Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Тормыш чынлыгы, яки үлән үскән нәни сукмаклар турында...

Тормыш чынлыгы, яки үлән үскән нәни сукмаклар турында...

Бүгенге дөнья әдәбиятында иң колоритлы әсәрләр гадәттә – чыгышы белән кайсы да булса милли әдәбиятка караган язучыларның иҗат җимешләре. Глобальлек инде чикләрен югалтып килгән дәвердә, әйтерсең, әдәбият кечкенә генә, зур магистральләрдән ераграк сукмакларда яшеренеп калып үсеп утырган үләннәр хушлыгына сусый. Тормышның чынлыгына.

05 май 2026

Нгуен Фан Кюэ Май – Вьетнам шагыйрәсе һәм язучысы. 1973 елда илнең көньягындагы Ниньбинь исемле фәкыйрь генә авылда туып-үсә. Ул – Вьетнам сугышы афәте баласы. «Ашау җитмичә, эчебезне борганда, әни безгә аны Вьетнам поэзиясе, әкиятләре һәм мифологиясе белән компенсацияли иде», – ди ул бер әңгәмәсендә.

Таң белән, әле мәктәпкә барганчы, бәләкәй кыз басуда дөге эшкәртә, сатар өчен креветкалар тота. Авыл урамнарында үз кулы белән ясаган бамбук эшләнмәләр дә, пәрдәләр дә сатып көн күрә.

Вьетнамда Америка эмбаргосы булган еллар бик авыр чаклар иде, дип искә ала Нгуен Фан Кюэ Май. Ул кечкенәдән Америка язучысы Лора Инглз-Уйлдер китапларын бик яратып укый, үзе дә яза, көндәлек алып бара. 10 яшендә кечкенә генә язучылар бәйгесендә җиңә, әмма әти-әнисе баланың бу юлга кереп китүен теләми. Инглиз телен су урынына эчә торган кыз тора-бара Австралия университетында бизнес белән идарә итү буенча стипендия алуга ирешә һәм моны үзенең киләчәккә бәхетле билеты дип саный.

«Бала чакта мин аяк-куллары булмаган кешеләрне шулкадәр күп күрдем, киресенчә, аяк-куллары сау кешеләрне күргәндә, әллә нишләп китә торган идек, чөнки алар – сирәк, нәрсәдер дөрес түгел шикелле аларда. Җәбер эзе – һәр адымда... Бу образлар минем белән мәңгегә калды, алар минем йөрәгемә утлы кисәү белән язылгандай тоела», – ди язучы.

Фәнни эше итеп Нгуен Фан Кюэ Май Вьетнам сугышы ветераннары белән әңгәмәләрне сайлый, архивларны өйрәнә, ил буйлап йөри. Ул бу сугышка Вьетнамның үз тәмугы эченнән исән чыккан, аның көлендә үскән буын күзлегеннән карарга да кирәклеген, моңа инде вакыт җиткәнлеген төгәл аңлый.

Хәзерге көндә аның Вьетнам фаҗигасенә багышланган ике китабы рус теленә тәрҗемә ителгән: «Песня гор» һәм «Дитя пыли». «Песня гор» китабы өчен ул 2020 елда «Иң яхшы дебют» номинациясендә мәртәбәле BookBrowse премиясен ала, 2021 елда Дейтон әдәби премиясенә лаек дип табыла. «Дитя пыли» әсәре дә 2024 елда Дейтон әдәби премиясен ала. Икесе дә – дөнья күләмендә иң укыла торган китаплар исемлегендә, рус телле укучы да аларны киштәләрдә тотмый.

Нгуен Фан Кюэ Май Бөекбританиянең Ланкастер университеты язучылык осталыгы өлкәсендә доктор дәрәҗәсенә ия. Ул – 11 шигырь китабы, күпсанлы кыска метрлы һәм фәнни-популяр әсәрләр авторы. 2010 елда, әле халыкара танылу килгәнче, язучы үзләрендә Ханой язучылар ассоциациясенең «Ел поэзиясе» премиясен алган була, әдәбият белән сәнгать өлкәсендәге башкала премияләренә дә ия табыла.

Вьетнам сугышы ветераннары темасына ул гомерен багышлый, алар турында халыкара аренада дөреслекне яклап чыгыш ясый, язмышларын кайгыртуга күп көч куя, волонтёрлык оешмалары белән тыгыз элемтәдә эш алып бара. Язмалары һәм әсәрләре The New York Times, BBC Vietnamese, Lit Hub, Poets & Writers Magazine басмаларында даими күренеп килә.

Тормыш иптәше – дипломат, алар Джакартада яши, бер кыз белән ул үстерә.

ТУЗАН БАЛАЛАРЫ

Нгуен Фан Кюэ Май, «Дитя пыли» 16+

Үзенең поэтик һәм эпик тәэсир итү көче ягыннан бу минем агымдагы елда укыган иң яхшы романнарымның берседер, мөгаен. Инглиз теленнән тәрҗемәчесе – Наталья Фрумкина.

Жанры ягыннан әсәр тарихи романга якын тора, аның нигезендә яхшы итеп, җентекләп өйрәнгән документалистика ята. Әмма ләкин ул барыбер дә – сәнгать әсәре. Автор үз нәселен, әби-бабаларын, авылларындагы, илендәге, АКШтагы ветераннарны, аларның тетрәнгеч язмышларын, реаль фактлар белән детальләрне күздә тотып эшләсә дә, әсәр тукымасын уйдырма сюжет буларак кора. Аны берничә тармаклы, катлаулы итеп ясый, вакыт белән пространство чикләрен киңәйтә, структур яктан каһарманнарның тарихларын бер-берсенә укмаштыра.

Шул рәвешле, дөньяда нинди генә вакыйга булмасын, афәт җир шарының кайсы гына почмагында кабынмасын, ул барыбер бик киң ареалга таралачак һәм һәркемне үзенә йотачак, һәрхәлдә, берәү өчен дә эзсез калмаячак дигән идеяне уздыра. Без – барыбыз да бер яшәү чылбырын тәшкил итәбез, дип тәгаенли. Бу чылбыр еллар буена сузылып, 70 нче еллардан безнең көннәргәчә килеп җитә.

Роман үзәгендә – өч язмыш. Алар буйдан-буйга параллель линияләр булып, үткән белән бүгенгене ялгап бара-бара да ахырда бергә тоташа.

Беренчесе – Чанг белән сеңлесе Кюинь язмышы. Гади генә Вьетнам авылында фәкыйрь тормышта яшәгән бу ике кыз бала китапка, белемгә тартыла, әмма алларында бернинди дә перспектива юк: өйләре өчен кредит, бурычлары арта гына бара, әтиләре, сугыштан аягын өздереп кайтып, уңышсыз операцияләр кичереп, урын өстендә ята. Әниләре көн-төн тегә, ямый, ашарга хәстәрли, өйне карый. Яңа операцияне түләсәләр, аларга урамга чыгып китәргә генә кала. Сугыш әле үзе еракта, әмма авылдан Сайгонга эшкә йөргән кайбер кызлар, кайтып, аның турында сөйләштергәлиләр. Ахыр чиктә, кечкенәдән дус булган кызлары кайткач, апалы-сеңелле Чанг белән Кюинь дә Сайгонга эшкә китәргә, акча табып, тормышларын рәтләргә тәвәккәлли.

Икенче сюжет сызыгы безне 2016 елларга алып кайта. Ул – Вьетнам сугышы ветераны Дэн Эшленд линиясе. Хатыны Линда белән Дэн кайчандыр үзе сугышкан һәм хәзерге көнгәчә эзләре йомылмаган үткәненә сәяхәт итәргә карар кыла – Вьетнамга барырга. Моңа кадәр анда инде барып кайткан ветераннар да моны киңәш итә: җиңеләеп каласың, яраларың йомыла төшә, күкрәк тутырып сулыш алып яши башлыйсың, диләр. Ә яши башларга Дэн бик тели! Аннан да бигрәк, ике ялгызлыкны бергә кушып, балалары булмаса да, Дэнга яшьлектә биргән вәгъдәсеннән баш тартмаган Линда тели – яшәргә. Әмма Дэнның күкрәгендә тагын бер яшерен, үзенә үзе дә ача алмаган өмет тырпылдый – кайчандыр сугыш зилзиләсе эчендә Сайгонда очраткан һәм кыска гына вакыт яраткан Кимны эзләп табарга тели ул. Көмәнле килеш Вьетнамда ташлап калдырган бәхете Кимны. Бу – аның төзәлмәс ярасы да, намус эше дә...

Өченче сюжет линиясе безне кара тәнле вьетнамлы – сугышның иң ачы язмышка ия баласы Фонг белән бер юлдан йөртә. Асылда, автор әсәрен нәкъ менә шушы Фонг һәм аңа тиңнәр язмышына бәйле рәвештә атый да инде: болар – кара тәнле афроамерикан солдатлары белән Вьетнам хатын-кызларыннан туган сугыш ятимнәре, аларга үз илендә дә, беркайда да кешечә мөнәсәбәт юк, алар – «тузан балалары». Болай дип бу сабыйларны сугыштан соң ташландык бина эчләрендә кунып, урамнарда теләнеп йөреп, үз көнен адәм олтырагы булып кыйналып, мәсхәрәләнеп яшәргә мәҗбүр булганга кушалар. Алар – беркем түгел.

Әмма көннәрдән бер көнне Америка тарафыннан «тузан балаларын» яңадан үз әтиләре янына – ватаннарына кайтару программасы башлангач, илдә «бум» куба. Бу балалар кинәт кенә Америкага яхшы тормыш эзләп чыгып китәргә өметләнгән һәм аның өчен бернәрсәдән дә тайчанмаган, сугыштан үзләренә яшерен байлык, дивидендлар алып, туплап куйган кайберәүләр өчен чын мәгънәсендә уенчыкка әверелә. Фонг та шулай баштарак урамда нәрсә тапса, шуны ашап, аннары бер түрә белән аның хатыны кулына эләгеп, уенчык булган аяныч язмышларның берсе…

«Сезнең әтиегезне мин чын күңелемнән кызганам, – диде Линда Тханьга. – Бу сугыш бик күпләрнең гомерен алып китте – Вьетнам кешеләренең дә, камбоджиялеләрнең дә, лаослыларның да... америкалыларның да. Минем ирем дә хәзергә кадәр төннәрен кычкырып уяна. Сез безгә ышанмаска мөмкин, әмма без Вьетнамга гафу үтенер һәм кылган явызлыкларны аз булса да каплар өчен килдек...»
Тхань, торып, күз яшьләрен сөртте.
– Алай булгач, мин сезнең өчен менә нәрсә эшләргә тиешмен…
Ул, алтарь каршына барып, хуш исле таякка ут элде, аны баш өстенә күтәрде. Дэн да торып басты, догага диеп башын иде. Тхань гәүдәсен тоймаган әтисен дә коляска белән алтарь каршына китереп утыртты. Аннары бүлмәдә булган һәркемнең кулларын тоташтырып, вьетнамча Җай гына сөйли башлады. Аның озын фразалары дога булып ишетелде. Барысын да калтырау биләп алды. Дэнның тәненнән нидер яндырып узды: бәлки, ул теге чакта яуларда нәкъ менә шушы мизгелне – элеккеге дошманнарының улы, аларны берләштереп, дога укыганны күрер өчен исән калгандыр? Әйтерсең, яннарына үлгән иптәшләре дә килеп басты... Һәм алар шушы хуш исле тынлыкта, бер-берләренең кулларына тоташып, иңнәрен тоеп, һәркайсы өчен кинәнеп дога кылдылар. Тынычлык булсын, дип кылдылар ул доганы...

ТАУЛАР ҖЫРЫ

Нгуен Фан Кюэ Май, «Песнь гор», 16+

Бу әсәр хронологик яктан авторның иртәрәк язылган романы. Һәм ул аның шәхси тарихына, автобиографиясенә дә якынрак тора. 1983 елда Нгуен Фан Кюэ Май Ханойга язучылар бәйгесендә катнашырга гариза җибәрә һәм язмаларын юллый. Аңа чакыру килеп төшә. Әти-әнисе аптырап кала. Баланың кыюлыгына да соклана, шул ук вакытта илдәге язучыларның язмышлары нинди аяныч, авыр икәнен белә торып, мондыйга аны дучар итәргә дә теләмәүләре аермачык була.

Әмма язучыдан язучыны барыбер юкка чыгарып булмый. Үсмер елларында әбиләре тарихларын теркәп, бер төенгә төйнәп барган кыз көннәрдән бер көнне барыбер аларны әсәренә күчерә. «Мин Вьетнамның үткәнен түкми-чәчми күрсәтергә телим, кешеләр язмышлары аша күрсәтергә», – дип, өйдән-өйгә кереп, тарихларны берәмтекләп җыеп та йөри Нгуен Фан Кюэ Май. Һәм аңа чиратка тезелеп, бу тарихларны сөйлиләр. Кешеләр үз тәкъдирләреннән инде тилмергән була, йончыган... «Ә Зур тарих – ул һәрвакыт кечкенә тарихлар дәфтәре», – ди язучы.

«Таулар җыры»нда ул әбиләре язмышын җентекләп реконструкцияли, авызлары тегеп куелгандай, дәшмәскә дучар ителгән хатын-кызлар белән фаҗига эзе калган буыннарның телен ача. Әсәр 7 ел буена языла. Шулай итеп, йокысыз төннәр, дистәләгән редактуралардан соң роман туа. «Кулъязма басылгач, мин бөтенләй югалып калдым. Минем әле бернәрсәдән дә шулкадәр курыкканым булмады», – ди Нгуен Фан Кюэ Май. 33 яше тулып узганда, аның 10 яшендә тормышка ашмый калган хыялы, ниһаять, чынга аша.

Нгуен Фан Кюэ Май искиткеч сәләткә ия, дип яза иҗатына бәя бирүчеләр: «Аның әсәрләренең беренче битен ачуга, син чып-чын Эчке Вьетнамга килеп эләгәсең, аның колориты белән вакыт сөртеп ала алмый торган яшәү ритмына кереп күмеләсең. Теле дә, мифлары да, традицияләре дә, характерлары да искиткеч бай, тирән итеп бирелә, әйтерсең, язучы бу глобализм шартларында юкка чыгуы мөмкин булган кадерле, кабатланмас дөньяны коткарып, саклап, китапларына кертеп калдыру максатын куйган үзенә».

Тагын бер үзенчәлек: Вьетнам сугышы белән ил эчендәге Гражданнар сугышы үзәгендә калган язмышларны сурәтләгәндә дә, алар калдырган һәлакәт белән хәрабәләрне актарганда да, Нгуен Фан Кюэ Май бер нәрсәне онытмый: ул бу тарихны һәрчак олы бер җир, цивилизация тарихы ноктасыннан уздырып ваемлый. Бу – аның нәселе һәм иле, кешелек алдындагы намус эше гүяки. Шул ук вакытта, тарих өчен кечкенә чебен кадәрле булган «бәләкәй кеше»ләр йөрәгенең кыл уртасы аша да уза белә ул. Нәкъ шуның белән безне дә ышандыра һәм актарып ташлый.

Нгуен Фан Кюэ Май интервью, чыгышларында кат-кат кабатлый торган тагын бер фикер: Вьетнам белән АКШ, афәт узганнан соң, бер-берсенә юлны ярты гасыр сала, әле ул сукмакта үлән яңа типчеп үсә генә башлагандыр, бәлкем. «Тереклек кабат типчеп чыккан афәт урынына һәлакәт китермәсәк, сукмаклар яшәреп китә алачак», – ди ул.

Һәм яңа китабын яза – безгә бүләккә.

«Халыклар бер-берләренең язучылары язган китапларны укыса, башка мәдәниятләрнең нинди икәнен күрсә, өйрәнсә, кемгә каршы корал тотып килгәнен дә белмичә, сугышка ыргылмас, үлем чәчмәс иде».





Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера