала. Шулай ук кайсы чыганакларны өйрәнүен, фәнни-популяр корпуска нигезләнүен дә ассызыклый, әсәрнең язылу тарихын ача…

МОНЫҢ ӨЧЕН ИКЕ МӘХӘББӘТЕН БЕРЛӘШТЕРҮ ГЕНӘ КИРӘК БУЛЫП ЧЫГА – ФЭНТЕЗИ ЖАНРЫН ҺӘМ ТӨРКИ МИФОЛОГИЯНЕ.

 

Луиза Янсуар 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера